“Татарстан туган ягым” күңел ачу иртәсе
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Аглямова Розалия Хамитовна

Белем бирү: балаларның татар халык иҗаты турында белемнәрен баету. Татар фольклорының үзенчәлеген, матурлыгын күрсәтү. Татар халкының милли музыкасының милли колоритын аңлауга ярдәм итү.

Үстерү: балаларның сөйләм, музыкаль, сәнгать-эстетик, әхлакый, социаль үсешенә ярдәм итү.

Тәрбияви: туган якка карата мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт, дуслык, үз республикабыз өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

        

         

“Татарстан туган ягым”  күңел ачу иртәсе.

(мәктәпкә әзерлек  төркеме балалары өчен)

Бурычлар:

Белем бирү: балаларның татар халык иҗаты турында белемнәрен баету. Татар фольклорының үзенчәлеген, матурлыгын күрсәтү. Татар халкының милли музыкасының милли колоритын аңлауга ярдәм итү.

Үстерү: балаларның сөйләм, музыкаль, сәнгать-эстетик, әхлакый, социаль үсешенә ярдәм итү.

Тәрбияви: туган якка карата мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт, дуслык, үз республикабыз өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

Демонстрацион: милли киемнәрдәге егетләр һәм кызлар рәсемнәре, татар халкының көнкүреш әйберләре, татар кухнясы ризыклары, балалар рәсемнәре булган ширма, авыл стилендә бизәлгән йорт.

Алдан башкарасы  эш: балалар белән татар иҗаты турында әңгәмәләр, мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музеена экскурсия, җырлар, биюләр, мәкальләр, әйтемнәр өйрәнү, татар халык әкиятләрен уку, халык музыкасын тыңлау, картиналарны, көнкүреш әйберләрен карау. Ата-аналар тарафыннан татар ризыкларын әзерләү.

Тәрбияченең әзерлеге: татар фольклорында әдәбиятны өйрәнү. Җырлар, биюләр, мәкальләр, әйтемнәр өйрәнү.

Барышы:

«Каз канаты»татар халык көе яңгырый. Залга татар милли киемендәге тәрбияче керә.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, балалар!

Карагыз әле, безнең зал гадәти булмаган итеп бизәлгән. Үзәк диварда-Татар орнаменты элементларыннан төзелгән бизәк. Безгә сулдан матур милли костюмнан  киенгән елмаюлы кыз карый: тышкы киеме яшел күлмәк, үсемлек орнаменты белән камзол, башында - калфак, аягында - читекләр. Уңнан-сулда нәфис камзолда егет, ширмада безнең балалар бакчасы балаларының татар халык әкиятләре мотивлары буенча башкарылган рәсемнәр күргәзмәсен күрәсез, сез нинди әкиятләр тыңларга  яратасыз?Нинди әкиятләр сурәтләнгән? Тагын нинди татар халык әкиятләрен  беләсез?

(балаларның җаваплары).

-“Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар;

- “Су анасы”;

- “Шүрәле “;

-“Камыр батыр”;

 -“Өч кыз”;

- “Ялкау малай”

Тәрбияче:

- Татарстан. Бу сүзне әйтсәң, иксез-чиксез урманнар, алтын бодай басулары, сулы елгалар, нефть каланчалары, һәм, әлбәттә инде, КамАЗ чибәркәйләре  күз алдына килә.

Балалар “Әйлән-бәйлән” җырын җырлыйлар. (Ф. Әбүбәкеров музыкасы, Р. Миңнуллин сүзләре)

Сез дә безгә кушылыгыз

 Без шатлык таратабыз,        

Тирә-якны яңгыратып

Җырларга яратабыз.

Кушымта:

Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,

Безнең белән, безнең белән әйлән.

Җыр - ул канат, җыр ул - бәйрәм!

Без биибез тыпыр-тыпыр,

Без биибез тып та тып.

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатаып.

Кушымта.

