Сценарий "Туган ягым - Татарстан"
план-конспект занятия (старшая группа)

Сафина Разина Рузалевна

Сценарий направлен на воспитание у детей любви к родному краю, уважения к его истории, культуре и традициям. Через викторины, квесты, музыкальные и театральные номера — дети знакомятся с историей Республики Татарстан, её государственной символикой, многонациональным составом населения, природными богатствами и культурным наследием.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_ilem_tatarstan.docx24.34 КБ

Предварительный просмотр:

Күңел ачу чарасы «Туган илем – Татарстан»

Максат: Балаларда Татарстан республикасы һәм аның дәүләт символикасы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту, Ватанга мәхәббәт хисләре үстерү.

Бурычлар:

Белем бирүче: балаларның татар халкының милли традицияләре,  Ватан турында күзаллауларын формалаштырыру.

Үстерешле: балаларның туган як турындагы белемнәрен арттыру,тирәнәйтү.

Тәрбияви: балаларда туган як һәм аның табигатенә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү.

Мәгариф өлкәләре белән интеграция: социаль-коммуникатив, танып-белү, сөйләм теле, эстетик-сәнгать үсеше.

Алдан эшләнә торган эшләр: Татарстан символикасы турында әңгәмә үткәрү һәм иллюстрацияләр карау; туган як турында шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр уку, аларның мәгънәләре турында фикер алышу; илебезнең шәһәрләре һәм елгалары фото рәсемнәрен карау.

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, театральләштерү элементлары, презентация, диалог.

Җиһазлар: плакат “Без туган илебезне һәм туган телебезне яратабыз”; стенада егет белән кызның милли костюмда сүрәте; татар халык бизәкләре; авыл өе макеты; татар халкының көнкүреш әйберләре; Казан шәһәре турында слайдлар.


Чараның барышы :

Татарча «Милли моңнар»көе яңгырый. Залга татар милли киемен кигән тәрбияче керә.

Тәрбияче: 

Хәерле көн телим һәркемгә дә,

Аяз күкләр телим җиремә!

Сәламәтлек телим барыгызга.

Һәм иминлек телим илемә.


Исәнмесез, балалар! Карагыз әле, безнең зал бүген ничек бизәлгән. Киемнәребездә, аяк киемендә, көнкүреш әйберләребездә кулланыла торган татар орнаменты элементларыннан төзелгән бизәк. Сул яктан безгә матур милли костюм, бизәкле камзул, башына калфак, аякларына читек кигән көләч йөзле кыз карап тора. Ә уң ягыбызда купшы камзул кигән егет.
1
 кыз бала:

Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә
Энҗе калфак үзе ап-ак
Бик килешә йөземә

2 бала:

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән.

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

3 бала:

Әнием туган көнемә

Бүләк итте түбәтәй.

Шундый матур түбәтәем,

Үзем кебек бәләкәй.

4 бала:

Әнием ак сәйлән тезеп

Чиккән яшел бәрхетне.

Бар түбәмдә түбәтәем -

Мин бүген бик бәхетле.

5 бала:
Әтием бәйрәмгә дип

Бүләк итте читекләр.

Нык итеп күннән тегелгән,

Сыйфатлы шәп итекләр.

6 бала:

Читегемнең бизәкләре

Ерактан көлеп тора.

Аларны аякка кисәм,

Биисе килеп тора.

Номер «Бииләр итек-читекләр» җырына балалар бию күрсәтә.
Тәрбияче: Тактада сез безнең төркем балаларының татар халык әкиятләре мотивлары буенча ясалган рәсемнәр күргәзмәсен күрәсез, монда нинди әкиятләр сурәтләнгән? Сез тагын нинди татар халык әкиятләрен беләсез? (Балалар җавап бирәләр).
Тәрбияче: Без барыбыз да зур һәм гүзәл Татарстан Республикасында яшибез. Республикабызның башкаласы - Казан шәһәре. Балалар, сез Казан шәһәре турында нәрсәләр беләсез? (Балалар җавап бирәләр).
Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез безнең Казан шәһәре турында презентация карыйк.

Казан шәһәре турында презентация (слайдтагы язуларны тәрбияче  укып бара)

7 бала:

Елмаеп кояш карый,

Шатланып кошлар сайрый.

