“Туган телем – иркә гөлем” (Күңел ачу кичәсе. Мәктәпкә әзерлек төркеме.)
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Зарипова Айгуль Хакимзяновна

“Туган телем – иркә гөлем”

(Күңел ачу кичәсе. Мәктәпкә әзерлек төркеме.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kich.docx83.69 КБ
Файл ak_kanatym_niem.docx21.34 КБ

Предварительный просмотр:

                             “Туган телем – иркә гөлем”

(Күңел ачу кичәсе. Мәктәпкә әзерлек төркеме.)

Максат: Балаларга туган телнең көче турында киң төшенчә бирү, аларда төрле телләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү; милли-төбәк компонентларны формалаштыру.

Җиһазлар: милли киемнәр, К.Насыйрига багышланган күргәзмә, фонограмма; сәхнә бизәлеше - уртада Г.Тукай портреты, китап күргәзмәсе, тел турында цитаталар, бишек һәм курчак.

Алдан уздырылган  эш: Туган як, туган шәһәрдә яшәүче милләтләр турында сөйләшү, аларның гореф-гадәтләрен өйрәнү, музейга экскурсия,  Г.Тукайның әсәрләре белән танышу.

А.б.                 Күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар, Җәлилләр нигез салган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар, киссәләр дә исән калган, иң-иң  кимсетүләргә   дә түзгән, сынмаган сыгылмаган, баш имәгән татар теле! Бүгенге кичәне сиңа багышлыйбыз.

Рузаль. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган? Кемнәр генә синең ярдәмендә дөньяны танып белмәгән? Һәм үзенең уй - фикерләрен башкаларга сөйләмәгән?

Шигырь: “Туган телем – татар теле”      Наташа Башурина шигыре.

Туган телем – татар теле

Кодрәтле тел, камил тел

Туган телем – ил бакчамда

Гөрләп чәчәк аткан гөл.

                   Туган телемне яратам

Зурлыйм, мактыйм, һәм яклыйм

Башка телләр арасында,

Аңа тиңдәш тел тапмыйм.

Татар телен Такташ сөйде

Тукай өзелеп мактады

“Урам теле” түгеллеген,

Насыри да аңлады.

Таптадылар – тапталмадың.

Изделәр – изелмәдең.

Теләделәр юк итәргә,

Исән калдың, үлмәдең

Горурланам синең белән

И мөкәддәс , моңлы тел!

Син бит минем  ил бакчамда

Гөрләп чәчәк аткан гөл!

Җыр:  «Туган тел» Фонограмма

Рәмилә: Туган телне балага иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә,    шул телдә аңа бишек җыларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

Җыр:“Бишек” җыры

(сәхнәгә фәрештәләр йөгереп чыга).

Ана һәм баланы уратып алалар. Фәрештәләр бер рәткә төзелеп баса. Анадан баланы алалар, һәр фәрештә балага теләк тели.

1 фәрештә. Нәсел агачын дәвам итүче бул улым.

2 фәрештә. Зирәк акыллы, тәмле сүзле шәфкатьле, миһербанлы бул.

3 фәрештә. Сау-сәламәт, озын гомерле бул. Йомшак  күңелле бул. Әти- әниеңне  тыңла.

4 фәрештә. Мәрхәмәтле бул олыны олы, кечене кече ит.

5 фәрештә. Саф күңелле, ягымлы бул.

(баланы әнисенә бирәләр, әнисе баланы бишеккә сала).

Ильяс:    Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз ул. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил, җирнең якынлыгын , Ватанның газизлеген без әвәл шушы тел ярдәмендә тоябыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, куанабыз.

Ләйлә: Шигырь: “Республикам минем” Н.Арсланов.

Туган тел көе яңгырый.

Камилә:          Нинди таныш моңлы көй бу?

                Тукай җыры “Туган тел”

                Истән бер дә чыкмый торган.

                Халык көе “Туган тел”.

Җыр:”Туган тел”. Г.Тукай

А.Б: Әйе. Сөекле Тукаебызны беркайчанда истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Хәзер мин бирегә кечкенә дусларымны чакырам.

1нче төркем балалары чыгышы. Г.Тукай -125 яшь

“Бала белән күбәләк” композициясе

2 бала (күбәләкләр- Ралина, Айсылу болында музыка астында  очып йөриләр, шул вакыт курчак коляскасын тартып 1 бала- Динара  болынга килә, күбәләкләрне күреп туктап кала)

1 бала:                           Аланыбыз түгәрәк

                                Гөлләр үскән тирәләп

                                Өсләрендә леп-леп итеп

                                Очып йөри күбәләк.

2 бала: Динара                Әйт әле, күбәләк,

                                Сөйләшик бергәләп

                                Бу кадәр күп очып,

                                Армыйсың син ничек?

                        Ничек соң тормышың?

                        Ничек көн күрмешең?

                        Сөйләп бирче тезеп,

                        Табаламсың ризык.

Айсылу:                        Мин торам кырларда

                        Болында, урманда

                        Уйныймын, очамын

                        Якты көн булганда.

Ралина:                                Иркәли һәм сөя

                                Кояшның яктысы

                                Аш буладыр миңа

                                Чәчәкләр хуш исе.

