Халкыбыз хәзинәләренең милли тәрбия бирүдә роле
статья на тему

Фаляхова Миляуша Масхутовна

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше дә моңа битараф кала алмый торгандыр. Халкыбыз хәзинәләре - сабыйларга аң-белем һәм милли тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aytmatovskie_chteniya.docx28.37 КБ

Предварительный просмотр:

 МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида № 10 «Ромашка»

п.г.т. Кукмор» Кукморского муниципального района Республики Татарстан

Тема: Халкыбыз хәзинәләренең милли тәрбия бирүдә роле

                                 

                   Фаляхова Миляуша Масхутовна, тәрбияче

2017

     Теманың актуальлеге. Без яшәгән заман- тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар чорына туры килә. Заманнан артка калмас өчен мәктәпләрдә һәм балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү эшен ФГОС таләпләренә туры килерлек итеп, балаларны сәләтле , белемле, тәртипле  итеп тәрбияләүгә зур игътибар сорала.  Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү- иң мөһим бурычларның берсе. Бала үзен чын кеше итеп тойсын өчен, аңарда туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләргә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәре турында өйрәтергә кирәк.

      Кереш өлеш. Хәзерге чорда радио һәм телевидение, урам йогынтысы балаларның аңына, рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдергән заманда, милләтнең гасырлар буе формалашкан тәҗрибәсе, әхлак кагыйдәләре югала бара. Менә шуның өчен дә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә нәниләргә халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча  зур игътибар бирү безнең максат булып тора. Булдыра алганча, төрле юнәлештә, төрле чаралар белән укыту-белдерү, күрсәтү, төшендерү, үрнәк бирү, ышандыру балалар тәрбиясенең үсешенә ирешү, әхлаклы, зыялы, сәләтле буын тәрбияләү безнең бурычыбыз  дип саныйм.

       Төп өлеш.

    Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше дә моңа битараф кала алмый торгандыр. Халкыбыз хәзинәләре - сабыйларга аң-белем һәм милли тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә.

  Милли тәрбия бирү бурычларын гамәлгә ашыру өчен, педагогик эшне ачык максатлар куеп, фәнни нигездә оештыру, белем-тәрбиянең эчтәлеген, метод һәм чараларын дөрес итеп билгеләү сорала.Милли үзаң тәрбияләү билгеле бер шартларны тормышка  ашырганда уңышлы булачак:

  1. тәрбия процессы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле милләт халкына мәхәббәт тәрбияләү төшенчәсе эчтәлеген исәпкә алганда тормышка аша;
  2. эш формалары эчтәлекле һәм кызыксындыручан итеп сайлаган очракта;
  3. әби-бабаларыбызның  тормышы белән таныштыру этаплап алып барылса.

     Сабый чактан ук бала ана телен ишетә, әкиятләр аңа дөнья тәрәзәсен ачалар, балачакны эмоциональ яктан бизиләр, ягымлылык, өмет, ышаныч уяталар. Әкиятләр балаларны  дулкынландыра,  мавыктыра,  көлдерә,  елата. Һәр халыкның үз әкиятләре бар, алар барысы да буыннан буынга әхлакый кыйммәтләрне тапшыралар. Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру зарур. Халык җәүһәрләрен балалар җиңел, табигый кабул итәләр. Аларда юмор да бар, ямансулык та, бер-береңә, иптәшләреңә, үз туганнарыңа һәм иң мөһиме төрле милләт халкына тирән  мәхәббәт ята.

   Бакчабызда балалар  белән ел саен үткәрелә торган “Сөмбелә”, “Әбиемнең сандыгы”, “Нәүрүз”,  “Карга боткасы”, “Тукай туган көн” кебек чаралар нәкъ менә милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп, алардагы нәфислекне, күнел сафлыгын, әдәп –тәрбия дәрәҗәсен аңлату, кире кайтару максаты белән эшләнә. Бәйрәмнәребез табышмак, бишек җырлары, халык уеннары, җыр – биюләр такмаклар белән үрелеп бара.

   Экскурсияләрнең дә әһәмияте бик зур. «Туган төбәкне өйрәнү» музееның да без даими кунаклары.Алар безне һәрдаим үзләренә чакырып торалар. Балалар өчен бик кызыклы “Самавыр бәйрәме”, “Итек бәйрәме” уздырдылар.

Балалар белән район китапханәсе уздырган конурсларда,  Республикабызның Милли музее оештырган “Әбиемнең серле  сандыгы” һәм республика күләмендә уздырылган ”Тукай эзләре буйлап” конкурсларында бик теләп катнаштык.

    Милли  тәрбия эшен оештырганда, тәрбиячедән осталык, иҗат фантазиясе таләп ителә. Шуңа күрә дә балалар белән эшне оештыруга җитди әзерләнәбез. Эшчәнлекне барлык заман таләпләрен исәпкә алып планлаштырабыз.  Аны кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен  төрле методлар, алымнар уйлап табабыз.  Әйтик, иҗади биремнәр, уеннар яки күрсәтмә материаллар.

 Шул максаттан, тематик папка - лэпбук әзерләдек. Монда “Туган телдә сөйләшәбез” проекты  буенча дидактик, үстерелешле уеннар, халык уеннары,  күрсәтмә карточкалар, буяу өчен рәсемнәр, кечкенәйтеп тегелгән милли кием үрнәкләре тупланган. Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен файдаланыла.Балаларны татар халкының милли киемнәре, уеннары белән таныштырырга булдык һәм шуларны лэпбукка туплап балаларга җиткерүне   үзебезгә максат итеп куйдык. Милли киемнәр хәзерге тормыш-көнкүрештә кулланылмый, аларны без сәхнәләрдә, музейларда  гына күрә алабыз.Балалар лэпбукта аларны үз куллары белән тотып карыйлар, төрле уеннарны алар белән бергәләп уйныйбыз.Төрле төсләр белән бизәлгән бу әсбап балаларда бик нык кызыксыну уята. Бу лэпбукны “Милли киемнәр” проекты буенча үтелгән материалны эшчәнлек барышында, эшчәнлектән тыш вакытта үзләштерү, кабатлау өчен кулланабыз. Хәзер кыскача аның эчтәлеге белән танышып китик.  

  “Әбиемнең серле сандыгы”- күрсәтмә материаллары буенча әби- бабаларыбызның милли киемнәре, җырлы- биюле уеннары, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштыру каралган.Тәрбияче карточкаларны күрсәтә, балалар белән татар халкының милли киемнәре турында сөйләшә. Мәсәлән, түбәтәйнең  башта рәсемен карыйбыз, кыскача аның турында сөйлибез, рәсем  артында бирелгән Резедә Вәлиеваның шигырен укыйбыз,соңыннан “Түбәтәй” җырлы-биюле уенын уйныйбыз. Шулай ук монда дидактик уеннар, мәкаль-әйтемнәр, үстерелешле уеннар бирелгән. “Оста куллар” күргәзмәсе(демонстрацион материаллар) кечкенәйтеп тегелгән милли  кием үрнәкләрен карау, тукымаларын  чагыштыру киемнәрнең исемнәрен,бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру өчен ярдәм итә.

     “Курчакларны милли  киемнәргә киендер” уенында балалар кисмә рәсемнәр кулланып, кыз белән малайны киендерәләр. Уен ахырында нинди киемнәр киертүләрен, исемнәрен әйтәләр.        

“Милли киемнәрне бизә” уены киемнәрдә кулланылучы бизәкләрне тануга, әйтелешен сөйләмдә дөрес куллануга ирешү максаты белән төзелгән.

Уен барышында балаларга алъяпкыч, камзул рәсеме һәм бизәкләр (орнамент) таратыла. Балалар алъяпкычны, камзулны бизиләр, нинди бизәкләр кулланулары турында сөйлиләр(лалә, яфрак,  өчьяфрак, кыңгырау чәчәге, чалмабаш, канәфер чәчәге)

   “Рәсемнәрне буя”  дидактик уенының максаты милли киемнәрне, бизәкләрне дөрес итеп , дөрес төсләр кулланып буяга ирешү.Уен барышында балаларга рәсемнәр таратыла. Төсле карандашлар ярдәмендә рәсемнәрне буйыйлар.

   “Бу нинди бизәк” дидактик уены татар халкының киемнәрендә кулланылучы бизәкләрне , орнаментларны тануга ирешү өчен уйнатыла. “Эш беткәч , уйнарга ярый” өстәл уенында кубик һәм фишкалар ярдәмендә йөрешләр ясыйлар.

Татарстанның атказанган укытучысы, Казан педагогия көллиятенең уку эшләре буенча урынбасары Гаффарова Сәбилә Муллануровна тарафыннан лэпбук югары бәяләнде. Рецензиядә балалар, педагоглар, әти-әниләр, шулай ук студентлар өчен дә практик әһәмияткә ия булган методик әсбап булуын искәртеп үтте.

  Нәтиҗә итеп шуны әйтергә була: балалар тәрбияләгәндә халкыбыз хәзинәләрен куллану- балаларның иҗади күзаллаулары арттыра, логик фикерләү сәләтен үстерә. Балаларда дуслык, гаделлек, зирәклек тәрбияләнә; тырыш, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсүләренә этәргеч бирә;  ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияли, кече яшьтән  бала күңелендә туган төбәгенә, ана теленә, милләтенә мәхәббәт, ихтирам хисләре уята. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация: Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Презентация, балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннары куллану....

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле турында ,шәһәр күләмендә уздырылган методик берләшмәдә өчен чыгыш....

Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле.

    Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ...

Халкыбыз хәзинәләренең милли тәрбия бирүдә роле

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше дә моңа битараф кала алмый ...

“Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле”

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле турында ,шәһәр күләмендә уздырылган методик берләшмәдә өчен чыгыш....

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Презентация, балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннары куллану....