Проект эше "Татар халык бәйрәмнәре"
проект (младшая группа) на тему

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Әлеге проект эше тәрбия традицияләренә нигезләнеп халкыбызның гореф-гадәтләрен ,бәйрәмнәрен белү,алар белән кызыксынуларын үстереп балаларга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү максатында үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe_byrmnr.docx25.59 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Кызылъяр авыл балалар бакчасы

Проект эше: Татар халык бәйрәмнәре

        

Автор: тәрбияче Нурутдинова Г.Р.

2017г

Проектның актуальлеге:

Татарстан Республикасы күпмилләтле дәүләт. Аның территориясендә 115 милләт вәкиле яши. Татар халкы - республикабызның төп халкы. Ул төрле кабиләләр кушылуыннан барлыкка килеп, озын һәм катлаулы юл үткән.

    Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага  үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. 
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый. 

Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала. Бу гадәтләр югалмасын өчен без аларны онытмаска, хөрмәт итәргә, белергә тиеш. Аларны белсәк, безнең телебез дә югалмас, сакланыр. Шуңа күрә  хәзерге заманда бу бик актуаль проблемаларның берсе дип уйлыйм.

Проектның максаты: Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы,һәрьяклап үсеш алган,иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Пректның бурычлары: Тәрбия традицияләренә нигезләнеп халкыбызның гореф-гадәтләрен ,бәйрәмнәрен белү,алар белән кызыксынуларын үстереп балаларга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү

2.Татар халкының милли бәйрәмнәре,йола уеннары,гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу,коммуникатив осталыгын,сөйләм телен үстерү.

3.Халкыбызның милли традицияләрен торгызу,саклау максатыннан ел фасыллары белән бәйләнешле йола бәйрәмнәре (“Нәүрәз”, Карга боткасы”, ”Сабантуй”) белән балаларны таныштыру

4. Укучыларда уен-бәйрәмнәргә карата кызыксыну уяту

Проектның төре: иҗади – танып белү

Проектта катнашучылар: балалар, балалар бакчасы хезмәткәрләре, ата-аналар.

Проектның дәвамлылыгы:  3 ай   (март- май).

Проекттан көтелгән нәтиҗә:

-Әхлаклылык,әдәплелек сыйфатлары тәрбияләнә.Балалар ана телендә дөрес һәм матур итеп аралашырга өйрәнә.

-Татар халкының электән килгән бәйрәмнәрен,йолаларын өйрәнәләр.

-Халык-аваз иҗаты белән кызыксаналар,аңа хөрмәт белән карыйлар. 

Гипотеза

Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолаларында халыкның олысы-кечесе актив катнаша,һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибендә үзенә сеңдерә һәм гүзәл сыйфатлар тәрбияли дип уйлыйбыз.

Эш төре: бәйрәмнәр, кичәләр үткәрү; экскурсияләр;әңгәмәләр; рәсемнәр, альбомнар  карау; мультфильмнар карау, рәсемнәр ясау.

Кирәкле җиһазлар:

  1. Кулланылган әдәбият: 1.“Бәйрәмнәр бәйләме” В.Г.Гомәрова, Ф.Я.Зарипова “Мәгариф”, 2005.

2.”Халкым чишмәсеннән су эчәм” Хәмитов И.М. Зиатдинова Г.Г., 1997.

3.”Күңел ачыйк бергәләп”К.В.Закирова , 2003.

4.  “Сөмбеләне кем белә” Г.З Гарәфиева, 2003.

5.”Балачак аланы” Закирова К.В., 2011.

2) Музыка язмалары: татар халык бию көе, “Яз килә”,”Чык-чык диләр”,”Светит солнышко для всех”, “Нәүрүз һәм балалар”, Татар халык җыры “Җырлыйк әле”, “Кояшлы ил”,”Сабантуе – хезмәт туе”, “Челтәр элдем читәнгә”.

