Конспект ООД Беренче кар - Первый снег
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа) на тему

Сарварова Резеда Монзиловна

Конспект ООД по рисованию в нетрадиционной технике(рисование ватными палочками) в 1 младшей группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_ood_berenche_kar_-_pervyy_sneg.docx20.07 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

 МБМББУ “Ләйсән”  балалар бакчасы

тәрбиячесе

Сәрвәрова Резеда Мөнзил кызы

1 нче кечкенәләр төркемендә, гадәти булмаган ысул белән рәсем ясау буенча ачык шөгыль конспекты: “Беренче кар”

Максат: балаларны рәсемне гадәти булмаган ысулларының бер төре белән таныштыру һәм өйрәтү, кар бөртекләре турында күзаллауларын формалаштыру.

Тәрбия бурычы: табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның төзү, рәсем ясау буенча эшчәнлекләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: иң гади билгеләр – символлар кулланып, кар бөртегенең үзлекләрен әйтергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: иҗади-эстетик үсеш(рәсем ясау)

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-шәхси үсеш, әйләнә-тирә белән танышу, сөйләм телен  үстерү, нәфис- нәфәсәти, физик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, сүзле уен, әңгәмә, сорауларга җавап, хәрәкәтле уен.

Җиһазлау: карточкалар( символлар), 2х30 см зурлыгындагы ак картон тасмалар, кар шыгырдавын күрсәтү өчен нык шыгырдый торган полиэтилен пакет һәм алар өстенә җәю өчен ак тукыма; рәсем ясау өчен зәңгәр төстәге кәгазь битләре, мамык таякчыклары, ак буяу, салфеткалар, магнитлы такта, ноутбук, интерактив такта.

Сүзлек өстендә эш: кар бөртеге, ак, зәңгәр, йомшак, салкын, эри, шыгырдый.

Алдан үткәрелгән эш: “Кар ява” сюжетлы рәсемнәр карау; урамда кар яуын күзәтү.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Күзәтү.

2.Төп өлеш.

1.Дидактик уен:” Кар бөртеге нинди?”

2.Сүзле уен:”Кар бөртеге”.

3.Төзү:”Кар бөртеге”.

4.Кәгазьгә кар бөртеге ясау.

5.Хәрәкәтле уен:”Без карлар”.

3.Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Т: Исәнмесез, дусларым! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

(Балаларны тәрәзәдән урамны күзәтергә чакырам һәм табышмак әйтәм)

Йолдыз – йолдыз вак кына,

Ак мамык сымак кына,

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә су була.

Балалар, бу табышмак нәрсә турында?

Б: Кар бөртеге.(Берничә балаладан кабатлатам)

Т: Әйе дусларым, дөрес әйттегез. Кар бөртекләре бик матур, алар җиргә әйләнә- әйләнә, бөтерелә- бөтерелә төшәләр. Без сезнең белән бүген кар бөртекләре турында сөйләшербез дә һәм ясарбызда. Әйдәгез хәзер урындыкларга утырыйк та бераз сөйләшеп алыйк.

 (Балалар урындыкларга утыралар, магнитлы тактага кар бөртеге символын куям һәм сораулар бирәм)

  • Кар бөртеге нинди төстә була?(Балалар җаваплары, берничә баладан кабатлату.Ак. Кар бөртеге астына ак кәгазь куела.)
  • Кар бөртеге нинди була? (Балалар җаваплары, берничә баладан кабатлату. Йомшак.Балаларга мамык ябыштырылган карточка күрсәтелә һәм һәрбер бала бу карточкага кулын тидереп ала.)

(Зәңгәр төстәге карточка эленә.)

  • Бу карточка нинди төстә?( Балалар җаваплары, берничә баладан кабатлату.Зәңгәр.) Зәңгәр төс салкынны белдерә.Димәк, кар бөртеге нинди?(Салкын.)

(Тактага чиләк сүрәте төшерелгән карточка эленә.)

  • Урамнан чиләккә салып кергән кар бөртекләре нишләделәр?(Эределәр.)
  • Димәк, җылыда кар бөртекләре нишлиләр?(Эриләр.)

Тактага кашык рәсеме төшерелгән карточка эләм һәм сорыйм:

-Мин кашыкны нигә элдем икән? Кашык ни өчен кирәк?(Ашарга.)

- Ә карны ашарга ярыймы?(Ярамый.)

