"Көзге табигать"
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа) на тему

Шафигуллина Ландыш Расиховна

Зурлар төркемендә үткәрелгән интеграль шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kozge_tabigat.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

372 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль

автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Тема: «Көзге табигать »

(Зурлар төркемендә үткәрелгән интеграль шөгыль)

                                                                              Төркем тәрбиячесе: Шафигуллина Л. Р.

                           

Казан, 2015

Максат: Табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар: 1. Көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү

  1. Балаларның иҗади күзаллауларын, бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү.      3. Традицион булмаган метод белән рәсем ясарга өйрәтү.

Җиһазлау: Кыргый хайваннар турында табышмаклар, кыргый хайван рәсемнәре, ак кәгазь бите, көзге яфраклар, гуашь, пумала.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: - Балалар, хәзер табигатьтә нинди ел фасылы?

- Көз айларын санап чыгыгыз.

- Ә хәзер көз билгеләре турында сөйләшик. Көз нинди ел фасылы соң?

Көз көне нинди үзгәрешләр күзәтелә? Җавалар:

  • Яңгырлар ява.
  • Көннәр салкыная, салкын җилләр исә.
  • Агач яфраклары сары төскә керә.
  • Кошлар җылы якларга очып китәләр.
  • Кешеләр җылы киемнәргә күчәләр.

Тәрбияче: - Ә хайваннар тормышында нинди үзгәрешләр күзәтелә? Җаваплар:

  • Хайваннар кышкы йокыга әзерләнәләр, кышка азык әзерлиләр.

Тәрбияче:  - Ә хәзер мин сезгә хайваннар турында табышмаклар әйтәм, сез уйлап җавап бирегез.

                                 Табышмаклар әйтешү

( балалар табышмакка дөрес җавап әйткәч, тактага шул хайван рәсемен элеп куялар)

1. Ул өстенә җәй дә кыш та

  Энәле күлмәк кия.

  Шулай да аны әнкәсе

“Йомшагым” диеп сөя.

                                          (Керпе)

2. Кош түгел оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекләр ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата.

                                                      (Тиен)

3. Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.      

                                        (Куян)

4. Көлтә - көлтә койрыгым,

Селки – селки барамын.

Кетәкләргә кереп мин

Тавык – чебеш аламын.

                                             (Төлке)

5. Сорыдыр төсе,

Үткендер төше,

Урманда йөри

Ашарга эзли.

                             (Бүре)

Тәрбияче: - Керпе, тиен, куян, төлке, бүре – алар нинди хайваннар?

- Алар кайда яшиләр?

                                     Физкультминутка

- Балалар, хәзер без кыргый хайваннар өчен урман ясарбыз. Безгә урманны сурәтләргә көзге яфраклар ярдәм итәчәк. Көзге яфракларны гуашь белән буяп, кәгазьгә төшәрәбез. Икенче яфракны төшергәндә яңа яфрак алабыз. (Тәрбияче үрнәк рәсем күрсәтә) .

- Балалар, көзен яфраклар нинди төскә керәләр? (Сары, кызыл, кызылсары)

- Без дә урманны ясаганда  сары, кызыл, кызылсары төсләрдән файдаланырбыз.

                                              Рәсем ясау

(Балалар әзер рәсемнәрне тактага элеп куялар, карап сокланалар)

Тәрбияче: - Күрегез, балалар, нинди матур көзге урман!

 Йомгаклау.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

занятие по теме "Без табигать балалары"

Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы...

"Табигать-тиңсез хәзинә" итоговая деятельность по экологическому воспитанию детей в подготовительной группе

Экологическая деятельность на татарском языке для детей подготовительного возроста ДОУ. Песни, стихи, игры о природе. ...

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

"Табигать һәм сәламәтлек"

Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....

Занятие:"Әйдәгез урманга һәм кырга - табигать китабын укырга.”

Занятие по обучению родному языку+слайды к нему...