Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте...
материал на тему

Зарипова Римма Махтумовна

Сценарий литературно- музыкальной композиции для родителей и педагогов ДОУ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhyrsyz_idek.doc154 КБ

Предварительный просмотр:

Яр Чаллы шәһәренең 40-нчы “Башаккай” катнаш балалар бакчасы”

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

  Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте...

     (Тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен әдәби- музыкаль кичә сценарие)

                Төзүчеләр:

                                     балаларга татар теле

                                              өйрәтү буенча тәрбиячеләр

                                           Телия Х. Г., Зарипова Р. М

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте...

(Тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен әдәби- музыкаль кичә)

                                                    Яр Чаллы шәһәренең 40-нчы “Башаккай”

                          катнаш балалар бакчасы”

                                      муниципаль бюджет мәктәпкәчә

                              белем бирү учреждениесенең

                                                         балаларга татар теле өйрәтү буенча

                                                         тәрбиячеләр: Телия Х. Г., Зарипова Р. М.

Зал түрендә Тукай портреты, “Җырларыбыз башында- Тукай” дигән темага китаплар, җыентыклар, аудиоязмалар күргәзмәсе.

Алып баручы1: Исәнмесез,  хөрмәтле коллегалар! Хәерле кич, мөхтәрәм кунаклар! Тәрәзә аша кояш елмая. Ул да безгә күңел күтәренкелеге һәм уңышлар тели. Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы. Димәк, кичәне башларга мөмкин.

Алып баручы 2: Бүген без сезнең белән шушы матур залга татар халкының күренекле бөек шагыйре, әдәбиятебезнең йөзек кашы- Габдулла Тукайга багышланган әдәби- музыкаль кичәгә җыелдык.

Алып баручы 1: Тарих бик күп исемнәрне белә,

                               Бөек исемнәргә дөнья бай;

                               Сәнгать дөньясында маяк булып,

                               Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

Алып баручы 2: Халкым күңеленә ак нур сипте,

                               Кара төндә булды якты ай;

                               Шаулы язның сүнмәс тугаедай,

                               Мәңге дәртле җырчы ул Тукай!

Алып баручы 1: Без сезнең белән Г.Тукайның күп кенә шигырьләре белән таныш. Аның шигырьләрен күп кенә композиторлар көйгә салганнар.

Алып баручы 2:“Туган тел”не яратабыз,

                               Бу- Тукай абый бүләге,

                               Иң гүзәл бер җыр, дибез,

                               Сез дә тыңлагыз әле.

(Җыр “Туган тел”. Г Тукай сүзләре, татар халык көе.)

Алып баручы 1: Үксез тормыш читкә типкән чакта,

                               Иркәләде мине киң Кырлай;

                               Моңлы Кырлай урманнары ничек,

                               Шигърияте аның шулай бай.

Алып баручы 2: Урам ташларыннан эзләмәгез,

                               Тукай баскан утлы эзләрне.

                               Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

                               Йөрәкләрдә- Тукай сүзләре.

Алып баручы 1: Тукайның балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында үтә. Ул үзенең туган авылын, аның матур табигатен, балачагын сагынып яши. Шушы сагынуы аның “Туган авыл” шигырендә бик ачык чагыла.

(Җыр “Туган авыл”. Г. Тукай сүзләре, А. Монасыйпов көе.)

Алып баручы 2: Кечкенә Апушның  балачагы бик авыр булган. Габдуллага 3 яшь тулмаган көе аның әнисе үлеп китә. Ана назын татырга да өлгермәгән сабый җаны ниләр генә күрми, кулдан- кулга, авылдан- авылга асрама бала булып йөртелә.

Алып баручы 1: Кем уйлады икән- ятим бала

                              Якты йолдыз булып калкыр дип.

                              Мәңге-мәңге халык йорәгендә,

                              Халык күңелендә балкыр дип.

(“Бишек җыры” башкарыла)

Җиңелчә көй яңгыры. Залга күбәләк очып керә. Артыннан кыз бала керә. Күбәләкне тотмакчы булып куып йөри.

Кыз: Нинди матур күбәләк,

          Сөйләшикче бергәләп.

