Тема: «Саба минем – гүзәл ягым!
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Багавиева   Гулия Ринатовна

Максат: .  Саба турындагы белемнәрен ныгыту, әләмнең  төсләрен  аңлату, төшендерү. Туган җиребез – Саба, аның эшчән халкы, табигате белән таныштыру.

   Белем бирү бурычлары: татар халык авыз иҗаты  аркылы туган ил, туган тел  турындагы белемнәрен киңәйтү.Саба турындагы белемнәрен слайдлар ярдәме белән тулыландыру.

Үстерү  бурычлары: балаларның әйләнә- тирә  турындагы белемнәрен үстерү. Балаларның сүз байлыгын арттыру. Уйлау, фикерләү  сәләтләрен, тапкырлык, зирәклек, игътибарлыкларын үстерү.

  Тәрбия бурычлары:  Саба  бистәсе турында  белемнәрен  ныгыту, туган  якка  мәхәббәт  тәрбияләү.    

Җиһазлау: “Саба  буйлап сәяхәт”, ”Кошларны агачка кундыр” презентацияләре; хикәя сөйләү өчен терәк схема; түбәтәй, “ Байлар Сабасы буйлап сәяхәт” лэтбугы, “Яшә – Саба йорт! китабы.

Балалар белән әзерлек: Саба бистәсе турында, күренекле кешеләре турында әңгәмәләр үткәрү, район музеена, Саба бистәсенең истәлекле урыннарына сәяхәт ясау.

                                                 Шөгыль  барышы:

  Тәрбияче:  Кадерле  балалар, килгән  кунаклар! ( «Сабам минем гүзәл ягым!» җыры Р.Вәлиева сүз. О. Усманов көе, астында балалар залга керәләр).  Экранда слайдлар күрсәтелә.

Бергә: Хәерле  иртә алсу  таңнарга,

            Хәерле иртә зифа талларга,

            Хәерле иртә назлы җилемә,

            Хәерле иртә туган җиремә!

Тәрбияче:  Сихри  матур  минем  туган   ягым,

               Урманнары   үзе  ни  тора?

               Тырыш халкы белән  гүзәл  Сабам

               Гөлбакчадай  балкып  утыра.

 Бергә: Сабам минем – гүзәл ягым!

              Бу  киңлекләр кайда тагын

              Дулкын – дулкын иген кырлары.

              Алтын куллы ул- кызларың,

              Мәңге сүнмәс йолдызларың,

              Сезгә минем матур җырларым!

Тәрбияче: Сабабызның бик күп еллык  тарихы  булган. Чишмәләребез- гасырлар шаһиты.

 Әнә шуңа күрә борын – борын заманнан алып чишмә халык җырларына керә килгән:
Тау астында салкын чишмә
Челтер – челтер агадыр, — дип җырланган халыкта чишмә инде, әлбәттә, матди байлык – эчәр өчен су чыганагы гына түгел, ә рухи байлык чыганагы да.

«Саба»  сүзенең  таң җиле  мәгьнәседә бар. Шулай булгач, безнең як кешеләре  үз  авылына  –  туган йортына, илгә көн- яктылык китергән йомшак , саф җил исемен кушулары бик тә мөһим ләбаса..

 Саба ягы агач эше остазлары, итек басучылары, көмешчеләре, тегүчеләре, сәүдәгәрләре һ.б һөнәр ияләре белән  элек-электән данлыклы. Сабады Мәмәт башлаган савыт-саба ясау төп һөнәрләрнең беренчесеннән санала. Югары Утар кешеләре туку-бәйләү белән шөгыльләнә. Байлар Сабасында тәрәзә йөзлекләрен, рәшәткә-коймаларны бизәкле эшләүчеләр, көмешче осталар, тегүчеләр һ.б. һөнәрчеләр дә күп була. Алар эшләгән эшләрен төрле җирләрдә сатып та йөргәннәр.

Сабабыз  белән без чиксез  горурланабыз.

“Байлар Сабасы   буйлап  сәяхәт”  слайдлары  күрсәтелә.

            1 нче  бала: Мәhабәт   яңа  йортлары

                        Күзләрнең  явын  ала,

                        Гүзәллегенә  җирлекнең,

                        Килгәннәр  таң  кала.

    2 нче бала:  Колач  җәя, яшелләнә,

                        Бистәбез  урамнары.

                        Районның  данын  күтәрә

                        Сабабыз  уңганнары.

    3 нче  бала: Туган ягым – Сабам,

                        Мин сине бик яраттым.

                        Минем белән бергә син,

                        Матурланып үсәсең.

    4 нче бала: Саумы, Саба –йорт,

                        Әй, олы Саба!

                        Идегәйгә тиң

                        Борыңгы Саба,

                       Мәңге китмәскә

                        Кайтучыларга

                        Юлдаш итсәңче

                       Җилеңне, Саба.

    5 нче бала: Татлы шикәр, йомшак күмәч

                       Синдә ашыйм Сабам,

                       Шатлыкларым чиксез минем,

                       Рәхмәт сиңа Сабам.

