Весна Красна
план-конспект занятия (рисование, младшая группа) по теме

Валиева Гульшат Шагитовна

Занятие на татарском языке, проводилось в первой младшей группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vesna-krasna.docx23.23 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре “53-нче катнаш балалар бакчасы ”Светофорик”мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе”

“Ямьле, яз килә”

1нче кечкенәләр төркемендә танып белү, аралашу,  музыка һәм иҗади сәнгать буенча катнаш эшчәнлек конспекты

                                            Төзеде һәм үткәрде:

                                                                          53нче “Светофорик”                                              

                                                                            балалар бакчасы  тәрбиячесе

                                                                             Валиева Гөлшат Шәһит кызы

Әлмәт шәһәре 2013 ел

Максаты. Балаларның яз турында беренчел күзаллауларын булдыру.

Бурычлар:

1) балаларга язгы күренешләр турында башлангыч белемнәр бирү, сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру;

2) балаларның күзәтүчәнлеген,ишетү игътибарын үстерү, төсләрне ныгыту; вак моториканы үстерү.

3) табигатьтәге язгы күренешләр белән кызыксындыру, язгы табигатькә соклану уяту.

Алдан үткәрелгән эш: Яз турында рәсемнәр карау, шигырьләр уку , табышмаклар әйтү, кояш турында җыр өйрәнү.

Сүзлек эше: кар эри, тамчы тама, кояш җылыта, сулар җыела

Җиһазлар: язгы күренешләр сурәтләнгән рәсем, магнитофон,”Язгы тамчы” җырының  аудиоязмасы (М.Шәмсетдинов көе, Х.Хәкимуллина сүзләре), һәр балага икешәр сары төстәге ленталар (кояш нурлары), рәсем ясау өчен кәгазь битләре (А3), ПВА кләе, манный ярмасы, салфеткалар

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче. Балалар, тәрәзәгә карагыз әле,  кояш ничек матур итеп безгә елмая. Әйдәгез, без дә кояшка елмайыйк, аның белән исәнләшик.  (Балалар кояшка карап елмаялар). Менә безнең күңелләребез күтәрелеп китте. Ә хәзер әйдәгез, кулларны кояшка сузыйк әле, җылысын сизәсезме? Инде хәзер, әйдәгез, бергәләшеп җитәкләшик, бер-беребезгә кояшның җылысын бирик. (Түгәрәктә җитәкләшеп басып торалар, магнитофоннан яз турында җыр  ишетелә.) Чү, балалар, сез тавыш ишетәсезме? Нинди тавыш икән ул?

Балалар. Музыка, җыр..

Тәрбияче. Балалар, тыңлап карыйк әле, нәрсә турында икән бу җыр? Кайсыгыз белә? Менә мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, уйлап карагыз әле

Түбәдән тып – тып тамчылар тама,

Бу кайсы вакыт, йә, әйтеп кара!

Балалар. Яз!

 Тәрбияче.  Әйе, балалар,бу җыр яз турында.  Утырыгыз,балалар.

Яз килә, яз килә,

Кояш нурларын сибә.

Хәзер тышта яз. Язны барлык кешеләр дә көтә. Яз җиткәч, табигатьтә күп кенә үзгәрешләр була.  Кояш ныграк җылыта. Балалар, кояш нишли? (Кояш җылыта.) (Активлаштыру.) Кояш җылыткач, кар эри. Яз көне кар эри. Кар нишли? (Кар эри.) (Активлаштыру.) Яз көне тагын урамнарда сулар җыела. (Активлаштыру) Димәк, яз көне кояш нык җылыта, кар эри һәм сулар җыела. (Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар.)  Балалар, мин сезгә хәзер бер рәсем күрсәтәм. Бу рәсемдә яз вакыты сурәтләнгән. Марат, күрсәт әле, монда кар кайда? (күрсәтә) Кар нинди төстә? (Ак).  Алсу, ә бу төштә кар бармы?

