“Әкият яшәгән җирдә” (“Там, где живет Сказка”)
проект (старшая группа)

Хасанова Рания Ильсуровна

КЕРЕШ

Кешеләргә, бигрәк тә балаларга әйләнә-тирә дөньяны аңлы рәвештә кабул итәргә ярдәм итүче һәм аралашу чарасы булган туган телнең ролен бәяләп бетереп булмый. Кечкенәдән үк тиешле сөйләм үсеше алмаган балалар бик кыенлык белән генә сөйләмгә кире кайтаралар, бу бушлык аның киләчәк үсешенә йогынты ясый. Нәкъ менә кечкенәдән баланың пассив сүзлеген баетырга, баланы сүзләрдән мөстәкыйль файдаланырга өйрәтергә, сөйләм активлыгын һәм танып белү кызыксынуларын стимуллаштырырга кирәк. Чөнки нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәгеләр грамоталы, төгәл, матур сөйләм нигезләрен салу, әйләнә-тирәбездәге бөтен нәрсәгә кызыксыну уяту өчен аеруча уңайлы. Шуңа күрә балаларның сүзлеген баету һәм сөйләмен активлаштыру мәсьәләсе минут саен, секунд саен хәл ителергә, ата-аналар белән әңгәмәләрдә даими яңгырарга, барлык режим моментларына үтеп керергә тиеш.Баланың сөйләм үсешендә төп урынны өлкәннәр алып тора: балалар бакчасында – тәрбияче булса, өйдә – әти – әниләр һәм гаилә әгъзалары.  Мәктәпкәчә яшьтәге баланың телне үзләштерүдәге уңышлары өлкәннәрнең сөйләм теленнән, аларның бала белән ничек аралашуыннан, бала белән сөйләшүгә никадәр игътибар бирүеннән тора.

Шуның өчен дә балаларны дөрес сөйләмгә өйрәтүдә, сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләү өчен, әкиятләрнең әһәмияте гаять зур һәм бүгенге көндә балалар бакчасында киң кулланыла.

Мин бу теманы ни өчен сайладым, чөнки мин кече яшьтәге балалар белән эшлим, һәм әкиятләрнең, матур әдәбиятның, кече яшьтәге балалар сөйләмен формалаштыруга,  халык әкиятләренә, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүдә йогынты ясавында мөһим урын тотканын билгеләргә телим.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_hasanova_r.i.docx86.22 КБ

Предварительный просмотр:

Проект, направленный на сохранение и развитие

родных языков народов

Название проекта

“Әкият яшәгән җирдә” (“Там, где живет Сказка”)

Цель и задачи проекта

Проектның максаты: чемодандагы әкиятләр аша кече яшьтәге балаларның туган телдә сөйләм һәм коммуникатив сәләтләрен системалы һәм иҗади рәвештә үстерү; гаилә-балалар бакчасы партнерлыгын ныгыту һәм милли әдәбиятка, мәдәниятка мәхәббәт тәрбияләү.

Проектның бурычлары:

-чемодан форматында дидактик-театраль комплектлар әзерләү һәм методик тәэмин итү: әкият тексты, персонажлар, декорация, уен карточкалары һәм кулланма буклетлар ясау;

-балаларның актив сүзлек запасын арттыру һәм бәйләнешле сөйләм формалаштыру өчен интерактив уеннар һәм сәхнәләштерү алымнары куллану;

-әти-әниләрне проектка җәлеп итеп, гаиләдә әкият уку һәм сөйләм күнекмәләрен ныгыту буенча практик мастер-класслар һәм консультацияләр оештыру;

-төрле театр формаларын (өстәл театры, бармак театры, тантамареска, курчак театры) кулланып балаларның иҗади һәм коммуникатив осталыкларын үстерү;

-педагоглар өчен һөнәри үсеш программасы булдыру: семинарлар, мастер-класслар һәм тәҗрибә уртаклашу;

-проект барышын мониторинглау һәм бәяләү системасын кертү: башлангыч һәм йомгаклау диагностикалары, видеога төшерү, әти-әниләр һәм педагоглар анкета – ачыкламалары;

-проект нәтиҗәләре нигезендә методик материаллар туплау һәм аларны башка балалар учреждениеләренә тарату өчен пилот балалар бакчасы белән элемтә булдыру;

-балаларда милли мәдәнияткә, татар әдәбиятын укуга кызыксыну уяту өчен бәйге-күргәзмәләр, иҗади альбомнар һәм портфолиолар туплау.

Обоснование актуальности и социальной значимости проекта

Бүгенге кәрәзле телефоннар, гаджетлар йогынтысында көн кадагындагы проблема ул – гаиләдә әти – әниләрнең балаларга әкият укымавы, гомумән, гаиләдә әти – әнинең бала белән сөйләшмәве тора.

Сөйләм үсеше җәмгыятебездә торган саен актуаль проблемага әверелә бара. Хәзерге вакытта балаларны укытуның һәм тәрбияләүнең яңа формаларын һәм ысулларын эзләү – актуаль мәсьәләләренең берсе булып тора. Үсешкә игътибарны арттырып баланың шәхесен яңарту һәм сыйфат ягыннан яхшырту мөмкинлеге аның сөйләм үсешен бәйли.

Әкиятнең үзенчәлеге шунда: мәктәпкәчә яшьтәге бала шәхесенең үсеше грамоталы белемнәрне уңышлы үзләштерү белән килешенгәнлек гармониясендә бәйләнешле сөйләм белән бара.

Әкият - хыялый ситуация гамәлләре булган интегратив эшчәнлек.

Әкиятләр сабыйның сүзлек запасын киңәйтә, дөрес диалог төзергә ярдәм итә, бәйләнешле логик сөйләмне үстерә. Бәйләнешле сөйләмне үстерүбалаларны дөрес сөйләмдә тәрбияләүнең төп бурычы булып тора. Театральләштерелгән эшчәнлек балалар тормышына төрлелек кертә, аңа шатлык бүләк итә һәм иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Чемодандагы әкиятләр балаларның логик фикерләү сәләтен үстерә, сүзлек запасын баета, балаларны чиста һәм дөрес сөйләмгә чыгара һәм туган телгә, татар әкиятләренә мәхәббәт тәрбияли, ә әти – әниләр белән бергә бердәм эшчәнлекне киң җәелдерә, “балалар бакчасы – әти – әни – бала” концепциясен яктырта.

Проектның яңалыгы:

-чемоданнар форматында әкиятләрне комплекслы дидактик ресурс итеп оештыру —әлеге идея балалар бакчасында һәм гаиләдә куллану өчен уңайлы, күчмә һәм күп функцияле булуы белән аерылып тора;  

-әти-әниләрне әкиятләр эшләүгә һәм сәхнәләштерүгә тулы катнаштыру аша туган телне саклау һәм сөйләм үсешендә гаилә-балалар бакчасы партнерлыгын ныгыту;

-берничә төрле театр форматын (өстәл театры, бармак театры, курчак театры) берләштереп әкиятне уен-интерактив форматта бирү — телне активлаштыруга инновацион караш булдыра;

-чемоданнарга методик буклет, видеоязмалар һәм QR-ссылкалар кую аша цифрлы ярдәмлек булдырыла.

Проектның иҗтимагый әһәмияте:

-туган телне саклау һәм киң җәмәгатьчелеккә җәелдерү: проект балаларда һәм гаиләләрдә татар телендә аралашуны арттыра, телнең җәмгыятьтәге урынын ныгыта;

-гаилә-балалар бакчасы элемтәләрен ныгыту: әти-әниләрне проектка җәлеп итеп, гаилә һәм балалар бакчасы арасындагы хезмәттәшлек үсә, бу иҗтимагый тотрыклылыкка ярдәм итә;

-буыннар арасындагы бәйләнешле мөнәсәбәтне көчәйтү: әби-бабайларны, ата-аналарны һәм балаларны берләштерү аша гореф– гадәтләр саклана һәм буыннар арасында иҗтимагый  интеграция арта;

-инклюзив мохит булдыру: мобиль чемоданнар төрле мөмкинлекле балалар өчен дә җайлаштырылган форматта эшләнеп, барлык балаларны катнаштыруны тәэмин итә;

-җәмәгать активлыгын күтәрү: китапханәләр, мәктәпләр, сәнгать үзәкләре һәм спонсорлар белән уртак проектлар җәмгыятьтә хезмәттәшлек һәм волонтерлык традицияләрен киңәйтә;

-мәдәни аң һәм гореф-гадәтләрне тапшыру: милли әдәбият һәм фольклор аша тәрбия бирү балаларда мәдәни аңны үстерә һәм җәмгыятькә карата горурлык тәрбияли;  

-иҗтимагый-эмоциональ күнекмәләр үстеү: коллективта рольләргә бүленү, спектакльләр әзерләү балаларда үз-үзеңне тоту һәм конфликтларны хәл итү күнекмәләрен үстерә;

-Цифрлы-мәгълүматка бәйлелекне киметү: гаилә белән туры элемтә һәм иҗади эшчәнлек гаджетлардан арындыра, иҗтимагый бәйләнешләргә игътибарны арттыра.

Описание проекта, его практическая значимость

“Әкият яшәгән җирдә” проекты туган телне саклау һәм камилләштерү, сөйләм телне үстерү, матур әдәбиятка, халык язучыларының әсәрләренә, татар халык әкиятләренә мәхәббәт уятуга ярдәм итә. Әти – әниләргә һәм балалар  бакчасы педагогларына милли белем һәм тәрбия бирүдә дидактик ярдәмлек булып тора. Проект нәтиҗәсендә тудырылачак продукт – чемодандагы әкиятләр балалар бакчасының методик һәм дидактик эш нәтиҗәсенә, район балалар бакчалары эшчәнлегенең тыгыз бәйләнешенә нигезләнәчәк.

Проект татар халкының мирасын, халык фольклорын баетуга, иҗади аралашу һәм иҗат өчен уңайлы этномәдәни мохит булдыруга, үсеп килүче буынны рухи һәм әхлакый сыйфатлар нигезендә тәрбияләүгә, халык мирасына кызыксыну уятуга һәм үстерүгә ярдәм итәчәк. Чөнки проект нәтиҗәсендә чыгарылачак методик кулланма һәм әзер  әкиятләр белән чемоданнар әлеге юнәлештә балалар бакчасында алып барылган эш тәҗрибәсен үз эченә алачак.

Проектның практик әһәмияте.

-туган телне саклый һәм үстерә: проект балаларда татар телендә даими аралашу мохитен булдыра, сүзлек запасын киңәйтә;

-сөйләм үсешен тизләтә: сәхнәләштерү һәм уеннар аша бәйләнешле сөйләм, артикуляция һәм коммуникатив күнекмәләр үсә;

-гаилә бәйләнешләрен ныгыта: әти-әниләрне иҗади процесска җәлеп итеп, гаилә -бакча дәвамчанлыгын  тәэмин итә;

-милли мәдәният һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли: татар халык әкиятләре һәм татар язучыларының әкиятләре аша кызыксыну уята;

-иҗади һәм социаль компетенцияләр үстерә: сәхнәләштерү, әкиятләрне җанландыру балаларда күзаллау, җаваплылык һәм командада эшләү күнекмәләрен формалаштыра;

-инклюзив һәм уңайлы ресурс тудыра: мобиль чемоданнар төрле яшь мөмкинлекләре белән балалар өчен җайлаштырылган;

-педагоглар өчен методик база булдыра: практик материаллар һәм семинарлар тәрбиячеләрнең осталыгын арттыра;

-җәмәгатьчелек һәм партнерлыкны арттыру: китапханәләр, мәктәпләр һәм спонсорлар белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен киңәйтә;

-масштаблау мөмкинлеге: әзер чемоданнар һәм методика башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрндә дә кулланыла алачак;

нәтиҗәлелекне күрсәтү: сөйләм күрсәткечләренең үсеше, балалар һәм гаиләләр катнашлыгын бәяләү мөмкинлеге бар.  

Проектның инновациялелеге.

-Практик, күчмә, кулланышка әзер “чемодан-әкият” җыелмаларын булдыру: әти-әниләр дә, педагоглар да шунда ук куллана ала;  

-Мультимодаль методика: традицион әкият укуны театр, кул осталыгы, логопедик уеннар һәм цифрлы контент белән берләштерү;

-җирле әдәбиятны (халык әкиятләре, Тукай, Алиш иҗаты) балаларга кызыклы формада тәкъдим итү — милләтне саклау һәм телне үстерү өчен заманча ысул;

-җәмәгатьчелек һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән партнерлык — проект ресурсларын масштаблауга юл ача.

Проектны тормышка ашыру планы:

Август: проектны рәсмиләштерү, план-график, материаллар исемлеген барлау.

Сентябрь: “Өч кыз” чемоданын әзерләү, декорация, персонажлар, остаханәләр, беренче репетицияләр, өстәл-театр премьерасы.

Октябрь: “Чукмар белән Тукмар” чемоданы, курчаклар ясау, видео бәйге, сәхнәләштерү.

