Логоритмическое занятие в старшей группе на осеннюю тему "Волшебное путешествие" на татарском языке.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Ашерапова Алсу Халитовна

Өлкәннәр төркемендэ криотерапия элементлары кулланылган “Могҗизалы сәяхәт” исемле логоритмик шөгыль.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Өлкәннәр төркемендэ криотерапия элементлары кулланылган “Могҗизалы сәяхәт” исемле логоритмик шөгыль.

Ашерапова Алсу Халитовна,

Казан шәһәре 273нче балалар бакчасының укытучы-логопеды

Ханафиева Лилия Вагизовна,

Казан шәһәре 273нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Максатлар: сөйләм, музыка һәм хәрәкәт координациясен үстерү, гомуми моториканы үстерү, сулыш көчен үстерү, тыңлау игътибарлыгын үстерү, сыйфат сүзлеге өстендә эш, гөмбәләр турында белемне арттыру, вак чуклар моторикасын үстерү.

Җиһазлар: атлар өчен кубиклар, елга өчен тукыма, урман ттавышы, кошлар тавышы, гөмбә мактелары, кәрзин, савытта боз кисәкләре, савытта җылы су, сөлгеләр, күркәләр, төрле чикләвекләр, яфрак рәсемнәре.

Барышы:

  1. Кереш өлеш. “Күңелле сәяхәт” җырын (А.Минһаҗев сүзләре, Ә. Һадиева музыкасы) җырлап залга керү.

Иртәдән үк уянып,

Матур уйлар уйлап,

Сәяхәткә юнәлдек

Туган яклар буйлап.

Кояшлы юлларыбыз,

Алда күпме кызык.

Очып барасы килә

Кошларны да узып.

Кушымта:

Әй, рәхәт барулары

Дуслар белән бергә!

Күңелле сәяхәткә

Әйдә син дә, син дә!

  1. Төп өлеш. Балалар, нәрсә турында җырладык? Сәяхәт. Менә без бүген сәяхәткә чыгабыз. Гади генә түгел, могҗизалы сәяхәткә.
  • Музыка астына йөрү. Юлыбыз каршылыклы: башта бүрәнәләрдән атлыйбыз, аннары аяк очына басып, судан чыгабыз.
  • Сулыш күнегүе. Ардык, талчыдык, сулыйбыз. Борын белән сулап, кулларны өскә күтәрү, авыз белән һаваны чыгарып кулларны аска төшерү.
  • Тыңлау. Килеп тә җиттек, тыңлыйк әле, кая без килгәнбез. Урман тавышының аудиоязмасын тыңлау, тавышларны аеру: кайда икәнбез без? нәрсә ишеттегез? (җил, агачлар, кошлар, елга тавышы).
  • Күп һәм бер тавышны аеру. Уенны музыка җитәкчесе алып бара.

Музыка җит.: Әйдәгез әле, балалар, кошлар тавышы белән уйнап алабыз. Сезгә кошлар килгәннәр. Купме кош сайрый, шуның кадәр кош рәсемен куярга кирәк. Тыңлыйбыз: ничә кош сайрый? берме, күпме? Камилә куй рәсемне.

  • Хәрәкәтле җыр. "Гөмбәләр".(Т.х.к., Г.Гыйләҗетдинова сүз.)

Урмандагы аланда

Чүгәләп утырган килеш куллар баш өстендә, әкренләп күтәрелү.

Тәмле гөмбәләр үсә.

Куллар түгәрәк  буенча билләргә күчә.

Урмандагы аланда

Тәмле гөмбәләр үсә.

Куллар билдә килеш аяк очына басу һәм кире кайту.

Әйе шул, шулай шул

Тәмле гөмбәләр үсә

Куллар билдә килеш тыпырдап әйләнү.

Әйе шул, шулай шул

Тәмле гөмбәләр үсә

Кул чабу.