Икесе бергә:                 

Тик гомрем бик кыска:

                Бары бер көн генә

                Бул яхшы рәнҗетмә

                Һәм тимә син миңа

Бала:                Юк мин тимим, оч дидем

                        Матур гөлләр коч , -дидем

                        Кул изәдем, тимәдем.

                        Озын гомер теләдем (күбәләккә кул изи)

А.Б: Хәзер мин бирегә шигырь сөйләргә яратучы кечкенә дусларымны чакырам.

- Рәхим итегез!

Шигырь: “Ворона” А.Пинегина.( 3 нче төркем,  Идрисова Азалия)

Шигырь: “Водяная” Г.Тукай.     ( 6 нчы төркем Храмова Милена)

Җыр: “Тукай абый”

Шигырь: “Кызыклы шәкерт” (3төркем. Махиянов Муса)

Мансур: Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләрне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне,

Хөрмәтлим мин яратам.

Данил:          Халкым теле – хаклык теле

Аннан башка минем илем юк!

Илен сөймәс генә телен сөймәс –

 Иле юкның гына теле юк.

Тарихка кагылган саен,

Куба, коела валчыгы,

Шул валчык арасыннан

Татар чыга, татар баласы

Мин чыгам ул...

Мин ул татар баласы

Һәр заманның тугры улы,

Кирәксә урак, кирәксә

Гадел кылыч тотучы.

Азалия:   Мин сөйлим анам телендә,

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

Тәүге  кабат аяк басып,

Сукмактан китеп барып,

Әйттем ана теле белән

“Мин татар кызы” диеп.

Ралина:   Әти-әни телен белсәң,

Адашмасың кайда да

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.

Парлы бию. “Шома  бас!”

Ринас:   Туган тел иң-иң татлы тел,

Туган тел иң-иң тәмле тел

Тәмле дип, телең йотма –

Туган телне онытма.

Эльвина:  Татарча да яхшы бел        

Урысчада яхшы бел

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Татарчасы туган тел

Безгә газиз булган тел

Атаң, анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

Тел кешене дус итә

Бер-берсенә беркетә.

Бел балам син рус телен

Һәм онытма үз телең.

Әмир:    Күзләремне ачты минем

Иркәләде үз телем,

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем...

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

Композиция. “Кулъяулыгым”.

Биюче – Снежанна

Укучы – Эльвина, Мансур

Җырчы – Әмир

Ильһам:    Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем туган  илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул минем туган телем.

“Балам” диеп туган телдә

Әндәшә миңа әткәм

“Әнкәем” дип әниемә

Мин туган телдә дәшәм.

А.Б:            Диңгез дисәм, болын дисәм,

Дисәм кара урманым.

Бу чыннан да үз телемне

Татар телен барлавым.

Ак чәчәк дисәм кырларны

Чәчәк дисәм ак карны

Шулай матур атап әйткән

Башка тел тагы бармы?

Кадерлем дип, газизем дип

Иркәләсәм баламны,

Бу чыннан да үз телемне

Татар телен барлавым.

Шикәрем, балым дисәм дә

Бал тәме килә телдә.

Чын татар  гамәле булыр

Сөйләшик туган телдә.



Предварительный просмотр:

Ак  канатым, әнием.

Әдәби- музыкаль күңел ачу кичәсе, зурлар төркеме

Максат:  Балаларда олыларга карата игътибарлы булырга, аларны ихтирам итәргә өйрәтү, ата-анага карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. Ата-ананың кайгыртучанлылыгын аңларга, тыңлаучан булып үсәргә криәклеге турында аңлату.

Җиһазлар: чәчәкләр, кояш, кошлар белән бизәлгән зал.

Сүзлек өстендә эш: кайчы, хәсрәт, сызлану.

Алдан уздырылган эш: әниләр турында сөйләшү,әңгәмә. “Әнием- кояшым” темасына рәсем конкурсы оештыру.

Барышы

(Алып баручының котлау сүзләре)

Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната

Яз килә, каршы алыгыз,-

 Дигән хәбәр тарата

Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме-

Әниләр, әби-апалар,

Хатын – кызлар бәйрәме

Язның беренче бәйрәме

Сезгә бүләк әниләр

Чөнки тормышның яме

Сез ул, әниләр!

1 бала:

Күтәренке күңелле

Барда көләч, шат бүген

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын

Бәйрәм бүген, Бәйрәм бүген!

Тып-тып тама тамчылар

Җырлап бәйрәм көенә

“Бәйрәм бүген”,- дип,гүя

Тамчылар да сөенә

Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген минем дә

Көтеп алган бәйрәме

Бүген Һәммәбезнең дә!

Җыр: “Кем уяткан, Ләйләне”С.Сөләймәнова сүз., С. Сабирова көе.

2 бала:

Җыр күтәрә күңелне

Бар да көләч шат бүген

Бүген әни бәйрәме

Хор: 8 нче март, бүген!

3 бала:

Котлыйбыз сезне әниләр!

Килеп җитте 8 нче март!