Туган якның назлы җиле

Дулкын чәчемне тарый.

8 бала:

Казаным – башкалам!

Мин – бәхетле бер балаң.

Гөлчәчәкле юлларыңнан

Киләчәгемә барам.

9 бала:

Башкала, диләр сине,

Таш кала, диләр сине.

Күпне күргән, мең яшәгән

Ак кала, диләр син.

Тусын  синдә нәниләр,

Шат яшәсен әниләр.

Саклаучыбыз, яклаучыбыз

Булсын һәрчак әтиләр.

Салаватиклар төркеме башкаруында «Казаным туган калам» җыры башкарыла.

Идел елга буенда,

Казанымда туганмын.

Гүзәл Казан – туган калам

Бик бәхетле шуңа мин.

Татарстан – туган җирем,

Гүзәл илем бер генә.

Котлы булсын бәйрәмнәрең

Газиз туган җир генәм.

Казаным – туган калам,

Балкы нурларга тулып.

Яшә яңа гасырларда

Дуслык каласы булып.

Иркен булсын сулышың

Һавалар аяз торсын.

Таңнарың һәрчак кояшлы

Ирекле булып тусын.

Тәрбияче: Афәрин, балалар. Әйдәгез, сөекле Татарстаныбызның дәүләт символлары турындагы белемнәребез белән дә уртаклашыйк әле (тәрбияче слайдтан Татарстан флагын күрсәтә).  Ягез әле, нәрсә бу?

Балалар: Флаг.

Тәрбияче: Дөрес.

10 бала:

Татарстан флагына

Карыйбыз горурланып.

Ул, биеккә үрли-үрли,

Җилферди дулкынланып.

11 бала:

Яшел төсе – яз билгесе,

Яшәү-яшәрү төсе.

Гасырлар чиген узып та,

Мәңге яшь калу хисе.

12 бала:

Кызыл төс – республиканың

Көч-куәте, ныклыгы:

Кояш кебек, сүнмәс булсын

Халыкларның дуслыгы.

13 бала:

Без, бәйсез рухлы дәүләтнең

Кызлары һәм уллары,

Татарстанның байрагын

Тотарбыз гел югары!

Тәрбияче: Балалар, сез флагны бик матур тасвирлап бирдегез. Әйдәгез герб турында да сөйләшик әле.

14 бала

Татарстан – данлы республикам,

Ак барыслы герб-туграсы!

Бу – зур мирас, килер буыннарга

Аны безгә алып барасы.

15 бала:

Нәкъ байрагым кебек, өч төстә ул:

Уттай кызыл, ак һәм яшелле.

Кызыл төсе – кояш, агы – сафлык,

Яз-яшәрү төсе – яшеле.

16 бала:

Калкан йөрткән кыю ак барыстай,

Минем халкым изге теләкле:

Уң аяктан башлый һәрбер эшен,

Гайрәтле һәм гадел ниятле.

17 бала:

Озын гомер, бәрәкәтле тормыш –

Кашкарыйның сигез таҗында.

Ак барыстай, үткен теш-тырнаклы

Булырбыз без кирәк чагында.

Тәрбияче: Афәрин, балалар. Сез безнең флагыбыз һәм гербыбыз турында бик күп мәгълүмат беләсез! Алардан тыш тагын бер дәүләт символыбыз бар, ул нәрсә?

Балалар: Гимн.

Тәрбияче: Дөрес. Безнең үзебезнең гимныбыз да бар. Аның сүзләрен Рамазан Байтимеров иҗат иткән. Әйдәгез аны башкарып китик.

Гимн җырлана.

 Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

Тәрбияче:Карагыз әле, балалар, койма артында сырлап ясалган тәрәзә йөзлекләре, матур пәрдәләре булган нинди матур йорт тора. Әйдәгез шунда барыйк әле, анда кем яши икән?

Өй янына киләләр, ишекне шакыйлар. Өйдән әби чыга.

Әби: Кем анда? Әәәә, балалар килгән икән.

Әй, сайрады бер саескан

Күрше бакчада чыр-чыр.

Әни әйтте: «Күршеләргә

Кунак килер, күр дә тор».

Кунаклар безгә килде шул,

Уйлап йөримен эчтән:

Саескан ялгышты микән,

Әллә кунаклар микән? (Фәнис Яруллин)
Тәрбияче: Әби, син бик шаян кешегә охшап торасың.
Әби: Татар халкы элек-электән шаяртып, күңелле яшәгән, әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр яраткан. Ә сез татар халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен беләсезме?

18 бала: Ватаннан башка канатсыз кош булырсың.
19 бала: Иле ныкның биле нык.
20 бала:  Илсез кеше — телсез сандугач.
21 бала:  Һәр илнең үз йоласы.
Әби: Йола дигәннән, әйдәгез бер күңелле итеп уйнап алыйк әле, балалар.
Ә хәзер бездә уен
Бик тә күңелле вакыт.
Кем капчыкта кычкырып көлә
Барысыннан да тизрәк йөгерә.
Малайлар өчен «Капчыкларда йөгерү»уены үткәрелә.
Әби: Ә хәзер кул эшләре белән шөгыльләнүче кызларның җитезлеген  тикшереп карыйк.
«Йомгакны чорна" уены үткәрелә.
Әби: Рәхмәт, кадерле балалар. Без сезнең белән күңел ачтык. Мин кунакларны болай гына җибәрмим, барыгызны да сыйлыйсым килә. Сез татар ризыкларын яратасызмы? Әниегез, әбиегез нинди ризыклар әзерли?
Балалар: Бәлеш, өчпочмак, токмач, гөбәдия, чәкчәк, баурсак, корт, пәрәмәч.
Әби: Мин сезне үзем әзерләгән чәкчәк белән сыйлыйм.
Тәрбияче һәм балалар: Кунакчыллыгыгыз һәм сыйларыгыз өчен рәхмәт, әби. Сиңа нык сәламәтлек телибез. Ә безгә үзебезнең балалар бакчасына кайтырга вакыт.

Балалар: Сау булыгыз!
Әби: Сау булыгыз, балалар. (Өенә кереп китә)
Тәрбияче: Балалар, без бик әйбәт вакыт үткәрдек: күңел ачтык, татар халык җырларын, биюләрен, уеннарын искә төшердек, Татарстаныбыз турында белемнәребезне ныгыттык.

1 бала:

Татар телендә сөйләшәм,

Мин бит татар баласы!

Киләчәккә туган телне

Миңа алып барасы.

2 бала:

Татар телендә уйлыйм мин,

Җырлыйм татар телендә.

Әти-әни татар булгач,

Татар бит мин үзем дә.  (Рәхимә Арсланова)
                                     Җыр “Туган ягым минем Татарстан”

Туган ягым минем Татарстан,
Сызылып кына ата анда таң.
Сызылып кына аткан таңнарыңны,
Балачактан өзелеп яратам.
Туган ягым Татарстан!
Талгын гына исә жилләрең.
Талгын искән жилләр кебек,
Тыныч булсын килер көннәрең!

Тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«ТУГАН ЯГЫМ - ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

Конспект открытого мероприятия по обучению дошкольников татарскому языку...

Туган ягым,Татарстан!

Иделемнең түрендәГазиз туган җиремдәАк канатлы бер калаКазан диеп атала....

"Татарстан - туган җирем, Татарстан - Ватаным"

Безнең 53 нче “Светофорик” катнаш балалар бакчасы әхлакый – патриотик тәрбия буенча максатчан эш алып бара. Без балаларга кечкенәдән үк туган җир, туган як, туган ил төшенчәләрен биреп, ан...

"Туган ягым - Татарстан"

Туган ягым  - Татарстан. Идел ярларына нурлар сибеп,Матур булып ата бездә таң.Таң шикелле якты Туган илем,Бәхет биргән җирем – Татарстан....

Туган ягым Татарстан

Второй Республиканский конкурс "Родной край!" Номинация "Поэзия" Диплом  I степени...

“Татарстан туган ягым” күңел ачу иртәсе

Белем бирү: балаларның татар халык иҗаты турында белемнәрен баету. Татар фольклорының үзенчәлеген, матурлыгын күрсәтү. Татар халкының милли музыкасының милли колоритын аңлауга ярдәм итү.Үстерү: балала...

"Туган ягым-Татарстан"

Татарстан турында балаларның белемнәрен  ныгыту өчен  белем бирү эшчәнлеге....