Икетеллелеккә өйрәтү буенча укыту-методик комплекты(УМК)
материал (средняя группа)

Мирзина Эндже Масгутовна

Белүебезчә, билингвизм - ике телдә иркен аралаша алу, ситуациягә карап, бу телләрне кирәк чакта куллана белү. Без дә балаларыбызны балалар бакчасыннан  ук икетеллелек  мохитендә тәрбиялибез. Ике теллелек мохите балага табигый булсын өчен, моңа җирлек ясап, уен аркылы балада икенче телгә дә мәхәббәт уятырга, ихтыяҗ тудырырга тиешбез.Соңгы берничә дистә ел дәвамында галимнәр тарафыннан уткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, икетеллелек  балада  хәтердә калдыру, логик фикерләү, отып алу, аңлау һәм анализ ясау тизлеген арттыра. Андый балалар теләсә нинди ситуациядә дә югалып калмыйлар, башка балалар белән аралашуга җиңел баралар һәм киләчәктә чит телләрне үзләштерүгә җиңел биреләләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл umk_mirzina_e.m.docx55.15 КБ

Предварительный просмотр:

 Республикабызда хәзер татар теле һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып санала. Әхмәт Ерикәйнең күп еллар элек язылган бу шигыре бүген дә актуаль яңгырый:
Заман миңа: «Югарыга мен!» — дип,
Ике канат биреп үстерде.
Канатымның берсе — татар теле,
Икенчесе — бөек рус теле!..

Белүебезчә, билингвизм - ике телдә иркен аралаша алу, ситуациягә карап, бу телләрне кирәк чакта куллана белү. Без дә балаларыбызны балалар бакчасыннан  ук икетеллелек  мохитендә тәрбиялибез. Ике теллелек мохите балага табигый булсын өчен, моңа җирлек ясап, уен аркылы балада икенче телгә дә мәхәббәт уятырга, ихтыяҗ тудырырга тиешбез.Соңгы берничә дистә ел дәвамында галимнәр тарафыннан уткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, икетеллелек  балада  хәтердә калдыру, логик фикерләү, отып алу, аңлау һәм анализ ясау тизлеген арттыра. Андый балалар теләсә нинди ситуациядә дә югалып калмыйлар, башка балалар белән аралашуга җиңел баралар һәм киләчәктә чит телләрне үзләштерүгә җиңел биреләләр.

Туган телен һәм рус телен бер үк дәрәҗәдә белгән балаларның, ягъни икетеллелек шартларында үскән балалаларның, башка нинди дэ булса телне өйрәнү, нәтиҗә ясау кебек күнекмәләргә күпкә сәләтлерәк булуын 1945 нче елда Арсениан, 1971 нче елда Фельдман Шеен әйтеп үткән.

Соңгы берничә ел эчендә мәгариф   өлкәсендә,шул исәптән, мәктәпкәчә белем бирү системасында күп кенә стратегик юнәлешләр, үзгәрешләр булды: «Киләчәк», «Мәгариф турында» закон, Федераль  дәүләт мәгариф стандарты кабул ителде. Февраль аенда Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелган 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы  дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт алды.Программаны гамәлгә кертү процессында тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны да актив катнаштыру һәм балаларга тәкъдим ителгән укыту-методик комплектлары нигезендә шөгылләнүләрен мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә профессиональ итеп оештыру зарур.2012 елда республика Мәгариф һәм фән министрлыгының иҗат төркеме тарафыннан,федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килерлек итеп,икетеллелеккә өйрәтү буенча укыту-методик комплекты(УМК) гамәлгә керде.

Заманча педагогик технологияләр белән янәшә мультмедиа чараларын  һәм  интернет мөмкинлекләрен киң файдалану өчен Татарстан Республикасы  мәгариф министрлыгы ярдәме белән  безнең балалар бакчасы бу комплектлар белән 100% тәэмин ителде.  Яңа укыту медодикасы хакында сүз алып барганда, без татар гаиләләре өчен рус теле һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар теле турында сөйлибез. Республика җитәкчелеге безнең алда баланы мәктәпкә барганда ике телдә дә аралаша алу дәрәҗәсенә җиткерү бурычын куйды.Бала мәктәпкә барганда ике дәүләт телендә-татарча да,русча да аралаша белергә тиеш.

 Балаларны Татарстан Республикасы дәүләт телләренә өйрәтүдә дә  яна технологияләр, алымнар барлыкка килде. Без, татар теле тәрбиячеләре, яңа программа нигезендә Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән укыту-методик комплектлары ярдәмендә балаларны татар теленә өйрәтә башладык. Бу эш бездән бик зур җаваплылык, түземлелек һәм осталык сорый. Балаларны дәүләт телләренә өйрәтүдә безнең иң якын ярдәмчеләребез - төркем тәрбиячеләре һәм ата-аналар.

       Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методика комплекты төзелгән, анда тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен матур әдәбият җыентыклары, шулай ук татар һәм рус телләрендәге аудио-видиоматериалларыннан торган комплектлар керә.

     Алга билгеләнгән максатларның бер өлеше «Туган телдә сөйлшәбез» укыту-методик комплекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Уз чиратында, әлеге УМК менә ниләрне үз эченә ала:

  1. Программа,
  2. Тематик план,
  3. Календарь көндәлек план,
  4. Эш дәфтәре (балалар өчен),
  5. Аудиоматериал,
  6. Мультипликацион сюжетлар,
  7. Курсәтмә,таратма материаллар,
  8. Диогностикалар.

Аның максаты түбәндэгечә билгеләнә: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә дөрес сөйләмен формалаштыру. Бала тирә-юньдәгеләрнең сөйләмен аңлый алырга; әкренләп  сүзлек байлыгын арттыра барырга: сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп, җөмләләр төзи белергә һәм сорауларга  дөрес җавап бирергә, шулай ук аралашуның төрле формаларын  яхшылап үзләштерергә тиеш була (диолог, монолог).

Бу процесны тулырак ничек күз аллап була соң?

-табигать һәм социаль чынбарлык белән табигый шартларда танышу;

- образлы уенчыклар,нәфис сәнгать образлары аша чынбарлыкны тану;

 - сәнгать әсәрләре  буларак, рәсемнәр аша тирәлекне танып-белу;

 - нәфис сүз, ягъни әдәби әсәрләр аша чынбарлыкны өйрәтү.  

 «Туган телдә сөйләшәбез» методик кулланмалары әзер комплекслы-тематик план һәм проект рәвешендә бирелә. Күп проеклар балалар һәм өлкәннәр тормышын чагылдыра. Бу үз чиратында, безгә, тәрбиячеләргә балаларның сөйләм  эшчәнлеген оештыруда зур ярдәм.

      Укыту-методик комплектларның төп компонентларыннан берсе - эш дәфтәрләре. Алар балаларга сүзләрне истә калдырырга, аларны сүзтезмәләрдә  һәм җөмләләрдә дөрес кулланырга бик нык ярдәм итә, шулай ук сүзләргә аваз анализы ясаганда булышлык итә. Шулай ук тәрбиячегә дә материалны ныгытырга, эшчәнлеккә кызыксыну уяту вакытында баланың хаталарын төзәтергә мөмкинлек бирә. Балалар белән эшчәнлекнең төп максаты информацион-коммуникатив технологияләр, уен- ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру. Комплект һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә һәм таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязма, бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыкларын, сүзләрне отып калу аша хәтерен, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы, гади диологта катнаша белү күнекмәсен үстерә.

Методик әсбапларда күрсәтелгәнчә тәрбия һәм белем бирү балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып оештырыла. Шунысын да искәртү мөһим  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гомуми белем бирү процессында каралган  барлык федераль дәүләт таләпләре дә бу очракта үтәлә.

 Сөйләмне камилләштерүдә төп бурычлар: сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру, авазларның дөрес әйтелешен төшендерү, бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү; әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру.      

Балалар белән эшләүдә сүзлек эше зур әһәмияткә ия. Беренче чиратта сүзлек запасы гомуми кулланыштагы сүзләр нэтиҗәсендә арта.Икенчедән күп тапкырлар кабатлау рәвешендә сүзләрне ачыклау конкретлаштыру һәм өченчедән сүзләрне активлаштыру нәтиҗәсендә арта..

Балаларның сүзлек запасын өйрәнгән материалны төркемдә кабатлый һәм ныгыта алсыннар өчен һәр эшчәнлектә һәм башка белем бирү өлкәләрендә дә күрсәтмәлелекләрне тарату материалларын бик үтешле кулланырга була. Бу күрсәтмәлекләрдән  төрле дидактик уеннар һәм күнегүләр уйлап табырга була. Мәсәлән «Кем тулырак әйтер», «Кем күбрәк сөйләр». УМКга кертелгән әкиятләрне исә бик теләп карыйбыз, аудиоязмаларны тыңлыйбыз..

 Бигрәк тә балалар ел фасыллары һәм өлкәннәр хезмәтен чагылдырган күрсәтмә рәсемнәрдән хикәя төзеп сөйләргә яраталар. Бу күрсәтмәлекләр  режим моментларында  төрле әңгәмәләр оештырганда кулланырга бик уңайлы.

 Сөйләмнең грамматик  төзелешен формалашуда төп шарт булып тәрбияченең өлкәннәрнең дөрес һәм граматалы итеп сөйләшүе тора бит. Сүз төзелешенә карата күнегүләр дә монда үзенең уңай ролен уйнамый калмый.