(Җыр “Бала белән күбәләк”  З.Хабибуллин көе)

Ф. Яруллинның “Шүрәле” балетыннан музыка яңгырый. Кыз куркып кача.

(Экранда “Шүрәле” балетыннан күренеш.)

Алып баручы 2: Кырлайда яшәгән вакытта ишеткәннәрен Тукай атаклы “Шүрәле”, “Су анасы” әсәрләрендә сурәтли. Шушы күркәм әсәрләрне укыгач, композитор Фәрит Яруллин битараф калмаган. “Шүрәле” балеты язган. Бу балет татар музыкасының иң яхшы, иң гүзәл әсәрләреннән санала. Кызганыч, балетның сәхнәдә куелуын автор үзе күрә алмый. Ул сугышка китә, һәм 1943 елда һәлак була. “Шүрәле” балеты бүгенге көндә бөтен дөнья  опера- балет театрлары сәхнәсеннән төшми.

Алып баручы 1: “Су анасы” әкияте буенча 1973 елда балет языла. Бу балетка музыканы композитор Әнвәр Бакиров язды һәм Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

(Экранда “Су анасы” балетыннан күренеш.)

Алып баручы 2: Әкиятләр сөйләп, тыңлап,

                              Телләребез ачыла.

                              “Су анасы”, “Шүрәлеләр”-

                               Безнең дуслар барсы да.

Алып баручы 1: Тукай иҗат эшенә 1905 елда Уральскида керешә. 1907 елның көзендә ул  Казанга кайта һәм үзенең кичерешләре буенча “Пар ат” шигырен яза.

Алып баручы 2: Заһит Хабибуллин бу шигырьгә көй яза. Бу җырда туган якка кайту моңнары белән торган җирдән аерылу сагышлары бергә уралып, дулкын-дулкын хисләр агымы туа.

(Җыр “Пар ат”. Г. Тукай шигыре, халык көе)

(З. Яруллинның “Тукай маршы” яңгырый)

Алып баручы1: Сез Заһидулла Яруллиннның “Тукай маршын”нан өзек тыңлап киттегез. З. Яруллин- танылган композитор, үзен музыка өлкәсенең төрле тармагында сынап караган кеше. Бөек шагыйрь  Г. Тукайның үлемен ул бик авыр кичерә. Шул вакытта Заһидулла шагыйрь истәлегенә иң тәэсирле, тирән мәгнәле көен багышлый. Башта бу әсәр “Тукай истәлегенә” дип атала, соңрак аны “Тукай маршы” дип атыйлар.

Алып баручы 2: Тынмый сазың, моңлы сазың.

                               Кем тыя алсын аны.

                               Син яшәрсең, мең яшәрсең,

                               Син- шагыйрьләр солтаны.

(“Әллүки”көе яңгырый.)

Алып баручы1: Тукай җыры, Тукай моңы белән

                              Шаулап тора hаман иртәләр.

                              Олы җыр ул – матур тормыш яме,

                               Олы җырга юк ул киртәләр.

Алып баручы2: Тормыш юлың синең кыска булды.

                              Иҗат юлың аннан күп кыска.

                              Ә җырларың тулы хокук белән

                              Мәңгелеккә керде тормышка.

Алып баручы1:  Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,

                              Син мәңге безнең арада.

                              Мәңге көләч шигырьләреңнән без,

                              Туган халкым кодрәт, көч ала.

Алып баручы2: Кадерле тамашачылар, киләчәктә дә мирасыбызга тап төшермичә, газиз туган илебезгә,  бөек Тукаебыз теленә тугрылыклы булып калыйк.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"

Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....

Тукай - безнең күңелләрдә

Залның түренә гөлләр белән бизәлгән Г.Тукай портреты куела. Залның бер ягында Г.Тукайның китапларыннан күргәзмә урнаштырыла, балалар ясаган әкиятләргә иллюстрацияләр куела. Балалар ярымтүгәрәк я...

Тукай безнең белән. Конспект.

Тукай безнең белән. Конспект....

Тукай безнең йөрэктэ

Сценарий праздника посвященная ко дню дня рождения Г.Тукая для детей старшей группы...

"Тукай - безнең күңелләрдә"

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе...

Презентация "Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте..."

Презентация на музыкально- литературную композицию  "Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте..."...