3) Мультфильмнар:”Сабантуй”, “Приключения Сабантуя”

4) Күрсәтмә әсбаплар: “Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Сабантуй” бәйрәмнәре сурәтләнгән рәсемнәр, фотосурәтләр, альбомнар,бәйрәмнәр өчен кирәкле костюмнар, кошлар рәсемнәре,ботка пешерү өчен казан,балалар санынча кашык- савытлар, чигелгән тастымал, яулыклар,капчыклар, уенчык атлар, балаларга таратыр өчен бүләкләр.

Проектны эшләү этаплары:

Үтәлү вакыты

Максат

Әзерлек эше

Эшнең эчтәлеге

Ата-аналар белән эш

Йомгаклау

1

Март

Балаларны татар халкының милли бәйрәме – Нәүрүз бәйрәме белән таныштыруны дәвам итү. Халкыбызның борынгы уеннары аша балалада йола- бәйрәмнәргә карата кызыксыну, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

  1. Әңгәмә”Нәүрүз - ул нинди бәйрәм”
  2. Бәйрәмдә сөйләү өчен шигырьләр һәм башкару өчен җырлар өйрәнү.
  3. Мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруындагы “Нәүрүз” бәйрәмен карарга бару.

“Нәүрүз”бәйрәме үткәрү

  1. Бәйрәмдә кию өчен балаларга костюмнар әзерләп бирүләрен сорау.
  2. “Иң тәмле коймак” конкурсы үткәрү.

Кисеп ябыштыру Тема: “Нәүрүзбикәнең чәчәкләре”

2

Апрель

Балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү. Кошларны тышкы кыяфәтләреннән, тавышларыннан танырга өйрәтү, исемнәрен хәтердә калдыру. Балаларның фикерләү, ишетү сәләтләрен үстерү. Борынгы гореф-гадәтләргә, канатлы дусларга, туган ягыбыз табигатенә сакчыл, кайгыртучан караш, ихтирамлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү. 

  1. “Карга боткасы” бәйрәме турында балаларга сөйләү.
  2. Балаларның туган ягыбыз кошларын белүләрен ныгыту.
  3. Татар халык эндәшләрен һәм такмакларын яттан өйрәнү.

“Карга боткасы”бәйрәме үткәрү

  1. Ата-аналар белән бергә су буена сәяхәт. Казан асып карга боткасы пешерү.

Әвәләп ясау.

Коллектив эш “Кошларым-кошкайларым”

3

Май

 Балаларны Сабантуе бәйрәме белән якыннан таныштыру, килеп чгышын, ни өчен “Сабантуй” дип аталуын анлату.

Милли уеннар аша хәрәкәт активлыкларын үстерү һәм ныгыту.

Балаларда милли бәйрәмнәргә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү

  1. Мультфильмнар карау «Приключения Сабантуя», «Сабантуй»
  2. Авыл китапханәсенә сәяхәт. Китапханәченең балалрны Сабантуй бәйрәменең ни өчен шулай аталуы, килеп чыгышы хакында сөйләве.
  3. Сабантуй күренешләре төшерелгән фотоальбомнар карау.

Балалар өчен “Сабантуй” бәйрәме үткәрү

  1. Ата-аналарны балалар бакчасында үткәреләгән Сабантуй бәйрәме үткәреләчәк урынны бизәүгә тарту.

 

Рәсем конкурсы:”Сабантуй – милли бәйрәмебез”

Көтелгән нәтиҗәләр:

Балалар өчен:

- татар халык мәдәнияте белән таныштыру аша балаларның танып белү, иҗадый һәм коммуникатив сәләтләрен үстерү;

- балаларда үз халыкларының үткәненә кызыксыну уяту;

- татар халкына карата горурлык хисе тәрбияләү.

Педагоглар өчен:

  • Иҗадый мөмкинлекләрен үстерү, чынга ашыру;

Ата- аналар өчен:

- ата-аналар һәм тәрбиячеләр арасында бер-берсен аңлап, бердәм эшләү теләге булдыру;

- ата-аналарда татар халкының гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Проект Татар халык уеннары

Проектның актуальлеге:Проект балаларга төп белем бирү программалары белән беррәттән патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Проектның эчтәлеге ата-аналарга татар халык уеннары турында ...

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...