Ягез, сез лә кушылыгыз,

Утырмагыз, торыгыз!

Җырлый җырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

Кушымта.

Тәрбияче:

- Безнең республикада кунакчыл татар халкы яши, алар  яхшы музыка, дәртле биюләр  яраталар. Ә татар халкының көйләре нинди моңлы! Халык җырлары, халык көйләре элек-электән уйлап чыгарылган һәм кемдер башлап җырланган. Телдән телгә күчеп алар шомара барган һәм бүгенге көннәргә кадәр-сакланып камилләшеп килгән. Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр кешенең юлдашы..

Балалар:

Татар халкы җырлы, моңлы халык.

Җырлар – ул күңел көзгесе,

Җырлар – ул гүзәл бизәк

Җыр белмәгән, җыр сөймәгән

 Безнең татарда сирәк.

 Ай май үтә, май үтә,

 Май үтә дә җәй җитә.

 Эх, май үтә дә җәй җитә.

Май үткәнгә кайгырмагыз,

 Безнең яшь гомер үтә.

Ай җаный, вай җаный,

 Безнең яшь гомер үтә.

Балалар «Туган тел»җырын башкаралар.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Тәрбияче: ә хәзер, балалар, табышмакларга җавап бирегез. Ә музыка уен кораллары турында табышмаклар.

-Алты – җиде генә булыр

Тәнемдәге уемнар.

Миннән башка үтми иде

Аулак өйләр, уеннар.

(Курай)

-Борынгы булсам да , мине

Онытып бетермиләр.

Милли гармуныбыз диеп,

Сәхнәдән төшермиләр.

(Тальян)

-Иреннәргә терисең дә,

Чиртеп, көйләр көйлисең.

Биетәсең, җырлатасың,

Матур кызлар күзлисең. (Кубыз)

- Барысы дүрт кыл анда,

Сызган чакта моңлана. (Скрипка)

-Сиптерәләр, өздерәләр,

Тарталар, сайраталар.

Җырлатса да, елатса да,

Үзен гел яраталар

(Гармунда уйнау)

- Беләм, сезнең арада «Әпипә»татар халык көйләрен башкарырга теләгән яхшы музыкантлар бар.

Балалар төркеме оркестры башкара.

Тәрбияче:

-Ә хәзер бераз уйнап  алабыз

Татар халык уены "Без-без, идек".

Уенның максаты: баланың сөйләм телен үстерү. Балалар түгәрәк ясап утыралар, һәр уенчы бер кулының баш бармагын өскә күтәрә, ә калган бармакларын йодрыкка җыя. Балалар, бер-берсенең баш бармакларын тотып, йодрыкларын йодрык өстенә куялар да кулларын бер күтәрәләр, бер төшерәләр. Шул ук вакытта түбәндәге такмакны бергәләп әйтәләр:

 Без, без, без идек,                               

Коега төштек, су эчтек;

Без унике кыз идек;                            

Бер тактага тезелдек,

Базга төштек, бал ашадык,                   

Таң атканчы, юк булдык;

Келәткә кердек, май ашадык;              

Кап та коп, кара,

 Якуб, Өйгә мендек, өйрә эчтек,                     

 Авызыңны яп та йом!

Барысы да авызларын йомалар. Бер-берсен көлдерү өчен, күзләре яисә йөзләре белән төрле ымнар ясыйлар. Уенчылар арасыннан берәрсе көлеп җибәрсә, калган уенчылар аннан: «Кемнең өй түбәсенә төштең?» — дип сорыйлар. Ул кайсы да булса бер уенчының исемен атый. Исеме аталган уенчы көлгән баланың кулына яисә маңгаена үз гаиләсендәге кешеләр санынча чиертеп ала. Алга таба уен яңадан башлана

Тәрбияче: карагыз әле, балалар, нинди матур итеп бизәлгән  өй, челтәр-челтәр итеп эшләнгән капка-койма, чәчәкләргә уралган .Аның янына барып, анда кемнәр яшәвен белербез.

