"Каз омэсе"
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Ибрагимова Ильсеяр Галимулловна

Онытылып барган элекеге бэйрэмнэрне искэ тошеру.Жырлы-биюле уеннар ойрэну,милли тэрбия биру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaz_omse.docx16.31 КБ

Предварительный просмотр:

“Каз өмәсе” бәйрәме.

Максаты:Әби- бабаларыбызның гореф- гадәтләрен, элеккеге йолаларны, онытылып барган җырлы- биюле уеннарны искә төшерү.

Зал  элеккеге авыл йорты итеп бизәлгән.Талгын гына татар халык көе яңгырый.

Апа :Исәнмесез, исән- сау гына килеп җиттегезме? Әй җаннарым, бик шатлыклы,  сөенечле көнем әле бүген.Яраткан ана казым язлыкта унбиш биби чыгарган иде. Ата казым да бик акыллы, рәхмәт төшкере.Карап, саклап унбише дә үстеләр. Уйладым, уйладым да, яшь чакларны искә төшереп каз өмәсе ясарга булдым.

Эх, бар иде бит безнең дә яшь чаклар. Каз өмәсенә кызлар җыелыр иде, гармуннарын күтәреп,җырлап егетләр килер иде. Әй,егетләр килгәч китәр иде уен-көлке, җыр-бию, такмак әйтешү. Сагынып сөйләргә генә калды...

Рәхмәт төшкере, кызларым эшләрен бетереп яталардыр, онытылып киткәнмен бит. Кызлар,әйдәгез, эшләрегез беттеме?Олы якка чыгыгыз.

(Кызлар чыга)

1 нче кыз: Булды, Нурзия апа! Йолкыган казларны өлкән апалар су буена юарга алып төшеп киттеләр. Әйдәгез, алар кайтканчы бер күңел ачыйк.

Апа: Күңел ачарга өлгерербез әле кызлар.Әйдәгез, башта менә бу каурыйларны сыдырып алыйк. Йоныннан кечкенә мендәрләр ясарбыз.

2 нче кыз: Бик җайлы икән бу, Нурзия апа. Каурый да сыдырырбыз, күңел дә ачарбыз. Шулай бит. кызлар?

3 нче кыз: Шулай Алсу,ә син Нурзия апа, каз юучылар кайтканчы самавырыңны куй, коймагыңны өлгерт.

“Каз канаты” көенә җырлап каурый сыдыралар.

4 нче кыз: Кызлар, әйдәгез, табышмак әйтешәбез.

5 нче кыз: Беренчесен үзем әйтим әле. Ике корсаклы, дүрт колаклы.Ул нәрсә?

6 нчы кыз: Бигрәк шаян инде син, Алинә. Ике корсаклы, дүрт колаклы әйбер буламыни?

5 нче кыз:Була шул, була!Менә бу каз мамыгыннан нәрсә ясыйлар?

Бергә: Мендәр!

7 нче кыз: Мин дә бер табышмак беләм. Ите симез, мае юк,тиресе калын, йоны юк.

 Бергә: Шалкан!

1 нче кыз:Әй,кызлар.Шул табышмаклар белән баш катырып утырмыйк әле.Кызыклырак уен уйныйк.

2 нче кыз:Нинди уен уйныйбыз соң?

1 нче кыз:Без,без, без идекне.

Без без без идек

Без унике кыз идек.

Базга төштек, бал ашадык

Келәткә кердек май ашадык

Коега төштек су эчтек.

Бер тактага тезелдек

Таң атканчы юк булдык.

Кап та-коп. Авызыңны ач та йом!

3 нче кыз :әнә.әнә,Фирүзә авызын ачты!

Кызлар: Фирүзәне нишләтәбез?

5 нче кыз: Кайсы егетне ярата, шуның исемен әйтсен!

Фирүзә: Әй, шаярмагыз әле кызлар! Мин бер яңа җыр өйрәндем,шуны җырлап алыйк әле.

Җыр:”Тылсымлы сүзләр”

(Егетләр җырлаган тавыш ишетелә)

6 нчы кыз:Кызла,.егетләр килә! Нурзия апа, кертәбезме егетләрне?

Нурзия апа: Егетләр кертмәгәч , каз өмәсе  була мыни ул! Әби- бабаларыбыздан калган йола бит ул.Тик сез егетләр килгәч тәртипле булыгыз.Иң элек канат сатып уйнарбыз.Һәркайсыгыз икешәр канат алыгыз да, тезелешеп басыгыз.Канатларны егетлэргэ сатарбыз,түләмәсәләр сөлге белән кыйнарбыз.

7 нче кыз: Үпкэлэп кайтып китмәсләр ме соң?

Апа: Чын егет булсалар,үпкәләмәсләр(Егетләр килә)

Егетләр:Сандугачнын балалары

               Талга куннарган икән.

               Кызларыгыз тырышып эшли,

               Бигрәк уңганнар икән.

               Тәрәзәдән карыйсыз,

               Карап кемне таныйсыз?

               Карап тилмереп торганчы

               Ник чакырып алмыйсыз?

Кызлар:Масаеп йөрмәгез әле,

               Уйлагыз керү ягын.

              Ишекне бикләп куярбыз,

              Шундый сөз булса тагын.

Егетләр:Ишекне ача белмиләр,

                Торабыз  өшеп,катып.

                Ишегегезне  күтәреп,

                     Китәрбез әле кайтып.

Кызлар:Бусага хакын жәлләмә,

                Сиңа кинәш шул,егет

                Кызлар йөзен  күрәм дисән

                Акча түләп кер егет.

1нче егет:Бусага хакы капчыкта,

                   Кердек ишек ачыкка

                    Егетләрнең күчтәнәче

                    Сезгә булыр тансыкка (Күчтәнәч бирә)

                                           Егетләр кереп,кызлар каршына тезелеп басалар.

1нче кыз:Егет,сиңа ни кирәк?

2нче егет:Пешкән,симез кыз кирәк!

                   Юк ла,симез каз кирәк.

                   Тагын матур кыз кирәк.

1 нче кыз: Каз казанга төшмәгән

                     Егет үзе пешмәгән!(сөлге белән суга)

2 нче егет:Җитәр инде пешердең

                    Шабыр тиргә төшердең.

2 нче кыз:Канат сатабыз канат

                   Яхшысын сайлап карап.

                 Егет  булсаң канат ал

                 Бер алтын чыгарып сал

3 нче егет:Кыйммәт икән бер алтын

                   Канатлар сездә калсын!

3 нче кыз:Егет саран булмасын

                    Акча жәлләп тормасын.

                    Кем чын егет- шул алсын!

Җыр”Канат сатыш”

4 нче егет:Тыпыр.тыпыр, тыпырдатып

                    Бергә басаек әле.

                     Уйнап- көлеп, җырлап- биеп

                      Күңел ачаек эле.

“Түгәрәкле уеннар”

4 нче кыз: Бүген бездә каз өмәсе

                     Яңгырасын матур көй.

                     Биик- җырлыйк, Уйныйк- көлик

                      Гөрләп торсын безнең өй.

“Кулъяулык салыш” уены.

“Кәләпүшем кәләпүш”- егетләр җырлый.

Уен кораллары белән җырлау.”Гармун уйныйм”

Парлы татар биюе.

Апа: Егетләр, кызлар! Түбән очтан кунак килгән.

(Татар халык киеме кигән.абзый булып киенгән тәрбияче капчык күтәреп керә)

Абзый: Өмә барын белдем,түбән очтан килдем.

              Капчык тулы казлар,өегез тулы кызлар.

              Дусларча сөйләшеп, бергәләп гөрләшеп

              Казларны сайларбыз, кызларны сынарбыз.

Апа:Каз тутырып килдем дисең

        Улдыр бәлки буш капчык.

        Сезне күп тапкыр сынадык

       Түбән очлар мактанчык.

Абзый:Бездә егетләр гаделләр

              Ә кызларда наз гына.

               Хәзер казларны санарбыз

              Сабыр кирәк аз гына.

(капчыкны ача,бәбкә булып киенгән кыз чыга)

Бергә: Хуш килдең каз бәбкә!

             Хуш килдең каз    бәбкә!

               Син гүзәл, син нәфис,

              Син матур, нәкъ чәчкә!

Апа: Рәхмәт сиңа яшьти! Сөендердең безне, көлдердең.Ә без түбән очларга чабата биюе бүләк итик.

(Чабата биюе)

Апа: Каз юучыларым да кайтып җиттеләр.Бәлешем дә пешеп җиткәндер.Әйдәгез кунаклар олы якка.Бер сыйланып алыйк.(барысы бергә музыка астында залгдан чыгалар)          

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Праздник пера" " Каурый омэсе"

Фольклорный праздник....

Каз омэсе

Открытый урок для родителей...

Праздник гуся (Каз омэсе) (Балалар бакчасында уздырылган кичә)

Каз өмәсе. (Балалар бакчасында уздырылган кичә)...

Сценарий праздника "Каз омэсе"

Ознакомление детей с народной культурой и традициями своего региона....

Сценарий открытого занятия «Каз омэсе»

Занятие на этапе закрепления.Занятие начинается в кабинете татарского языка. Дети с воспитателем стоят в кругу.Воспитатель: - исэнмесез, балалар!Дети: - исэнмесез!Воспитатель: - хэллэрегез ничек?Дети:...

праздник "Каз омэсе"

Сохранение родного языка и татарских традиций...

ОД "Каз омэсе"

старшая группа...