"Г. Тукай безнен кунеллэрдэ"
методическая разработка на тему

Ахметшина Лиза Мирзовна

Сценарий мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.tukay_.docx19.36 КБ

Предварительный просмотр:

Әкрен генә “Туган тел” көе яңгырый.

Милли киемнәр кигән балалар залга керәләр.

Алыр баручы: Балалар, тыңлагыз әле нинди көй яңгырый? Кем сүзләренә язылган соң бу җыр?

Балалар: Бу –“Туган тел” җыры. Аның сүзләрен Тукай абый язган.

Алып баручы: Әйе, балалар. Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан, зәңгәр күк өйзендә кояш балкыган чакта, шаулап гөрләп яз ае –апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Бүген без дә аның туган көн кичәсенә җыелдык. Чөнки ул балаларның бик яраткан.

Габдулла Ткай  -1886 елның 26 апрелендә Казан губернасы Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала. Аның бала чагы төрле кешеләр кулында үтә. Ул сәләтле, тырыш була. Мәдрәсәдә уку белән генә чикләнми, рус башлангыч мәктәбендә дә укый. Рус, иран, төрек, гарәп телләрен өйрәнә.

  • Я, әйдәгез әле – нәниләрем, сез аның нинди әсәрләрен (әкиятләрен, шигырьләрен, җырлырын) беләсез?

(“Шүрәле”, “Су анасы”, “Гали белән кәҗә”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” һ.б).

Алып баручы: Габдулла Тукай үззенең әсәрләрендә балаларны эш сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә, татар телебезне яратырга өндәгән. Ә хәзер балалар, сезне тыңлыйк. Ткай абыегызның шигырьләрен матур итеп сөйли беләсезме икән?

“Телсез идек – Ткай безне телле итте,

Җырсыз идек – Тукай безне җырлы итте”.

                        (С.Кудаш)

1 нче бала.

И, туган тел, и матур тел

Әткәм –әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

2 нче бала

Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән

Аннары төннәр буе

Әбкәм хикәя сөйләгән.

Алып баручы: Бөек Тукаебызның эшен дшвам иттереп, безнең тагын бик күп шагыйләребез татар телендә мздхил җырлаганнар, аны мактаганнар. Әйе, бит? Әйдәгез, хәзер шуларны искә төшерик.

3 нче бала.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел!

Икесе дә безнең өчен,

Иң кирәкле, затлы тел!

4 нче бала.

Татарчасы туган тел,

Безгә газиз булган тел

Ата-анам, әби-бабам

Сине сөя торган тел!

5 нче бала.

“Тукай абый”

Таңнар ата күгемдә

Ятим бәхет җирендә

Җырлыйм Тукай телендә

Тукай теле-туган тел

Бик кадерле булган тел.

Алып баручы: Балалар, Тукай  абыегызның балачагы авылда үткән. Барлык балалао кебек, ул да татар халык уеннарын яратып уйнаган. Аның иң яраткан уеннарының берсе “Йозак” уены, хәзер без дә шул уенны уйныйбыз.

(“Йөзак уены оештырыла”)

Алып баручы:  Тукайның бала чагы авылда үткән. Кулдан кулга, авылдан авылга күчеп йөрергә туры килгән. Ләкин, аның авылына, кешеләр хөрмәте зур булып калган.

6 нчы бала.

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул,

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм

Шуңы күрә сөям җаным, тәнем белән.

“Чиләкләр белән бию”.

Алып баручы: Инде хәзер Тукай абыегызның кайбер әсәрләрен дә искә төшереп үтик.

7,8 нче балалар: “Кызыклы шәкерт”

(мәтәлчек ата-ата, уйныуйный башта “маәмай”, аннары малай көлеп керә. Алар “кызыклы шәкерт” шигырен башкаралар.

Алып баручы: Без Г.Тукайны сәхнә әсәрләре итеп тә уйныйбыз.

“Бала белән күбәләк” уены, балалар өч түгәрәк ясап (күбәләкләр) уртада җырлап йөриләр.

Алып баручы: Балалар, без җырлар да җырладык, шигырьләр дә тыңладык. Ә әкиятләр турында сөйләшмәдек әле. Нинди әкиятләр тыңларга яратасыз?

Балалар: “Шүрәле”

(“Шүрәле” балетыннан музыка яңгырый).

Алып баручы: Нәкъ Казан артында бардыр

Бер авыл – кырлай –диләр

Җырлаганда көй өчен тавыклары

Җырлый – диләр.

(Биленә балта кыстырып Былтыр керә).

Алып баручы: Бик матур бер айлы кичтә

Бу авылның бер җегет

Киткән урманга ялгызы

Бер ат җигеп

Тиз барып җиткән җегет,

Эшкә тотынган баргач ук

Кисә башлаган утынны

Балта белән тук та тук.

(Былтыр утын кисә)

Шундый тын, яхшы һавада

Безнең утынчы исә

Алны-артны, уңны –сулны белмичә утын кисә.

