Презентация по РЭС «Роль фольклора при развитии речи детей»
презентация к уроку (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Презентация по РЭС «Роль фольклора при развитии речи детей»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_folklor.pptx2.39 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

«Балаларның сөйләм телен үстерүдә фольклорның әһәмияте» Воспитатель Авхадиева Лейсан Рафиковна МБДОУ №82

Слайд 2

Балага телне ана бирә. “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”, “ Иң татлы тел – туган тел , анам сөйләп торган тел ”, – дип юкка гына әйтми халык . Фольклор ( халык авыз иҗаты ) термины инглиз сүзләреннән ясалган : folk ( халык ) һәм Lore ( акыл,зиһен ). Аның тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа . Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән , буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсе , гореф-гадәтләрен әхлак кануннарын , йола-бәйрәмнәрен , әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен , рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел .

Слайд 3

Балалар бакчаларында сөйләм телен үстерүдә түбәндәге эш төрләре һәм бурычлар керә: 1.Авазларны ишетә һәм аера белергә, шулай ук дөрес итеп әйтергә өйрәтү. 2.Авазларны дөрес әйтү културасы тәрбияләү. 3.сүз байлыгын үстерү, активлвштыру. 4.Грамматик күнекмәләр формалаштыру. 5.Җөмләлрне дөрес төзергә һәм бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү. 6.Балалар әдәбиятының иң матур үрнәкләре белән даими таныштырып бару. 7. Зур булмаган шигырьләрне яттан өйрәтү. 8.Кара-каршы сөйләшү күнекмәлре бирү, диалогик сөйләмнәрен үстерү. 9.Монологик сөйләмнәрен үстерү. 10.Табышмаклар әйтешергә, үзләренә таныш булган мәкаль һәм әйтемнәрне сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.

Слайд 4

Халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрбияви әһәмияте аеруча зур . Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән тел үстерү чаралары вакытында да, уйнаганда да, теләсә нинди буш вакытта да таныштырырга була . Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш , такмак , табышмак , әкиятләр һ.б.ш. балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр , танып белү эшчәнлеген , сөйләм телен үстерәләр .

Слайд 5

Баланың телен ачуда , сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота . Әле сөйләм теле ачылмаган бала белән бармак уеннары уйнаганда , сүзләрен өлкәннәр үзләре әйтә бара. Бармак-кул моторикасы үсеше тел ачылуга , сөйләм үсешенә уңай тәэсир ясый . Шуларны искә алып , халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарын аеруча кечкенәләр төркеме балалары шөгыльләрендә кулланам . Мәсәлән, “ Олыга утын ярырга …”, “ Бу бармак бабай …”, “Баш бармак бау ишә …” , “ Песием , песием , прес !”, “Карга килде казан асты …”. Бармак уеннарын кечкенәләр белән өйрәнү дәресләрне җанландыра, дәресләргә кызыксыну уята , балаларның теле ачылуга ярдәм итә . .

Слайд 6

Мин үз эшемдә кечкенәләр төркеме балалары белән шулай ук юаткычлар эндәшләр , мавыктыргычлар , бишек җырлары кебек халык авыз иҗаты әсәрләре дә кулланам . “Әти, әти, әттәти…”, “Карга әйтә кар, кар” Эчтәлеге белән алар балаларның төрле хәрәкәтләр ясавын : кул чабу , баш селкетү , аяк басу, яулык болгау , баштан сыйпау һ .б.

Слайд 7

Халык авыз иҗатының җыр һәм такмаклары да сөйләм телен үстерүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Урта һәм зурлар төркемнәрендә аларны актив кулланам . Бу эштә миң “Мәгариф” нәшрияты чыгарган “Җырлап биеп уйныйбыз ” дигән компакт дисклардан торган аудиоязма фонограммалары җыентыгы зур ярдәмгә килә . “Куш кулым ”, “ Шома бас”, “Чума үрдәк , чума каз ”, “ Кәрия-Зәкәрия ” җырлы – биюле уеннарын балалар бик яратып башкаралар .

Слайд 8

Табышмакларны урта һәм зурлар төремнәрендә эшләгәндә киң кулланам . Бу эш алымы баланың сөйләм телен дә, уйлау сәләтен дә камилләштерә. Бер дәрестә без балалар белән , мәсәлән , предметның 1-2 сыйфаты ( төсе , формасы ) буенча , ә башка дәресләрдә инде күбрәк сыйфатларын кулланып табышмаклар уйлап чыгарабыз

Слайд 10

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән баларга иң якын һәм алар ярата торганы – әкиятләр. Халык әкиятләре – сөйләм телен үстерүдә бай материал булып исәпләнә .

Слайд 11

Задачи проекта: ознакомление детей с народным фольклором, традициями, обычаями; обогащение кругозора детей; формирование заинтересованного и уважительного отношения к культуре (толерантности); с оздание атмосферы дружелюбия, взаимоуважения и взаимопонимания со сверстниками, со взрослыми.

Слайд 12

Мин үземнең эшемдә күбрәк татар халык бәйрәмнәренә игътибар итәм . Һәр татар бәйрәме халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән , буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсе , гореф-гадәтләрен әхлак кануннарын , йола-бәйрәмнәрен , әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен , рухи байлыгыбызны уз эченә ала. Шуңа күрә без зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә әти-әниләр белән , әби-бабайлар катнашуы белән милли бәйрәмнәр үткәрәбез : “Сабантуй”, “ Нәүрүз ”, “ Сөмбелә ”, “Карга боткасы ” һ .б.

Слайд 13

«Карга боткасы » б ә йрәме

Слайд 16

«НӘҮРҮЗ» БӘЙРӘМЕ

Слайд 17

Татар халык язучылары әкиятләре

Слайд 21

“Сабантуй” бәйрәме

Слайд 22

Безнең туган телебез татар теле – изге дә, көчле дә. Аның көче - тәрбияви әһәмиятендә. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роль фольклора в развитии речи детей младшего дошкольного возраста

Роль фольклора в развитии речи детей младшего дошкольного возраста...

Презентация "Роль фольклора в развитии речи детей"

В работе с детьми я использую следующие виды фольклора: потешки, пестушки, заклички, приговорки, считалки, дразнилки , прибаутки, шутки, русские народные сказки....

Презентация на педсовет "Роль фольклора в развитии речи детей"

Презентация на педсовет "Роль фольклора в развитии речи детей"...

Презентация.Роль фольклора в развитии речи детей раннего возраста.

Роль фольклора в развитии речи детей раннего возраста....

Презентация на педсовет "Роль фольклора в развитии речи детей"

Презентация "Роль фольклора в развитии речи детей"...

Презентация "Роль фольклора на развитие речи детей"

Представлен материал на тему "Фольклор для развития речи детей". Материал можно использовать в раннем возрасте....

Презентация "Роль фольклора в развитии речи детей младшего дошкольного возраста"

В младшем дошкольном возрасте очень важно ускорить «рождение» первых сознательных слов у ребенка. Увеличить запас слов помогут малые формы фольклора, в которых привлекается его внимание к ...