Нинди гүзәл минем туган ягым!
проект (средняя группа)
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Проектның үтәлү вакыты һәм урыны : 01 .02.2021- 15.02.2021 «96 нчы « Елмаю » балалар бакчасы – балаларны төрле яктан үстерү үзәге » муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учре ждениесе Проектта катнашучылар : 4-5 яшьлек балалар , тәрбиячеләр , ата – аналар . Проектның төре: кыска вакытлы, танып-белү һәм мәгълүмати. Җиһазлау: интерактив такта, күрсәтмә материаллар.
Проектны ң актуальлеге : Һәр кешенең туган җире була . Һәм һәр бала аның нәрсә икәнен белеп үсәргә тиеш . Безнең төркемдә кече яшьтәге балалар булуга карамастан , алар үзләренең Түбән Кама шәһәрендә яшәүләрен белергә , киләчәктә дә туган шәһәрләре белән горурланырга тиешләр . Балалар бакчасында бу юнәлештә зур эшләр башкарыла . Без, тәрбиячеләр , балалар белән әңгәмә вакытында аларның шәһәребез турындагы белемнәрен ачыклыйбыз , өстәмә мәгълүмат бирәбез . Ләкин бу эш гаиләдә дә дәвам итәргә тиеш . Безгә ата-аналар ярдәмгә киләләр . Билгеле , кече төркемнәрдә , балалар зур күләмдә мәгълүмат туплый алмыйлар . Ләкин бакчадан соң яки ял көннәрендә шәһәребезнең төрле матур җирләрендә булган балалар алар турында шундый бирелеп сөйлиләр , аларның бәхетле йөзләреннән “ Түбән Кама шәһәре - иң гүзәл шәһәр ” дигән сүзләрне укырга була .
Проектны ң максаты: Балаларның туган шәһәребез Түбән Кама турындагы күзаллауларын ныгыту , аның тарихы , матур урыннары турындагы белемнәрен тулыландыру . Туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү , аны хөрмәт итәргә өйрәтү , аның изге , кадерле җир һәм бердәнбер булуын аңлату . Проектның бурычлары: 1. Балаларны туган як,туган шәһәр , туган йорт төшенчәләре белән таныштыру . 2. Шәһәребезнең зурлыгы , матурлыгы турында аңлату . 3. Балаларның шәһәр гербы һәм флагы турында белемнәрен арттыру , шәһәр гербының символик мәгънәсен аңлату . 4. Балаларда үз милләте , туган шәһәре , аның күренекле шәхесләре , хезмәт кешесе казанышларына соклану , горурлану хисләре уяту . 5. Балаларда туган якка,туган шәһәргә карата соклану , ярату , кадерләү хисләре тәрбияләү .
Проектның этаплары Әзерлек этабы: Проект темасы буенча мәг ъл үмати материаллар туплау. Тәҗрибәләр өчен махсус әйберләр әзерләү. Балаларның шәһәр турында белемнәрен үстерү. Аудиоязмалар: “ Кояшлы ил”,”Туган як”, “Татарстан гимны”. Презентациялар карау: “Түбән Кама- гүзәл шәһәрем” Матур әдәбият әсәрләрен туплау.(Б.Рәхмәт “Туган ил ” шигыре) Дидактик һәм хәрәкәтле уеннар әзерләү. Проект эшчәнлегенең планын әзерләү.
Төп этап 1 атна: “Шәһәрнең тарихы, күренекле кешеләре”. Әңгәмәләр:”Үткәннәргә сәяхәт”, “Күренекле якташларыбыз”,”Шәһәр тарихы”, “Туган ягым-туган төбәгем”. Күргәзмәләр: “Түбән Кама- туган ягым”, “Шәһәрнең матур җирләре”. Сәяхәтләр: “Туган ягым-яшел бишек”-табигатькә сәяхәт, “Апуш” библиотекасы, җирле музейга бару. Сүзле уеннар: “Ягымлы сүзләр әйт”, “Җөмләне дәвам ит”. Аудио, видео язмалар булдыру: “Күренекле якташларыбыз”, “Зыялы затлар”.
2 атна “Түбән Каманың матур җирләре, истәлекле урыннары”. Ачык шөгыль: “Түбән Кама-минем өем”. Әңгәмәләр: “Шин һәм химия заводларының аермасы.”, “ Шәһәр урамнары исемнәре ни сөйли?”. Шәһәребез рәссамы - Әхсән Фәтхетдинов белән таныштыру. Матур әдәбият уку : Н. Гаптуллин шигыре “Г үзәл шәһәрем ” М.Хафизов “Т ү б ә н Камам ” шигырен с ө йл әү, З.Туфайлова “ Туган ил” шигырен с ө йл әү . Әти-әниләр белән берлектә, Т үбән Кама турында кечкенә китапчыклар ясау. Күзәтүләр: “Шәһәрем урамгары...”
Көтеләсе нәтиҗә: 1. Балаларның туган як төшенчәсе турында белемнәре киңәю, кызыксынулары арту. 2 . Туган җирнең ни өчен кирәкле булуына төшенү. 3. Әти-әниләрнең проект үтәлешендә актив катнашуы
Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.
Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....

Туган ягым - Яр Чаллы.
Темасы: «Туган ягым- Яр чаллы».(мәктәпкә әзерлек теркеме)Бурычлар:Белем бирү бурычы: балаларга туган як, туган шәһәр, туган йорт төшенчәләре турында белем бирү.Үстерешле бурычлар: сүз байлыгын а...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек " Минем гүзәл туган ягым"
Конспект занятия в подготовительной группе " Мой родной край"...

" Туган ягым, Туган телем"
Сценарий о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....
дидактик уен «Сабам минем- туган ягым!»
Танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;-Туган якка мәхәббәт тәрбияләү...