Схема рәвешендә бирелгән картиналарны әкият иллюстрацияләрен әкиятне эзлекле тәртиптә итеп сөйләргә өйрәтүдә кулланырга була. Ә таратма материаллар белән балаларны диологик сөйләмгә өйрәтүдә зур этәргеч.

Сөйләмнең аваз культурасын тәрбияләү, диалог һәм монологларда бәйләнешле сөйләмгә ирешү - шулай ук сөйләм үстерүдә алмаксатлардан санала.

Шулай итеп балаларның сөйләмен үстерү өчен югарыда күрсәтелгән мәсьәләләрне без һәрберсен аеры түгел, бары тик берлектә чишәргә бурычлы. Мисалга, сөйләмнең грамматик төзелешенә өйрәткәндә без элеге төп бурычтан тыш, берьюлы авазлар әйтелешенәдә, аларны мәгънә ягыннан дөрес кулана белүгә дә игътибарны киметмәскә тиешбез.

 Методик ярдәмлекнең «Туган телебезне өйрәнәбез» бүлеге балаларның сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үсешен эчтәлекне тасвирлап һәм хикәяләп сөйләү, иҗади фикер йөртү һәм аңлатып бирә белү күнекмәсе үсешен тәэмин итү эшчәнлеген билгели. Әлеге бүлектә шөгыль үткәрү барышында граматалылык нигезләрен үзләштерү эшенә актив әзерләү эше алып барыла.

 Сюжетлы рәсемнәр балаларда иҗади эшчәнлек ихтыяҗы тудыра (хикәяләр төзү) һәм формалаштыра, иҗади фикерләүләрен һәм образлы күзаллауларын активлаштыра.

 Мәктәпкәчә әзерлек чорында балаларның кечкенә күләмле тексларны  бәйләнешле һәм эзлекле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү дәвам итә. УМК да бик күп әдәби әсәрләрдә сюжетлы рәсемнәр кулланырга мөмкинлек  бирелгән. Әсәрне укыганнан соң, логик сөйләм формалаштыру максатыннан, әсәр сюжеты буенча әңгәмә оештырырга була. Минем тарафтан бирелгән сораулар һәм биремнәр, балада әсәрдә тасвирланган вакыйгаларны сөйләп бирергә кызыксыну уята. Шигырьләрне укыганда иллюстрацияләрне куллану бигрәк тә отышлы. Чөнки балага шигырьнең эчтәлеген аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итә.

       Сөйләм үстерүдә төп бурычларны анык билгеләү атналык эш планлаштырганда бик кулай. Һәр  мәсьәләнең үзенә күрә үз спецификасы бар. Шуның нигезендә өйрәтү ысуллары һәм алымнары алдан уйланылып сайлап алынырга тиеш.

Балаларның сөйләмен үстерү һәм туган телгә өйрәтү шөгыльләрендә кулланыла торган ысуллардан бармаклар белән уеннар мисалын китерергә мөмкин. Хәрәкәт активлыгы югарырак булган саен, нэниләрнең сөйләме тизрәк үсеш ала.

Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйның сөйләмен үстерүдә туган төбәк көнкүрешен өйрәтүгә корылган  материалларны системалы рәвештә кулану бик әһәмиятле. Монда инде җирле халыкның гадәти көнкүрешен, яшәү шартларын, зурлар башкарган эшләрне, гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне, милли характердагы хәрәкәтле һәм өстәл уеннарын, татар халык авыз иҗатын, рухи идеалларны, татарның үзенә генэ хас иҗат итү ысулларын, татар рәссамнарының сәнгать әсәрләрен, республикабызга гына хас табигый климат шартларын өйрәтү аша сөйләм үсешенә ирешү күзаллана.     Экскурсияләр вакытында ел фасылларына кагылышлы табигый үзгәрешләрне күзәтү, өлкәннәрнең эшчәнлеген карап бәяләү, татар һәм рус рәссамнарының рәсемнәре буенча диалоглар, бәйләнешле гыйбарәләр төзү, татарча мультфильмнар карап фикер алышу; аңлаешлы  җырлар, әкиятләр, классик музыка тыңлау; спектакльләр тамаша кылу; махсус оештырылган сөйләм ситуацияләре-сөйләмгә өйрәтү процессында шушы бик тә үтемле ысулларны куланабыз.

Татарча сөйләмне эффектлы үзләштерүдә туган төбәк материаллры  иң мөһимнәреннән. Ни өчен дигәндә, ул мәктәпкәчә яшьтәге баланың тирә-юньне кабул итүенә, тоюына, үз  «мин» ен тануга нигезләнә. Укыту методик комплекты куллануны гомуми белем бирү процессының федераль дәүләт таләпләренә туры китереп, яшь узенчәлекләре буенча төркемнәр һәм башлангыч мәктәп арасындагы эзлеклелекне сакларга тиешбез.Шуңа күрә әлеге тема буенча күрсәтмә материаллар, папкалар бакчабызда булдырыла, яңартылып торыла (Кушымта № 1).

