Юл билгеләре кунакта
проект (средняя группа)

Зарипова Алсу Рашидовна

балаларның уй-фикер, хәтер күзаллауларын үстерү; танып-белүгә кызыксынулар тәрбияләү; иҗади сәләтләрен арттыру, юл йөрү кагыйдәләрен төрле ситуациядә куллана белүләрен үстерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_yul_bilgelere_bezde_kunakta.docx28.63 КБ

Предварительный просмотр:

Проектның темасы:  Юл билгеләре кунакта

 Кереш

    Һәр баланың тормыш юлы балалар бакчасыннан , мәктәптән башлана. Монда алган тәрбия кешене гомере буе озатып бара.

  Сау-сәламәт кеше гел юлда, хәрәкәттә. Тормыш шуңа көйләнгән. Әмма көйләнгән тормыш уяулык тәлап итә.

   Соңгы елларда транспортның күбәеп китүе юл һәлакәтләрен арттырды. Имгәнүчеләр һәм игътибарсызлык корбаннары арасында  балаларның күп булуы бигрәк тә аяныч. Һәлакәтләрнең сәбәпләре дә күп төрле: балаларның игътибарсызлыгы, юл кагыйдәләрен үтәргә теләмәүләре, юлда дөрес йөрмәве, иң гади юл билгеләрен дә белмәүләре.

   Бөтен кешенең дә сау-сәламәт булып яшисе килә. Һәркем яшәү өчен көрәшә. Шуңа күрә дә бала чактан ук юл кагыйдәләрен өйрәнүне, юл кагыйдәләренә буйсынуны, аларны үтәүне кертергә кирәк.

    Мэктәпкәчә белем бирү учреждениясендә моның буенча эш алып бару, төрле чаралар үткәрү, балаларга юл кагыйдәләрен һәм билгеләрен  өйрәтү, төгәл үтәргә күндерү, игътибарлы булырга, иптәшләреңә ярдәм күрсәтә белергә өйрәтү максатыннан эшләнә.

   Гади чаралар, дәресләр итеп кенә үткәрмичә, төрле кызыклы методлар куллану балаларның игътибарын тагын да җәлеп итә.

   Яраткан әкият геройлары, яраткан язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең кызыклы геройлары белән булган төрле хәлләр, ялгышларны аңлау, төзәтү балаларның хәтерендә кала һәм юлда дөрес йөрергә, игътибарлы булырга ярдәм итә, өйрәтә.

Проектның тибы: танып-белү, мәгълүмати, тикшеренү.

Мәгариф өлкәләрен интеграцияләү: танып-белү үсеше, социаль-коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше.

Проектның озынлыгы: 3 ай.
Катнашучылар: урта төркем балалары, тәрбиячеләр, ата-аналар.

Актуальлек: хәзерге вакытта Россия юлларында көн саен мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре арта бара. Урта яшьтәге балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрендә, юл билгеләрен билгеләүдә начар ориентлаша. Кечкенәдән үк баланы юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, урамда, юл йөрү өлешендә игътибарлы булырга өйрәтергә була.     Игътибарлылык, саклык, җаваплылык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Юл һәлакәтләренең сәбәпләрен булдырмас өчен, балага мондый сыйфатлар бик кирәк бит. Әлеге проект урта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлны ничек дөрес итеп  юлны узарга өйрәтә.

Максаты: балаларның уй-фикер, хәтер күзаллауларын үстерү; танып-белүгә кызыксынулар тәрбияләү; иҗади сәләтләрен арттыру, юл йөрү кагыйдәләрен төрле ситуациядә куллана белүләрен үстерү.

Бурыч: - балаларның юл билгеләре турында белемнәрен киңәйтү;

 - транспорт һәм махсус транспорт турында белемнәрне ныгыту;

- балаларның юл йөрү кагыйдәләре, светофор турында белемнәрен ныгыту;

- юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү - тема буенча актив сүзлекне үстерү;

Проектның методлары:

- Әңгәмә уздыру (рәсем-картиналар буенча, тормыш тәҗрибәсеннән).

-  Балалар өчен тәкъдим ителгән конкурсларга әти-әниләрне җәлеп итү

(“нинди транспортта сәяхәт итәсен килә” – рәсем ясап килергә.Светофор сина эндәшә” – шигырь, табышмак уйлау)

- Уен өчен атрибутлар ясау (тәрбияче hәм әти-әниләр ярдәме белән)

- Сюрпризлы моментлар (әкият персонажлары керү, телеграмма, хат алу)

- Матур әдәбият (шигыръ, табышмак, мәкаль)

Проектның этаплары:

1 этап-оештыру

- Проект темасы буенча ата-аналар почмагын рәсмиләштерү.

- Әлеге тема буенча сәнгать әдәбиятын сайлау.

- Ата-аналар белән кул эшләре ясау.