Алсу. Юк

Тәрбияче. Кар кая киткән соң?

Алсу. Эрегән.

Тәрбияче. Ә менә монда нәрсәләр ясалган? (җаваплар) Әйе, балалар, яз көне  түбәләрдә боз сөңгеләре ясала. Ә кояш җылыткач, алардан  тамчылар тама.   Язын тамчылар тып-тып итә. Нәрсәләр тып-тып итә? (Тамчылар.) Ә бу рәсемдә кояш бармы соң?

Балалар. Юк

Тәрбияче. Әйдәгез әле балалар Кояшны үзебезгә чакырыйк әле

Физкультминутка

Кояшкай, кояшкай

Безгә син елмай!

Бик рәхәт син булганда,

Яратабыз уйнарга.  ( Кояш булып киенгән тәрбияче  чыга)

Кояш. Исәнмесез, нәни дусларым, Мин сезгә кунакка килдем. Сезгә үземнең җылымны, назымны өләшермен.Мин сезне бик яратам.

Тәрбияче. Менә кояш та килде яныбызга. Балалар, кояш нинди төстә? (Сары) Кояш нишли? ( Җылыта) Тагын нишли кояш? (Яктырта) (активлаштыру) Менә кояш чыккач, тамчылар да тама башлар.  Балалар,  сезнең дә тамчыларны ясыйсыгыз киләме? ( Килә) Менә бүген без сезнең белән язгы тамчыларны ясарбыз, тик карандашлар белән түгел, ә башка төрле. Менә минем кулымда, балалар, манный ярмасы. Мин хәзер кәгазьнең бер башына кләй буйыйм, ә аның өстенә менә болай итеп манный ярмасы сибәм. Аннан соң кәгазьнең бер башыннан күтәреп, артык манныйларны коеп төшерәм. Күрдегезме, балалар? Хәзер, әйдәгез, өстәл янына килегез, мин кәгазьгә келәй сылыйм, ә сез манный ярмасы сибегез. (Тәрбияче һәм Кояш ярдәмендә балалар коллектив рәсем ясыйлар.) Ә хәзер карыйк инде, нәрсә килеп чыкты икән? (җаваплар) Матур булдымы безнең рәсемебез, Кояшкай?

Кояш. Әйе бик матур рәсем килеп чыкты. Бигрәк күп нәрсәләр беләсез икән сез дусларым. Шуңа күрә мин сезгә үземнең нурларымны бүләк итәм. Алар сезне һәрвакыт җылытып, күңелләрегезгә ямь биреп торырлар.(Балаларга икешәр сары төстәге ленталар өләшә.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез рәхмәт әйтеп без дә үзебезнең матур җырыбызны Кояшка бүләк итик әле.

Җыр.(Р.Гатина, Ф Батыршина көе һәм сүзләре)

Кояш чыга, кояш көлә,

Ул югары күтәрелә.

Кояш көлә, без биибез,

Бик күңелле яшибез.

Кояш бата, кояш бата,

Тирә якта тын калда.

Әлли-бәлли бәү итә,

Балалар йоклап китә.

Кояш. Рәхмәт сезгә балалар.

Тәрбияче. Балалар, шулай итеп, яз көне кешеләрнең кәефә күтәрелә. Алар күңелле, шат  була.(Активлаштыру). Сезнең күңелләрдә дә гел шатлык кына булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект НОД во второй младшей группе «Весна, весна красная»

Автор:Сабирова Инна Михайловнавоспитатель ГБДОУ № 5г. Пушкин...

Музыкальное фольклорное развлечение "Весна, весна красная, приди, весна ясная"

В этом музыкальном развлечении дети знакомятся с календарными фольклорными играми, танцами, песнями, закличками, припевками....

Досуг с элементами фольклора с детьми средней и подготовительной группами «Весна, Весна красная, Приди, Весна, с радостью»

Досуг с элементами фольклора с детьми средней и подготовительной группами«Весна, Весна красная,Приди, Весна, с радостью»...