"Туган ягым-Татарстан"
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Татарстан турында балаларның белемнәрен  ныгыту өчен  белем бирү эшчәнлеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл viktorina_tugan_yagym-tatarstan.docx19.68 КБ

Предварительный просмотр:

МАДОУ “64 нче балалар бакчасы”

Тәрбияче   Гимазетдинова Римма Әхәт кызы

Тема:Викторина”Туган ягыбыз –Татарстан”

Балалаларның яшь үзенчәлеге.Мәктәпкә әзерлек төркеме

Максат:Татарстан турында белемнәрен системалаштыру.

Бурычлар:

Тәрбия бурычы: Туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, милли ризыкларыбызга, киемнәребезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Сөйләм үстерү бурычы: тәрбияченең сорауларына тулы җавап бирергә, диалогик сөйләмне үстерергә.

Сүзлек эше: башкала, Ватан,әләм,тугра

Үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.

Белем бирү бурычы: Татарстанның символикасы,башкаласы,милли киемнәре,бәрәмнәре,ризыклары турында белемнәрен ныгыту.

Алдан эшләнгән эш: 

-Татарстан символикасы белән таныштыру;

-Туган як  турында шигырьләр уку;

-Рәсемнәр,слайдлар  карау;

-Татар халкының бәйрәмнәре,милли ризыклары,милли киемнәре белән таныштыру;

-Татар халык уеннарын уйнау;

-Рәсем ясау,кисеп ябыштыру.

Җиһазлау:күргәзмә “Туган ягым  Татарстан”;әләм,тугра рәсемнәре;кисәкле рәсемнәр;һәр балага значоклар,түбәтәй,фишкалар,һәр балага медалләр, кисеп-ябыштыру өчен материаллар.

Татарстан гимны яңгырый.

Сөембикә патшабикәсе керә.

-Мин сезнең турында бик күп яхшы сүзләр ишетеп килдем.Бу бакчага йөрүче балалар Татарстан,Казан турында бик күп беләләр икән.Чынлап та шулай микән?

- Без балалар  белән туган ягыбыз -Татарстан турында күп кенә белемнәр тупладык.Бүген аларны ныгытырга,тагында камилләштерергә дип җыелдык.

Кадерле кунагыбыз,балалар бүген булган белемнәрен күрсәтәчәкләр.

Бүген бездә гадәти булмаган уен-викторина булачак. Бу уен-викторинада, сезгә үзегезнең белемнәрегез ярдәмгә киләчәк. Уен барышында без, кайсы команда зирәк,тапкыр һәм дус икәнен беләчәкбез.

Бәйгенең кагыйдәләре белән танышыйк:

-Һәр дөрес җавап өчен бер бал бирелә,ә балларны фишка ярдәмендә куеп барачакбыз.Кайсы команда иң күп фишкалар җыя,шул җиңүче була.

Ә хәзер әйдәгез командалар белән танышыйк.

1 нче команда”Салават күпере”,

2 нче команда”Умырзая”

1 нче бирем”Тиз җавап бир”

Һәр дөрес җавап өчен бер әләм  бирелә.Әгәр бер команда җавап бирә алмаса,башка команда җавап бирә ала.

1.Без нинди илдә яшибез?

2. Без нинди республикада яшибез ?

3 Республикабызның башкаласы нинди шәһәр?

4 Татарстан президенты кем?

5.Татарстанның иң зур елга исеме?

6.Татарстанда нинди милләт кешеләре яши?

7.Татар телендә флаг ничек була?

8.Татар телендә герб ничек була?

9.Һәр илнең,республиканың тантаналы җыры?

10.Без нинди шәһәрдә яшибез?

11.Түбән Кама шәһәренең башлыгы-мәр?

12.  Безнең балалар  бакчасының исеме ничек?

Әләмнәрне саныйбыз,иң күп булганнарга 1 бал куела.

2 нче бирем”Татарстанның символикасы”

Бер команда Татарстан флагын , ә икенчесе Татарстан гербы сайлап алырга тиеш.

Әләмнең төсләре нәрсәне аңлата?

Туграда нәрсә сүрәтләнгән?Ул нәрсәне аңлата?

3нче бәйге”Нурлы Казан”

Һәр команда кисәкле рәсемнәрдән Казанның истәлекле урыннарын җыеп исемен әйтергә тиеш.

-Кол Шәриф мәчете

-Муса Җәлил һәйкәле

-Сөембикә манарасы

-Цирк

5 нче бирем“Татар халкының милли ризыклары”

Һәр командага татар халкының милли ризыкларын чиратлап әйтәләр,кем күбрәк әйтә шул җиңүче була.

Без сезнең белән татар халкының төрле уеннарын яратып уйныйбыз.Искә төшерик әле нинди уеннар?(Мәликә,Чума үрдәк-чума каз,Чүлмәк сатыш,Йөзек салыш,Түбәтәй,Ал кирәк,гөл кирәк .)

Әйдәгез бер уен уйнап алыйк.Татар халык уены”Түбәтәй”

Түбәтәйнең иң матурын  кигәнсең,

Бик ераклардан  кунакка килгәнсең,

Төскә матур эшкә батыр икәнсең

Тирә-юнне шаккатырыйм дигәнсең.

Түп – түп-түп түгәрәк түбәтәй,

Түбәтәең энҗеле дә  укалы.

Чиккән матур түбәтәең ,түбәтәй

Менә кемдә тукталды шул тукталды.

(Җаза:Татар халкының бәйрәмнәрен әйт,шигырь сөйләргә)

4 нче бәйге “Мәкалне дәвам итегез”

Безнең татар халкының туган як,  турында бик күп мәкалләре бар.

Бер команда мәкалнең башын әйтә,ә икенче команда шушы мәкалне дәвам итергә тиеш була.

-Иле барның-теле бар

- Иленнән аерылган — канаты каерылган.

6 нчы  бирем “Милли киемнәр”

Сөембикә патшабикәсенә бүләкләр ясап бирик.

Бер команда татар кызның киемнәрен бизи,икенче команда малайның киемнәрен бизи.Аннары бизәлгән  киемнәрнең исемен әйтергә тиеш була.

Безнең уеныбыз ахырына якынлашты, Әйдәгез  искә төшерик әле  сез нинди биремнәр үтәдегез ?  Җыелган балларны саныйк.

Сезнең тырышлык,уңганлык,җитезлек өчен барыгызга да медальләр тапшырабыз. Булдырдыгыз балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«ТУГАН ЯГЫМ - ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

Конспект открытого мероприятия по обучению дошкольников татарскому языку...

Туган ягым,Татарстан!

Иделемнең түрендәГазиз туган җиремдәАк канатлы бер калаКазан диеп атала....

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

"Туган ягым - Татарстан"

Туган ягым  - Татарстан. Идел ярларына нурлар сибеп,Матур булып ата бездә таң.Таң шикелле якты Туган илем,Бәхет биргән җирем – Татарстан....

Туган ягым Татарстан

Второй Республиканский конкурс "Родной край!" Номинация "Поэзия" Диплом  I степени...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...