Серле аланга сәяхәт
материал (младшая группа)

Ахатова Фирая Фаритовна

1нче кечкенәләр төркемендә әниләр катнашында үткәрелгән  бәйрәм сценариясе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

1нче кечкенәләр төркеме өчен

Максат: балаларның  күңелләрен күтәрү. Кеше арасында үз-үзләрен тота, кыенсынмаска өйрәтү. Табигать күренешләре, яз, 8март, хатын-кызларга карата ярату, хөрмәт тәрбияләү.

Зал матур итеп бизәлгән, ике агач, өй макеты тора.

Бәйрәмчә матур көй яңгырый.

Алып баручы: Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

Кадерле әниләр, килгән кунаклар 1нче кечкенәләр төркеме белән әзерләнгән бәйрәмебезгә рәхим итегез!

(Шаян шатлыклы көйгә залга балалар керә)

А.б.Кояш сибә җылы нурын

Болын, кырларга.

Без җыйналдык, язны мактап,

Биеп җырларга.

Менә безгә дә ямьле яз килде. Карагыз әле, әйләнә-тирәдә ничек матур.

Балалар , әйтегез әле:

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен,

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен,

Ашлар тәмле булсын өчен кем кирәк?

Балалар: Әни кирәк! Әни кирәк!

Алып баручы: дөрес әйтәсез, минем кадерлеләрем.  

Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

-Яз килә, каршы алыгыз,

Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез, җылы язның,

Иң беренче бәйрәме -  

Әниләр, әби-апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.

  1. Бүген - әниләр бәйрәме,

Бүген- җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

  1. Күтәренке күңелле

Бар да көлә, шат бүген.

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый серен.

Музыка астында  песи баласы Шукбай керә.

Шукбай:  мияу, мияу!

А.б. кая барасың, Шукбай, бик ашыгасың бугай.

Шукбай:  мияу, мияу!Бу нинди сорау?

Әниемнең бәйрәме, аңа бүләк итәргә зәңгәр чәчәк эзлим. Урман уртасында серле алан бар диләр, сез белмисезме?

А.б. : юк шул Шукбай, белмибез. Балалар, Шукбайга чәчәкләр эзләргә булышабызмы?  

А.б.: зур юлга чыкканчы шукбай белән бер уен уйнап алыйк әле.

Уен: “Йомгаклар”

А.б. балалар монда бер йомгак качып калган. Бу гади йомгак кына түгел, ә серле йомгак. Кая кулыбызга алыйк әле.

Җыр: әй йомгагым, йомгагым

Кайда алып барасың?

Әйдә, әйдә тәгәрә

Без барабыз янәшә.

(агачлар артында куян утыра)

А.б.:балалар, анда нәрсә ул?

Б .р.:куян.

Куян (Язилә): ай, бигрәк салкын, кайчан көннәр җылына инде. Ашарга да юк...

А.б.:  кайчан яз җитә, кайчан көннәр җылына башлый, беләсезме?

Б.р: яз җиткәч, әниләр бәйрәме булгач ...

(җыр: “Яз җитте” кояш көлеп карый безгә күзләр чагыла....)

А.б.: Куянкай син  әниләр бәйрәме кайчан икәнен беләсеңме?

Безнең балалар әниләргә багышлап шигырьләр әзерләгәннәр.

1. Кояш көлә, мин елмаям,

    8март бүген.

    Бүген әниләр бәйрәме,

    Шуңа күңелем шат минем.

2.Син, әнием, минем өчен

    Бу дөньяда бер генә.

    Елмайганда йөзләреңнән

   Бар өйгә нур бөркелә.

3.Тып-тып тама тамчылар

Җырлап бәйрәм көенә.

-бәйрәм бүген! -дип, гүя,

Тамчылар да сөенә.

4.Җыр күтәрә күңелне

Бар да көлә, шат бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Сигезенче март бүген.

5.Әниләрнең бәйрәмендә

Безнең өйдә бер гадәт:

Чәй табыны әзерлибез

Әти белән бергәләп.

6. “Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

Әни сүзен таптарга.

   Куян: мин дә бер матур шигырь беләм.

