Туган ягым,Татарстан!
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Яруллина Елена Сергеевна

Иделемнең түрендә

Газиз туган җиремдә

Ак канатлы бер кала

Казан диеп атала.

 
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_2.docx21.51 КБ

Предварительный просмотр:

                                                               КВН

         Туган ягым,Татарстан!

    Ал.бар.: Кадерле балалар,бүген бу залда туган җирләрен,туып үскән шәһәрен яраткан балалар җыелган.Дорогие ребята,сегодня в этом зале собрались ребята,которые любят свой родной край и свой город!

                               Бүген була КВН

                             Бик күңелле бу уен

                             2 команда ярыша

                             Менә булыр тамаша!!!

      Кадерле балалар,2 командага да зур уңышлар телибез.Жюри әгъзалары белән таныштырып үтәм.(таныштырыла).

      Хәзер сүзне капитаннарга бирәбез.

  1. Безнең командабыз: “Ак барс”

Девизыбыз: “Эш беткәч уйнарга ярый”.

 “Ак барс” тан “Сөембикә варислары” командасына ялкынлы сәлам. Без командалар белән таныштырып үттек.

  1. Безнең командабыз : “Сөембикә варислары”.

Девизыбыз: “Аз сөйлә,күп эшлә”.

“Сөембикә варислары”ннан “Ак барс” командасына дусларча ялкынлы сәлам!!

Без командалар белән таныштырып үттек.

  1. Ачык һәм якты

Барыр юлларың

Син туган ягым

 ТАТАРСТАНЫМ!!!

  2. - Спросите нас:Откуда вы?

    - Мы с Волги, из Казани

   Поит нас волжская вода

  Качаем нефть,грузим суда,

  В свободном Татарстане!

  3. Туган җирем,Татарстан,

     Иркен синең кырларың,

  Тургай кебек тирбәләдер,

  Күңелемдә җырларың.

4. Как птицу раннею весной,

   Влечет к родным местам,

   Так всей душой мы любим свой,

  свободный Татарстан.

  Җыр “Мин яратам сине,Татарстан!!!”

( 2 команда тарафыннан башкарыла).

Ал.бар.: - Ә хәзер безнең “Сорау миннән,җавап сездән” уены. Әгәр җавапны белсәгез,кыңгырау белән шалтыратырсыз...

1. Татарстан республикасының башкаласы?(Казан)

2. Россиянең башкаласы ничек атала?(Мәскәү)

  1. Безнең президентыбыз кем?(Р.Н. Миңнеханов)
  2. Россиянең президенты кем?(Д.А.Медведев)
  3. Татарстан флагындагы төсләрне әйтегез.(яшел,ак,кызыл).
  4. Россия флагындагы төсләр.(ак,зәңгәр,кызыл)
  5. Т.Р гербында нинди җәнлек сурәтләнгән?(Ак барс)
  6. 30 август көнен кешеләр нигә бәйрәм итәләр? (Республика көне)
  7. Казан шәһәрендә опера һәм балет театры кем исемен йөртә?(Муса Җәлил)

10.Кем ул Габдулла Тукай,кайда туган?(язучы,Арча районы Кушлавыч авылында туган)

11. Татарстанның төп футбол командасы ничек атала?(рубин)

12. Төп баскетбол командасы?(уникс)

13. Төп хоккей командасы?(ак барс)

Ал.бар.: - Подошло время соревнования капитанов команд.Хәзер безнең капитаннар ярышы булачак.Шакмактагы хәрефләрдән безнең башкалабызның исемен җыярга.

 - Әйтегез әле,Казан шәһәре нинди ул?(матур,чиста,зур,бай..). Казан турында кем шигырь сөйләп күрсәтер икән безгә?

1. Иделемнең түрендә

Газиз туган җиремдә

Ак канатлы бер кала

Казан диеп атала.

2.Без Казанны яратабыз

Яратмаган кая ул?

Җир йөзендә иң-иң матур,

Иң сөйкемле кала ул!

    Пока жюри подсчитывает очки,музыкальная пауза.Жюри әгъзалары очколар санаган вакытта музыкаль пауза! (Татар биюе)

     Ал.бар.: - Минем кулымда ике поднос,матурмы алар? Менә бу подносларны тиз һәм матур итеп бизәргә кирәк. Ваша задача быстро и красиво выполнить аппликацию. Сез әзерме?

   (2 команда ярышы)

     Ал.бар.: - Әйтегез әле,Казан шәһәрендә нинди истәлекле урыннар бар? Хәзер,без “Кем тизрәк җыя?” уенын уйнап үтәрбез.Сезгә өлеш кисәкләрдән Казандагы истәлекле урынны җыярга кирәк. Сейчас  будет игра-соревнование «Кто быстрее соберет?»

