"Ёлка в гости к нам пришла"
материал по теме

Мияссарова Лена Наилевна

Сценарий  Новогоднего утренника  на  татарском языке

Скачать:


Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмгә бизәлгән. Уртада – чыршы агачы. Җиңел көйгә балалар залга керәләр, тезелеп басалар.

Тәрбияче: Хәерле  көн, кадерле балалар, хөрмәтле  апалар,  мөхтәрәм  әти- әниләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез, сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын.

Без бүген чыршы янында

 Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

1 бала: Дөнья нинди матур,иркен,

 Яңа ел киче бүген

Шатлык өсти күңелләргә

Айлы-йолдызлы күге.

Әй күңелле, дусларым,

Бүген Яңа ел киче!

2 бала: Бүлмәбезнең түрендә,

Ямь-яшел күлмәк киеп,

Чыршы апа утыра

Уенчыкларын элеп.

Ямь-яшел ылысларына

Чулпылар таккан кебек.

3 бала: Чыршы янында көтәләр

Кыш бабайны балалар.

Тиздән-тиздән килеп җитәр

Кызыл борынлы бабай

Күчтәнәчләр өләшер ул

Күңелсез булмас малай.

Җыр. «Чыршы янында». Ә.Бикчәнтәев сүз.  М. Минхаҗев көе.

Балалар урыннарына барып утыралар. Бәләкәйләр керә.

Җиңел көй яңгырый. Кар кызы бәләкәйләрне җитәкләп алып керә. Урыннарына утырышалар.

Кар кызы: Исәнмесез балалар, килгән кунаклар. Бәйрәмегез котлы булсын.

Тәрбияче: Исәнме, Кар кызы! Нишләп берүзең генә? Әллә Кыш бабай авырып киттеме?

Кар кызы: Юк! Ул үзе әле күрше авылда калды. Озакламый килеп җитәчәк. Миңа бара торырга кушты. Шуңа күрә мин иртәрәк килдем. Бәйрәмгә керергә торганда, карыйм, бу балалар кермичә оялып, ишек артында басып торалар. Үзләре матурлар,үзләре бәләкәйләр.

Тәрбияче: Бик дөрес эшләгәнсең, кар кызы.

Кар кызы: Рөхсәт итсәгез, мин алар белән бәйрәмне дәвам итәм.

Әйдәгез, балалар, түгәрәккә басабыз, бергәләп җырлап алабыз.

Җыр. «Чыршы,чыршы». С. Урайский шиг. И. Шәмсетдинов муз.

Балалар урыннарына утыралар.

Кар кызы: Бәләкәйләр дә шигерьләр ятлаганнар, әйдәгез аларны тыңлап карыйк.

Шигерьләр сөйлиләр.

Кар кызы: Бик матур шигерьләр өйрәнгәнсез. Әйдәгез хәзер уйнап алыйк. Мин сезгә сораулар бирәм, сез җавапларын күрсәтергә тырышырсыз.

1 нче. Кыш җитте, көннәр суынды. Безнең балалар ничек итеп кулларын җылыталар?

Балалар күрсәтә.

2 нче. Ә ничек итеп битләрне җылыталар?

Балалар күрсәтә.

3 нче. Озак суыкта басып торгач аяклар өшеде. Нәрсә эшлисез?

Балалар күрсәтә.

4 нче. Ә кар йомгакларын ничек тәгәрәтәсез?

Балалар күрсәтә.

Кар кызы: Бик күп беләләр икән бәләкәчләр. Бер дә аптырап тормыйлар. Балалар, миңа Кыш бабагыз фонарьләр җибәрде. Алар белән чыршыны бизи торыгыз диде. Әйдәгез без алар белән бер биеп алыйк әле. (Балаларга  фонарьләр тарата).

Җыр. «Фонарьләр». Ф. Шәймәрданова сүз. Һәм көе.

Биегәч фонарьләрне чыршыга эләләл.

Кар кызы: Балалар, карагыз әле чыршыбыз тагын да матурланып китте. Әйдәгез чыршы тирәли басып тагын бер җырлап алыйк.

