Чыгыш-презентация "Балалар бакчасында икетеллелеккә өйрәтү"
консультация на тему

Латипова Рузалия Руфатовна

Хәзерге вакытты илебездә телләр өйрәнү ихтыяҗы күпкә үсте. интернет челтәре аша аралашу мөмкинлеге туу, кәрәзле телефоннар аша сөйләшү .. Шуңа күрә телләр өйрәнү актуаль мәсьәләләрдән санала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kmo_chygysh.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

“Пучы балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү бюджет

муниципаль учреждениясе

“Балаларны икетеллелеккә өйрәтү”

(база балалар бакчалары тәрбиячеләре

 өчен ясалган чыгыш)

                                                                                                     I квалификацион

                                                                                                              категорияле  тәрбияче:

                                                                                               Латипова Р.Р.

март 2018ел

    1 слайд   Илебездә дистәләрчә телдә сөйләшүче күп төрле халыкларның туганнарча дус, хезмәттәшлек итеп яшәүләре, куәтле икътисад төзүләре, аларның милли мәдәниятлары, телләре чәчәк ата бару —җәмгыятьнең бәхәссез казанышы. Хәзерге шартларда милли мөнәсәбәтләргә ике тенденция хас. Беренчедән, һәрбер милләт мәдәнияты һәрьяклап үсә, чәчәк ата бара. Икенчедән, милләтләр бер-берсенә якынаялар, тормышның барлык төп өлкәләрендә дә үзара тәэсир итешү, фән һәм техника, мәдәният һәм сәнгать казанышларын алмашу бара.

    2 слайд  Хәзерге вакытта илебездә телләр өйрәнү ихтыяҗы аеруча үсте. Интернет челтәре аша аралашу мөмкинлеге туу, кәрәзле телефоннар аша сөйләшү, чит илләргә барып белем алу мөмкинлеге үсү һ.б. моңа этәргеч булып тора. Шуңа күрә дә телләр өйрәнү актуаль мәсьәләләрдән санала. Хәзерге вакытта икетеллелек милли телләр үсешенең әһәмиятле һәм законлы үзенчәлеген тәшкил итә. Бүгенге көндә, теге яки бу телдәге үзгәрешләр турында, ул телнең алга китүе, камилләшүе, үсеш перспективалары турында сөйләгәндә, икетеллелек күренешен исәпкә алмый мөмкин түгел. Чөнки милли тел, аның ияләре даими рәвештә икенче бер телне дә кулланганлыктан, шул телнең йогынтысына дучар булып тора. Ике телдән дә файдаланучылар (билингвлар) ул телләрне яхшы белеп, дөрес кулланганда, нигездә, бер телнең икенче телгә уңай йогынтысы — бер-берсен үстерүе, баетуы, камилләштерүе турында сүз алып барырга туры килә.

        3 слайд Татарстан Республикасы  Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Киләчәк” сериясенә караган яңа укыту-методик комплектлары, аларны гамәлгә кую эшчәнлеген җәелдерү проблемаларына багышланган махсус “түгәрәк өстәл” артында  сөйләшү  үткәрелде. ТР Хөкүмәте башлыгы  күтәрелгән проблеманың үтә көнүзәк  һәм дәүләти  әһәмиятен билгеләп үтте: “Без тиз арада балалар бакчаларына йөрүчеләргә  татар  һәм рус телләрен уңайлы һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлы” - диде И.Халиков.

      4 слайд.  Республика җитәкчелеге безнең алда  баланы мәктәпкә барганда ике телдә дә  аралаша алу дәрәҗәсенә җиткерү бурычын куйды.Чыннан да  мәктәпкә барганда, бала ике дәүләт телендә – татарча да, русча да аралаша белергә тиеш.

Безнең балалар бакчасында дәүләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методик комплекты кайтартылды, анда тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен матур әдәбият җыентыклары, шулай ук татар һәм рус телләрендәге аудио-, видеоматериаллардан торган комплектлар бар. Программаны гамәлгә кертү процессында тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны да актив катнаштыру зарур.

