Рисование на тему: “Тылсымлы күбәләк” .
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа) по теме

Саляхова Айсылу Револевна

...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kubelek_zanyatie.docx971.09 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы , муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе- “Мамадыш шәһәре     10 нчы “Миләшкәй” балалар бакчасы”                                            

ТЕМА:                            “ТЫЛСЫМЛЫ   КҮБӘЛӘК”

    (Уртанчылар төркемендә рәсем эшчәнлеге)

        1 категорияле тәрбияче Саляхова А.Р.

                        Мамадыш 2017

Тема: Тылсымлы күбәләк” .

Максат: иҗади сәләтләрен үстерү, традицион булмаган монотипия һәм фейс-арт алымы белән рәсем ясауны ныгыту, кызыксынучанлыкларын үстерү.                                                                                                               Тәрбия бурычы: табигатькә сак караш һәм мәхәббәт, дуслык хисләре тәрбияләү.                                                                                                                 Үстерү бурычы: күбәләкләр, аларның файдасы, яшәү шартлары турында белемне тирәнәйтү, пөхтә итеп эшләү алымнарын ныгыту.                                     Белем бирү бурычы: чәчәккә сырлы бизәк  төшерү, монотипия алымын куллану, фейс-арт алымы белән күбәләк рәсемен ясарга өйрәнүне дәвам итү. Төп белем бирү өлкәсе: сәнгати-эстетик.                                                           Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социаль-комуникатив, музыка, сәламәтлек, матур әдәбият.                                                                           Методик алымнар һәм чаралар: әкият уку, слайд күрсәтү, сөенеч мизгеле, практик эш, сорау бирү, мактау сүзләре, хәрәкәтле уен , бәяләү.               Алдан эшләнгән эш: төсләрне ныгыту,битләргә күбәләк рәсемен ясарга өйрәнү, бөҗәкләрне карау, ял минутын өйрәнү.

Сүзлек  өстендә эш: кокон- кузы, гусенца- күбәләк корты.

Җиһазлау: проекторда  презентация,  кулдан ясалган кузы (кокон), яшел күбәләк корты (гусеница) , җепкә беркетелгән күбәләк,  яшел болын макеты (лужайка), өч төстә кәгазьдән киселгән чәчәкләр, гуашь, пластмасса чәнечкеләр, салфетка, грим карандашлар, Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” җыры аудио көй, балалар чәчәкләр төсенчә күлмәкләрдән киенгән.        Эшчәнлек төзелеше:                                                                                                        1. Кереш. Әкият уку.                                                                                                         2. Сөенеч мизгеле:  “Яшел корт күбәләккә әйләнә”.                                            3. Күбәләккә булышу. Практик эш: “Чәчәккә сырлы бизәк” төшерү.                       4. Грим белән рәсем ясау.                                                                                                5. Хәрәкәтле уен: “Иртән күбәләк уянган”.                                                                             6.Күбәләккә җыр. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:  

Тәрбияче: Балалар , күрегез әле бүген безгә күпме кунаклар килгән , әйдәгез, матур итеп исәнләшик. ( Исәнмесез, хәерле иртә).  Балалар безнең тышта хәзер кайсы ел фасылы? (Кыш) (Проекторда кыш рәсеме). Кыштан соң нинди ел фасылы килә? (Яз)  (Проекторда яз рәсеме). Язгы табигать нинди ул? (Җылы, кояшлы, карлар эри, елгаларда боз китә, агачларда бөреләр бүртә башлый, яшел яфраклар чыга, кошлар кайта.) Балалар, бу нәрсә (яфраклы агач ботагы),  ә менә бу ак нәрсә икән агачта? (Проекторда агач ботагы, анда кузы (кокон) ябышкан). ( Бу кузы). Нәрсә соң әле ул кузы? Кузы ул, агач ботагына ябышкан күбәләк кортының авыз кырыендагы бизләрдән бүленеп чыккан җепләр, бу җепләр бер берсенә ябышып кибәләр һәм шулай кузы ясала.  Хәзер без сезнең белән әкияттә кунакта булырбыз. Мин сезгә   бик матур, шушы кузы турында  әкият сөйлим,  түгәрәкләнеп утырыйк әле. Ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Тәрбияче:  (Тәрбияче кулында яшел күбәләк корты) Борын-борын заманда яшәгән ди  күбәләк корты (гусеница). Ул бик ямьсез булган, аны бер кем дә яратмаган, аның белән беркем дә уйнамаган. Аннан көлгәннәр генә. Күбәләк корты аларга бик үпкәләгән, һәм кузы эченә (кокон) кереп яшеренгән, шунда йоклап киткән. Менә кыш та узып киткән. Корт кояш җылысын тоеп уянып киткән. Уянгач аркасында нәрсәдер селкенеп куйган, караса иңендә канатлар. Бу канатлар шулкадәр матур икән. Ул бик шатланган һәм очып та киткән. Очып ул озак уйнаган, ашыйсы килә башлаган, аңа күңелсез булып киткән. Балалар, нәрсә белән туклана икән ул күбәләк, мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз  белерсез.

Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?( Чәчәкләр) . Әйе, күбәләкләр чәчәктәге бал белән туклана.  Каян алабыз инде  күбәләккә чәчәкләр. Ә сезнең күбәләккә булышасыгыз киләме? (Әйе).

Әйдәгез,  өстәл янына килик әле. Карагыз безнең өстәлдә чәчәкләр. Нинди төстәге чәчәкләр күрәсез? (Кызыл, сары, зәңгәр.Зәмирә синең чәчәк нинди төстә?). Безгә бу чәчәкләргә сырлы бизәк төшерергә кирәк. Сырлы бизәк төшерер өчен безгә менә шушындый пластмассадан ясалган чәнечкеләр кирәк булыр. Без буяуга тыгып алып чәчәкләрнең ярты ягына гына бизәк төшерәбез. Чәнечкене куйдык һәм чәчәкне икегә бөклибез һәм чәчәкнең икенче ягына да бизәк төшәчәк, ачып карыйк әле.

Күрдегезме , нинди матур бизәкле чәчәк килеп чыкты. Хәзер бу чәчәкләрне күбәләкнең болынына урнаштырыйк. ( Өч урында болын  макеты: зәңгәр, кызыл, сары,  чәчәкләрне болынга куялар).  Карагыз әле балалар, күбәләк ничек шатланды, ашап та алды. Туктале, ул нәрсәдер әйтә түгелме?(Тәрбияче колагына күбәләк  нидер әйтә)  - Рәхмәт сезгә балалар, ди,  мондагы балалар шундый матурлар, дуслар,  ә минем бер дустым да юк. Миңа дуслар табарга булышыгыз әле, ди. Булышабызмы, күбәләккә дуслар табарга? ( Әйе).Кайдан табыйк инде дуслар, әйдәгез үзебез күбәләкләр булабыз,    битләребезгә күбәләк рәсемен ясыйбыз.( Һәр бала иптәше белән кара-каршы утыра.  Грим карандашлар белән битләребезгә күбәләк рәсемен ясыйлар.(Башта бер бала ясый, аннан бер бала ясый).Сез чын күбәләкләр булдыгыз, кунакларга да күрсәтик әле. Күрегез әле,  күбәләкнең иптәшләре ничек күп булды. Әйдәгез басыйк әле, уен уйнап алабыз. Уен ахырында сез болындагы  үзегезгә ошаган чәчәккә килеп кунарсыз, ярыймы?      ( Хәрәкәтле уен)

(Рус телендә)                                                                                                             Утром бабочка проснулась,

Улыбнулась, потянулась.

Раз - росой она умылась,

Два - изящно покружилась,

Три - нагнулась и присела,

На четыре - улетела. (бабочка)

(Уен ахырында балалар чәчәкләргә чүгәләп утырырга тиеш). Эльвира син ни өчен зәңгәр чәчәккә кундың? ( Чөнки минем күлмәгем зәңгәр), Зәмирә син ни өчен кызыл чәчәккә кундың? (Чөнки мин кызыл күбәләк) . Регина, син ни өчен сары чәчәкне сайладың? (Мин  сары төстәге чәчәкне бизәдем.)

Балалар,  күбәләккә дуслары белән уен бик ошады.

Әйдәгез, күбәләккә җыр да  җырлап күрсәтәбез. “Бала белән күбәләк” җырын балалар  җырлыйлар.

Күбәләк ничек шатланды , без аның дусларына әйләндек.Балалар күрдегезме, безнең әкиятебез ничек матур тәмамланды.

Эшчәнлеккә рефлексив анализ:  Без ничек итеп күбәләккә булыштык?         ( чәчәкләр ясадык, дуслар таптык) .                                                       Тәрбияче:  Менә тиздән кыш бетәр, ямьле яз килер, кошлар кайтыр, беренче чәчәкләр чыгар һәм күбәләкләр дә уяныр. Сез күбәләкләргә тимәссезме? (юк). Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Кайсы ягы белән ошады? Нәрсә күбрәк ошады? (Балаларның җаваплары: күбәләк, чәчәк бизәү, грим ясау, күбәләк белән уен ошады). Балалар сез бүген бик яхшы эшләр эшләдегез, күбәләккә булыштыгыз. Сез батыр, әдәпле балалар икән. Кайткач әниләрегезгә дә күбәләк рәсемен ясарсыз яме, әкиятебез турында сөйләрсез. Рәхмәт сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Занятие- эксперемент по теме" Тылсымлы су"

Суны кадерләп саклыйк! Ул безнең яшәү чыганагы....

Занятие- эксперемент по теме" Тылсымлы су"

Суны кадерләп саклыйк! Ул безнең яшәү чыганагы....

НОД по рисованию во второй младшей группе по потешке «Огуречик, огуречик». НОД в средней группе по рисованию по потешке «Сорока, сорока» План – конспект НОД в старшей группе по рисованию на тему «Совушка» План - конспект

НОД по рисованию во второй младшей группе по потешке «Огуречик, огуречик». НОД в средней группе по рисованию по потешке «Сорока, сорока» План – конспект НОД в старшей группе по рисованию на т...

Конспект непосредственной образовательной деятельности по (художественно-эстетическому развитию) Рисование на тему: с использованием нетрадиционных техник рисования (оттиск поролоном, рисование пальчиками) «Елочка»

Цель:  развитие художественно-творческих способностей детей среднего дошкольного возраста посредством использования нетрадиционных техник рисования....