     мин бүген иртә тордым,

Мин бүген идән юдым.

Әнием кайтуына дип,

Коймак пешереп куйдым.

Бер тузан калдырмадым.

Әнием бүлмәсендә.

Өстәлләрне, көзгеләрне,

Сөрттем мин һәммәсен дә.

А.б.  Куянкай, без әниләргә бүләккә зәңгәр чәчәкләр эзләп барабыз, син дә безнең белән барасыңмы?

(Йомгакны тәгәрәтәләр, бергәләп баралар)

Каршыларына бүре килә.

Бүре (Гадел): минем урманыма кемнәр килгән, кемнәр йөри монда?

 Хәзер тотып ашыйм мин сезне.

А.б.: тукта, тукта ашыкма. Без серле аланны эзләп килдек.  Әниләргә бүләккә чәчәк кирәк иде.

Бүре: әниләр бәйрәме? Кайчан була соң ул?

А.б.: сигезенче март, язның иң беренче бәйрәме.

1. иң чибәр әни минеке,

толымнарын карачы

кояш кебек нурлар сибә

ягымлы күз карашы.

  1. Әнием минем матур,

Күзләре якты , көләч

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

Бүре: минем дә әниемне бәйрәм белән котлыйсым килә.

Уен:

А.б. Әйдә безнең белән,бергәләп зәңгәр чәчәкләр эзләрбез.

(йомгакны тәгәрәтәләр)

Музыка астында төлке керә. Кәрзин белән чәчәкләр тоткан)

А.б. исәнме төлкекәй. Без серле аланны эзли идек, анда зәңгәр чәчәкләр үсә. Син белмисеңме.

Төлке (Эльза): ә миндә башка чәчәкләр бар, кирәк булса алыгыз.

А.б. безгә зәңгәр чәчәкләр  кирәк иде шул. Ә син төлкекәй әниеңә нинди бүләк әзерләдең.

Төлке: мин бию әзерләдем.

А .б. Мин сезгә чәчәк өләшәм

Килеп алыгыз тизрәк.

Язгы кояш нурларыдай

Биеп алыйк бергәләп.

(“Чәчәкләр”биюе. Һәр кызга 2шәр  чәчәк)

Ә безнең балалар матур шигырьләр өйрәнделәр.

1.8март - әни бәйрәме,

Бүләк итәрмен, чәчәк бәйләме.

2.әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп,тәмле итеп.

3 әниемнең әнисе

Әбием була минем,

Әби генә түгел ул.

Ул минем дәү әнием.

4.Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

5. Әнигә шигырь бирдем бүләккә

Гомергә, ди ул,-калыр йөрәктә.

А.б. рәхмәт балалар. Өйдәгез хәзер юлыбызны дәвам итик. (йомгакны тәгәрәтәләр)

А.б. Менә килеп тә җиттек. безне йомгак нинди матур аланга алып килде. Бу бит серле алан, карагыз әле күпме зәңгәр чәчәкләр анда.

Әйдәгез әниләргә бүләккә чәчәкләрне алыйк.

Тагын бер кат һәммәгезгә

Чын күңелдән зур рәхмәт.

Сигезенче мартны котлап.

Җырыбыз булсын бүләк.

Алмадык сатып бүләкләр

Без үзебез ясадык.

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип уйладык.

( “Әнигә бүләк” җыр)

(бүләкләр тапшыралар)

                               

                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Серле аланда

Әлеге эшкәртмә- балаларның шөгыльләрен интеллектуаль уеннар белән тулылындыру максатыннан эшләнде....

" Серле сандык"

Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...

" Серле сандык"

Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ “КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ”

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ“КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ&rdquo...

Чәчәкле аланга сәяхәт.

Программа эчтәлеге: 1.   Язгы табигатькә эстетик караш тәрбияләү.  2.  Балаларны рәсем ясаганда традицион булмаган алымнар белән ясарга өйрәтүне дәвам итү.3. Сюжетлы комп...

Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек «Әкияти аланга сәяхәт»

     Максат:  уен – ситуацияләр, информацион – коммуникатив технологияләр,  күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру....