Конспект ОД "Кышкы бизэклэр" в младшей группе
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа)

Шипачева Альбина Загитовна

конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_od_kyshky_bizklr.docx17.16 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының муниципаль бюджет мәктәпкәчә

 белем бирү учреждениесе

«37нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы»

Беренче кечкенәләр төркемендә

 белем бирү эшчәнлеге конспекты

“Кышкы бизәкләр”

                                   

                                                       Төзеде:

3нче төркем тәрбиячесе

Шипачева А.З.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре.

Белем бирү эшчәнлеге конспекты «Кышкы бизәкләр»

Балаларның яшь торкеме: 2-3яшь.

Белем бирү бурычы: балаларны карандашлар белән рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү. Зәңгәр, ак төсләр белән эш итү.

Үстерү бурычы: рәсем эшчәнлегенә карата кызыксыну уяту.

Тәрбия бурычы: үз эшең белән сокланырга өйрәтү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: иҗади сәнгать.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, социальләштерү, коммуникация, сәламәтлек.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле, күрсәтмә, сорау-җавап, нәфис сүзләр, мактау, сүзле уен, практик эш, сөенеч мизгеле, бәяләү.

Җиһазлау: куян маскасы, хат, кыш сурәтләнгән картина, кар бөртеге, мольберт, рәсем үрнәге, кәгазь битләре, зәңгәр төстәге карандашлар.

Алдан уздырылган эш: кыш турында әңгәмә, кышкы табигатьне, агачларны, кар бөртекләрен, тәрәзәләргә төшкән бизәкләрне күзәтү.

Сүзлек өстендә эш: бөтерелә, оча, кар бөртеге, бизәк.

Структура:

  1. Кереш өлеш. 1минут.

Максат: балаларда алда башкарылачак эшкә кызыксыну, мотивация, уңау халәт булдыру;

-игътибар җәлеп иту;

-куян белән исәнләшү.

  1. Төп өлеш. 6минут.

Максат: куелган максатларга ирешу.

- сюрприз моменты;

-хатны уку;

-картина карау;

-уен “Ап-ак куян утыра”;

-урнәк курсәтү;

-рәсем ясау.

  1. Йомгаклау өлеше.1минут.

Максат: башкарылган эшкә нәтиҗә ясау.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы:

     Кереш өлеш. (балаларның игътибарын җәлеп итү)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безнең куян башлыгы бар бит, әйдә Әминәгә кидерәбез. Менә Әминә куян булды. Әминә, куян ничек сикерә әле? (курсәтә) Куян, балалар белән исәнләш әле.

Куян: Исәнмесез!

Балалар: Исәнмесез, куян!

Төп өлеш.

  1. Сюрприз моменты.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, куян безгә хат алып килгән. Ә хатны Кыш бабай язган. Нәрсә язды икән ул безгә? Укып карыйк әле(укыйм). Балалар, Кыш бабай урманда яшәвен язган, ул табигатьне матурларга тырыша: карлар яудыра, агачларны, өйләрне, юлларны ак кар белән каплый.

  1. Картина карау. 

Тәрбияче: Карагыз әле , балалар, ничек матур кыш көне урманда(картина күрсәтәм)!  Менә шундый матур кар бөртекләре яудыра Кыш бабай җиргә(кар бөртеге курсәтү)

        Кыш бабай әле тагын тәрәзәләрне бизи матур бизәкләр белән. Кыш бабайның эше бик күп, ул бөтен тәрәзәләрне дә бизәргә җитешми икән, ул безнең булышуыбызны сорый. Булышабызмы, балалар?

Балалар: Әйе!

Тәрбияче: Мин сезне өйрәтермен шундый матур бизәкләр ясарга. Ә аңарчы куян белән уйнап алыйк.

Физкультминут.

  1. Уен  “Ап-ак куян утыра”

Ап-ак куян утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

Куян һаман да туңа,

Сикергәли ул шуңа.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәли ул шуңа.

  1. Үрнәк күрсәтү.

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, Кыш бабайга тәрәзәләрне бизәргә булышыйк. (балалар өстәл янына утыралар) Бу нәрсә?

Балалар: Карандаш.

Тәрбияче: Ул нинди төстә?

Балалар: Зәңгәр.

Тәрбияче: Ә бу нәрсә?

Балалар: Кәгазь.

Тәрбияче: Әйе, балалар, менә шулай итеп карандаш белән кәгазьгә ясыйбыз. (курсәтәм)

  1. Рәсем ясау. Балаларга булышу.

Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче: Балалар, сез булдырдыгыз! Шундый матур бизәкләр ясадыгыз. Куян урманга баргач, Кыш бабайга сезнең турыда сөйләр, Кыш бабай сөенер. Сау бул, Куян!

Балалар: Сау бул, Куян!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия в младшей группе. Тема: Домашние животные Занятие по социально - коммуникативному развитию и социальному воспитанию в детском саду для младших дошкольников 3-4 лет

Цель: развитие эмоционально положительного отношения к русской традиционной культуре.Задачи:— конкретизировать представления о домашних животных и их значении в жизни человека (кошка, петух, кур...

Сценарий развлечения в младших группах по ПДД «В гостях у Светофорика» Конспект развлечения в младших группах по правилам дорожного движения на тему «В гостях у светофорика»

Цели: расширять знания детей о проезжей части дороги, тротуаре, о правилах перехода улицы, пешеходном переходе, светофоре; понимать значение зелёного, жёлтого и красного сигналов свето...

Конспект родительского собрания младшая группа «Занимательная математика. Развитие логического мышления детей младшего дошкольного возраста»

Цель: организация совместного интересного досуга  родителей.Задачи: способствовать сплочению коллектива  родителей группы. Формировать  позитивные  взаимоотношения  между роди...

Конспект занятия в младшей группе, с использованием ИКТ «В гости к Матроскину» Совместная деятельность с использованием игровых компьютерных технологий в младшей группе Центра ТНР.

Цель: расширить представления детей о различных способах изображения цветовых пятен: познакомить со способом изображения узора с помощью картофельных штампов на материале.Задачи:Образовательные:- Прод...

Конспект занятия в младшей группе по теме: «Зимушка-зима» план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Цель: обобщить и систематизировать представление детей о зиме как о времени года.Задачи:расширить знания детей о времени года – зима;закрепить понятие, что зимние развлечения характерны тол...