Каз омэсе
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Открытый урок для родителей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaz_omse-2014_at-iya.docx16.45 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

«КАЗ ӨМӘСЕ»

(әти-эниләр өчен күрсәтелгән ачык чара)

                                                            Музыка җитәкчесе:

                                                            Залялова Д.Д.

                                                            Югары-квалификацион

                                                            категорияле музыка

                                                            җитәкчесе

                          “Каз өмәсе”

Татар милләтеннән киенгән ике бала(берсе малай, берсе кыз) залга керәләр.

1бала:   Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар.

                Менә сез дә килеп җиткәнсез.

                Безнең бакчабызның шау тормышын

                 Күреп китик әле дигәнсез.

2бала:    Онытылган гореф-гадәтләрне

                 Яңартабыз хәзер көннән-көн

                 Уен йолалары,җыр-биюе

                 Һәр киләчәк көнне бизәсен.   

Күмәк җыр башкарыла”Мин көзләрне яратам”Г.Гәрәева көе ,Ф.Зиннатуллина сүз.

Ширма артыннан ана каз булып киенгән бер бала як-ягына карана,карана”Ка-ка” дигән авазлар чыгарып, залга чыга.Шул тавышка бер-бер артлыказ бәбкәләре тезелешеп чыга,аның артыннан ата каз чыга.

Ана каз: Кыйгак-кыйгак,дия-дия,

                 Бәбкәләрне сөя-сөя.

                 Бөтен җиргә җитешергә

                 Ана казга туры килә.

Ата каз: Ә мин,ата каз күрәмсез,

                Торам барыннан югары

                Бөтен эшкә дә булдырам

                Эшлисем килми бары.

Шук туган: Шаянланам,шукланам

                     Белмим,кемгә охшаган-

Шуңа мине әткәм-әнкәм

Шук туган дип атаган.

Нечкәбил: Канат кагып кыйгаклап

                     Көязлегемне   саклап

                     Һәрвакыт күз алдында.

                     Йөрим мин вак-вак атлап

                     Шуңа мине туганнарым

                     Эй,син, Нечкәбил,-диләр.

Җилбәзәк: Җил-җил атлап йөргәнгә

                     Мине җилбәзәк диләр.

                      Башымда җил сызгырганын

                      Әле ярый белмиләр.

Тәмле тамак: Тәмле тамак диләр миңа,

                          Канатларын кага-кага,

                          Әгәр тәм-том таба алсам

                          Барда миңа таба чаба.

Дәү абый: Дәү абый да,дәү абый дип

                    Артымнан һич калмыйлар,

                    Әгәр инде эш кушсаң,

                    Берсе дә яратмыйлар.

Ана каз: Әтисе. Әйдәле балакайларыбызны Шушма буена  алып төшеп,су коендырыйк.(Залдан чыгалар).

Алып баручы: Матур язлар, ямҗле җәйләр үтте. Үзенең муллыгы белән “Алтын көз” дә килеп җитте. Ямҗле Шушма буйларында йөргән бәбкәләр дә үсте. Авылларда “Каз өмәсе” башланды.

Малайлар шигырьләр сөйлиләр:

1бала: Авылларда каз өмәсе гөрли,

             Юл буена канат сипкәннәр

              Канат өсләренә баса-баса

              Кызлар каз юарга киткәннәр.

              Әллә нинди генә сәер чак бу,

               Үзе моңсу,үзе күңелле

               Каз гомере кире кайтмый торган

Яшьлек кебек кыска гомерле.  

2бала:Эй ,каз өмәсе гөрли,

              Юл буена канат сипкәннәр

              Кызларыбыз белән казларыбыз

               Ни арада үсеп җиткәннәр.

3бала: Күмәк хезмәт,уен-көлке

              Була каз өмәсендә

               Каз өмәсе бүген бездә

              Каз йолкырга килгән кызлар

              Уңыш юлдаш булсын сезгә.

Талгын гына татар халык көе яңгырый.Милли киемнән киенгән кызлар көянтәләренә казлар асып, залга керәләр .Кызлар түргә узып,казларны

алларына алып, урындыкларга утырышалар.

Хуҗа кыз: Кызлар, әйдәгез эшкә тотыныйк, эшебез дә тизрәк бетәр.

Кызлар каз йолкыган рәвеш китерә башлыйлар.

1кыз: Көз көннәре бигрәк ямьле,

            Өмәгә килгән кызлар.

          Матур булсын каз өмәсе,

           Тырышып эшлик кызлар.

2кыз: Миләүшәнең казы чистарак булган бит кызлар.

3кыз: Эй ,уңган да инде безнең Лилия, нәрсәгә тотынса, шуңа кулы килеп тора.

4кыз: Безнеке дә аныкыннан ким түгел. Менә карагыз,- ялт иттердек !

5кыз: Әйдәгез,кызлар, “Без-без идек” уенын уйнап алыйк әле.

Кызлар: Без.без,без идек,

                 Без унике кыз идек.

                 Базга төштек май ашадык,

                 Келәткә кердек бал ашадык,

                 Коега төштек су эчтек,

                  Бер тактага тезелдек

                  Таң атканчы юк булдык.

                   Авызыңны ач та ,йом !

Кызлар бер-берсен көлдерергә тырышалар.Сылу көлеп җибәрә.

1кыз: Әнә,әнә,авызын ачты нинди җәза бирәбез?

2кыз: Әтәч булып кычкырсын.

3кыз: Юк,юк ,яңа откан җырын җырласын.

Бер кыз җыр башкара.”Калфагым-энҗе бөртегем” музыкасы астында урындыкларга утыралар.

Җыр бетүгә, гармун тавышы ишетелә.

4кыз: Егетләр киләләр түгелме соң?

            Кызлар канат алыгыз, егетләргә сатарбыз.

Егетләр керә.

Егетләр: Исәнмесез, кызлар!

Кызлар: Исәнмесез,егетләр!

Кызлар: Егет, сиңа ни кирәк?

Егет: Пешкән, симез кыз кирәк!

          Юк,юк, симез каз кирәк.

          Тагын матур кыз кирәк.

Кыз: Ул кызыбыз бик елак

Егет: Конфет,прәннек бирербез!

Егет: Яратмаса, эләкми.(конфетын яшереп куя)

Егет: Сез нишлисез, кызлар?

Кызлар: Без йон йолкыйбыз!

Егетләр: Без аларны таптарбыз!

Кызлар: Нәрсә белән таптарсыз?

Егетләр: Аяк белән таптарбыз.

Кызлар: Ә без сезне куарбыз(яулык белән куалар)

Кызлар: Канат сатам,канат сатам!

Егетләр: Мин алам, мин алам!

Егетләр: Канатыгыз кыйммәтме?

Кызлар: Егет саран булмасын,

                Акча жәлләп тормасын! 

Малайлар, кызлар конфет-прәннеккә канат алышалар.

Кызлар: Әйдәгез, биеп,җырлап алыйк әле!

“Шома бас” биюе башкарыла.

Бу бик дөрес әйтелгән

Эш турында тагын нинди,

Бар ул мәкалҗ,әйтемнәр?

2бала: Бә леш ашыйсың килсә,

Бергә: Мич башында утырма.

3бала: Кешене тун җылытмый

Бергә: Эш җылыта!

4бала: Эшләсәң май кабарсың!

Бергә: Эшләмәсәң –буш тәлинкә яларсың!

5бала: Эш беткәч, уйнарга  ярый.

Бер малай җыр башкара “Әйе шул, кызык шул”

Алып баручы: Әйдәгез бергәләп парлашып биеп тә алыйк.

Парлы татар биюе башкарыла”Эх,алмасы”

Алып баручы: Әйдәгез,бер уен да уйнап алыйк әле.”Миңлебай” исемле уен уйнала.

Егет: Бәлешегез көйми микән, кызлар?

Кызлар: Бәлеш, бәлеш!Нишләп бетте икән ул?

Ширма артыннан бәлеш алып чыгалар, балалар алга тезеләләр.

Кыз: Зыяны юк, йөзе килгән моның,

          Ал да итәрбез әле,

           Гөл дә итәрбез әле,

           Бергәләшеп бәлештән дә,

           Авыз итәрбез әле.

“Каз өмәсе” җыры башкарыла.

  Бәйрәм иртәсе тәмам.                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Праздник пера" " Каурый омэсе"

Фольклорный праздник....

"Каз омэсе"

Онытылып барган элекеге бэйрэмнэрне искэ тошеру.Жырлы-биюле уеннар ойрэну,милли тэрбия биру....

Праздник гуся (Каз омэсе) (Балалар бакчасында уздырылган кичә)

Каз өмәсе. (Балалар бакчасында уздырылган кичә)...

Сценарий праздника "Каз омэсе"

Ознакомление детей с народной культурой и традициями своего региона....

Сценарий открытого занятия «Каз омэсе»

Занятие на этапе закрепления.Занятие начинается в кабинете татарского языка. Дети с воспитателем стоят в кругу.Воспитатель: - исэнмесез, балалар!Дети: - исэнмесез!Воспитатель: - хэллэрегез ничек?Дети:...

праздник "Каз омэсе"

Сохранение родного языка и татарских традиций...

ОД "Каз омэсе"

старшая группа...