"Туган җирем - Сабам минем"
материал (подготовительная группа) на тему

Туган җиргә мәхәббәт уяту,Үзләре яши торган төбәкнең үзенчәлекләре белән таныштыру(чишмәләре,урманнары,елгалары,күлләре) белән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_word.docx27.11 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                         

                                                                                                        1 бүлек:   “ Минем туган авылым”

Тема

Максат

Эш формалары һәм алымнары

Тәкъдим ителгән әдәби әсәрләр

Сәгатьләр

1.Туган авылым Сабам минем

Авылның урамнары,аларның исемнәрен истә калдыру.Балалар бакчасы урнашкан урам һәм авылның үзәк урамы,анда  урнашкан оешмалар белән таныштыру.Балаларның үзләре  яшәгән урам турында мәгълүмәт бирү.Туган авылга карата мәхәббәт тәрбияләү.

Балалар бакчасы уршашкан урам һәм үзәк урам буенча экскурсияләр.

“Мин яшәгән урам” темасына әңгәмә.Безнең авыл темасын рәсемләү.Саба районы картасын карау.”Туган як” музеена экскурсия.Туган ягымда “Алтын көз”(көзге урманга экскурсия).”Сөмбелә” бәйрәмен үткәрү.

Сабамның урамнары(ГАИ хезмәткәрләре белән очрашу,ачык шөгыльлләр,күңел ачу кичәләре үткәрү). Саба турында җырлар җырлау (сәләтле балалар белән эшләү)

Саба шагыйре Зөфәр Шайхетдиновның “Туган җирем” шигырен уку.

Тәлгат Нәҗмиевның “Саба мәзәкләре” китабын куллану.

“Сабам минем гүзәл җирем” җырын өйрәнү.

2.Сабаның тарихы.Манарада ай балкый

Авылның кайдан барлыкка килүе, кайда урнашуы турында мәгълүмәт бирү.”Саба” исеме каян барлыкка килүен аңлату.Авылда элек  яшәгән кешеләр,аларның һөнәрләре белән таныштыру.Туган авылга,туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Балаларны мөселман халкының “Рамазан”,”Корбан” бәйрәмнәре белән таныштыру.

Авылның тарихы турында әңгәмә.Сабаның барлыкка килүе турында риваятләр уку.Саба Җәмигъ мәчетенә экскурсия оештыру.

“Яшә Саба – йорт” темасына рәсем конкурсы оештыру

“Туган ягым” (И.Закиров муз.Х.Миннегалиев сүз) җыр өйрәнү .

3.Сабаның истәлекле урыннары

Авылның үзәк урамы,ял паркы,стадион,Спорт мәдәният  үзәге,Сабаның Сәләтле Балалар Мәктәбе бинасы һәм Саба гимназиясе белән таныштыру алар турында мәгълүмәт бирү.

Әлеге  урыннарга

экскурсияләр,төрле урамнар төшерелгән фотолар карау,алар буенча әңгәмә үткәрү.

Саба Иҗат үзәгендә бию классы эшчәнлеге белән танышу(экскурсия)

Тәрбия учагым – “Әллүки” балалар бакчасы(бакча тарихы һәм анда эшләүчеләр белән очрашу кичәсе)

Сабаның Әбрар Кәримуллин исемендәге музеена экскурсия.

4.Тату гаиләдә яшибез

Авылда төрле милләт кешеләренең(татар,рус,башкорт,

Чуваш,урдмурт,тадҗик,әрмән) бергә тату  яшәүләре һәм эшләүләре турында аңлату.Әлеге милләтләрнең мәдәнияте,гореф – гәдәтләре белән таныштыру.Башка милләт кешеләрен хөрмәт,ихтирам итәргә өйрәтү,дуслык күпере тудыру.

Рус,чуваш,урдмурт,башкорт,тадҗик киемнәре кигән курчаклар карау.”Башкорт халык бизәкләре” альбом карау.Бу милләтләрнең җырларын,биюләрен,шигырьләрен өйрәнү.

“Минем гаиләм”(төркемдә балаларның гаилә альбомнарын төзү).

Җырлы – биюле уеннар өйрәтү(“Өчле”,”Алтылы”,”Сигезле).

“Әти – әни һәм мин – тату гаилә”(интелликтуаль уен)

“Аю белән бал кортлары”(башкорт халык әкияте).

“Гуси лебеди”(рус халык әкиятен )өйрәнү һ.б.

                                                                                                     2 бүлек:”Туган ягымның табигате”

1.Урамнар һәм кырлар

Сабадагы “Йомгалак” һәм “Бөрә” урманнары,болыннар белән таныштыру.Бу урманнарда,болын  - кырларда үсүче агачлар һәм үсемлекләр,анда яшәүче хайваннар,кошлар,бөҗәкләр турында мәгълүмәтт бирү.”Кызыл китап”ка кертелгән үсемлекләрне һәм җәнлекләрне(умырзая,кыргый кәнәфер,махаон  күбәләге,бал корты һ.б. ачыклау).

Табигатьнең матурлыгын күрә белергә  һәм соклана белергә өйрәтү,саклый белү төшенчәсен бирү.

“Бөрә”, ”Йомгалак” урманнарына экскурсияләр оештыру.”Мишә”,”Сабинка”,”Набереж-

ной”га экскурсия,яки фотоларын карау.

“Мин кайда үсәм”,”Агачның  яфрагын тап”уеннарын уйнау.

“Кызыл китап”ка кергән үсемлекләрне карау.

“Бөрә” урманына экологик сукмак төзү.

Арыш басуына экскурсия оештыру.

2.Елгалар һәм күлләр

“Сабинка”,”Набережной” елгалары һәм күлләре белән таныштыру.Бу елга һәм күлләрдә  үсүче үсемлекләр,анда  яшәүче  хайваннар,балыклар,бөҗәкләр,

кошлар турында мәгълүмәт бирү.”Кызыл китап”ка кертелгән су  үсемлекләре һәм җәнлекләре (ак,сары тонбоеклар һ.б) ачыклау.Табигатьнең матурлыгына сокланырга,елгалар,күлләрне чиста тотарга өйрәтү.

Саба районының “Сабинка”,”Набережной” елгаларына экскурсия.Елгалар,күлләрнең фотоларын карау,әңгәмә үткәрү.

“Кем кайда яши”, “Танып әйт”, “Су астында” уеннары

астында уеннарын уйнату.

3.Казылма байлыклар

Саба районында  чыгарыла торган казылма байлыклар (ком, известь, таш,вак таш,торф) мәгълүмәт бирү. Әлеге казылма байлыклардан җитештерелгән әйберләрне саклау,кирәккә  тоту ,файдалана белергә  кирәклеген аңлату.

Казылма байлыклар коллекциясен карау.Алардан җитештерелгән әйберләрне яки рәсемнәрен карау.Карьерга,асвальт заводка экскурсия оештыру.Җәй көнне щебёнка җәйгәнен күзәтү.

4.Чишмәләр

“Кәли”,”Пәпә”,”Егор”,”Бәдеркәй” һ.б бик күп булган чишмәләр белән таныштыру.Чишмәләрнең табигатьттәге чиста су чыганаклары икәнен аңлату.

Чишмәләрнең исемнәрен каян барлыкка килүләре турында аңлату,чишмәләрне  сакларга  кирәклеген  төшендерү.

“Челтер – челтер Саба чишмәләре” Рәйсә Имамиева иҗаты (ачык эшчәнлек,практик эш чишмәләрне чистарту)

Чишмәләр турында әңгәмә үткәрү.

“Кәли” чишмәсенә сукмак төзү.

“Челтер – челтер Саба чишмәләре” З.Шайхетдинов сүз.Р.Имамиева муз.җырны өйрәнү.

        

                                                                                         3бүлек:”Туган авылымның хезмәт ияләре”

1.Игә  белгән   икмәкле

Саба районы авыл хуҗалыгының төп тармакларының берсе – игенчелек  турында мәгълүмәт бирү.Игенче,механизатор хезмәтләре белән таныштыру.Безнең җирлектә  игелә  торган культуралы үсемлекләр белән таныштыру,алардан җитештерелә  торган әйберләр турында белемнәрен арттыру.”Урта Саба” колхозы һәм аның алдынгы  игенчеләре белән таныштыру.Авыл хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Басуга экскурсия.Игенче,механизатор хезмәтләре турында рәсемнәр карау,әңгәмә үткәрү.

Җирлегебездә  игелә  торган культуралы үсемлекләр гербариясен төзү һәм карау.

“Басуда” темасына рәсемләү.

Ә.Кәримнең “Башак”,

С.Рахматуллинның “Басуда” әсәрләрен уку

2.Терлекчеләр хезмәте

Авыл хуҗалыгының төп тармакларының икенчесе – терлекчелек турында мәгълүмәт бирү.Терлекче,сөт җитештерү,сыер савучы хезмәтләре белән таныштыру.

