Сценарий праздника "Каз омэсе"
методическая разработка

Никифорова Альфида Фазыляновна

Ознакомление детей с народной культурой и традициями своего региона.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaz_omse.docx25.84 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад № 3

с. Верхнеяркеево муниципального района Илишевский район

Республики Башкортостан

                       

Балалар бакчасында зурлар төркеме балалары                      белән кичә үткәрү өчен сценарий

««Каз өмәсе» бәйрәме»

Тэрбиэче: Никифорова Элфидэ Фазылжановна

                                                  Декабрь 2020 ел

Максат: Балаларнын татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында  

белемнәрен баету, татар фольклоры белэн таныштыру. Каз өмәсе йоласы

турында әнгәмә. Элекке гореф-гадәтлэрне искә төшерү. Бәйләнешле сөйләм

телен үстерү.

Жиһаз: «Каз» йолкыр өчен тазлар, тастымаллар, бию өчен каурыйлар,

утыргычлар, өстәл, самавыр, микрофон, компьютер.

Бәйрәм барышы: Бәйрәм уткәреләсе зал матур итеп бизәлгән. Авыл өе

куренеше. Әкрен генэ музыка янгырый

Алып баручы: Онытылган гореф-гадәтләрне

                             Яңартабыз хәзер көннән-көн

                             Уен йолалары,җыр-биюе

                             Һәр киләчәк көнне бизәсен.   

Алып баручы:

 Кыйгак-кыйгак,дия-дия,

  Бәбкәләрне сөя-сөя.

  Бөтен җиргә җитешергә

  Ана казга туры килә.

Ширма артыннан ана каз булып киенгән тэрбиэче як-ягына карана,карана каз кангылдаган авазлар чыгарып, залга чыга.Шул тавышка бер-бер артлы каз бәбкәләре (балалар) тезелешеп чыга.

Уен “Ак казлар”

Алып баручы: Менэ шулай жил-давыл тидерми сакладылар казлар уз бэбкэлэрен. Матур язлар, ямьле җәйләр үтте. Үзенең муллыгы белән “Алтын көз” дә килеп җитте. Су буйларында йөргән бәбкәләр дә үсте. Авылларда “Каз өмәсе” башланды.

Бала: Көзге байлык! Көзге муллык!

Авылда каз өмәсе

Яше карты, бала - чага -

Шау-гөр килә һәммәсе! (кереп китә)

Эби: (уз-узенэ сэйлэнеп керэ) И-и-и, бу эш дигәне гел бетми, һич кенә

дә житешеп булмый. Аллага шөкер казып алган бәрәнгеләрне базга

урынлаштырдык, инде зур эшләрнен берсе генэ калып бара. Авылыбызда каз

өмәсе дә бетеп килә, урамда су буеннан кайтучы казлар да кимеде. Алла

боерса буген чират бездә. Курше кызларын да чакырдым. Озакламаслар, бик

житез кызлар усеп килә. (Ишектән тавыш ишетелә)

1 кыз: Исәнме,Курше эби! Әллә казларыңны йолкып та бетерденме?

Эби: Исәнмесез, кызыларым. Килеп тә життегезмени? Бик иртә кердегез әле.

2 кыз: Шундый матур көз иртәсендә йоклап ятып буламени, әбием.

Узең дә әнә барысын әзерләп куйгансын.

Эби: Әйе, кызым, суым хәзер кайнап чыга, сез кереп утырыша

торыгыз.Хэзер тэмлэп чэй эчеп алырбыз.

3 бала: Чэй эчэргэ олгерербез. Башта эшне бетерик.(Башка кызлар да  ризалык белгертэлэр)

Эби: Алай булгач хэзер казларны алып кереп бирэм, йолка

башларбыз.(казларны балаларга бирэ).

Менэ сезгә казлар, жырлый-жырлый армыйча эшләгез.

Эби: Э мин бэлешлэремне эзерли торыйм.

1 кыз: Казларыгыз бигрәк матур

Таза булып ускәннәр

Ә йоннары, каурыйлары

Мамыкланып беткәннәр.

Эби: Аллаһы боерса, быел каз мамыгыннан гына мендәр ясыйм әле.

Яңа, йомшак мендэрдэ йокы тэмле була ул.

 (Урам якта капка тавышы ишетелэ).

1 малай: Шыгыр-шыгыр капканы

Шыгырдатмый япмабыз.

Каз өмәсе булган жирдән,

Беребез дә калмабыз. (Керәләр)

Малайлар бер-бер артлы:

 Исәнмесез, барыгыз

Бездән сәлам алыгыз.

Эби:. Мин бит курше егетлэрен узем чакырган идем. Онытмаганнар,

рәхмәт, килгәннәр. Утегез, балакайларым .                                    

                                            Жыр «Гармун уйныйм»

Эби: Кызлар казларны йолкып бетерделәр инде.Кызлар, әйдәгез казларны монда куегыз. Курше әби эчләрен тазартканчы ,уйнап-җырлап алыйк. (Казларны өстэлгә, урындыкларын ян-якка алып куялар).

                                             Уен « Чума урдэк, чума каз»

Әби: Балакайларым, казлар әзер, барыгыз су буена төшеп чайкап менегез.

(Казларны көянтәләргә элеп кутәрәләр , «су» буена  төшәләр. Малайларга иләк белән каз каурыйлары бирелә. Алар түбәндәге сүзләрне әйтеп, каурый сибеп баралар).

Малай: Каурыйлары, каурыйлары

Сибелсен су буена

Казларыгыз шулай уңсын

Киләсе ел буена.

(«Су» буенда кызлар каз чайкыйлар).

 (Кызлар туңдыра башлады бит эле, биеп алыйк булмаса диешәләр.

Казларны бәке читенә куеп бииләр).

                                                “Эйлэнэбез тугэрэк»

Кыз: Казларыбыз да чистарды. Җылынып та алдык. Әйдэгез, кайтабыз.

(Казларны алып түгәрәккә басалар. Музыка астында кайталар. Аларны әби

каршы ала. Түгәрәк эченә керә.)

Эби: Кайтып та җиттегезмени, балакайларым? Кая казларыгызны

алып куйыйм әле. Бигрәк уңган балалар булдыгыз. Мин әле бэлешлэремне да пешереп бетермәдем.

Кыз: Ярар, әби, борчылма, без уйный торабыз.

-«Самовар»лы уйныйк.

                                                      Уен « Самовар»

-Эйдэгез музыка коралларында узебез яраткан «Хэтирэ» коен уйнап алыйк.

                           Музыка коралларында «Хэтирэ» коен башкару

-Тугэрэктэ биеп алыйк

                                      Тугэрэк бию « Ун ягымда дустым бар..»

Алып баручы : Гөрләп үтте, шаулап үтте

Авылда каз өмәсе.

Бу айларны, бу көннәрне

Көтеп ала хәммәсе.

Менә шулай каз өмәсен

Татарда үткәргәннәр.

Ә яшь кызлар күңел биреп

Бу эшкә өйрәнгәннәр.

                                      Канатлар белэн бию «Каз канаты»

Эби: Бэлешлэрем дэ пеште, коймакларым да эзер. Әйдәгез, балалар бэлештэн авыз итик, каз майларына манып коймак ашыйк, чәй эчик әле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Праздник пера" " Каурый омэсе"

Фольклорный праздник....

"Каз омэсе"

Онытылып барган элекеге бэйрэмнэрне искэ тошеру.Жырлы-биюле уеннар ойрэну,милли тэрбия биру....

Каз омэсе

Открытый урок для родителей...

Праздник гуся (Каз омэсе) (Балалар бакчасында уздырылган кичә)

Каз өмәсе. (Балалар бакчасында уздырылган кичә)...

Сценарий открытого занятия «Каз омэсе»

Занятие на этапе закрепления.Занятие начинается в кабинете татарского языка. Дети с воспитателем стоят в кругу.Воспитатель: - исэнмесез, балалар!Дети: - исэнмесез!Воспитатель: - хэллэрегез ничек?Дети:...

праздник "Каз омэсе"

Сохранение родного языка и татарских традиций...

Сценарий праздника "Каз омэсе"

Сценарий праздника "Каз омэсе"...