Туган ягым - Яр Чаллы.
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Закирова Розалия Ильсуровна

 

Темасы: «Туган ягым- Яр чаллы».

(мәктәпкә әзерлек теркеме)

Бурычлар:

Белем бирү бурычы: балаларга туган як, туган шәһәр, туган йорт төшенчәләре турында белем бирү.

Үстерешле бурычлар: сүз байлыгын арттыру, уйлау-фикерләү сәләтен үстерү;

Тәрбияви бурычлар: балаларга Чаллы авыллыннан Чаллы шәһәре барлыкка килү процессын күз алдына китерергә ярдәм итү. Үз шәһәреңне ярату, горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһаз: Туган шәһәр буенча фоторәсемнәр; Яр Чаллы турында альбом (открыткалар җыелмасы); Чаллы язучылары әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсе: М.Газизов, Р.Хисамиев, З.Гомәрова; Азат Хөсәеновның “Яр Чаллым” җыры тасмасы.

Алдан үткәрелгән эш: Шәһәр турында рәсемнәр карау. Шигырьләр уку.

Тәрбияченең шөгыльгә әзерлеге: төркемне җилләтү, әсбапларны кую, балаларны әзерләү.

Сүзлек эш: бистә, данлыклы, “КамАЗ”.

 

Шөгыль барышы:

Азат Хөсәенов башкаруында “Яр Чаллы” җыры яңгырый. Көй әкренәя һәм тәрбияче:

  • Балалар, бу җыр нәрсә турында яңгырады?
  • Бу җыр безнең туган шәһәребез Яр Чаллы турында яңгырады?
  • Балалар, җырда яңгыраганча, безнең шәһәребез бик матур, гүзәл, урамнары киң, якты. Менә без сезнең белән бүгенге шөгылебез үзебезнең туган шәһәребез Яр Чаллы, аның тарихы белән якынрак танышырбыз. Безнең шәһәребезнең тарихы бик кызыклы. Магнитофон язмасыннан  язмасыннан язма тыңлау: уңдырышлы туфраклы җирләре, мул сулы Чулман елгасы,җәнлекләргә, кошларга, үсемлекләргә бай урманнары булган җиргә Алабуга авылыннан Федор Попов дигән крестҗян күчеп килгән. Ул юл салып, терлек асрап, иген игеп яши башлаган. Аны күреп тагын бүтән кешеләр килеп урнашканнар һәм кечкенә авыллар барлыкка килгән. Ләкин шунысы билгесе “Чаллы” сүзе елга исеменнән алынган. Елга буена урнашканга күрә дә инде шәһәребез Яр Чаллы дип атала.
  • Балалар, менә шушы кечкенә авылдан ничек зур шәһәр барлыкка килде икән соң? Шул вакытларда төрле илләрдән, төрле җирләрдән кешеләр килгәннәр. Алар нинди максаттлар белән килгәннәр соң? Кешеләр Кама автомобиль заводларын төзергә килгәннәр. Завод төзегәндә кешеләр палаткаларда, вагоннарда яшәгәннәр. Ә аларга, завод төзүчеләргә, палаткаларда яшәү уңайлы булды микән соң? (Юк).
  • Димәк, алар тагын нәрсәләр төзи башлаганнар дип уйлыйсыз? (Йортлар).
  • Әйе, йортлар белән беррәттән нәрсәләр төзиләр? (Больницалар, мәктәпләр, балалар бакчалары, стадионнар).
  • Тиз арада Чаллы авылыннан зур Чаллы шәһәре барлыкка килә. Бүген шәһәребездә күп милләт халыклары дус- тату яшиләр. (Рәсемнәр, фото буенча эш- Чаллы шәһәре, аның табигате, Кама елгасы).
  •  Әйе, балалар, шәһәребез бик зур һәм әллә ничә бистәдән тора. Әйдәгез эле үзебез яши торган бистәне әйтик. Тәрәзә аша күз салыйк әле, балалар. Безнең бакчаныда нинди биек йортлар уратып алган.
  •  Әйтегез әле, сез үзегезнең ничә катлы йортта яшәгәнегезне беләсезме? (Адресларны сораштыру). Шәһәребездә йортлар барысы бик матур, бүлмәләре якты, уңайлы, бәтен уңайлыклары ды бар. Бакчабыздан ерак түгел ике зур юл, проспект үтә. Шул зур юлларны ничек атыйлар. (Тынычлык, Мәскәү проспекты).