    6 нчы бала: “Байлар Сабасы”-

                       диеп аталдың.

                       Каһарманнарың

                       белән макталдың.

                       Ата- бабалар

                       Салган нигезгә

                       Рәхим итегез!

                       Килегез безгә!

   7 нче  бала: Әрәмәсе – җиләк - җимеш,

                       Уңдырышлы  кырлары.

                       Сабабызның  үз  моңы  бар,

                       Җырланмаган  җырлары.

Тәрбияче: Байлар Сабасы бистәсендә рус, татар халыклары  дус  яши. Ә татар халкының яраткан уеннарының берсе: «Түбәтәй» уены.

(балалар җырлый,  җыр тәмамлануга түбәтәй туктый, шул бала милли бәйрәмне атый. Бу уенда татар халкының милли бәйрәмнәре искә алына.).

Түп-түп түбәтәй

Түбәтәем укалы.

Чиккән матур түбәтәем

Менә кемдә тукталды.     ( уен 3-4 тапкыр уйнала).

 Тәрбияче:   Менә уйнап, ял итеп алдык.   Сабабыз белән танышуны дәвам итийк. Байлар Сабасы урманнарга бик бай. Әйдәгез, кошлары белән танышабыз.

 “Кошларны  агачларга  кундыр!”  уены.  

Саба  урманнарында,  кырларында  бик  күп  кошлар  яши.   Менә  алар: (слайдлар  кулланыла)

- карга,  аккош,  сандугач, тургай, тукран, торна, сыерчык, сандугач, күке, карлыгач.

- иҗек  саны  буенча  кошларны  агачларның  тиешле  ботакларына  кундырырга.

 ”Табышмакларның  җавабын  тап!” уены.

Табышмакларны  укып   җавапларын тапсагыз,  Саба урманнарында яшәүче  җәнлекләрне белерсез:

        -    Сорыдыр  төсе,

   Үткендер  теше,

   Урманда  йөри,

   Бозаулар  эзли (бүре). 

  •    Җәен  соры, кышын  ак,

Аңа  шулай  яхшырак (куян).

  •    Урманда  яшәүче  дуңгыз (кабан  дуңгызы)
  •    Зур  гәүдәле – ат  түгел,

Мөгезле – сыер  түгел,

            Урманда  йөри,

           Үләннәр  ашый (поши).

  •   Урманнан  чыгар,

    Корсак  асты  чуар,

    Койрыгы  сырлы,

    Хәйләсе  күп  төрле (төлке).

  Терәк  схема  ярдәмендә  Байлар   Сабасы бистәсе турында  хикәя  сөйләү.

 - Байлар Сабасын  ни  өчен  яратасыз? (балаларнын жаваплары тыңлана.)

      Йомгаклау.

Еллар үткән, Сабабыз күзгә күренеп матурлана бара. Балалар өчен барлык уңайлыклары тудырылган мәктәп-бакчаларыбыз, бассейн, боз сараебыз, иҗат үзәкләре, шәһәрләрдән берни белән калышмый торган кибетләребез, болар барсы да Нургали улы Рәис хезмәте. Әйе, безнең туган ягыбыз – Саба ягы, Саба җире. Туган җир – туган ана кебек, рәнҗетмик без аны. Рәис ага Нургалиев кебек затларның хезмәтенә рәхмәт әйтеп, үзләренә саулык телик!

Ә хәзер без сезнең белән Саба районы әләмен ясарбыз. Һәрберегезгә  Саба  районы әләме  истәлеккә калсын! Шундый матур,  төгәл дөрес итеп җавап бирдегез,  рәхмәт сезгә балалар! Сезнең белән бергә бик күңелле булды. Әфәрин ! Саубулыгыз!( «Саба   чишмәләре!»  җыры астында эшчәнлек тәмамлана.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docx26.89 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема:  «Саба минем – гүзәл ягым!

(  Зурлар төркеме өчен)

МБДОУ  Саба 6 нчы номерлы                                                                “Балачак” балалар бакчасы

                                                        Тәрбиячесе Багавиева Гөлия Ринат кызы.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.

Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....

"Утренник Новогоднее приключение с Бабой Ягой"

Новогодний утренник в подготовительной группе...

Сценарно-режисерская разработка по спортивному досугу « Вместе с Бабушкой Ягой» в старшей группе.

Интеграция областей: « Физическая культура», « Социализация», «Коммуникация» Задачи. 1. Накапливать и обогащать двигательный опыт детей: Добиваться...

"Сабам минем- гүзәл ягым!"

quot;Сабам минем- гүзәл ягым!" Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен үткәргән бәйрәм кичәсе конспекты....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек " Минем гүзәл туган ягым"

Конспект занятия в подготовительной группе " Мой родной край"...

" Сабам -минем туган ягым"

развлечение в подготовительной группе...

дидактик уен «Сабам минем- туган ягым!»

Танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;-Туган якка мәхәббәт тәрбияләү...