  • Сүзлек өстендә эш. Менә балалар, җырлый-җырлый, гөмбәләрне үстердек. Карагыз әле, нинди гөмбәләр үскән! нинди алар, әйтегез: матур, төрле, тәмле, агулы, ашарга яраклы...
  • Гөмбәләрне аеру. Әйдәгез әле, ашарга яраклы гөмбәләрне җыеп алыйк.

Җыялар. Бик әйбәт, булдырдыгыз!

  • Криотерапия. Сихерле музыка ишетелә. Көзбикә барлыкка килә.

Көзбикә: Исәнмесез, балалар! Мин - Көзбикә!

Балалар: Исәнмесез!

Логопед: Исәнме, Көзбикә!

Көзбикә: Рәхим итегез, минем урманыма. Мин сезгә көзге салкын алып килдем. Курыкмыйсызмы?

Балалар: Юк!

Логопед: Курыкмыйбыз, Көзбикә. Без салкын белән уйныйбыз.

Боз белән уен (15 секунд). Суда җылыту. Бу процесс өч тапкыр кабатлана. Сөлгегә сөртү. Бармакларны тарту.

  • Бармак уены.

1,2,3, 1,2,3, (кул чабу)
Безнең кулда көч! (бармакларны йодрыкка җыябыз, ачабыз)
Безнең кулда көч!
1 минут та тик тормыйбыз:
Йөгерәбез, сикерәбез.

  • Вак чуклар моторикасын үстерү. Савытта төрле ваклыктагы җиһазлар: ылыслар арасыннан төрле зурлыктагы күркәләр, имән һәм каштан чикләвекләре барлау.
  • Тавышны үстерү.

Көзбикә: Балалар, сез бик унган икәнсез. Салкыннан курыкмаганга сезгә җырлый торган яфраклар бирәм. Яфраклар белән бергә җырлагыз. Саубулыгыз!

Балалар: Саубул, Көзбикә!

Логопед: Саубул, саубул, Көзбикә! Рәхмәт бүләкләреңә. Ә без, балалар, җырлап алыйк.

Музыка җит.: Имән яфрагы и авазын сузып җырлый, усак яфрагы у авазын сузып җырлый, өрәңге яфрагы ө авазын җырлый.

Сары, сары сап-сары...өөөөө-өөөөөө

Агачның яфраклары...иииии-иииии

3.  Тәмамлау. Безнең сәяхәтебез тәмам, балалар. Безгә кайтырга вакыт. Нәрсәләр алып кайтабыз сәяхәттән? Гөмбәләр һәм яфраклар. Каршылыкларны үтәбез: башта аяк очына басып, судан чыгабыз,  аннары бүрәнәләрдән атлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по закреплению пройденного материала УМК по татарскому языку по теме "Овощи" с детьми старшей группы "Светлячки" "Гостинцы Акбая и Мияу"

Тема: Гостинцы Акбая и МияуОсновная предметная область:  Развитие речи (татарский язык)Интеграция областей: "Социально-коммуникативное развитие", "Художественно-эстетическое развитие", "Поз...

Конспект занятия с использованием УМК по обучению детей татарскому языку в старшей группе “Минем гайлә”.

Конспект занятия с использованием УМК по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Моя семья» “Минем гайлә”.Воспитатель группы №8: Даутова Е.А.      Основная образоват...

Конспект занятия с использованием УМК по обучению детей татарскому языку в старшей группе "Яшелчәләр кибете"

Конспект занятия с использованием УМК по обучению детей татарскому языку в старшей группе...

Конспект занятия по закреплению пройденного материала УМК по татарскому языку по теме "Магазин" с детьми старшей группы

Конспект занятия по закреплению пройденного материала УМК по татарскому языку по теме "Магазин" с детьми старшей группы...

Методическая разработка. Конспект занятия старшая группа "Ходит осень по дорожкам"

Методическая разработка. Конспект занятия старшая группа "Ходит осень по дорожкам"...