Ял минуты. “Минем  әти төзүче” шигыре буенча.

  • Балалар, әйдәгез әле хәзер шәһәребездә яшәп, матур шигырьләр иҗат итүче шагыйрьләребезнең шигырьләрен тыңлап үтик (балалар сөйлиләр).

“Чаллым минем”, “КАМАЗ булган язмышым”- Рәфис Хисамиев. “Чаллы күге”- Галинур Нәбиев.

  • Шәһәр барлыкка килгәч, продукция җитештерә торган предприятиеләр дә барлыкка килгән. Барысы 8 предприятие бар икән, балалар, безнең шәһәребездә. Хәзер без аларны табышмакларга табу юлы белән белеп китәрбез. Игътибарлы булыгыз: табышмакларның җавапларын табырга, кайда бу продукция чыга, шул предприятиенең исемен әйтергә.
  1. Агач түгел яфраклы,

Тун түгел тегелгән.

(Китап. Катыргы- кәгазь комбинаты).

  1. Үзе ак, үзе сыек, балалар аны яратып эчә. Ул нәрсә?

(Сөт. Сөт комбинаты).

  1. Ашарга баллы, үзе татлы, тик тешләрне сызлата. Ул нәрсә?

(Конфет. Кондитер фабрикасы).

  1. Әгәр бу әйбер булмаса, шәһәр дә, йортлар да төзеп булмас иде. Ул нәрсә?

(Кирпич. Кирпич заводы).

  1. Шигырьдә төшеп калган сүз- табышмакның җавабы булыр.

Тормыш чыганагы, җан- җылысы,

Күңелләрнең иң-иң түрендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр...

Һәр табынның тора түрендә.

(Икмәк. Чаллы икмәк комбинаты).

  1. Серле сандык күрсәтшм. (Магнитофоннан сорау яңгырый).бу әйбер безнеү Чаллы шәһәренең данын бөтен дөньяга танытты. Аны ясау өчен күп чимал кирәк. Бу әйбер белән авыр йөкләрне бер урыннан икенче урынга күчереп була. Ул нәрсә? (Сандыктан уенчык КАМАЗ машинасы алып күрсәтелә).
  2. Ит комбинаты.
  3. Бетон заводы.
  • Балалар, без бүген туган шәһәребез турында, кешеләре турында сөйләштек. Шәһәребез матур, чиста булсын өчен нәрсә эшли алабыз? (агачлар, куаклар, чәчәкләр утыртырга; елгалар, чишмәләрне сакларга; урманнарда ут белән шаярмаска, җәнлекләрне рәнҗетмәскә һ.б.).

Балалар, сезгә бүгенге шөгылебез нәрсәсе белән ошады? Алдагы шөгыльләрдә дә шәһәребез турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Булдырдыгыз, бик тырыш, актив булдыгыз. Шуның белән шөгылебез тәмам.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.

Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....

«ТУГАН ЯГЫМ - ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

Конспект открытого мероприятия по обучению дошкольников татарскому языку...

План кружка "Туган ягым"

План кружка по обучению родного языка "Туган ягым"для подготовительных групп...

Туган ягым,Татарстан!

Иделемнең түрендәГазиз туган җиремдәАк канатлы бер калаКазан диеп атала....

Проект "Туган ягым - гүзәлем. "

Өлкәннәр төркеме өчен "Туган ягым  -  гүзәлем"  темасына проект....

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....