Рефлексивный отчёт по итоговому занятию "Фольклор кичәсе"
видеоурок на тему

Рефлексивный отчёт по итоговому занятию "Фольклор кичәсе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл folklor_kichse.docx17.93 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий: «Фольклор кичәсе»

Музыка тәрбиячесе:: Исәнмесез,балалар!

Балалар:Исәнмесез!

Музыка тәрбиячесе: Бүген без сезнең белән фолҗклор кичәсендә катнашабыз.Җырларбыз,уйнарбыз һәм бергәләп күңелл ачарбыз!Карагыз нинди матур итеп бизәлгән авыл өенең эчке күренеше. Малай китап укый. Әни баланы бишектә тирбәтә.

Кичә башлана.

Әни. Улым, Әмир, мин Әлфия апаларың белән хазер печәнгә китәм. Искәндәр йоклый. Елап уянса, тынычландырырсың. Яме, улым?

Әмир. Ярар, әнием.

Әни чыгып китә.Тәрбияче керә.

Алып баручы. Әмир, сиңа бала карап торырга куштылармы әллә?

Әмир. Әйе.

Әмир шигыр сөйли.

 Бәби карыйм, уйнатам,

Елаганда юатам.

Җилкәмә дә менгерәм.

Шырык-шырык көлдерәм.

Син бик матур, дим,

Бер йөрерсең тәпи, дим.

Авыз-борының ап-ак, дим.

Тешкәйләрең вак-вак, дим.

Бала елаган тавыш ишетелә.

Алып баручы. Әмир, Искәндәр уянган бит. Елый. Әйдәле, бала еламасын өчен балалар биеп алсын. Бәлки ул елаудан туктар.

Әмир. Әйдәгез биергә!

Татар бию башкарыла.

Бала елаган тавышы.

А.Б. Әмир, шигырь сөйләп карыйк инде.

Әмир. Әмир, шигырь сөйләле безгә.

Әмир шигырен сөйли.

Бала елаган тавыш.

А.Б. Әмир, Искәндәр нигә елый икән? Бәлки, “Алтын Көз ” җырын җырласак, тынычланыр?

Әмир. Әйдәгез, кызлар-малайлар җырларга чыгыгыз.

Балалар җырлый.

Җыр “Алтын көз”

Музыка яңгырый.Әби керә.

 Әби керә. Сәвия, Сәвия, өйдәме сез? Исәнмесез! Әмир, исәнме!

Әмир. Исәнмесез, Галия әби. Әни печәнгә китте. Искәндәр елый да елый. Без аны тынычландырыр өчен җырлыйбыз, биибез.

Әби. М-м, алай икән. Мин кош теле пешергән идем, сезгә дә күчтәнәч итеп алып кердем. Әниең кайткач, чәй эчерсез бергәләп.

Әмир. Рәхмәт, Галия әби.

Әби. Кая, мин дә карыйм әле сезне…

А.Б. Әби, безнең балалар бик кызыклы уен беләләр. Карап кит әле.

Әмир. Әйдәгез,күрсәтегез!

“Челтәр элдем читәнгә”уены башкарыла.

 Әби. Рәхмәт, балалар, бик матур биедегез. Яшь вакытларны искә төшереп бер биеп алсам да була. Апаларыгызны чакырыгыз. Бергә биик.

 Әби. Сау булыгыз, балалар.

Балалар. Сау булыгыз.

“Самовар” уенын уйныйлар.

 Бала елаган тавыш.

А.Б. Искәндәр уянды бугай. “Матур җыр” җырын җырлап алсак, йоклап китәр бәлки.

Әмир. Әйдәгез, җырлыйбыз!

“Матур ьыр” җырын җырлыйлар.

 А.Б. Балалар, карагыз әле экранга. Татар халкының тылсымлы бизәкләре мендәр тышларында, кулъяулыкларда, сөлгеләрдә, итек-читекләрдә сурәтләнгән. Хәзер без сезнең белән “Читек һәи түбәтәйне бизә” уенын уйнап алырбыз. Балалар бизи башлый.Бизи бетергщч урындыкларга утыралар.

Әни керә.

Әни. Улым, Искәндәр еламадымы?

Әмир. Елады. Без аңа җырлар җырладык, биедек. Бик күңелле булды.

Әни. Рәхмәт, улым, булдыргансыз. Мин сезгә күчтәнәч тә алып кайттым. Бергәләп чәй эчәрбез.

 А.Б. Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Барыгызны да кош теле, чәк-чәк белән чәй эчергә үз төркемнәрегезгә чакырабыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рефлексивный отчёт

Рефлексивный отчёт...

Рефлексивный отчёт к видеозаписи "Осенняя прогулка" во второй младшей группе

Рефлексивный отчёт к видеозаписи "Осенняя прогулка" во второй младшей группе...

Рефлексивный отчёт.

Рефлексивный отчет...

Рефлексивный отчёт

В формате Word...

Рефлексивный отчёт

Рефлексивный отчёт...

Рефлексивный отчёт

к аттестации...

Рефлексивный отчёт к видеоматериалу

Рефлексивный отчёт к видеоматериалу...