Балтасы кулда, җегет эштән бераз туктап тора

Тукта, чү! Ямьсез тавышны әллә нәрсә кычкыра

(ямьсез итеп кычкырган тавыш ишетелә)

Сискәнеп, безнең җегет катып кала аягүрә

Аңламастан, каршысында әллә нинди “ят” күрә.

(Шүрәле күренә).

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрекле, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу.

Борыны кәкре-бөгелгәндер тәмам кармак кеби

Төз түгел куллар, аяклар да ботак-тормак кебек

Бик озак торгач карашып, күзне-күзгә нык терәп,

Әндәште батыр утынчы: “Сиңа миннән ни кирәк?”

(Кулларын җәеп җибәрә).

Шүрәле:

Бер дә шикләнмә, җегет син, мин карак угъри түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүп түгъри түгел

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм

Мин әле, сине күргәч, шатлыгымнан үкерәм.

Кил әле, син дә бераз бармакларымны селкет, и,

Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

(Кулларын, бармакларны суза, кытыкларга).

Былтыр:

  • Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин каршымыйм, уйныймын.

     Тик сине шартыма күнмәссен дип мин уйлыймын!

Шүрәле:

Нәрсә тартып, сөйлә и бачара адәм чеккенәм

“Тик тиз үк уйныйкчы, зинһар,

Нәрсә кушсаң да күнәм.

Былтыр:

Сөйлим шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор

Әнә шунда бар ич бик озын һәм бик юн бер бүрәнә

Бүрәненең бер очына бар әрчелгән ярыгы

Шул җиреннән нык кына тот и урман сарысы.

Алып баручы: Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире

Китте кушкан җиргә, атлап адымнарыне ире-ире

Җегет суга балта белән кыстырылган чөйгә

Хәйләсенә әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу

Шүрәле тыккан кулын –селкенмидер, кузгалмыйдыр.

Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып булган китеп

Шүрәленең бармагы калды кысылды шап итеп.

Хәзер инде Шүрәле безнең җегеткә ялынса

Шүрәле: Син бераз  кызгын мине, коткарчы, и адәмченем

Моннар ары үзеңә, угъ миңа, нәселеңә тимәм

И җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хисең синең.

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Исемең кем синең?

(Шүрәле кычкыра, тартыла, йолкына)

Былтыр:

Әйтсәм, әйтим син белеп кал

Чын атым “Былтыр” минем

Бу җегет абзап булыр бу

Бик белеп тор син энем.

(Былтыр чыгып китә. Шүрәле кычкыра-кычкыра да тынып кала. Гөмбә җыл-җыл кызлар керә. Музыка уйный. Кызлар күреп, куркып, бер почмакка сыеналар).

Шүрәле:

Кысты. Кысты, бармагымны Былтыр кысты!

Бик авырта бит бармагым, коткарыгызчы мине!

Алып баручы: Балалар, бигрәк кызганыч бит,

Әйдәгез Шүрәлене коткарабыз

(Балалар Шүрәлене коткаралар).

Шүрәле: И, рәхмәт балалар, сез бигрәк мәрхәмәтле икәнсез. Болай булгач, сезнең белән берәр уен уйнамыйча булмас. Сезгә дә бик күңелле булыр, минем дә авыртуларым басылыр. (“Без, без, без идек” уены оештырыла. Шүрәле балаларны кытыклап йөри. Кем көле-шуңа җәза бирелә. Күңелле уен дәвам итә.

  • Балалар сезгә әкият ошадымы?
  • Былтыр нинди егет ул, аңа характеристика биреп китик әле. (тапкыр, зирәк, акыллы, уңган)
  • Ә Шүрәле нинди? (ышанучан, беркатлы).

Уен ахырында “Әссәләмәгаләйкем” быры күмәк башкарыла. Шүрәле чыгып киткәндә балаларга зур гөмбә бүләк итә, ә аның эчендә исә күчтәнечләр салынган була).

Әдәбият:

Г.Тукай “Шүрәле” Тат.кит.нәшр.1997 ел.

Гөлбакча. Балалар бакчалары өчен.

Христоматия. Каз.тат.кит.нәшр.1990ел.

Иң матур сүз. Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен христоматия – казан. Мәгариф, 2000 ел.

Сөембикә №4 2006 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай - безнен күнеллэрдэ.

А. Б. Әкиятләрдәге Шүрәлеләр Кырлаенда яши бүгендә Шигырь, чишмәләрен җырга күчеп ,яшь сандугачлар телендә.Ничә буын сина ин кадерле, бер кешесе итеп сагына. Син остаз да мөгаллимдә булып, яшисен күк ...

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

Тукай безнен йерэклэрдэ

Сценарий к празднику посвященный ко дню рождения великого поэта Г.Тукая. Дети поют и рассказывают стихи и песни написанные великом поэтом....

Г.Тукай- безнен күңелләрдә

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны бакчабызда сөекле шагыйребез иҗатына баг...