“ Көтелмәгән кунак.”(Нежданный гость)
план-конспект урока (средняя группа)

Халиуллина Гулия Хамитовна

“ Көтелмәгән кунак.”(Нежданный гость).Конспект занятия по региональному компоненту. Тема конспекта -родной край.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_inoplanet.docx21.56 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект: “ Көтелмәгән кунак.”

 

Уртанчы татар төркемендә дәрес конспекты.

 Максат:

Баларның туган ил турындагы белемнәрен ныгыту.

Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Аның кадерле җир һәм бердәнбер булуын белү.

Туган илнең, туган халкың белән горурлану, аның гореф-гадәтләрен, бәйрәм, йолаларын хөрмәт итү.

Метод һәм алымнар: кереш әңгәмә сораулар бирү, тәрбияченең хикәясе, (аңлату, күрсәтмәлелек, матур әдәбият уку, уен, әйтеп җибәрү, искә төшерү, анализ ясау, бәя бирү, йомгак).

Сүзлек өстендә эш: Ватан, президент.

Җиһазлау: туган ягыбызның матур, истәлекле урыннары сүрәтләнгән иллюстрацияләр, президент Р.Н.Минниханов портреты, ТР ның дәүләт флагы, ИКТ.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар, миңа карагыз әле, бүген минем  кәефем бик әйбәт. Мин сезгә үземнең кәефемне җибәрәм. Сез тотып алыгыз да кәефләрегезне килгән кунакларга җибәрегез. Я кәефләрегез ничек?

Балалар: Шәп!

Группага чит планета кешесе белән тәлинкә очып керә. Чит планета кешесе: Ой, ой, ой, ёё, ёй, ай, коткарыгыз, булышыгыз, җиргә төшәм, таралыгыз.(Туктый, тәлинкәдән чыга):-Нихаять, очып килеп җиттем.Исәнмесез, мин чит планета кешесе - Яшелкәй, мин ерак йолдыздан очып килдем. Мин кая ул? Минем юл күрсәтә торган навигаторым ватылды,

кая килеп эләктем соң мин?

Тәрбияче:Син  Казан шәһәрендәге, “ Бәләкәч” балалар бакчасына килеп эләктең.

Чит планета кешесе:  Кая соң ул ?Америкадамы? Африкадамы?

Балалар: Юк. Рәсәйдә.

Чит планета кешесе:  Ә нәрсә соң ул Рәсәй?

Балалар:Ул безнең туган илебез!

Тәрбияче: Әйе, балалар дөрес. Әйдәгез әле без Тимеркәйгә туган илнең нәрсә икәнен аңлатыйк әле.Балалар, безнең сәяхәтебез  бүген сезнең белән туган ил буенча булыр. Әйтегез әле, нәрсә ул туган ил?

Балалар:

–         Туган ил ул – алтын басулар

–         Туган ил ул – көмеш чишмәләр

–         Туган ил ул – киң болыннар

–         Туган ил ул – ясле-бакчалар

–         Туган ил ул – без яшәгән шәһәр, өй.

–         Әти белән Әни.

 Тәрбияче: Әйе, балалар, сез бик дөрес уйлыйсыз. Безнең яшәгән җиребез бик матур. Аның тирә-ягында җиләкле, гөмбәле урманнар, тирән сулы елгалар бар. Безнең яши торган өебез, без йөри торган балалар бакчасы, безнең шәһәр, безнең өй – болар барысы да туган як була инде.

                                                           Иркен һәм матур

Безнең туган илебез.

  Урманга бай, суга бай

  Гөлбакчалы җиребез.

Һәр кешегә үз туган җире кадерле, якын, аны һәркем ярата.

Тәрбияче:Балалар,без нинди республикада яшибез?

Балалар: Безнең туган илебез Татарстан.

Тәрбияче: Әйе, Татарстан. Ул нигә шулай атала? Анда татарлар гына яшиме?

Балалар: Юк, анда күп төрле халык яши. Ләкин төп халкы – татарлар.

Тәрбияче: Балалар без нинди шәһәрдә яшибез?

Балалар: Казан шәһәре.

Тәрбияче: Президентыбыз кем?

Балалар: Рөстәм Минниханов.

Тәрбияче: Безнең республикабызның әләме ниди төсләрдән тора?

Балалар: Яшел, ак, кызыл.

Тәрбияче: Без Татарстан җирендә яшибез. Татарстанда бик күп шәһәрләр, авыллар бар. Татарстанның баш шәһәре – Казан шәһәре. Казанда зур заводлар, фабрикалар бар. Мәктәпләр, балалар бакчалары бик күп. Казанда тагын курчак театры, цирк, зоопарк бар. (Иллюстрацияләр күрсәтелә). Урамнарында трамвайлар, троллейбуслар, автобуслар йөреп тора.

