Чәчәкле аланга сәяхәт.
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа) на тему

Латыйпова Лейля Миннехазивна

Программа эчтәлеге:

1.   Язгы табигатькә эстетик караш тәрбияләү. 

 2.  Балаларны рәсем ясаганда традицион булмаган алымнар белән ясарга өйрәтүне дәвам итү.

3. Сюжетлы композициялар төзү күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү.

4. Күрү хәтерен һәм күзаллауны үстерү.

5. Әниләргә карата хөрмәт һәм ярату хисләре тәрбияләү, якыннарыңны сөендерү теләге уяту.

6. Чәчәкләргә сакчыл караш, тәрбияләү.

7. Балалар да төркем белән эшләү күнекмәләре тәрбияләү.

8.  Мөстәкыйль  фикерләү,фикерне бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү.

9. Клей белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

10. Вак кул моторикасын үстерү.

11. Пөхтәлек тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chchkle_alanga_syaht.docx22.55 КБ

Предварительный просмотр:

“Балалар бакчасында нәфәсати сәнгать үсеше шөгыльләрендә традицион булмаган алымнар куллану» уртанчылар һәм икенче кечкенәләр төркеме балалары белән үткәрелгән иҗат эшчәнлеге шөгыле конспекты.

Тәрбияче: Латыйпова Л.М.

Тема:  Чәчәк букеты.

Программа эчтәлеге:

1.   Язгы табигатькә эстетик караш тәрбияләү. 

 2.  Балаларны рәсем ясаганда традицион булмаган алымнар белән ясарга өйрәтүне дәвам итү.

3. Сюжетлы композициялар төзү күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү.

4. Күрү хәтерен һәм күзаллауны үстерү.

5. Әниләргә карата хөрмәт һәм ярату хисләре тәрбияләү, якыннарыңны сөендерү теләге уяту.

6. Чәчәкләргә сакчыл караш, тәрбияләү.

7. Балалар да төркем белән эшләү күнекмәләре тәрбияләү.

8.  Мөстәкыйль  фикерләү,фикерне бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү.

9. Клей белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

10. Вак кул моторикасын үстерү.

11. Пөхтәлек тәрбияләү.

Җиһазлау: ясалма чәчәкләр, клей- карандаш, төрле төстә әзер чәчәкләр, дымлы салфетка, ваза ясалган А2 форматындагы  кәгазь, табигый материаллар (кабак, көнбагыш орлыклары, фисташка чикләвеге кабыгы), пластилин, пластик калаклар һәм шешәләр, губка, пластилин, гуашь, төрле зурлыктагы савытлар, су, мольберт, магнитлы такта, төсле кәгазьләр, мамыклы таякчык, атлас ленталардан кояш нурлары тегелгән кулчатыр, ноутбукта музыка “Весна”.  

                                                                                  Барышы:

1. Оештыру өлеше.

Балалар, карагыз әле, безгә күпме кунак килгән. Әйдәгез, без кунаклар белән исәнләшик.

2. Актуализация

Балалар безнең хәзер урамда нинди ел фасылы?(Яз)

Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Балалар җавабы)

Балалар, тизрәк көннәрнең җылынып яз җитүен, чәчәкләр үсүен телисезме?

Әйдәгез, без кояшны чакырыйк.

        Кояш чык, чык, чык!

Тәмле ботка бирербез.

Тәмле ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

3. Психологик халәт.(кәефләрен күтәрү).

Кояш чыга. (Буфеттан зонтикны ачып чыгам.)

Балалар, менә кояш та чыкты. Безнең бүлмәбез яктырып җылынып китте.

Әйдәгез әле, кәефләребезне күтәреп кояш нурлары белән уйнап алыйк.

Кояш җылысын учыбызга җыябыз.

Битләребезне җылытабыз,

Күзләребезне, чәчләребезне сыпырабыз,

 Үзебезне яратабыз,

Бер-беребезгә елмаябыз.

Үзебезнең яхшы кәефебезне кунаклар белән уртаклашабыз. (Учларыннан өреп очыралар)

Балалар, сез могҗизаларга ышанасызмы? Мин сезнең белән бүген могҗизалы, серле чәчәкле аланга барырга телим. Барасыгыз киләме?

Ә безне  анда шушы кояш алып барыр.

Балалар әйдәгез без кояш нурларына тотыныгыз да чәчәкле аланга барыйк.

“Күз алдыгызга китерегез әле, сез –кояш,кояш чыга, нурларын сибә. Безгә шундый җылы, рәхәт.  (Балалар хәрәкәтләрне эшлиләр һәм нурларны тотып бүлмәгә таралалар. )

3. Динамик пауза (физ.мин)

“Чәчәкле алан” сүзле уены:
 Без аланга барабыз, (кругта әйләнәләр)

барабыз, барабыз.

Без чәчәкләр җыярбыз,

Җыярбыз, җыярбыз.

Аландагы сукмакны

Безгә кояш яктырта.

Аллы-гөлле чәчәкне

Һәрберебез ярата.

4. Мотивация

Менә без сезнең белән чәчәкле аланга килеп тә җиттек.

Нинди матур чәчәкләр!Хуш исләре... Иснәп карагыз әле.(иснәп алалар)

Бу чәчәкләрне сез нишләтер идегез? (Җыеп алып әниләргә бирер идек.)

Чәчәкләр патшасы: Кояш нурында чәчәк үсеп китә һәм телгә килә: Ой, миңа ничек җылы, рәхәт, яз кояшы чыккан икән. Юк, юк өзә күрмәгез!

Тәрбияче : сез кем буласыз?

Мин –чәчәкләр патшасы.  Ә сез кемнәр?