Җыр. «Безгә Кыш бабай килә». Ф. Шәймәрданова сүз.

Балалар утырышалар.

Кар кызы: Бик матур җырладыгыз, биедегез, шигерьләр сөйләдегез, балалар. Менә сезгә миннән бәләкәй генә күчтәнәч. Ә олы бүләкләрне Кыш бабагыз килеп җиткәч үзе тарата.

Балаларга күчтәнәч тарата.

Кар кызы: Ярар, балалар, мин әле китәм. Кыш бабайны каршы алырга чыгам. Җә юлын онытып, авылны үтеп китә.

Бәләкәйләр урындыкларга утыралар.

Сүз зурлар төркеменә бирелә.

Тәрбияче: Яңа ел нинди бәйрәм,

Беләсезме сез шуны?

Белмисездер әле сез,

Ап-ак бит аның туны.

4 бала: Яңа ел килә диеп без,

Шатланабыз, көләбез.

Күңелле бәйрәм икәнен

Һәрберебез беләбез.

5 бала: Яңа ел белән бергә,

Кыш бабай килеп җитә.

Сәгать унике дип типсә,

Йөрәк иллене тибә.

6 бала: Чыршыларны бизибез дә,

Утырабыз табынга.

Өстәлләр сыгылып тора,

Төсле утлар кабына.

Җиңел көй яңгырый.

Залга Үгезне куып бер Карт керә. Чыршыны урап зал уртасына килеп баса.

Карт: Килегез, килегез! Акчаларыгызны әзерләгез. Сатуда Үгез.       Карап тормагыз, сатып алырга ашыгыгыз!

Тәрбияче: Исәнмесез, беренчедән. Икенчедән бу базар түгел, бу балаларның Яңа ел кичәсе. Һәм өченчедән – әллә сез белмисез, киләсе ел нинди ел икәнен?

Карт: Исәнмесез, исәнмесез! Миңа бу малны ничек тә сатып җибәрергә кирәк. Әллә чирләп тора, белмим инде, гел ябыгып китте. Югыйсә көненә бер тапкыр ашатып торам үзен. Ә бәйрәм дигәннән – Яңа ел- елда килә ул.

Тәрбияче: Бигрәк усал Карт булып чыктың әле син. Яңа елга кергәндә, начар уйларны онытырга кирәк. Әллә син белмисең? 2009 ел – ул бит Үгез елы булып санала. Үгезеңне сатып җибәрсәң – Яңа елың уңышлы булмый. Үгез – 2009 елның символы. Аңладыңмы инде! Яңа елның йолаларын үтәргә кирәк. Ә син аларны беләсеңме соң?

Карт: Беләм инде, беләм! (кулын болгый.)

Тәрбияче: Белсәң, әйдә әйтеп кара!

Карт: Яңа ел төнедә беркайчан да күршеләргә бурычка бернидә бирмәгез – сихердән яки берәр әшәкелектән сакланыгыз.

Тәрбияче: Әй шул да булды мени йола?

Карт: Тукта, менә тагын берсе искә төште – елның беренче көнендә, авыр һәм кара эш башкарырга ярамый – ел буе бернинди ялсыз эшләргә туры киләчәк.

Тәрбияче: Тагын үзенекен сөйли инде бу карт. Ярар, син бер килгәч утырып тор. Тыңлап торыгыз сез дә балалар, исегездә калдырырга тырышыгыз. Яңа елның беренче көнен үткәрү йолалары, гореф гадәтләре нинди икән төрле халыкта.

Карт:(утыра) Әйдәле, тыңлап карыйк әле.

Тәрбияче: *Венгриядә бу көнне акча белән  “коеналар”.

Карт: Акчам булса, мин дә коеныр идем дә...(уйлый)

Тәрбияче: *Шотландиядә солыдан пешерелгән күмәчсез кунакка бармыйлар.

Карт: Андый күмәч булса, мин кунакка барып та тормас идем. Чәй белән ул күмәчне үзем ашап бетерер идем.