–         Ә хәзер без сезнең белән татар халкының яратып уйный торган “Башмагым” уенын уйнарбыз. (уенны уйнаганда, уенның кагыйдәләре аңлатыла).Кемнең башмагы кулда кала шуңа җәза бирелә.

Әй башмакчы, башмакчы.

Үзем оста такмакчы.

Син җырлама такмагын,

Бир кияргә башмагын.

Тәрбияче:Балалар, рәсемнәргә игътибар итегез әле. Осталар чиккән калфаклар, кәләпүшләр, түбәтәйләр, нәфис муенсалар, чигүле алъяпкычлар, бала итәкле күлмәкләр, камзуллар искиткеч матур! Алар барысы да матур бизәклеләр. Бизәкләрдә халкыбызның бәхет һәм матурлык турындагы уй-хыяллары, элек-электән килгән гореф-гадәтләре, иң якты хис-тойгылары чагыла.

Искә төшереп китик әле, татар орнаментында нинди мотивлар барлыгын.

– Ләлә чәчәк, кыңгырау, кәнәфер, тукранбаш, мәк чәчәге, яфрак мотивлары бар.

– Әйдәгез бүген бу мотивлар белән алъяпкыч, түбәтәй, калфак читекләр бизибез.

– Менә монда безнең остаханәдә бизәлмәгән алъяпкыч, түбәтәй, калфак, читекләр ята бергәләп бизәп алыйк әле. Тимеркәйгә бүләк итәрбез.

Тәрбияче: Балалар, рәсемнәребезне Яшелкәйгә бүләк итик .

Чит планета кешесе: Рәхмәт сезгә, балалар.Мин хәзер туган илнең нәрсә икәнен аңладым. Үземнең туган планетамны сагына башладым. Миңа китәргә кирәк. Сезнең планетагыз, сез балалар  миңа бик ошадыгыз .  Мин үз планетама кайткач, бу уенны үземнең дусларыма да өйрәтермен. Бу сурәтләрне дә күрсәтермен. Бүләкләрегез өчен рәхмәт. Саубулыгыз! Миңа да кунакка килегез.

Тәрбияче: Рәхмәт сиңа, Яшелкәй,саубул. Алла бирса без дә сиңак кунакка килербез әле.

Балалар, хәтерегездәме күптән тугел генә без сезнең белән Космонавтлар көнен искә төшереп үттек. 1961 елның 12 апрелендә  кешенең беренче тапкыр космоска очкан көне. Быел  55 ел булды.

Тәрбияче: Менә без сәяхәтебездән кире әйләнеп кайттык. Балалар ошадымы сезгә безнең бүгенге сәяхәтебез?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Кемгә нәрсә ошады?(балаларның җаваплары)

 Рәхмәт сезгә балалар, әйдәгез төркемебезгә кайтыйк. Саубулыгыз!

5. Шигырь – табышмаклар әйтү:

а) Яңа гына идем итек.

Ч өстәгәч, булам… (читек) (Слайд)

 

ә) Әнием, ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхетне.

Бар башымда… (түбәтәем)

Мин бүген бик бәхетле.

 

б) Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

Кызларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы…(калфагы)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сериялы һүрәттәр аша балаларҙың бәйләнешле телмәрен үҫтереү

Консультация для воспитателей по развитию монологичекой речи дошкольников. Полезна для воспитателей, работающих в национальных детских садах....

Мәктәпкәсә йәштәге балаларҙың бәйләнешле телмәрен үҫтереү технологиялары

В методической разработке приведены конкретные технологии  развития речи дошкольников в соответствии с ФГОС ДО...

Урыҫ телендә аралашҡан башҡорт балаларының телмәрен үҫтереү алымдары. Ата-әсәләр йыйылышы өсөн доклад.

Әгәр баланы бала саҡтан уҡ туған теленә ихтирамлы итеп тәрбиәләһәң, ул белемгә ынтылыусан, телгә зирәк, кеше менән аралашыусан булып үҫә, телмәре лә үҫешкән була. Туған телендә яҡшы һөйләшә белгәндә г...

Балаларҙың телмәр ижадының формалашыуы - бәйләнешле телмәр үҫешенең шарты.

Мәктәпкәсә йәштәге балаларҙа бәйләнешле телмәр үҫтереү маҡсатында ҡулланынылған алымдар тураһында педагогтар өсөн оҫталыҡ дәресе....