Ноябрь: “Шалкан” әкияте чемоданы, маскалар, бармак/кашыклар театры, премьера.

Декабрь: Тукай әкиятләре чемоданы, Тукай чаралары (флешмоб, интеллектуаль уеннар), проектны тәкъдим итү, йомгаклау конференциясе.

Ел дәвамында: сайтта фото/видеоотчет, педагоглар өчен мастер-класслар, буклетлар тарату.

Ата-аналар һәм балалар белән эш:

-Бергә укулар: әти-әниләр белән “әкият уку сәгатьләре”, өйдә укыр өчен тәкъдимнәр;  

-Иҗади остаханәләр: персонажлар, маскалар, курчакларр, декорацияләр ясау (гаилә катнашында).  

-Видеобәйгеләр һәм флешмоблар: “Балам белән әкият укыйм”, “Без Тукайны укыйбыз”.

-Тәрбияви сөйләшүләр/консультацияләр: туган телне өйрәтү, әкиятләрнең тәрбияви роле.  

-Сәхнә һәм уеннар: рольләр бүлү, импровизация уеннары, логик-дидактик уеннар.

-Күргәзмәләр: “Яраткан китабым” — гаилә китапханәсе күргәзмәсе, күчмә папкалар.

Чемоданнарны төзү планы:

• проектта 4 төп чемодан — “Өч кыз”, “Чукмар белән Тукмар”, “Шалкан”, “Тукай дөньясы”. Киләчәктә коллекция киңәйтеләчәк

• Һәр чемодан эчендә:

1. Әкиятның кыска китапчыгы/текст, татар һәм рус (яки тәрҗемә) вариантлары.

2. Персонаж өчен курчаклар (кашыклар, бармак театры, уен курчаклары) — минимум 6 персонаж.

3. Маскалар һәм костюм элементлары .

4.Декорация элементлары

5. Дидактик материаллар: карточкалар, мнемотаблицалар, “Нәрсә җитми?”, “Пар тап” уеннары.

6. Методик буклетлар: уеннар, репетицияләр өчен сценарийлар, әти-әниләргә практик киңәшләр.

7. Аудио/видео ресурслар (CD яки QR-код белән): әкиятне тыңлау, инструменталь фон.

8. Кулланма: нәрсә белән ничек эшләргә (тәрбияче һәм әти - әниләр өчен).

9. Кыска язылган бәяләмә формалары һәм уеннар нәтиҗәләрен теркәү өчен журнал.

Чемоданнарны эшләү планы:

1. Идея һәм сценарий җыелганнан соң материаллар исемлеге төзү.

2. Әти-әниләрдән, иҗтимагый партнерлардан материаллар җыю/сатып алу.

3. Берничә мастер-класс уздыру — курчаклар, маскалар ясау.

4. Чемоданны комплектлау, методик материалларны бастыру.

5. Чемоданны сынап карау: тәүге репетицияләр, кайтаваз булдыру .

6. Чемоданнарны бакча бүлмәләрендә саклау һәм график буенча куллану (ай саен бер чемодан — ротация).

Планируемый результат (продукт), механизма его оценки

Әлеге проект татар телен туган тел буларак саклап калуга һәм үстерүгә, милли мәдәниятне, гореф – гадәтләрне киң җәелдерүгә юнәлдерелгән, этномәдәни тәрбия һәм белем бирү мохите булдыру буенча татар балалар бакчаларында, татар төркемнәрендә белем һәм тәрбия бирүче тәрбиячеләрнең эшчәнлеге өчен әзер продукт булып тора һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлдерелә.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Балалар өчен:

-сүзлек запасы: проект ахырына балаларның актив сүзлеге якынча 25–40% ка артуы көтелә;

-бәйләнешле сөйләм үсеше: 70% тәрбияләнүче кыска сюжетны (әкиятны) 2–3 җөмләдә аңлатып сөйли алачак.  

-артикуляция һәм сәнгатьле сөйләм яхшыруы: тавыш әйтелеше һәм интонациядә уңай үзгәрешләр;

-иҗади һәм иҗтимагый күнекмәләр: рольләр бүлешү, командада эшләү, үз-үзеңне тоту осталыгы үсә; спектакльләрдә катнашу балаларның үз-иманлыгын арттыра;

-моторика һәм иҗади продуктлар: курчаклар, маскалар, рәсемнәр аша үсеш күзәтелә.

