" Сабам -минем туган ягым"
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Фарида Миннисламовна Шарипова

развлечение в подготовительной группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_6.docx32.99 КБ

Предварительный просмотр:

                                        “Сабам минем –туган ягым”.

Максат:

1.Балаларның Саба турындагы белемнәрен ныгыту.  Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру; кечкенә диалоглар төзи белү күнекмәләре булдыру; рәсемгә карап кечкенә хикәя төзи белүләрен ныгыту.

2.Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашуны булдыру; балаларның хәтерен, игътибарын, биремнәрне мөстәкыйль рәвештә башкаруларын, балалар һәм олылар белән үзара татар телендә аралаша белү күнекмәләрен үстерү.

3.Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлау:

Тәрбияче өчен: ноутбук, “ Минем Сабам” слайдлар җыелмасы, күрсәтмә һәм таратма рәсемнәр, мольберт, А4 битләр, төсле карандашлар, микрофон, битлекләр, кулъяулык.

Эшчәнлек  барышы:

1. Оештыру өлеше

Тәрбияче: Исәнмесез балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, безгә бүген  кунаклар  килделәр. Без бүген аларга ничек итеп сөйләшә белгәнебезне күрсәтербез. Әйдәгез алар белән матур итеп исәнләшик, аларның хәлләрен сорыйк.  

Балалар: Исәнмесез кунаклар!

Кунаклар: Исәнмесез!

Балалар: Хәлләр ничек?

Кунакар: Әйбәт, рәхмәт!

Тәрбияче: Ә хәзер кунакларны  саләмлик.

1.Сары кояшка саләм,

Чиста һавага саләм.

Олылар һәм кечеләр                                     Илинә

Сезгә дә олы саләм.

2. Хәерле иртә алсу таңнарга

Хәерле иртә зифа талларга.

Хәерле иртә назлы җилемә                             Азалия.

Хәерле иртә туган илемә.

Тәрбияче: Балалар,килгән кунаклар безне белмиләр. Әйдәгез аларны үзебез белән таныштырып китик. Түгәрәккә басып, бер-беребезгә туп биреп, “Син кем?” уенын уйнап алыйк.

Сүзле уен: “Син кем?”

-Мин Гадел. Миңа 7 яшь. Мин матур, зур, акыллы малай. Син кем?

-Мин Илсинә. Миңа 7 яшь. Мин матур, зур, акыллы  кыз.Син кем?

 1 бирем (бирем экранга чыга) Үстерешле диалог“Телефоннан сөйләшү”

 Тәрбияче : Сез бер-берегез белән үзара телефоннан сөйләшергә тиеш (балалар парлашып басып, телефоннан сөйләшәләр)

Гадел:ИсәнмеИлсинә!

Илсинә:Исәнме Гадел!

Гадел: Хәерле көн!

Илсинә:Хәерле көн!

Гадел:Хәлләр ничек?

Илсинә: Яхшы, әйбәт, рәхмәт. Хәлләр ничек?

Гадел: Яхшы, әйбәт, рәхмәт.

Илсинә: Гадел, син нишлисең?

Гадел:Мин китап карыйм. Син нишлисең?

Илсинә:  Мин уйныйм.

Гадел:Сау бул,Илсинә!

Илсинә:  Сау бул,Гадел!

2 бирем:  Үстерешле диалог:  “Корреспондент”

Тәрбияче: Без хәзер барыбыз да микрофоннар алып, килгән кунаклардан интервью ала-быз. (балалар кунаклар янына барып, интервью алалар)

− Исәнмессез! Мин корреспондент! Сез кем?

− Мин  Фәридә Миннисламовна

− Сезгә ничә яшь?

− Миңа  50 яшь.

-Сез кайда эшлисез?

-Мин балалар бакчасында  эшлим.

-Сез кем булып эшлисез?

− Мин тәрбияче булып эшлим.

-Сез нәрсә пешерергә яратасыз?

-Мин өчпочмак пешерергә яратам.

− Рәхмәт. Сау булыгыз.

− Сау булыгыз.

3 бирем: “Цирк”

Тәрбияче: 3 биремне тыңлыйбыз. Балалар  бу биремебез “Цирк” дип атала.Искә төшерик әле,  циркта нинди хайваннар яши? Кем дрессировщик була?  Моның өчен без сезнең белән “ Кулъяулык” уенын уйныйбыз. Музыка беткәч,кулъяулык малай кулында калса, малайлар, әгәр дә кыз кулында калса, кызлар дрессировщик булалар.Уенны уйнау өчен маскалар киябез. Алар өстәлдә. Үзегез теләгән масканы алып кия аласыз.  Кемдә килеп тукталды? Дрессеровщик:-Куян кил монда. Төлке утыр! Бүре  сикер! Керпе йөгер! Аю җырла! Куян бие! Бүре йокла! Куян бас! (төлке, аю, керпе, бүре).

Шулай итеп безнең эшчәнлекнең беренче өлеше тәмам. Ничек уйлыйсыз без аны үтәдекме? Әгәр үтәлгән дип уйласагыз кулларны өскә күтәрегез.