Өйгә якын киләләр, ишек шакыйлар. Өйдән бабай чыга.

Бабай: кем  анда ?

Балалар: Без балалар.

Бабай: мин шаярырга һәм күңел ачарга яратам.

Бабай: элек-электән татар халкы әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр ярата иде. Эскәмиягә утырабыз.Ә сез татар халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен беләсезме?

Балалар:

-Болгар йорты — Идел йорт,

Идел эче — имин йорт. *

-Ватанга хезмәт — үзеңә хезмәт.

- Дустыннан аерылган җиде ел елар,

Иленнән аерылган гомер буе елар.

-Җирсез-йортсыз ил булмый,
-Туган илең — туган анаң.

-Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

-Туган җиреңнән башка канатсыз кош буласың

Бабай:

Ә хәзер бездә уен

Малайлар өчен «капчык киеп йөгерү»уены үткәрелә.

Тизәйткеч.

-Мич башында биш мәче, биш мәченең биш башы.Биш мәченең биш башына ишелмәсен мич ташы.

 

-Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

Чык-чык, кошчык, очып чык!

Балалар: 

Тыпыр-тыпыр тыпырдашып

Бергә басаек әле

Уйнап көлеп, җырлап биеп

Күңел ачаек әле

Татар биюе башкарыла.

Бабай: рәхмәт, кадерле балалар. Без сезнең белән күңел ачтык, оныттык. Мин кунакларны болай гына җибәрмим, сезне сыйларга телим. Сез татар ашларын яратасызмы? Әниләрегез, әбиләрегез нинди ризык әзерли?

Балалар: Бәлеш, өчпочмак, токмач, гөбедия,чәк-чәк, бавырсак, корт, пәрәмәч.

Бабай: мин сезне чәкчәк белән сыйлыйсым килә, аны әбием  пешерде.

Тәрбияче һәм балалар: бабай, зур рәхмәт кунакчыллыгын һәм сый-нигъмәтләрең  өчен рәхмәт. Сиңа нык сәламәтлек телибез. Ә безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт. Балалар, бабай белән хушлашабыз: сау бул, бабай!

Бабай: Сау булыгыз, балалар.

Балалар китә.

Тәрбияче: кадерле балалар. Минемчә, вакытны бик яхшы уздырдык: татар халык җырларын, әйлән-бәйләннәрне, биюләрне, уеннарны искә төшердек, татар халык иҗаты турында күп яңалык белдек.

Балалар:

Кошлар кайта туган якларына!

Жылы яктан туган якларына

Очып кайта матур кошлар.

Сагынганнар безнен күлне алар

Кургәннәрдер инде күпне алар.

Нинди генә кыенлыклар курсәләр дә

Тарта күңел һаман туган якка.

Кулланылган әдәбият:

  1. Гарәфиева Г.З. Сөмбеләне кем белә?
  2. Гомәрова В.Г., Зарипова Ф.Я. Бәйрәмнәр бәйләме
  3. Закирова К.В. Күңел ачыйк бергәләп
  4. Зарипова Ф.Я. Могҗизалы мәктәп сәхнәсе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«ТУГАН ЯГЫМ - ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

Конспект открытого мероприятия по обучению дошкольников татарскому языку...

Туган ягым,Татарстан!

Иделемнең түрендәГазиз туган җиремдәАк канатлы бер калаКазан диеп атала....

"Туган ягым - Татарстан"

Туган ягым  - Татарстан. Идел ярларына нурлар сибеп,Матур булып ата бездә таң.Таң шикелле якты Туган илем,Бәхет биргән җирем – Татарстан....

Туган ягым Татарстан

Второй Республиканский конкурс "Родной край!" Номинация "Поэзия" Диплом  I степени...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....

"Туган ягым-Татарстан"

Татарстан турында балаларның белемнәрен  ныгыту өчен  белем бирү эшчәнлеге....