Тәрбияче: Без – “Кояшкай” балалар бакчасы балалары.

Чәчәкләр патшасы: Чәчәкләр бит безнең тормышыбызда зур урын алып торалар,алар кешеләрнең кәефләрен күтәрәләр,тормышларын  матурлыйлар. Ә моннан тыш чәчәкләр тагын ни өчен кирәк? (бөҗәкләр өчен,чөнки чәчәкләр алар өчен ризык булып торалар).Шуңа күрә балалар чәчәкләрне эзәргә ярамый, әгәр дә аларны чәчәкләрне өзсәгез алар бик тиз шиңәчәкләр,матурлыкларын югалтачаклар. Балалар димәк чәчәкләрне өзәргә ярыймы? (юк).

Тәрбияче:Тиздән 8 март җитә. Безнең әниләргә чәчәк бүләк итәсе килә. Инде нишләргә?

Чәчәкләр патшасы: балалар, әйдәгез мин сезнең белән балалар бакчасына барам һәм шунда без нишләргә кирәклеген сөйләшербез.

Кояш нурларына тотыналар, кайтырга чыгалар.

 Без бакчага кайтабыз, (кругта әйләнәләр)

Кайтабыз, кайтабыз.

Без чәчәкләр ясарбыз,

ясарбыз, ясарбыз.

Аландагы сукмакны

Безгә кояш яктырта

Аллы-гөлле чәчәкне

Һәрберебез ярата.

Хәзер балалар игътибар белән карагыз әле, кем нинди кояш нурына тотынып кайтты, исегездә калдырыгыз.

Менә кайтып та җиттек.

Чәчәкләр патшасы: О, бу сезнең балалар бакчасы мени? Ничек матур!

5. Яңа күнекмәләр үзләштерү

Чәчәкләр патшасы: Ә хәзер балалар, әйдәгез минем янга килегез әле.

Чәчәкләрне өзми генә менә ничек матур чәчәк букеты ясарга була. Балалар, монда матур чәчәкләр ясар өчен нәрсәләр кулланганнар? Менә бу чәчәкне нәрсә белән ясаганнар? (Балалар җавабы).

Хәзер балалар, ике командага бүленеп ике кәгазьгә без дә шундый чәчәк букеты  ясарбыз.

Кем кызыл кояш нурына тотынып кайтты кызыл ваза ясалган өстәл янына, ә сары кояш нурына тотынып кайткан балалар сары ваза ясалган өстәл янына баса.

(Музыка куела)

Чәчәкләр патшасы: балалар, мин мольбертта сезгә ясарга өйрәтеп, үзем ясыйм, ә сез узегез ясарсыз.

Алдан ваза ясалган ватманга ясыйк.

- Балалар без сабакны нәрсә белән ясый алабыз?

- Әйе,сабакны мамыклы таякчык белән сызабыз, ә яфракларны төшерергә безгә нәрсә булышыр икән? (губка.)  Балалар, карагыз әле, губка нинди ул? (йомшак)              ( Аңлатам.)

Төрле бизәкле төпле шешәләр белән чәчәкләр төшерербез.(Эшлиләр)

Ә хәзер без сезнең белән табигый материаллардан чәчәкләр ясыйк.

Исегезгә төшерегез әле, теге букетта чәчәкләр нәрсә белән ясалган иде?

Әйе, ә орлыклар белән чәчәк ясарга безгә нәрсә булышыр? (пластилин)

Пластилинга кабак төше, фисташка чикләвеге кабыгы, көнбагыш орлыкларын, пластик калакларны ябыштырып ясыйбыз.

  • Балалар, бу көнбагышны ашарга ярыймы соң? Әлбәттә, чөнки алар юылмаган.

Букетыбыз тагын да матуррак булсын өчен алдан әзерләнгән чәчәкләребезне дә ябыштырып куйыйк  әле.

  • Балалар, клейны авызга кабарга ярыймы?

Клейны кәгазьгә тидерәбез дә чәчәкләрне ябыштырып куябыз.

Карагыз әле,  нинди матур чәчәк букеты килеп чыкты. Балалар, сезгә ошадымы?

Бу букетны сез кемнәргә бүләк итә аласыз?

(Чәчәкләр патшасы мактый.)

Балалар, ә хәзер сез күз алдыгызга китерегез әле, сез чәчәккә килгән күбәләкләр, ди. Әйдәгез, күбәләкләр ничек итеп канат кагып оча? (хәрәкәтне күрсәтәләр). Хәзер чәчәкләргә бал корҗлары килде, безелдиләр, очалар.

Чәчәкләр патшасы: И, балалар, сезнең белән шундый күңелле иде, ләкин миңа китәргә вакыт.

Сау булыгыз, балалар!

Сау булыгыз, Рәхмәт сезгә!

6. Рефлекция: Без бүген кая бардык? (чәчәкләр аланына). Сезгә сәяхәт ошадымы балалар?

Чәчәкләргә карата нинди булырга кирәк? (сак, өзәргә ярамый) Әйе, без чәчәкләрне өзмәдек, ә әниләргә чәчәкләрне нәрсәләр белән ясадык?

Балалар, сез бүген бик актив булдыгыз, тырыштыгыз. Рәхмәт сезгә!  Ә хәзер, әйдәгез апалар белән дә саубуллашыйк. Сау булыгыз, апалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ “КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ”

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ“КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ&rdquo...

Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек «Әкияти аланга сәяхәт»

     Максат:  уен – ситуацияләр, информацион – коммуникатив технологияләр,  күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру....

Серле аланга сәяхәт

1нче кечкенәләр төркемендә әниләр катнашында үткәрелгән  бәйрәм сценариясе....