Икенче өлеш: Ә хәзер беә сезнең сәяхәткә китәбез. Анда минем сихри паласта барасым килә. Сез нәрсә белән барырга телисез? Тавышка куябыз. Күпчелек сихри паласны сайлады. Паласка рәхим итегез! Кая барабыз микән тыңлагыз әле:

“ Борын борын заманда

Саба җире булган ди.

Безнең борынгы бабайлар

Шунда килеп торган ди”.

Бу шигырь  нәрсә турында? Алга таба нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Балалар, без сезнең кайсы республикада яшибез? Аның башкаласы нинди шәһәр? Аның презеденты кем? Кайсы районда яшибез? Главасы кем? Безнең туган телебез нинди? Татар телен безгә яхшы итеп белү кирәкме? Ни өчен? Әйе , без үз телебезне яратырга, аны үстерергә тиешбез.

Безнең Сабабызның бик күп еллык тарихы бар.Аның оешуына быел 90 ел була? Әйдәгез Сабабыз турында слайдлар карап, алар турында сөйләп үтик. Экранда чыккан рәсем буенча” Картина турында сөйлә” уены.

Әйе безнең Сабабыз бик матур, ул елдан –ел үсә, матурлана. Аның турында Саба җирлегендә туган шагыйрьләр бик күп шигырьләр язганнар. Шуларны тыңлап үтик әле:

Сихри  матур  минем  туган   ягым,

Урманнары   үзе  ни  тора?

 Тырыш халкы белән  гүзәл  Сабам              Султанова

 Гөлбакчадай  балкып  утыра.

Мәhабәт   яңа  йортлар

Күзләрнең  явын  ала

Гүзәллегенә  җирлекнең                                        Зөлфәт

Килгәннәр дә  таң  кала.

Колач  җәя, яшелләнә,

Бистәбез  урамнары

 Районның  данын  күтәрә

Сабабыз уңганнары.                                                   Гаде

Туган ягым –  ямьле Сабам

Мин сине бик яратам.

 Минем белән бергә син,                                     Зилә

 Матурланып үсәсең.

Байлар Сабасы”-диеп аталдың

Каһарманнарың белән макталдың.            Нәргизә                              

Ата- бабалар салган нигезгә

Рәхим итегез!Килегез безгә!

Әрәмәсе – җиләк - җимеш,

Уңдырышлы  кырлары.

Сабабызның  үз  моңы  бар,                           Сайфуллина

Җырланмаган  җырлары.

Балалар,сез Сабаның тагын матурлануын телисезме? Анда ниләр булуын телисез?Әйдәгез

архитекторларга әйләнеп “ Киләчәктә мин Сабада нәрсә төзер идем?” дигән рәсем ясыйк.  

(балалар мольберт артына басып рәсем ясыйлар). Кем нәрсәясады микән карап үтик әле.

Без бу рәсемне Рәис Миннехановка тапшырырбыз. Ул боларны үтәр дип ышанып

калыйк.

Сюрприз: Балалар , карагыз әле монда ниндидер тартма бар. Карыйк әле нәрсә микән ул. Бу  

безнең группага дип исемләнгән “ Бродилки по родному селу” дигән уен икән. Монда менә зур

фотография, ә конвертларда кисмә рәсемнәр. Шулардан безгә фотографиянең парын төзергә

кирәк  ( пазлны төзү).

Безнең эшчәнлек ахырына якынлашты? Ул сезгә ошадымы? Үзегезгә нинди билге куяр идегез?

Ни өчен?



Гадел:Исәнме Алсу!

Диана:Исәнме Гадел!

Гадел: Хәерле көн!

Алсу:Хәерле көн!

Гадел:Хәлләр ничек?

Алсу:Яхшы, әйбәт, рәхмәт. Хәлләр ничек?

Гадел: Яхшы, әйбәт, рәхмәт.

Алсу:Гадел, син нишлисең?

Гадел:Мин китап карыйм. Син нишлисең?

Алсу:Мин уйныйм.

Гадел:Сау бул,Алсу!

Алсу:Сау бул,Гадел!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сабам минем- гүзәл ягым!"

quot;Сабам минем- гүзәл ягым!" Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен үткәргән бәйрәм кичәсе конспекты....

"Туган җирем - Сабам минем"

Туган җиргә мәхәббәт уяту,Үзләре яши торган төбәкнең үзенчәлекләре белән таныштыру(чишмәләре,урманнары,елгалары,күлләре) белән....

Тема: «Саба минем – гүзәл ягым!

Максат: .  Саба турындагы белемнәрен ныгыту, әләмнең  төсләрен  аңлату, төшендерү. Туган җиребез – Саба, аның эшчән халкы, табигате белән таныштыру.   Белем бирү бу...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек " Минем гүзәл туган ягым"

Конспект занятия в подготовительной группе " Мой родной край"...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....

дидактик уен «Сабам минем- туган ягым!»

Танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;-Туган якка мәхәббәт тәрбияләү...