Безнең җирлектә нинди терлек асраулары һәм үрчетүләре турында мәгълүмәт бирү,алардан алган әйберләрдән(ит,сөт,йон,тире һ.б.) нәрсәләр җитештерү турында белемнәрен арттыру.

Алдынгы терлекчеләр белән таныштыру.Авыл хезмәтчәннәренең авыр хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Терлекчеләр,сыер савучылар турында рәсемнәр карау,әңгәмә үткәрү.

Төркемгә “Урта Саба” ярдәмчесе  хуҗалыгыннан алдынгы сыер савучы апаларны  чакыру,алар белән әңгәмә үткәрү.

Дидактик уен:”Сөттән нәрсә ясыйлар?” уенын оештыру.

М.Садри “Сөт” әсәрен уку.

        

                                                                                          4 бүлек:”Туган ягымның бизәкләре”

1.Әбиемнең сандыгы

Борыңгы өй эченең бизәлеше,андагы әйберләр,аларның бизәкләре белән таныштыру.Борынгы тормыш,көнкүреш предметлар аларның кулланышы,бизәлеше,исемнәре турында белемнәрен арттыру.Борынгы киемнәр һәм бизәнү әйберләре,аларның кулланышы,ничек эшләнүе турында мәгълүмәт бирү.Тормыш – көнкүреш сәнгате әйберләренең матурлыгын күрә белергә,аларны саклау  хисе тәрбияләү.

“Туган як” бакчабыздагы мини – музейга экскурсия оештыру,әңгәмә үткәрү.

“Халкыбызның милли бизәкләре”,”Серле җеп” чигү түгәрәге эшчәнлеге.

Читек,алъяпкыч,ашъяулык  бизәү (кисеп – ябыштыру эшчәнлеге).

Борынгы җырлы – биюле уеннар өйрәнү:”Гөлбану”,”Кәрия – Зәкәрия”.

2.Авылның оста куллы  кешеләре”

Сабада бүгенге көндә җитештерелә  торган әйберләр турында мәгълүмәт бирү,аларны җитештерүче кешеләр белән таныштыру(Лесхоз,Икмәк пешерү цехына,Сөт май заводына экскурсия)

Әлеге хезмәт ияләренең хезмәтләре белән таныштыру,аларның  хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү

“Кулларым иҗат иткән могҗиза”(Саба иҗат үзәгенә экскурсия)

Кул эшләре күргәзмәсе(чигү)

Лесхозның кашык цехына,

Икмәк пешерү комбинатына экскурсияләр оештыру.

Шыңар итекчеләре,шәлчеләре белән таныштыру(альбом карау)

                                                                                      5 бүлек:”Батырларның  даны мәңгелек”

1.Сабада Бөек Ватан сугышы елларында

Бөек Ватан сугышы елларында Сабадагы тормыш,авылда (тылда)  калган кешеләрнең   хезмәте  һәм батырлыгы турында мәгълүмәт бирү.Балаларның үзләренең әби – бабайларының сугыш вакытында (тылда һәм фронтта) батырлыклары турында белемнәрен арттыру.Балалар бакчасы ветераннары турында мәгълүмәт бирү.Әби – бабайларны ихтирам итәргә,кадерләрен белергә өйрәтү.

Рәсемнәр карау,әңгәмә үткәрү.Балаларның әби -–бабайлары турында әңгәмә үткәрү.Сугышта бирелгән медаль,орден,солдат хатларын уку.

“Мәңгелек ут” янына экскурсия.

Ватанны саклаучылар көненә  багышланган очрашу.

“Минем әти – әфганчы”,”Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” әби – бабайларга кулдан әзерләнгән бүләк тапшыру.

“Минем бабам сугышта катнашкан” – бабам сөйләгәннәрдән балалар чыгышы.

С.Шакирның “Бабамның медальлләре”

Н.Гайсин “Ант” шигырьләрен уку.

2.Сугыш геройлары

Сугыш кырында калган геройларыбыз белән сөйләшүне дәвам итү.

Бөек Ватан,Афган сугышы геройлары,аларның батырлыгы турында аңлату,горурлану хисе тәрбияләү.

“Батырларның даны мәңгелек”альбомын карау,әңгәмә үткәрү.

Афган сугышында,Бөек Ватан  сугышында һәлак булган геройларыбыз янында булу,ташларына  үз куллары белән ясалган чәчәкләр кую,бер минут тынлык алу.