Балалар алдында бу карточкага кызыл фломастер белән “ ярамый билгесен “ аңлата торган аркылы ике сызык сызам.

Т: Балалар, сезнең дә кар бөртекләре буласыгыз киләме?

Б: Әйе.

Т: Әйдәгез әле без сезнең белән җырлап, биеп алыйк

Сүзле уен: “Кар бөртеге”.(“Кар бөртеге”җырына көй куела.Р. Ахиярова көе, Г. Зиннәтова сүзләре.)

Кар бөртеге өйгә керде,

Өй эчендә очып йөрде.

Менә шулай, менә шулай.

Кар бөртеге бик аз очты,

Суздым аңа җылы учны.

Менә шулай, менә шулай.

Кар бөртеге учка кунды,

Учка кунды һәм юк булды.

Менә шулай, менә шулай.

(Уен 2-3 тапкыр уйнала. Ел дәвамында өйрәнелә.)

Т: Молодцы дусларым булдырдык. Ә хәзер әйдәгез әле балалар, менә бу тасмалардан кар бөртекләре җыеп карыйбыз.(Һәр балага бер картон тасма бирелә, бөтенесе бергә бер кар бөртеге җыялар.)

Т: -Балалар, сез урамда кар өстенә басып йөргәч кар нишли? Кем белә әйтегез әле. Кар шыгырдый. Әйдәгез әле бездә сезнең белән, кар шыгырдатып карыйбыз.( Тукыма җәелгән урында йөрү.)

- Кар нишли, балалар?(Кар шыгырдый, берничә балалан кабатлату)

(Экранга карау.Экранда ике куян Наян белән Шаян кыш көне урамда уйнаган сүрәт.)

Т: Шаян белән Наян йокыдан торып тәрәзәгә карадылар да, урамга уйнарга чыктылар. Бөтен җир өстен, агачларны һәм куакларны ап- ак йомшак кар каплаган. Куяннар рәхәтләнеп уйнадылар. Йомшак ап-ак кар куяннарга шулкадәр ошады, алар аны мамык таякчыкларын ак буяуга манып, рәсемгә төшерделәр. Әйдәгез, без дә куяннар кебек кар бөртекләрен рәсемгә төшерәбез.

(Балалар өстәл янына киләләр һәм урындыкларга утыралар.)

Т: Сезнең алдыгызда зәңгәр төстәге кәгазь битләре, ак төстәге буяу, мамык таякчыклары тора. Мамык таякчыклар ак буяуга манып, кәгазьгә кар бөртеге рәсеме төшерәбез. (Күрсәтәм. Балалар эше, күзәтәм. Балаларны мактыйм.)

Т: Булдырдыгыз, купме кар бөртекләре ясагансыз. Армадыгызмы дусларым, әйдәгез әле уйнап алыйк. “Без карлар уены”.(Көй куела, “Кар бөртекләре”.Ә.Һадиева көе.)

Без, карлар, очабыз, (бер урында әйләнәбез)

Һәр җиргә кунабыз.(йөгерәбез)

Җил тынган арада

Ял итеп алабыз.(чүгәлибез)

Йомгаклау: (сорауларга җаваплар)

  • Без бүген нәрсә ясадык?
  • Кар бөртеге нинди була?
  • Сезгә ошадымы?

Т: Балалар үзегез ясаган рәсемнәрегезне өйләрегезгә алып кайтып әти-әниләрегезгә күрсәтерсез.

Шөгыль тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект занятия по изо первый снег

конспект занятия для младшей группы "первый снег"...

Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»

1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...

Конспект НОД по рисованию "Первый снег" в подготовительной группе

Данный конспект позволит познакомиться с картинами известных художников, выделить средства выразительности, понять технику изображения снега.Дети сасостоятельно с помощью нетрадиционных техник рисован...

Конспект прогулки «Наблюдение за первым снегом»

Цель: Способствовать развитию разнообразной двигательной деятельности детей на прогулке и интереса к ней, снятию психологического и мышечного напряжения....

Конспект музыкального интегрированного занятия «Первый снег»

Конспект музыкального интегрированного занятия «Первый снег»...

Конспект занятия на тему: Первый снег. Заучивание наизусть стихотворения А. Фета «Мама! Глянь-ка из окошка…»

Познакомить детей со стихотворениями о первом снеге.  Помочь запомнить стихотворение А. Фета «Мама! Глянь-ка из окошка…». Учить вслушиваться в ритм и мелодику поэтического текс...