“Балаларны милли мәдәни рухта тәрбияләү”
статья на тему

Гильметдинова Лейсан Газинуровна

Балаларны балалар бакчасыннан, гаиләдән үк милләтенә, милләтенең гореф- гадәтенә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү зур урын алып тора.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konkurs_aytmatov_2.docx16.48 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән  Газинур кызы.

“Балаларны милли мәдәни рухта тәрбияләү”

(доклад)

2017 ел

         Бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе булып торган милли мәгариф системасын без киләчәк буынны гаилә, балалар бакчасыннан алып ана телендә тәрбияләүне, милли тәрбия бирүне  күз алдында тотабыз. Алдагы тормышында ни генә булмасын, баланың характер үзенчәлекләре, туган телгә карашы, аң-белемгә омтылышының күп өлеше геннар аша аңа нәселдән күчә. Шуңа күрә гаилә мөнәсәбәтләре булачак шәхеснең формалашуына хәлиткеч йогынты ясый. Балага дөрес тәрбия бирүдә ата- ананың абруе зур. Аларның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Димәк, баланың дөньяга карашы, үз-үзен тотышы, дусларына, туган теленә мөнәсәбәте гаиләдә формалаша башлый һәм балалар бакчасында, мәктәпләрдә дәвам итә. Бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин:” Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас”,- дип язып калдырган. Алда әйтеп үтелгәнчә, баланың үсешендә шәхес буларак җитешүендә гаиләнең әһәмияте гаять зур. Гаилә баланы тормышка әзерли, анда кешелек сыйфатларына, мәдәни әхлакый һәм олы социаль максатларга нигез сала һәм мөһим рухи мирасының буннан –буынга күчүен тәэмин итә.  Балага милли тәрбия бирүнең башлангычы  гаиләдән килсә, балалар бакчасында милли тәрбия процессы- гаҗәеп катлаулы. Мәктәпкәчә яшьтәге буынга белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы хәл итә ала. Тәрбия планының төп максаты- тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең, матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы шәхес тәрбияләү. Ә инде бурычларга килгәндә халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, балаларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда, милли культура формалаштыруда иң мөһиме- халык традицияләренә, гореф- гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру- туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын- әкиятләр, мәкаль- әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр, җырлар өйрәнү; туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз. Балалар бакчасыннан ук, балаларда үз милләтенә карата хөрмәт уята алсак, киләчәктә ул балада башка милләт халкына, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәттә булган толерант шәхес тәрбияләп булачак. Без балаларда үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә, кайда яшәүләренә һәм нинди милләт кешеләре булуга карамастан- барлык халыкларны, аларның мәдәниятен, гореф- гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтәбез.

Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия.Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү, аның  мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана. Шәхес тәрбиялибез икән, һәр яктан  үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш. Безнең Янил авылы балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

- балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;

- халкыбызның гореф- гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

- әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында күзаллау булдыру;

- туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

- милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;

- халыклар милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.

Безнең төркемдә балаларны милли региональ  компонентлар белән таныштыру өчен уңай шартлар тудырылган. Төркемдә милли почмагыбыз бар: анда балалар туган төбәгебезне тулырак күзалласын өчен төрле папкалар, күрсәтмә әсбаплар әзерләдек. Мәсәлән, Татарстан һәм Россия дәүләт символлары, башкаладагы истәлекле урыннарның фотографияләре, Татарстан республикасындагы шәһәрләр, ул шәһәрләрдә нәрсә җитештерелүе турында мәгълүмат бирелә. Шулай ук, үзебезнең төбәктә яшәүче халыкларның киемнәре, декоратив- гамәли сәнгать үрнәкләре сурәтләнгән альбомнар, татар халык әкиятләре, уеннары, балалар матур әдәбияты,аудио һәм видеоязмалар, татарча мултьфильмнар бар. Татар халкының милли бизәкләре белән таныштыруга бик күп төрле уннар ясалды: “ Түбәтәй бизәү”, ”Парын тап”(дамино), “Кием бизәү”, “Эзләп тап һәм әйтеп бир”.Татар милли орнаментлары альбомы ярдәмендә бик матур композицияләр төзиләр, рәсем кисеп ябыштыру шөгыльләрендә иҗади сәләтләрен үстерәләр. Шушы халкыбызның гасырлар буена тупланган мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерергә, аларда милли мәдәниятка мәхәббәт тәрбияләргә  тырышабыз. Үзебезнең төбәктә яшәгән халыкларның милли йолалары, бәйрәмнәре, аларның тарихы белән таныштырабыз. Монда безгә әти- әниләр, әби-бабайлар ярдәмгә килә.Халык нинди милләттән булуына карамастан аларга хөрмәт белән карарга өйрәтәбез, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбызның йолаларына хөрмәт тәрбиялибез. Милләтенә карата уңай мөнәсәбәттә булган гаиләдә генә тәүфиклы, игелекле, җәмгыяткә файдалы шәхес тәрбияләп буладыр, минемчә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү....

Мөндеш балалар бакчасында сабыйлар милли рухта тәрбияләнә

Безнең Мөндеш балалар бакчасында кечкенә генә милли почмак-музей эшләп килә. Анда халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләреннән: бала бишеге, читек, чүәк, татар түбәтәе, чигүле калфаклар, самовар, кулган...

Зурлар торкемендэ балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү.

Зурлар торкемендэ балаларны милли-мэдэни рухта тэрбиялэу....