Тәрбияче: * Италиядә бу көнне урамда карт кеше очрату яки карт кешенең кунакка килүен – яхшыга, ә бала, монах яки дин кешесен – начарга юрыйлар.

Карт: Күрдегезме, мине кунак итергә сезнең өчен ул бик әйбәткә(торып зал уртасына баса). Әйдәгез көйләгез мине тизрәк.

Тәрбияче: Туктале, тагын берсен тыңлап кара әле.

*Болгариядә балалар урамда очраган бар кешенең аркасына яшел ьотак ьелән сугып йориләр. Үтеп баручылар бер дә ачуланмыйлар.

Аркасына ботак тигән ел буе бәхетле булачак икән. Я, ничек сиңа бу йола? Тикшереп карыйсың килмиме?

Әйдәгез әле, балалар, түгәрәк ясап басыйк әле.

Җиңел көй яңгырый. Карт түгәрәкнең уртасында кала.

Карт: Юк, бу йола миңа ошамый. Кирәкми яшел ботак, лучше мин сезгә биеп күрсәтәм.

Карт бии, балалар кул чабалар.

Карт: ( үгезен җитәкли) Рәхмәт сезгә, балалар,мин барысын да аңладым. Усаллыкны бетерергә кирәк. Әйдә, Үгезем, өйгә кайтыйк, мин сиңа тәмле печән салырмын, сый-хөрмәт күрсәтермен. Сау булыгыз апалар, сау булыгыз балалар.

Карт белән Үгез китәләр.

Тәрбияче: С Новым годом поздравляю

Ребятишек и гостей,

Счастья вам, добра желаю.

И весёлых ясных дней!

Посмотрите, как сверкает

Ёлочка для нас,

Будем петь и веселиться

Возле ёлки в этот час!

Песня “ Новогодний хоровод” сл.Н.Найдёновой муз. Т. Потапенко

7 бала: Не окинуть ёлку взглядом –

Велика и широка.

В блеске бус, гирлянд, игрушек.

Достаёт до поталка.

8 бала: Душистая, сиолистая,

Зёлёная красавица

Наряд твой всем ребятам

Сегодня очень нравится.

9 бала: Целый год тебя мы ждали,

Чудо ёлочка – краса,

Вновь тебя иы повстречали –

Вот какие чудеса!

Тәрбияче: Что ж вставайте, ребятишки,

И девчонки, и мальчишки.

Соберёмся в хоровод,

Славно встретим Новый год!

Песня “Ёлочка – ёлка”.

В зал входят Дед Мороз и Снегурочка, обходят ёлочку и останавливаются посреди зала.

Дед Мороз: С Новым годом поздравляем,

Счастья, радости желаем.

Снегурочка: И пускай под Новый год

Веселится весь народ.        

Воспитатель: Здравствуйте дорогие гости.

                     Проходите вы к нам в круг.

Дед Мороз остаётся в центре круга, Снегурочка встаёт в хоровод с детьми.

Исполняется песня “ У тебя Дед Мороз”

“ Танец маленьких утят”

 Кар Кызы: Әйдә Кыш бабай, балаларны бер өшетеп тә ал инде.

Кыш бабай: Әйдәгез әле, балалар кулларыгызны сузыгыз.

Уен “Өшетәм”.

Кар кызы: ( Кыш бабайның бияләен салдыра). Балалар, ә хәзер мин сезгә Кыш бабайның бияләен түгәрәктән җибәрәм. Ә син Кыш бабай бияләеңне тотырга тиеш буласың.

Уен “Бияләй”(балалар утырышалар).

Кыш бабай: Уф арыдым, кызым, эри башладым.

Кар кызы: Кыш бабай, син әйдә утыр, ял ит, ә минем дусларым, кар бөртекләрем, биеп сине суытырлар.

Бию “Кар бөртекләре”.

Тәрбияче: Кыш бабай, безнең балалар бик күп шигерьләр өйрәнделәр, тыңлап кара әле.

10 бала: Ерак – ерак илләрдән,

Кыш бабай килде безгә.

Күп бүләк алып килгән,

Нәни дусларга диеп.