Әниләр бу сезнең көнеге

  Сез үстергән балалардан бүген

    Кайнар котлау кабул итегез!

4 бала:

Котлыйбыз сезне, әниләр,

Көләч йөзле әбиләр

Эштә уңган апалар

Бергә:8 нче март белән!

Бию: “Кулъяулыклар”

5 бала:

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора әнием

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар әнием

Бөтен дөнья бүләк итә

Алтын нурлар бәйрәмен.

6 бала:

Күрәсезме, бүген кояш

Ничек назлы елмая?

Әниемнең бәйрәмен

Ул да бит көтеп ала

7 бала:

Безне назлап үстергәнгә

Әниләр рәхмәт сезгә!

Һәрвакыт эшчән булганга,

Әниләр рәхмәт сезгә!

8 бала:

Будем в праздник веселиться

Пусть звучит задорный смех!

С 8 марта и весною

Поздравляем женщин всех!

9 бала:

Капли солнечного цвета

Мы несем сегодня в дом

Дарим бабушке и маме

         Поздравляем с женским днем!

10 бала:

Җырыбызны бүләк итәбез,

Әниләр сезгә

Онытылмас ул гомер-гомергә

Җыр: “Кояш гомере телим мин ,әнием сиңа

11 бала:

Әниләрнең бәйрәме ул-

Безнең дә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән!

(Әниләр белән уеннар, биюләр оештырыла)

  1. “Эзләп тап!”
  2. “Өчле биюе”
  3. “Иң матур сүзләр”

А.Б:  Бүгенге  көндә сөйкемле, ягымлы йомшак күңелле әбиләребез, дәү әниләребез дә бездә кунакта. Хөрмәтле әбиләребез, бүгенге кичәдә кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны  онытып, күңелләрегез белән яшьлек елларыгызга кайтып, күңелле итеп ял итегез. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез!

12 бала:

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора

Балакаем дип әйтеп,

Сөеп иркәләп тора.

Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Безнең күңелне күрә.

Без әбине яратабыз

Ул да безне ярата

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда?

13 бала:

Ак яулыклы, көләч йөзле,

Шат күңелле, әйбәт тә,

Кем ул, дип сорыйсызмы?

Дәү әнием әлбәттә.

Тәмле ашлар пешерә

Дәү әнием безнең өйдә

Аңардан ашарга сорый

Шаян песиебез дә.

Дәү әнием гомер буе

Авыр эштә эшләгән

Авырлыклар күп күрсә дә

Күңелен төшермәгән.

Ярдәме гел тиеп тора

Якын кешеләргә дә.

Барына да дәү әнием ул

Барлык кешеләргә дә.

А,Б:  Чал тарихыбызга күз салыйк. Авыл, урак өсте.Эшли-эшли кулларның, аякларның хәлләре беткән, күзне йомуга эреп йокыга талыр сыман. Ә шул вакыт гармун тавышы ишетелә. Йөрәк дөп-дөп тибә башлый. Ә аялар үзләреннән – үзләре җыенга таба, биергә уйнарга ашкына. Гармун тавышы сихерләп, барлык ару-талуларны юып төшергән мени: бар да шатлана, уйный-көлә, шаяра.

  • Ягез әле, балалар әбиләребезнең яшь чакларын исләренә төшерик.

Уен: “Чума үрдәк, чума каз”

Татар халык уены: “Талы-талы”

14 бала:

Иртән торсам, кояш чыкан

Нурларын сипкән иде

Әбиемнең чәе кайнап,

Коймалы пешкән иде.

15 бала:

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүмәсен сүрелмәсен

Әбиләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын

Ә безнең шигырьләребез

Бүләк булып яңгырасын!

16 бала:

Өйгә кайтсам, өй балкыган

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якынайтып

Әбием килгән.

17 бала:

Яратам әбиемне

Сөйли ул көлә – көлә

Укыганын да күрмим

Миннән куберәк белә.

Аңламасам аңлата.

Татлы тел белән генә

Яхшы йөр, кеше бул

Иреш теләгеңә.

Бию: “Күңелләрнең изге мизгелләре”

18 бала:

Туктап сана,тамчы тама

Тып-тып-тып, төшә-төшә

Бозны тишә, тып-тып-тып

Яз бу ишет, кага ишек:

Тып-тып-тып.

А.Б: Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез! Безнең төркемдә “Әнием кояшым”исеме астында рәсем конкурсы оештырылган иде.Хәзер шуңа нәтиҗә ясап китәбез.

Грамоталар, бүләкләр тапшыру.

Балалар: “Иң якын кешем”шигыренең өзеген сөйлиләр.

Әни син минем җирдәге

Иң якын кешем!

Әни син минем күктәге

Якты кояшым. ( Кояш рәсемнәрен бүләк итәләр.)

Җыр: “Тамчы там!”

А.Б.  Нинди олы бәхет! Җыелышып

         Уйнау, көлү, бию гел бергә

        Насыйп буса иде, сөенешеп

        Шатланышып яшәү гомергә!

Җыр: “Матур булсын!” татар халык сүзләре һәм музыкасы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.

Максат:Балаларны  үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ  матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә  өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...

“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе  белән   таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....