    5-6 слайд. Дәүләт телләрен өйрәтү өчен  төзелгән әлеге  комплектларга  матур әдәбият җыентыклары, эш дәфтәрләре, шулай ук татар һәм рус телләрендәге аудио-видеоматериаллар керә. Укыту-методик комплектларының эш дәфтәре  бала белән тәрбияченең бердәм эшчәнлеген күз алдында тотып  төзелгән. Бу дәфтәр ярдәмендә балаларның сүзлек запасы баетыла, сорауларга җавап бирү, җөмлә төзү күнекмәләре үсеш ала. Эшчәнлек өчен биремнәр дә  баланың вак моторикасын, график күнекмәләрен, кузаллауларын үстерүгә юнәлдерелгән.

  7-9 слайд  Ә инде телебезнең нечкәлекләрен өйрәтүдә “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”н бик уңышлы кулландык.  Соңгы елларда сөйләмендә кимчелекләре булган балаларның саны арта баруын күз уңында тотып,  татар телендәге авазларның дөрес әйтелешенә игътибар итүне максат итеп куйдык. Әкиятләрне укыганда китаптагы рәсемнәрне күрсәтеп кенә калмыйча, видео-аудио материаллар кулланып эшләү күпкә отышлырак икәнен үз тәҗрибәбез белән исбатладык.  Балаларны туган телгә өйрәтү һәм сөйләм үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне оештырырга “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланмасы ярдәм итә. Грамотага өйрәтү эшчәнлеген  Резеда Шәехованың “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып” эш дәфтәрләре ярдәмендә үткәрәбез. Югарыда әйтеп узылган китапларда тупланган  уенлы биремнәр балаларны уку-язу нигезләрен үзләштерүгә әзерләү системасы дип саныйм.

     10 слайд  Ике телдә өйрәтү бала  өчен табигый булырга, аның өчен җирлек ясап, уен аркылы балада икенче телгә дә мәхәббәт уятырга, ихтыяҗ тудырырга тиеш. Менә шушы эшчәнлекләрне дөрес итеп оештыру бездән, тәрбиячеләрдән тора  дип саныйм мин. Иң элек ике телдә дә  күрсәтмә әсбапларны, аудио- видео материалларны, актив һәм пассив сүзләрне, төрле төр  уеннарда кулланырга максат итеп куйдык. Ел дәвамында программага нигезләнеп, балаларны татар һәм рус халык фольклоры белән таныштырып, төрле халыкларның биюләрен, хәрәкәтле, бармак, сүзле уеннарын балалар белән бергәләп уйныйбыз  һәм без аның уңай нәтиҗәләрен дә күрәбез.

    11 слайд Икенче тел өйрәтү ана телен үзләштерүгә зыян салырга тиеш түгел. Рус телен өйрәткәндә авазларны дөрес итеп рус теле фонематикасы таләпләрен, татар телен өйрәткәндә татар теле фонематикасы таләпләрен үтәү мөһим.   Икетеллелекнең уңай яклары  күбрәк һәм бу заман таләбе, шуңа күрә тәрбиячеләр һәм белгечләр үз эшләрен белеп, югары профессиональ дәрәҗәдә башкарырга тиешләр.  

   12 слайд Икетеллелеккә өйрәтүдә иң мөһим шартларның берсе - төркемнәрдә үстерешле тел мохиты булдыру. Без бакчада һәр төркем тәрбиячеләре үстерешле тел мохитын туплау өчен төзелгән  картотека  нигезендә     татар һәм рус  халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен чагылдыручы сурәтләр, киенү-бизәнү әйберләре, йола-бәйрәмнәре, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары, башкалалардагы истәлекле урыннарның фотолары, үстерешле уеннар, балаларның төрле рәсемнәре, татар һәм рус  халык әкиятләре һәм әкият геройлары уенчыкларын, китапларны  тупладык. Балаларда  уңай психологик халәт тудырып, икетеллелеккә өйрәтүдә уңышлы юллар табарга тырышабыз.

   13 слайд   Режим вакытларында мультфильмнар карыйбыз, хикәяләр, әкиятләр укыйбыз һәм балалар белән бергә эчтәлеген сөйләп карыйбыз, сюжетлы-рольле, хәрәкәтле һәм түгәрәк  уеннар уйныйбыз. Җырлар өйрәнәбез , шигырьләр ятлыйбыз. Картиналар буенча хикәяләр төзергә өйрәнәбез. Сәнгатьле сөйләм, кычкырып уку, хикәя төзеп сөйләу кебек эшләрне башкарганда  авазларны дөрес әйтү беренче урынга куела.

 14 слайд    Балаларны рус теленә өйрәтү барышында төрле алым һәм методларны куллану кирәк. Алымнар чагыштырмача төрлерәк булган саен рус теленә өйрәтү җиңелрәк бара. Кызыклы әйбер бала күңелендә тизрәк истә кала.  Балаларны бәйләнешле рус сөйләмен тыңларга, аңларга өйрәткәндә дисклар, касеталардан әкиятләр, шигырьләр, җырлар тыңларга була. Чиста рус сөйләмен ишетү аларның диксиясен дөресләргә ярдәм итә.

    15-17 слайд   Ел саен бакчабызда рус теле атналыгы уздырыла. Шушы атналыклар ярдәмендә балаларның рус халкының гореф-гадәтләре белән кызыксынуларын арттырабыз. Рус телен тирәнтен өйрәнү максаты белән уздырылган чаралар быел да файдалы һәм кызыклы итеп оештырылды. Һәрбер чарада балалар зур кызыксыну белән теләп катнашалар.

    18 слайд  Ата-ананың телгә мөнәсәбәте нинди, баланыкы да шундый икәнлеген истә тотып, ата-аналар белән  эшчәнлеккә аерым игътибар бирдек.  Тәрбияченең үзенә генә баланы русча яхшы итеп сөйләшү дәрәҗәсенә җиткерү һәм татарча да телнең нечкәлекләренә төшендереп бетерү  мөмкин түгел. Моңа гаиләнең дә ярдәме кирәк. Яңа программалардагы  әти-әниләр белән эшләү өчен булган биремнәрне ата-аналарга тәкъдим итеп бардык. Аның өчен  төркемнәрдә ата-аналар белән аралашу  почмагы булдырдык. Бу почмакта көндәлек  үтелгән материалларны  куеп барып, балалар белән өйдә кабатларга кирәк булган биремнәрне (шигырь, хикәя, уеннарны һ.б. ) ата-аналарга  үзләренә алып китү мөмкинлеген булдырдык. Моның өчен без дәфтәрләр ачтык.

  19-21 слайд  Туган телне  камилләштереп,  икетелелеккә өйрәтү- баланың киләчәк тормышына нигез салу. Бу  балалар бакчасыннан башалана. Белем һәм тәрбия бирүнең беренче баскычы булган бакчабызның эшен нәтиҗәле итү өчен үзебезнең эшчәнлегебездә  яңа идеяләр, белем һәм тәрбия бирүдә яңа технологияләр кулланганда гына уңай нәтиҗәләре күренә.

    Йомгаклап шуны әйтәсе килә: балаларны дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү аларның сүз байлыкларын арттыру – балалар бакчасының мөһим бурычларының берсе. Чөнки тел киләчәктә  баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Мин үзем шундый нәтиҗә ясар идем: ана телебезне саклап калырга теләсәк, рус телен өйрәнергә кирәк. Халкыбызның киләчәге икетеллелек юлында.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Балалар бакчасында адаптация чоры

            БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА АДАПТАЦИЯ ЧОРЫБалалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа то...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемнәрендә режим моментлары

Кече яштәге балаларга режим моментлары үткәрү, аларга татар телен өйрәнүгә бик булыша.Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары  үткәрү:1 нче нечкеләр төркемендә 10-15 мин.2 нче нечкеләр ...

Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру

Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш...

Балалар бакчасында дидактик уеннар.

Дидактик уеннарның бала тормышында әһәмияте турында. Дидактик уен төрләре. Уен өчен шартлар тудыру. Дидактик уеннарның структур элементлары....

Икетеллелеккә өйрәтү буенча укыту-методик комплекты(УМК)

Белүебезчә, билингвизм - ике телдә иркен аралаша алу, ситуациягә карап, бу телләрне кирәк чакта куллана белү. Без дә балаларыбызны балалар бакчасыннан  ук икетеллелек  мохитендә тәрбиялибез....