11 бала: Кар бураннарын туздырып,

                 Килеп җитте Кыш бабай.

Яңа елның кичәсендә

Булды ул изге бабай.

12 бала: Кыш көне матур,

Яңа ел җитә

Кыш бабай килгәч,

Көз елап китә.

13 бала: Кошлар да китте,

Кыш килеп җитте.

Кыш бабай җиргә,

Тәңкә кар сипте.

14 бала: Әллә инде Кыш бабай

Танылган зур рәссаммы?

Катырды тәрәзәне,

Төрле бизәк ясады.

15 бала: Болытлардан кар ява,

Бөтен җирдә ак юрган.

Тәрәзәгә Кыш бабай

Чәчәкләр ясап куйган.

16 бала: Җырлыйбызда, биибез дә

Яңа ел кичәсендә.

Ә Кыш бабай күп итеп

Бүләкләр бирер безгә.

Җыр “Яңа ел”. Л. Батыр- Болгари көе, Р. Вәлиева сүз.

Тәрбияче: Кыш бабай, Кар кызы

Без сезне яратабыз,

Сезгә карап сокланабыз,

Сезгә карап җырлыйбыз.

Хәзер инде бергәләшеп

Сезнең өчен биибез.

Танец “ Полька”.

Тәбияче: Әй күңелле дусларым,

Бүген Яңа ел киче.

Кыш бабайны, Кар кызын

Әйдә бер биетикче.

Кыш бабай белән  Кар кызы бииләр (“ Бирмә мине ятларга” Р. Миңнуллин сүз. Ф. Мортазин көе җырына.)

Кыш бабай: Әй күңеләр күтәрелеп китте, яшь чаклар искә төште. Әй кызым, кая әле минем капчыгым, бүләкләр белән?

Кар кызы: Менә бабаем ( капчыгын бирә)

Кыш бабай: Күрче әле, кызым, никадәрле шигерь беләләр, матур итеп җырлыйлар, безнең дә күңелен күрделәр. Бүләкләрне өләшергә кирәк. Әйдә әле, кызым, булыш миңа.

Җиңел көй яңгырый. Кыш бабай балаларга бүләкләрне өләшә.

Кыш бабай: Менә, балалар, безнең бәйрәмебез узып та бара. Сезнең белән саубуллашырга вакыт та җитте.

Кар кызы: Киләсе елга кадәр, тагын да зур үсегез, авырмагыз, әйбәт булыгыз, дус-тату яшәгез. Ә хәзергә хушыгыз!

Балалар: Саубулыгыз, Кыш бабай, Кар кызы!

Кыш бабай, Кар кызы китәләр.

Ата-аналардан котлаулар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ёлка в гости к нам пришла

Сценарий новогоднего праздника в младшей группе...

Конспект по художественно-эстетическому развитию детей средней группы Рисование на тему: «Ёлка в гости к нам пришла»

Конспект  по художественно-эстетическому развитию детей средней группыРисование на тему: «Ёлка в гости к нам пришла»Программное содержание:Образовательные задачи: Учить детей пер...

Ёлка в гости к нам пришла

Сценарий новогоднего праздника для детей первой младшей группы...

Проект" Ёлка в гости к нам пришла".

Познавательно - творческий проект, направлен на формирование у детей элементарных представлений о хвойном дереве для раннего дошкольного возраста....

12.2021 Ёлка в гости к нам пришла. Пономарёва А.Г., Зайцева М.А., Тюлькова Н.Г.

Учебно-методическая копилка приемов и методов логопедического сопровождения детей дошкольного возраста для педагогов по использованию игр и упражнений для развития всех компонентов речи...

12.2021 Ёлка в гости к нам пришла. Утёмова Г.В.

Учебно-методическая копилка приемов и методов психолого-педагогического сопровождения детей дошкольного возраста для педагогов по использованию игр и упражнений для развития психических проц...

Новогодний праздник «Ёлка в гости к нам пришла» (первая младшая группа) - 2023 г.

Праздник мы встречаем,Ёлку наряжаем,Вешаем игрушки,Шарики, хлопушки ......