Занятие по ИЗО в средней группе «Кышкы бизәк”(Зимний узор)
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа)

Конспект занятия по продуктивной деятельности в средней группе с изучением татарского языка. Тема: Зимние узоры. Использование нетрадиционной техники рисования в продуктивной деятельности детей.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә рәсем шөгеле

Тема: «Кышкы бизәк”(Зимний узор)

Максат: Балаларда кышкы табигать күренешләренә карата кызыксыну уяту.

Программа бурычлары:Иҗади күзаллау ,фикерләү сәләтен үстерү.Традицион булмаган техника кулланып рәсем ясарга өйрәтүне дәвам иттерү. Вак моториканы үстерү. Балаларда мөстәкыйльлелек, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге уяту.

Материал: альбом бите, акварель буявы, шәмле карандашлар,сулы банка,пумала №4, “тәрәзә өлгеләре”,кечкенә савытта вак тоз бөртекләре.

Алдан эшләнәсе эшләр: кышкы күренешләр турында сөйләү; кышның сихри матурлыгын күрә белергә өйрәтүне дәвам иттерү;К.Д.Ушинскийның “Проказы старухи зимы “ әсәрен уку.

Шөгел барышы:

Оештыру өлеше.

-Балалар хәзер елның кайсы вакыты?

-Кыш.

-Мин сезгэ кыш турында табышмак әйтәм, тыңлап карагыз эле

1)Аягы юк, кулы юк

Тәрәзәгә гөл ясый (суык)

2) Без рук ,без ног ,а рисовать умеет (мороз)

-Әйе дөрес!

Кызу вакыт Суык бабабызның

Шәһәр буйлап,

Җил канатлы атта элдерә.

Боз бизәкле купшы пумаласын ак буяуга манып

Тәрәзәгә бизәк төшерә.

-Балалар әйдәгез без дә Суык бабайга булышыйк әле,тәрәзәгә матур бизәкләр төшерик. Ләкин башта,Суык бабайның хикмәтле бизәкләрен карап үтик.(мольберт)

Ул иҗат иткән рәсемнәр төрле-төрле ,бер-берсенә бер дә ошамаган һәм беркайчан да кабатланмыйлар .Кайберләре чыршы ботагын хәтерләтә, кайберләре челтәр бизәкле, Ә менә бусы йолдызларга ошаган.

Физкультминутка

Балалар әйдәгез эшкә тотынганчы бераз уйнап алыйк :

Тышта- салкын ,

Тышта -кыш (туңу хәрәкәтләре)

Өйдә җылы ,

Өйдә мич. (үз-үзенне кочаклау)

Без төркемдә уйныйбыз ( сикерәбез,аякларны алыштырып)

Без –булдыклы,(баш бармакны күрсәтү)

Без- тырыш

Тышта йөри усал кыш.(тәрәзәгә карап бармак янау)

Практик өлеш.

-Ә хәзер балалар өстәл янына үтик, утырыйк.

Сезнең алдыгызда тәрәзә өлгеләре.(заготовки окон).Хэзер без сезнең белән тәрәзәгә кышкы бизәкләр төшерәбез. Моның өчен пумаланы зәңгәрсу яки шәмәхә төскә манып кәгазь өслеген тигез итеп буярга кирәк һәм безнең тылсымлы бизәкләр пәйда була.Балалар кыш көне бит безнең кар ява.Әйдәгез әле каршыбызда яткан тылсымлы кар бөртекләрен, ясаган рәсемебезгә сибик .

Менә шулай булдырдыгыз.Хәзер аны әкрен генә селкибез.Балалар безнең рәсем әзер.

Йомгаклау.

Кыш бабайга сезнең бизәкләр бик ошады, тиздән ул сезгә кунакка киләм дип әйтте,ә менә бусы кыш бабайдан сезгә бүләк. Рәхмәт балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по ИЗО в средней группе "Морозные узоры"

Занятие по ИЗО в средней группе на тему: "Морозные узоры"1. Цели занятия:- вызвать у детей интерес к зимним явлениям природы.- развивать зрительную наблюдательность, способность замечать необычно...

Конспект занятия по экологии в средней группе детского сада «В зимнем лесу».

Воспитывать интерес у детей к жизни леса, умения вести себя в лесу; воспитывать любовь, бережное отношение к природе, проявлять заботу и внимание ко всему живому, формировать доброжелательность....

Конспект занятия по лепке в средней группе Тема: «Девочка в зимней одежде»

Конспект занятия по лепке в средней группе " Девочка в зимней одежде"Программное содержание:- вызвать у детей желание передать образ девочки;- формировать умение выделять части человеческой ...

НОД по рисованию в средней группе на тему: Зима. Зимние узоры.

НОД по рисованию в средней группе на тему: Зима. Зимние узоры. Цели: -познакомить с признаками зимы; учить сравнивать зиму и осень; рисовать красками; описывать времена года; развивать фан...

Конспект занятие в старшей логопедической группе по нетрадиционному рисованию «Зимние узоры на окне»

Конспект предназначен для воспитателей и педагогов до по рисованию....

Конспект занятия по рисовании в средней группе "Кышкы соокту тоовас Шивижигеш" на тувинском языке

Темазы: Кышкы соокту тоовас шивижигешСорулгазы:1.Картошкада оюп кескен шиви дурзузун саазынга танмалай чуруп база ховенниг палочкалар дузазы-биле борбак хевирлерни чуруп билиринге ооредир.2.Уругнун са...