Әти-әниләр һәм гаилә өчен:

-гаилә - балалар бакчасы бәйләнеше ныгуы: әти-әниләрнең проекттагы актив катнашуы арта (катнашучыларның кимендә 50–75% булуы планлаштырыла);

-өйдә әкият укуга карата кызыксыну арта, әти-әниләр практик күнекмәләр ала (остаханәләр, киңәшләр);

-мәдәни һәм тәрбияви аң артуы: туган телгә карата ихтирам һәм балалар белән әдәбиятны уртаклашу гадәте формалаша.

Педагоглар өчен:

-педагогик осталык үсә: мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр аша яңа методик ысуллар игътибар үзәгенә кайта;  

-методик база барлыкка килә: минимум 4 чемодан-комплект, буклетлар һәм сценарийлар туплана;  

-проект нәтиҗәләре буенча педагоглар арасында тәҗрибә бүлешү мөмкинлеге арта.

Балалар бакчасы өчен:

-инновацион дидактик ресурслар фонды формалаша (чемоданнар, методик пакетлар, мультимедиа);

-уку-тәрбия эшчәнлеге сыйфаты арта, балалар бакчасының һәм җәмәгатьчелек күрсәткечләре яхшыра;

-партнёрлар һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр ныгытыла (китапханәләр, мәктәпләр һ.б.).

Санлы һәм документаль нәтиҗәләр:

-проект дәвамында 4 төп әкият чемоданы әзерләнә һәм тәкъдим ителә;

-4 төп спектакль (һәр айда бер) куела, видеога төшерелә һәм архивлана;

-методик буклетлар һәм маршрут-планнар бастырыла (минимум 100 нөсхә / электрон вариант);

Санлы күрсәткечләр:

-Сүзлек запасы (диагностика таблицасы): +25–40%

-Бәйләнешле сөйләм дәрәҗәсе: проект ахырында 70% балалар үз фикерен бәйләнешле итеп әйтә алачак.

-Әти-әни катнашлыгы: катнашучыларның процентын мониторинглау (цель — 50–75%).

Целевые группы проекта

Проектның максатчан төркеме:

-3 – 7 яшьлек балалалар -50 ;

-Тәрбияләнүчеләрнең әти – әниләре- 70;

-Өлкән буын вәкилләре, тәрбияләнүчеләрнең әби – бабайлары- 30;

-Педагоглар - 20

Информационная открытость / трансляционная привлекательность

-Казан шәһәре Совет районынын «402 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпәкәчә белем  бирү учреждениясе оешмасы сайтында һәм Контакт челтәрендә проект чараларын этаплап урнаштыру һәм эшчәнлекне яктыртып бару;

https://vk.com/public216903073 

http://qrcoder.ru/code/?https%3A%2F%2Fvk.com%2Fpublic216903073&4&0

https://edu.tatar.ru/sovetcki/dou_402

http://qrcoder.ru/code/?-%09https%3A%2F%2Fedu.tatar.ru%2Fsovetcki%2Fdou_402&4&0

Шәхси сайт https://nsportal.ru/raniya-hasanova

http://qrcoder.ru/code/?https%3A%2F%2Fnsportal.ru%2Franiya-hasanova&4&0

Педагоглар өчен “Чемодандагы әкият” эшчәнлеген яктырткан буклетлар  чыгару;

-“Чемодандагы әкият” эшчәнлеген яктыртып мәкаләләр бастыру;

-Проектны интернет тәкъдим итү;

-Төрле семинарларда , күргәзмәләрдә “Чемодандагы әкият” эшчәнлеген яктырту


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»

Чыгышның темасы :« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»    Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бү...

Уен эшчәнлегендә проблемалы ситуацияләр кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларга элементар математик белем бирү

   Проблемалы ситуация – уйларга этәрүче көч, аның ярдәмендә фикерләү активлаша, танып белү теләге уяна, дөрес җавап табуга шартлар формалаша. Проблемалы ситуация – кешенең интел...

"Кече яшьтәге балаларга уеннар аша сенсорик тәрбиянең әһәмияте"

Презентация представляет собой комнату уединения, творческие игры детей для моторик рук....

“Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшь)

quot;Туган телдә сөйләшәбез" беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3 яшь) Авторлар Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина...

« Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә» темасына әти –әниләр җыелышы конспекты. (икенче кечкенәләр төркеме өчен)

Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар җыелышы Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар,  тәрбияче.Тема. Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә.Мак...