Уйный-уйный өйрәнәбез.
статья на тему

Гатина Фанися Рафкатовна

Уеннар аша балаларның белемнәрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uynyy-_uynyy_oyrnbez.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

 “Уйный, уйный өйрәнәбез”

Һәрберебезгә билгеле булганча мәктәпкәчә яшьштәге балаларның төп шөгеле булып уен тора.

Уен аша бала дөнья белән таныша, әйләнә-тирә мохитне үзләштерә, җәмгыятьне кабул итәргә өйрәнә, дус-ишләре белән мөгалләмә кора, киләчәк тормышында кирәк булачак төп күнекмәләрне ала.

Татар теле шөгыльләре дә уеннар куллангач кызыклы, мавыктыргыч итеп үтә. Уен барышында нәниләр, үзләре дә сизмәстән, материалны җиңел үзләштерәләр, көтелмәгән хәлләр аларда уңай тәэсир калдыра һәм шөгельгә кызыксыну уята.

   Русс телле балалар белән татар телен өйрәнгәндә шөгыльләрдә өйрәнгән материалны кабатлап, белемнәрен ныгытып тору зур әһәмияткә ия. Бу эштә дә уеннар тәрбиячеләр өчен беренче ярдәмче булып торалар. Безнең балалар бакчасында татар телен өйрәнү бүлмәсендә дә, төркем бүлмәләрендә дә гаять бай үстерешле предметлы мохит булдырылды. Дидактик, сюжетлы, хәрәкәтле, театраль уеннар өчен бай материаль база тупланылды.

  Дидактик уеннарны шөгыльнең бер өлеше итеп тә , балалар белән шәхси эш вакытында да кулланырга була.

“Курчакны киендер”, “Әнигә булыш”, “Пиктограмма лотосы”, “Кем нишли?”, “Кем нәрсә ярата” кебек дидактик уеннарны балалар бик теләп уйныйлар һәм шөгыльләрдә өйрәнелгән лексик материалны җиңел генә истә калдыралар.

   Төрле темаларга әзерләнгән лэпбукларны да уңышлы кулланабыз. Мондый әсбаплар үзләренең ачык төсләре, төрле кызыклы уеннары, рәсемнәре белән балаларның игътибарын җәлеп итәләр, аларның уйлау сәләтен үстерәләр, кулларның вак мускулатурасын ныгыталар.

  Бүгенгесе көндә яңалык булып саналган “Кызыксынып өйрәнү” интерактив әсбабын да бик теләп куллана башладык. Баларның яратып уйный торган лего уенын татар телен өйрәнү максатлары белән катлауландыру бик уңышлы дип саныйбыз. Уенны әзерләүдә балалар үзләре дә бик теләп катнашалар.

  Балаларның сөйләм телен үстерү, иҗади фикерләүләрен киңәйтү өчен курчак, бармаклар, өстәл театры уеннары да зур әһәмияткә ия. Сабыйлар курчаклар белән сөйләшергә яраталар, һәр сүзне һәм хәрәкәтне дөрес аңларга, кабатларга тырышалар, диалоглар төзиләр. Ә менә үзләре дә маскалар киеп рольләр башкарганда иң оялчан бала да  “ачылып” китеп, бик теләп диалогта катнаша.

   Хәрәкәтле - җырлы уеннар  балаларны эмоциональ яктан баетып кына калмый, ә аларда татар теленә кызыксыну уята. Балалар хәрәкәт аша татарча сүзләрне тиз истә калдыралар. Хәрәкәтле-җырлы уеннарны музыка шөгыльләрендә, саф һавада уйнаганда бигрәктә киң кулланабыз. “Чума үрдәк, чума каз”, “Мияу, Мияу нинди төс?”, “Сикер,сикер, туп” уеннарын балалар бик яратып уйныйлар.

  Ә менә балаларның иң яратып уйнаган уеннары сюжетлы-рольле уеннар дип әйтсәм һич ялгышмам. “Яшелчәләр кибете”, “Киемнәр кибете”, “Гаилә”, “Кафе” уеннарын уйнаганда балалар мөстәкыйль рәвештә татарча диалоглар төзиләр. Уен барышында өйрәнелгән сүзләр ныгытыла, актив сүзлеккә кертелә, яңалары тизрәк истә кала.

   Уеннар аша балаларның татар телен белүләрен ныгыту эшендә бакчабызның белгечләре дә читтә калмый. Белгечләр  белән тәрбиячеләр  тыгыз элемтәдә эшлиләр. Музыка һәм физкультура шөгыльләрендә татар халкының хәрәкәтле, җырлы уеннары киң кулланыла. Шөгыльләрдән тыш төрле күңел ачу кичәләре, бәйрәмнәр уздырыла. Бу бәйрәмнәр балаларның татар теленә кызыксынуын арттыра.

    Һәрбер эшне әти-әниләр белән берлектә алып барганда гына уңышка ирешергә була дип уйлыйм. Әти-әниләрнең балаларының бакчадагы тормышына, милли, толерантлык хисләрен тәрбия бирү юнәлешенә игътибарларын җәлеп итү максатыннан без әти-әниләр белән тыгыз эш алып барабыз. “Мастер-класс” , “Бергәләп уйныйбыз”, “Уенчыкның икенче тормышы” дигән чаралар бик күңелле һәм нәтиҗәле уздылар. Ә балалар исә әти-әниләре белән берлектә ясаган уеннар белә аеруча теләп уйныйлар.

  Хөрмәтле коллегалар, гаиләдә һәм балалар бачасында уеннарны оештыруга җитди якын килергә, балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен алдындагы халәтләрен истән чыгармаска кирәк.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ООД в средней группе с использованием элементов УМК по обучению детей татарскому языку "Уйный-уйный саныйбыз"

Вашему вниманию предоставлено ООД в средней группе  с использованием УМК по обучению детей тарскому языку в средней группе. Занятие направлено не только на развитие коммуникативных навыков , но и...

Конспект НОД в старшей группе по проекту "Уйный-уйный үсәбез"

Конспект занятия по обучению русскоязычных детей татарскому языку в старшей группе....

Сценарий викторины «Уйный-уйный өйрәнәбез»

для детей подготовительных групп...

"УЙНЫЙ-УЙНЫЙ ҮСӘБЕЗ" проекты (5-6яшь)

"УЙНЫЙ-УЙНЫЙ ҮСӘБЕЗ" проекты (5-6яшь)  Максат:Үзараһәмзурларбеләнкөндәлектормыштататарчааралашугачыгу.  Бурычлар:1. Сүзбайлыгынарттыру, сөйләмкүнекмәләреформалаштыру.2. Гадисораула...

Игровая деятельность по проекту "Уйный-уйный үсәбез"

УМК "Говорим по-татарски" в средней группе "Алсу кунакка килде"...

" Уйный - уйный үсәбез" проектындагы темаларга кыска шигырьләр

Короткие стихи к проекту " Уйный - уйный үсәбез" для  старшей группы....

Тема: “Уйный-уйный өйрәнәбез”.

“Минем өем” проекты буенча белем  бирү эшчәнлек конспекты (уртанчылар төркеме)Тема: “Уйный-уйный өйрәнәбез”....