Ата-аналарны үзебезнең эшкә җәлеп итү өчен балаларны дәүләт телләренә өйрәтү чаралары, алымнары, татар халык бәйрәмнәре, татар язучыларының юбилейларына багышланган материаллар,  гомумән, мәгариф өлкәсендәге  яңалыклар белән таныштыру өчен информацион-күрсәтмәматериаллар булдырдык. Һәр төркемнең чишенү  бүлмәсендә  төркем балаларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып,ата-аналар өчен  папкаларясалды (Кушымта № 2).

Яңа укыту-методик комплектлар хакында сүз алып барганда, без татар гаиләләре өчен рус телен үзләштерүне эффектив итә торган заманча әсбаплар турында сөйлибез. Хәзерге көндә милли балалар бакчалары очен - татар балаларына рус теленэ өйрәтү өчен төрлепрограммалар һәм дәреслекләр төзеп бастырылды; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелде.

Региональ программыга таянып үз эшебездә төрле формалар кулланабыз.Программа бурычларын үтәүдә эш формаларының, практик гамәли алымнарның, чараларның әһәмияте зур. Төп эш төрләре булып түбәндәгеләр тора:

1.       Предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу.

2.       Рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог.

3.       Сюжетлы-рольле уеннар;

4.       Әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү (аудиоязмага таянып).

5.      Театральләштерү, сәхнәләштерү (бармак театры, битлекләр, костюмнар, театр күрсәтү (әти-әниләргә, башка төркем балаларына).

6.       Хәрәкәтле уеннар.

7.      Иҗади һәм ситуатив уеннар: рольле уеннар, интервью, ситуатив күнегүләр.

8.       Ситуатив, логик күнегүләрне ишетеп, аңлап эшләү.

9.       Үстерелешле диалоглар (зурлар һәм яшьтәшләре белән үзара аралашу).

10.    Аудиоязмалар тыңлау, карау, кушылып әйтү, җырлау, кабатлау, ишеткән сүзне рәсемдә табып күрсәтү.

11.   Анимацион сюжетлар, мультфильмнар карау.

12.    Интерактив уеннар.

      Тәрбиячеләр традицион булмаган методлар ярдәмендә алып барырга тырышалар: театральләштерү, төрле театр геройларын кулланып үткәрәләр.Шулай иткәндә балада кызыксыну уяна, шөгелне бирелеп тыңлый башлый, теләп катнаша.

Рус теленә өйрәтүгә килгәндә, “Изучаем русский язык» С.Гаффарованың  программасына нигезләнеп эш итәләр.  Күпчелек уеннар, хәрәкәтләр, этюд белән эшләү, психогимнастика, аудио-видеоязмаларны да кулланыла.  Рус телендәге текстларны татар теленә тәрҗемә итү, матур әдәбият белән таныштыру – боларның барысы да яңа методик алымнар буларак кулланыла.

Татар төркемендә эшләү дәверендә балаларга рус телен өйрәтү белән беррәттән, аларны рус халкының гореф-гадәтләре, матур йолалары, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру бурычы куела. Иң элек аларны тормышта еш кулланыла торган сүзләр белән таныштыралар. “Здравствуйте”, “Досвидания”, “Спасибо”, “Доброе утро” һәм башка сүзләрне гел кабатлап торалар. Алар бу сүзләрне күптән аңлый башладылар инде. Истә калдыру өчен төрле уеннар оештырыла, махсус күнегүләргә, методик алымнарга мөрәҗәгать итәләр.

Тагын шунысын да әйтәсе килә, дәрес барышында тәрбияченең бары тик рус телендә генә сөйләшүе уңай күренеш. Ләкин телне яңа гына өйрәнә башлаган очракта балаларга биреләсе сораулар иң элек татарча, аннан соң рус теленә тәрҗемә ителеп бирелә.

  Уен ярдәмендә балаларда  зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.

  Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.

  Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр 1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар; 2) өстәл уеннары;3) сүзле уеннар.

  Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль  предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра.

  Баланы әйләнә-тирәдәге предметлар белән таныштырганда аның сөйләмен үстерүгә дә әһәмият бирергә кирәк. Предметлар, аларның исемнәре белән таныштыргач, сүзле уеннарда шул исем-атамаларны төрле вариантта куллану отышлы. Андый уеннар бала аңында сүзнең мәгънәви эчтәлеген киңәйтә, төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә.

  Мәсәлән, “Что это такое?” дигән уенны алыйк. “Какого цвета” дигән сорауга бала: агач, төрле җиләк җимешләрнең төсләре, уенчыкларның төсләрен  дөрес итеп  җавап бирә. Шунда ук чагыштыру ясарга да мөмкин. “Это фрукт или овощ?”-дияргә була. Мондый вакытта бала чагыштыра, гомумиләштерә белергә өйрәнә,  сүзенең абстракт мәгънәсен аңлый башлый.

   Предмет белән уеннар аерым дидактик бурычларны да хәл итәргә ярдәм итә.

    Өстәл уеннары - боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.

 Парлары буенча картиналарны сайлау максатыннан- балаларга башта иң гади биремнәр бирелә, мәсәлән, “Найди одинаковые шапки”, “Найди похожую пару”. Соңыннан бирем катлаулана бара: бала предметларны тышкы күренешләре белән генә түгел, мәгънәсе буенча да аера. Мәсәлән, барлык предметлы рәсемнәр арасыннан  “Найди два одинаковых самолёта”, яисә “Найди 2 одинаковых яблока” (Бу очракта самолетлар яки алмалар төрле формада, төрле төстә ясалган була).

  Картиналарны гомуми билгеләренә карап сайлап алу яки предметларны классификацияләү максатыннан, “Что растёт в саду и в огороде?”,  “ Что сначала, что потом” уеннарын уйнатырга була.

Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә  рус теленә карата кызыксыну уятабыз. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык  тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

   Сүзле уенда катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр да булырга тиеш, кайбер уеннар исә нәниләрдән җыр-биюгә осталык та сорый.

   Дидактик уеннар белән җитәкчелек итү зур педагогик осталык, такт таләп итә. Ул 3 төрле юнәлештә алып барыла: дидактик уенга әзерлек, уеннны үткәрү һәм анализ. Уенны башлаганчы, балаларда уйнау теләге, кызыксындыру тудырырга кирәк. Моңа төрле алымнар белән, мәсәлән, табышмаклар, санамышлар, сюрпризлар кулланып ирешергә була.

   Уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмалар алдан ук әзерләп куела. Кулланыла торган уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын (Кушымта №3). Аларны әзерләү, аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә.

Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим.
Комплект һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле, матур күрсәтмә һәм таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязма, бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыгын, сүзләрне отып калу аша хәтер, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы – гади диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.

Бу эшне төрле методик алымнар белән оештырырга мөмкин:

  • балалар белән сөйләшү;
  • аерым темага әңгәмәләр үткәрү;
  • тәрбияченең сәнгатьле итеп укуы һәм әдәби телдә сөйләве;
  • балаларның үзләреннән сөйләтү;
  • дидактик уеннар уйнау;
  • тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар, халык мәкальләреннән файдалану һәм башкалар.

Дәүләт телләрен өйрәнү режим  вакытларында бара торган өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлегендә дә дәвам ителә. Кече яшьтәге сабыйлар рус һәм татар телләрен шулай ук атнага өч тапкыр уен формасындагы шөгыльләр аша үзләштерәләр.

Баланы китап белән таныштыру никадәр иртәрәк башланса, аның үсеше шулкадәр уңышлырак булуын  искә алып,   бала өчен кызыклы, аңлаешлы (үз яшенә туры килгән), тәрбияви эчтәлекле әсәрләр тупланган Кафия  Валиевна Закирова җитәкчелегендәге иҗат төркеме  нәшер иткән  “Балачак аланы”, “На поляне детства”  хрестоматия китапларындагы әсәрләр кичке вакытта атнага  ике тапкыр укыла. ”Музыка”, “Физкультура”  эшчәлекләрендә, саф һавада уен үткәргәндә региональ компонентлар “Шома бас”,  “Балачак - уйнап-көлеп үсәр чак”  методик кулланмалар аша кертелде; атнага бер тапкыр мультфильмнар карау; аудио-һәм видео язмалар куллану; иртәнге өлештә комплектта булган бармак уеннары оештырыла.

Татар һәм рус  телләрендә үткәрелгән “Гаилә бәйрәме”, “Җиңү көне” бәйрәмнәре, “Нәүрүз бәйрәме”, “Иң оста шигырь укучы”, “Тукай варислары”, “Шәҗәрә агачы” кебек бәйгеләр даими традициягә әйләнде (Кушымта №4).

 Татарстан Республикасының ике дәүләт телен үзләштерү  фәкать тәрбияче, балалар, ата-аналар берлектә эшләгәндә генә уңай нәтиҗә бирә ала. Ата-аналар җыелышларында катнашып, укыту-методик комплектлар белән таныштырылды, комплектлардан күргәзмәләр оештырылды, аларны куллану өчен информацияләр бирелде. Уртанчылар  төркеменнән башлап, рус телле балалар белергә тиеш актив сүзләр язылган күчерелмә папкалар  даими куелып барыла. Ата-аналар һәрдаим танышып торып, гаиләдә дә сүз байлыкларын арттыру өстендә эшләүләре күренә. Балалар өчен “Тылсымлы куллар” журналы алдыру, бергәләшеп “Әкият илендә” телетапшыруын  карау  телләр өйрәнүгә  зур ярдәм булачагы турында  киңәшләр әйтелде. Даими төрле конкурсларда  катнашабыз (Кушымта № 5). Балаларга һәм әти-әниләргә мондый чаралар, бәйрәмнәр бик ошый. Чөнки балалар төрле яклап ачылалар, үзләренең осталыкларын, сәләтләрен, тел белүләрен күрсәтәләр.

Белем бирү эшчәнлекләренең темасы баланың сөйләм телен камилләштерү максатын күздә тотып төзелгән.Аудиоматериал һәм мултипликацион сюжетлар һәр эшчәнлектә дә  кулланмый. Кулланылган очракта да эшчәнлекнең  бер өлеше булып бара. Шулай ук эшчәнлектә без төрле уеннар уйныйбыз. “Бармак уеннары”, “Шалкан әкияте” театры, “Яшелчә”, “Кием”, “Савыт-саба”, “Уенчык” кибете уеннары, битлекләр белән уеннар. Эшчәнлектәге өйрәнгән сүзләрне тагында ныграк ныгыту, балаларны кызыксындыру өчен үзебез ясаган дидактик уеннар кулланабыз. Эшебездә балалар белән җырлы-биюле уеннарны да бик яратып кулланабыз.. Тәрбиячеләр ял минутлары,  хәрәкәтле,  дидактик уеннарны әзерләгәндә К.В. Закирова, Л.Р. Мортазина “Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак” Казан – 2012, К.В.Закированың “Уйный-уйный үсәбез” – Казан – “Мәгариф” нәшрияты –2005, М.Ф. Кашапованың “Иң татлы  тел, туган тел” -  Казан “Мәгариф” нәшрияты – 2004  методик китапларын  кулланалар.

Безнең максатыбыз һәрбер баланың ике телдә дә сөйләшә алуына ирешү. Моның өчен УМК киң кулланыла, ягъни, без мультфильмнар карыйбыз, хикәяләр, әкиятләр укыйбыз һәм балалар белән бергә эчтәлеген сөйләп карыйбыз,сюжетлы-рольле, хәрәкәтле һәм түгәрәк  уеннар уйныйбыз. Җырлар өйрәнәбез, шигырьләр ятлыйбыз. Картиналар буенча хикәяләр төзергә өйрәнәбез. Сәнгатьле сөйләм, кычкырып уку, хикәя төзеп сөйләу кебек эшләрне башкарганда  авазларны дөрес әйтү беренче урынга куела.

Алда әйтеп үткәнчә, бала ана телендә камил сөйләшергә өйрәнсен өчен гаиләдә дә эшне дәвам итәргә кирәк. Шуңа күрә без әти-әниләр белән бергәләп эш алып барырга омтылабыз. УМК составына кергән мультфильмнарны өйдә карарга биреп җибәрәбез. Балалар бакчасында өйрәнгән шигырьләрне ныгыту өчен өйгә алырга тәкъдим итәбез. Бергәләп эшләсәк, зуррак нәтиҗәләргә ирешербез дип өметләнәбез.

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак әкияттерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте турында сезгә якыннан таныштырып китәсем килә. Бу төр эшебездә без УМК материалларында киң куллана алабыз.  Монда без УМК га кагылышлы рәсемнәр, мультфильмнар, бармак уеннары, әкиятләр, бармак театрларын кулланабыз. Безгә дидактик материал буларак бик отышлы. Үз эшләрендә тәрбиячеләр бу материалларны еш кулланалар.

Шигырьләр, хикәя һәм әкиятләрдәге геройларның образларын, вакыйгаларын сурәтләүләрне алар күз алдына конкрет китерәләр һәм үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар һәм фикер йөртергә өйрәнәләр.

Әкияттерапия – психик сәламәтләндерү һәм акыл үсешен үстерүдә кулланыла. Хәзерге заманда әкияттерапия бик актуаль булып тора.  Әкият аша без чынбарлык белән параллель үткәрә алабыз. Шуңа да ничек иртәрәк бу эшне башласак, шулай яхшырак. Әкиятнең эчтәлегенә, геройларның образларына сораулар, чагыштыру алымнарын кулланып, без балалар белән анализ ясыйбыз, шул вакытта балаларның уй-фикерләрен, уй-кичерешләрен үзебезгә билгеләп бара алабыз. Әкияттерапия шөгыльләре балаларны чынбарлыктан аермый. Һәрбер шөгыльнең ахырында балалар белән берлектә сораулар ярдәмендә фикер алышалар: әкият сезне нәрсәгә өйрәтте? Бу белемнәрне һәм тәҗрибәне үз тормышыбызда ничек кулланачакбыз? Шулай итеп әкият илендә сәяхәт иткәндә, балалар тормыш тәҗрибәсен туплыйлар, социаль күнекмәләр булдыралар.