(Һәр командадан 1 бала ярыша).

     Ал.бар.: - Игътибарлы булыгыз,табышмакның җавабын табыгыз.Бу манара Казанның нәкъ уртасында тора,хатын-кыз исемен йөртә, 7 ярустан тора?Бу манараның исемен әйтегез.

      Шигырь «Сөембикә”.

  1. Кремльнең эчендә

       Биек-биек биеккә

      Ашкан бер манара бар

      Исеме – Сөембикә...,

      Балкып тора алтын ай

      Шул манара очында

      Карыйсы килә кереп,

      Ни бар икән эчендә!!!

  1. Биек борынгы манара

        Исеме – Сөембикә

        Беләсебез бик килә

       Кем икән ул,кем икән?

      Хәзер үк әйтим микән,

      Хәзер үк сөйлим имкән?

      Патшабикә- ханбикә

      Булган ул Сөембикә!!!

  Ал.бар.: - Ә хәзер “туган тел” турында шигырьләр тыңлап үтәрбез...(“Туган тел” турында шигырьләр сөйләнә).

       Культура каждого народа

       Жемчужина добра,

      Татарский ласковый язык

      Всем выучить пора!

     Татарча да яхшы бел,

    Русча да яхшы бел

    Икесе дә безнең өчен,

   Иң кирәкле яхшы тел!

  Будем вместе все стараться,

  Будем крепко мы дружить,

  По-татарски и по-русски

  Будем все мы говорить!

 

   Туган телемдә сөйләшеп

    Яшим имн Туган илдә

    Туган ил дигән сүзне дә

    Әйтәм мин Туган телдә...

“Туган тел” Җыры җырлана.

      Ал.бар.:Ә хәзер без сорауларга җавап биреп китәрбез.Сорауларга җавапның соңгы сүзен кем әйтә,шул җиңүче була:

  1. Татар халкының милли бәйрәмнәрен әйтегез. (Сөмбелә,Нардуган, Корбан, Каз өмәсе, Карга боткасы,Сабантуе)
  2. Татарстан кырларында нинди бөртекле ашлыклар үсә? ( бодай,арыш, арпа,борчак һ.б)
  3. Татар халкының милли ризыкларын әйтегез. (Чәк-чәк,гөбәдия,кыстыбый,бәлеш һ.б.)
  4. Татар халык милли киемнәрен атап китегез. (Калфак,түбәтәй,камзул,яулык,читек,алъяпкыч).
  5. Милли бизәнү әйберләрен әйтегез. (муенса,колак алкасы,йөзек,беләзек,чәч тәңкәсе).
  6. Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши? (руслар,татарлар,марилар,чувашлар һ.б.)

     Ал.бар.: Безнең хәзер башваткыч уены. Сезнең алдыгыздагы кроссвордны тутырырга кирәк.Беренче сорауны тыңлыйбыз:

  1. “Өч кыз” әкиятендә әниләренә ярдәмгә кызларны нәрсә чакырган?(тиен)
  2. Җәен соры,кышын ак,аңа шулай яхшырак. (куян)
  3. “Гөлчәчәк”әкиятенең  төп герое кем?(Гөлчәчәк)
  4. Шалканны кем чәчкән? (бабай)
  5. Шалканны тартып чыгарырга нәрсә булышкан?(тычкан)
  6. Төлкене куян өеннән нәрсә куып чыгарган?(әтәч)
  7. Сертотмас үрдәкне нәрсә ашый? (төлке)
  8. Шүрәлене кем алдаган?(Былтыр)

Ал.бар.: Бик яхшы,үскәннәрем!Шуның белән безнең уен-ярышыбыз да ахырына якынлашты.Ләкин аңа кадәрле без сүзне жюри әгъзаларына биреп китик.(Жюри әгъзалары чыгышы тыңлап кителә,нәтиҗәләр ясала)Бик зур рәхмәт сезгә,катнашучылар!Сау булыгыз!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«ТУГАН ЯГЫМ - ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

Конспект открытого мероприятия по обучению дошкольников татарскому языку...

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

"Туган ягым - Татарстан"

Туган ягым  - Татарстан. Идел ярларына нурлар сибеп,Матур булып ата бездә таң.Таң шикелле якты Туган илем,Бәхет биргән җирем – Татарстан....

Туган ягым Татарстан

Второй Республиканский конкурс "Родной край!" Номинация "Поэзия" Диплом  I степени...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

"Туган ягым-Татарстан"

Татарстан турында балаларның белемнәрен  ныгыту өчен  белем бирү эшчәнлеге....