Ә.Ерикәй “Безгә тынычлык кирәк”.

М.Җәлил “Батыр егет турында җыр” шигырьләрен уку.

                                                                            6 бүлек:”Туган  ягымның  танылган шәхесләре”

1.Т.Р. премьер министры безнең якташыбыз.

Т.Р.премьер министрыР.Н.Минниханов белән таныштыру,аның тормышы,башкарган хезмәтләре турында мәгълүмәт бирү.Балаларда горурлык хисе,туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Танылган шәхесләребез турында презентация,видио  карау.

2.Язучылар  һәм шигырьләр

Мәгъсүм Хуҗин,Фәүзия Байрамова,Зөфәр Шайхетдинов,Тәлгать Нәҗмиев,Ильмира Гыймаева,Гөлсинә Галимуллина һ.б. аларның иҗатлары һәм тормышлары белән таныштыру,иҗатларына кызыксыну уяту

“Танылган якташыбыз” дигән презентация,альбом карау,әңгәмә үткәрү.

З.Шайхетдинов,Т.Нәҗмиев  шигырьләренә  конкурс  үткәрү.

“Саба мәзәкләрендә балалар тормышы” дигән кичә үткәрү(Т.Нәҗмиев).Район балалар язучылары китапларына багышлап тематик кичә үткәрү.

Районыбыз җәүһәрләре.

З.Шайхетдиновның “Ана сүзе” китабыннан шигырьләр өйрәнү

3.Җырчылар һәм композиторлар

Айдар Тимербаев,Гөлсинә Сабирова,Аллахияр һәм Хөснулла Валиуллиннар,Рәйсә ИмамиеваМиннегөл Манихова,Рисәнә Мустафина,Зинира һәм Ризат Рамазановлар,Лилия Сибгатова,Альберт Галимуллин,Энҗе Шаймурзина,Нәҗип Бәдертдинов иҗатлары һәм тормышлары белән таныштыру.Балаларда горурлык хисе тәрбияләү

Композиторларыбыз иҗат иткән җырларны тыңлау һәм өйрәнү.

“Җырлыйк әле” тапшыруын балалар белән оештыру.

Бишек җырларын өйрәнү

Айдар Тимербаев,Зинира һәм Ризат Рамазановлар репертуарыннан җырлар тыңлау һәм өйрәнү

4.Рәссамнар һәм шагыйрьләр

Тәвил Хаҗиәхмәтов,К.Хәмитовларның тормышлары һәм иҗатлары белән таныштыру.

Сәнгать әсәрләренең матурлыгын күрә,аңлый белергә өйрәтү

Сәләтле балалар конкурсы:”Театр кичәсе”,борыңгы җырлы – биюле уеннар өйрәнү “Гөлбану”,”Кәрия – Зәкәрия”.Район мәдәният йортында булу,Сабаның театр артистлары,гармунчылары,биючеләре белән танышу.

Альбомнар карау,әңгәмә үткәрү.Рәссамнар иҗат иткән әсәрләр белән танышу.Сабада яшәп иҗат итүче рәссамнарыбыз белән очрашу оештыру.Әмир Курбанов,Илнур Галимҗанов аларның иҗади эшләренә күргәзмә оештыру.

“Кулларым иҗат иткән могҗиза”(Саба иҗат йортында күргәзмә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татарстан - туган җирем, Татарстан - Ватаным"

Безнең 53 нче “Светофорик” катнаш балалар бакчасы әхлакый – патриотик тәрбия буенча максатчан эш алып бара. Без балаларга кечкенәдән үк туган җир, туган як, туган ил төшенчәләрен биреп, ан...

Туган җирем - Татарстан!

Музыкага алып баручы һәм бер бала керә.Хәерле  көн балалар. Добрый день, дорогие ребята! Без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык – Республика Көне! Сегодня у нас большой праздник – день рожде...

Туган җирем Татарстан

Туган җирем Татарстан...

"Туган җирем - Алабугам"

Балаларны үзебезнең туган шәһәребез Алабуга буйлап сәяхәткә алып бару....

Лепбук "Татарстан - газиз туган җирем"

Национальное воспитание детей .[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"10954146","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"270","width":"480"}}]]...

" Сабам -минем туган ягым"

развлечение в подготовительной группе...

дидактик уен «Сабам минем- туган ягым!»

Танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;-Туган якка мәхәббәт тәрбияләү...