Әкияттерапия психологларның, психотерапевтларның, педагогларның эшендә бик зур урын ала һәм психолог ярдәм техникасы булып кулланыла.

Әкиятне өлкән кеше сөйли ала яисә бала белән бергәләшеп тә сөйләнелә. Әкияттерапияне берничә төрле ысул белән эшләп була:

–         Әзер әкият белән эшләү;

–         Балалар яки өлкәннәр тарафыннан уйлап чыгарылган әкият белән эшләү.

Бала өчен әкият – ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкият аша тормыш һәм үлем, ярату, мәхәббәт һәм ачу,  күралмау, кайгыртучанлык хисләрен белән таныштыра алабыз. Бу хисләр балалар өчен әкияти, аларның аңнары өчен аңлаешлы, әммә дә ләкин әхлак тәрбиясе чынбарлык булып кала.Әкияттерапияне балалар һәм өлкәннәр өчен дә куллана алабыз, чөнки аның яшь чиге юк: һәрбер яшькә карап үз әкиятләре, миф, легенда (риваятьләр), мәсәл, җырлар һ.б бар.

Без биш төрле әкият белән эш итә алабыз:

1. әдәби әкиятләр (борын заманнан тупланган әкиятләр)

2. дидактик әкиятләр (педагоглар иҗат итә, анда абстракт символлар кулланыла: саннар, хәрефләр, авазлар һ.б, анда алар чыбарлыкка әйләнәләр, әкияти тормышта яшиләр).

3. психокоррекцион әсәрләр (баланың үз-үзенең тотышына йомшак йогынты булдырыла).

4. психотерапевтик әкиятләр (монда кешеләрнең проблемалары турында сөйләнелә һәм бу әкиятләрдә бала үзен таный ала. Бу әкиятләрне без үзебез яза алабыз.)

5. медиатив әкиятләр (бу әкиятләрдә уңай образлар гына кулланыла, башка әкиятләрдән аермалы буларак монда тискәре образлар, геройлар, конфликлар юк)

Һәрбер шартлар, ситуацияләр өчен кирәкле әкиятләр сайланыла яки махсус әкият языла. Төрле әкиятләр төрлечә балага җиткерелә: ул әкиятне анализлау, сөйләү, курчак театры, драматизацияләү, рәсем ясау һәм башкаларны куллана алабыз.

Әкиятләрне төрле вакыйгаларга, ситуацияләргә каратып сөйләп була. Мәсәлән: мәктәпкә адаптация, урлау, ашарга теләмәү, сүз тыңламау һәм башкалар. Әкиятне укыганда балага игътибар итәргә кирәк, тыңлыймы ул, әкият ошыймы, укып бетергәннән соң әкият турында сөйләшергә кирәк. Сораулар бирәбез, үзебезнең мөнәсәбәтебезне белдерә алабыз. Шулай ук бала да үзенең фикерен әйтергә тиеш, бала күбрәк үзе сөйләргә теләсә, без аңа мондый мөмкинлек бирергә тиешбез. Әгәр дә бала сөйләргә теләмәсә, без каршы килергә тиеш түгел. Соңрак ул үз халәтенә кайта, үзе сөйли, без кирәкле моментны эләктереп алырга тиешбез. Шуннан соң әкияткә карата рәсем ясарга тәкъдим итәбез, үзебез дә ясый алабыз. Бу чара баланы тынычландыра, киеренкелек халәтен күтәрә. Аннары без рәсем турында фикер алышабыз. Бу рәсемдә без әкиятнең эчтәлегенә карап баланың үзенә якын, актуаль булган проблемасын күрә алабыз, шуңа карата сорауларыбызны бирәбез. Соңгы этап ул әкиятне драматизацияләү. Балаларга роль бирәбез, бала рольне үзе сайласа бигрәк тә әйбәт була.Соңыннан нәтиҗәләр чыгарабыз, анализлыйбыз.

Шулай итеп әкияттерапия безгә бик күп мөмкинлекләр ачырга мөмкин, моннан без дөрес итеп файдаланырга тиешбез, балага әкиятләр аша чынбарлык белән танышырга булышырга тиешбез.

Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый – этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый. Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату өчен кулланылса, бармак уеннары, киресенчә, баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булып тора. Ул баланың бармак хәрәкәтләре үсешенә дә ярдәм итә. Балаларның психикасын өйрәнүче галимнәр “бармак хәрәкәтләре үсеше нормада була” дип саныйлар. Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Әлеге күнекмәләрне инде балага алты-җиде ай вакытты башларга кирәк. Моңа кул чукларының һәр өлешен бик яхшылап массажлау керә. Аларны язу, сыйпау көн саен ике-өч минут дәвам итәргә тиеш.

Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап!”, “Тычкан-төлке чабышы”. Аларның кайберләрен уйнаганда без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгеп барабыз. Әгәр балалар өчен күнегүләрне башкару кыен икән, өлкәннәр, бармаклар тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, аларны тотып тора.

Баш бармак – баш кашый

Имән бармак – имән ташый,

Урта бармак – утын яра

Атсыз бармак – ат куа

Чәнчи бармак – чәй эчә.

Шуңа үсмәгән дә ул!

Балаларның бармакларын ныгыту өчен “Бармак театры” оештыру бик файдалы. Тик шуны истә тотарга кирәк: бармак уеннары биш минуттан озаграк булмасын, бу аның сөйләм функциясен стимуллаштыру өчен бик җиткән. УМК га бирелгән бармак театрлар материалларыннан файдаланабыз (Кушымта № 6).

Кул чукларының хәрәкәтен үстерү язу хәрәкәтләренә, рәсем ясарга әзерлек эше дә әле ул. Кул һәм бармаклар хәрәкәтләрен үстерү өчен үз массаж, сурәтләү сәнгате шөгыльләре (әвәләү; рәсем; аппликация; кул хезмәте; кәгазьдән, картоннан, агачтан, тукымадан, җептән кул эшләре), шнурлау, төймәләү кебек эшләр уңай йогынты ясый. Бармакларның хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча эшне даими рәвештә алып барырга кирәк, чөнки шул вакытта гына ул файдалы була. Күнегүләр балаларны ардырмаска һәм күтәренке кәеф белән эшләнергә тиеш.

Галимнәр әйтүенчә, бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен  үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.Ике теллелеккә өйрәтүдә иң мөһим шартларның берсе-төркемнәрдә үстерешле тел мохиты булдыру.Без бакчада үстерешле тел мохитын туплау өчен төзелгән картотека нигезендә татар һәм рус халкының гореф-гадәтләрен,традицияләрен чагылдыручы сүрәтләр,киенү-бизәнү әйберләре,йола-бәйрәмнәре,татар һәм рус хлык әкиятләре һәм әкият геройлары уенчыкларын,китапларны тупладык (Кушымта №7).Туган телне камилләштереп,икетеллелеккә өйрәтү-баланың киләчәк тормышына нигез салу.

Дөрес, икетеллелекнең «плюслары» булган кебек, «минуслары» да бар. Икенче тел өйрәтү ана телен үзләштерүгә зыян салырга тиеш түгел.Икетеллелекнең “плюслары” күбрәк,  һәм бу заман таләбе, шуңа күрә тәрбиячеләр һәм белгечләр үз эшләрен белеп, югары профессиональ дәрәҗәдә башкарырга тиешләр. Шул уңайдан тәрбиячеләр өчен оештырылган семинар һәм укуларда безнең бакча тәрбиячеләре дә актив катнаштылар (Кушымта № 8).Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә телибез: татар балаларын рус теленә өйрәткәндә  яңалыклар агымында югалып калмыйча, тәрбиячегә дөрес юнәлеш алуны төп бурыч итеп куярга кирәк. Г.Тукай  әйтүенчә “Татарча да якшы бел, русча да якшы бел, икеседә безнең өчен иң кирәкле затлы тел....”

Бүгенге көндә икетеллелек өчен уңай шартлар тудыру дәвамлы булырга тиешлегенә шигебез юк.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: балаларны дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү аларның сүз байлыкларын арттыру – балалар бакчасының мөһим бурычларының берсе. Чөнки тел киләчәктә  баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Балалар дәүләт телләрендә камил сөйләшеп, кызыксынулары арта гына барсын, эшебезнең нәтиҗәсе булсын өчен яңа кызыклы ысуллар эзләячәкбез. Юкка гына халык “телгә игътибарсыз – илгә  игътибарсыз” димәгәндер.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-методик комплектын шөгыльләрдә һәм режим чорларында куллану

Презентация и конспект об использовании УМК на занятиях и в режимных моментах...

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...

«Укыту-методик комплектларны кулланып балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә яңа караш» (ата-аналар җыелышы)

Татарстан Республикасының  белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп ар...

"Татарча сөйләшәбез" укыту методик комплектының "Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар" проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге конспекты

Конспект образовательной деятельности по УМК "Говорим по-татарски" в подготовительной к школе группе "Мы в цирке"....