- Балалар белән бергә юл билгеләре ясау.

- Дидактик уеннар, сюжет картиналар ясау«Мин җәяүле ".

- Уенның эчтәлеге  дидактик материал буенча төзү.

- Уенга кирәкле чараларны әзерләү, ясау.

Сюжетлы рольле уен өчен атрибутлар әзерләү:

- Предметлы үсүче мохитне яңарту.

- Ата-аналарны таныштыру һәм проектта катнашуга җәлеп итү.

2этап – Төп этап

- Уенда катнашучылар белән инстуктаж үткәрү.

- Рольләрне тулысынча бүлеп бирү hәм катнашучылар алдына бурычлар          кую.

 - Проблеманы турыдан-туры кую, аны хәл итү ысулын табу.

Әңгәмә: «Игътибар, юл!», «Җәяүле кичүе», «Сезнең дус, светофорчик», «Тыю билгеләре», «Махсус транспорт», «Җәяүле һәм автомобильләр», «Юл йөрү кагыйдәләре», «Безнең шәһәр урамнарында Транспорт», «Урам хәрәкәтен, җәяүлеләр кичүен», «Махсус транспорт артыннан күзәтү»һ.б.

Шөгыль:
«Светофорчы янында кунакта», «Игътибар, юл билгеләре»һ.б.

Сәнгать әдәбиятын уку: В. Клименко «Уенчыклар белән һәлакәтләр»,        С. Волкова «Юл йөрү кагыйдәләре турында»,  С. Михалков «Өч могҗизалы төс»,  В. Иришин «шәһәр буйлап йөрү», А. Иванов «Аерылгысыз дуслар буларак, юл аркылы чыктылар», Е. Житков «Светофор»

 Сюжетлы-рольле уеннар: «Автомобильче», «Өйгә юл», «Безнең урам» һ.б.

Дидактик уеннар: «Кызыл, сары, яшел»,  «Тасвирлама буенча җавап бир», «Могҗиза билгеләре», «Дөрес итеп җәю» һ.б.

Иҗади хикәяләр төзү: «Мин шәһәр урамы буйлап ничек йөрдем», «Юлда гадәти булмаган очрак» ,«Минем урамым» һ.б.

Сәнгать иҗаты: Аппликация «Махсус транспорт»

Рәсем « Җәяүле кичүе»,«Тылсымлы светофор»  Әвәләү, конструкцияләү:   машина, безнең урам ,күмәк эш ,табышмаклар.

Якын урамга экскурсия: Юл йөрү кагыйдәләре буенча  презентация карау. Шәһәр урамнары буенча   альбомын әзерләү.

Ата-аналар өчен консультацияләр: «Бала шәһәр урамында», «Кечкенә җәяүле» ,«Юл йөрү кагыйдәләре», «Өйгә юл», «Сабый өчен үрнәк»,« Балалар бакчасына юл» һ.б.

3 этап – йомгаклау этабы:

   Ата-аналар һәм балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча кул эшләнмәләре ясау,  конкурсында катнашу.

   Проект темасы буенча әти- әниләр ярдәмендә сәнгать иҗаты күргәзмәсен булдыру. Йомгаклау  буенча әти –әниләр белән «Күңелле билгеләр» викторина  үткәрү.

   Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә балаларда юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәр тупланды. Транспорт һәм «махсус транспорт», светофор һәм юл билгеләре турында күзаллаулар киңәйтелде. Ата-аналарда проектларда катнашу кызыксынуы туды, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәре киңәйтелде, уртак эшчәнлеккә кызыксыну барлыкка килде. 

Көтелгән нәтиҗә: Уеннар вакытында бирелгән белем hәм күнекмәләрнең балалар хәтерендә сакланды, уеннарда баланың үз-үзен мөстәкыйль, белемле итеп күрсәтә беленде.

Кулланылган әдәбият:

1.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү: укыту әсбабы/ авт.-төз.: Р.Ш.Әхмәдиева. Е.Е.Воронина, Р.Н.Миңнеханов h.б.; Р.Н. Миңнеханов hәм Д.М.Мостафин ред.; русчадан В.Р.Камалиева тәрҗ. – “Балаларның тормыш иминлеге фәнни үзәге” ДУ басмасы, 2008

2.Адымнар нык, юллар имин булсын! : балар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма/ авт.-төз.: Л.Г.Әхмәтшина, З.Ф.Камалова h.б. – “Образцовая типография” нәшрияты, 2002

3.http://salavatkupere.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

" =, # билгеләре, математик табышмак, зурлык"

=, # билгеләре турында белемнәрне ныгыту, язарга күнектерү; арифметик мисал төзергә өйрәтү, аны чишү; +, ˗ билгеләре белән эшләүне дәвам итү. ...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Балаларга юл билгеләренә танырга, юл йөрү кагыйдәләрен аңларга өйрәтү....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү....