Мой любимый Татарстан
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Этот конспект про республику Татарстан- наш родной край, в частности про город Набережные Челны. Здесь описываются природа края, живущие в нем национальности,  соседствующие города, красота рек, лесов, полей и т.д. У нашего города есть свой гимн и герб. В городе Набережные Челны проживают много известных писателей и поэтов. Этот конспект призывает детей любить свой город и жить в мире.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл moy_lyubimyy_tatarstan.docx23.41 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:"Мин яратам сине Татарстан"

(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: Татарстан республикасына, анда яшәүче халыкларга, милли мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

1.Балалар күңелендә шатлык хисләре, бәйрәм рухы тәрбияләү, аларда бәйрәм танталарында катнашасы килү, бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килү теләге тудыру.

2.Яр Чаллы шәһәре язучылары, халык авыз ижаты, милли мәдәният, сәнгать белән таныштыруны дәвам итү, аларның белемнәрен үстерү.

3.Бәйрәм барышында балаларның сәләтләрен ачу, аларның күңелләрендә якты эз калдырырлык бәйрәм оештыру.

Җиһазлау: музыка центры, пианино.

Дидактик материаллар: Татарстан картасы, гербы, флагы, Яр Чаллы гербы, Яр Чаллы язучылары китаплары.

Зал бизәлеше: чәчәкләр, куыклар белән бизәү. Стенада "Мин яратам сине, Татарстан" плакаты.

Балалар белән алдан әзерлек: җырлар, шигырьләр, уеннар өйрәнү.

Татар теле тәрбиячесенең һәм музыка житәкчесенең әзерлеге: Бәйрәм кичәсен яшь һәм психологик үзенчәлекләрен искә алып төзү. Балалар белән әңгәмә үткәрү, альбомнар карау, шигырьләр, жырлар, биюләр өйрәнү.

Бәйрәм барышы.

Роберт Рәкыйпов сузләренә язылган "Мин яратам сине Татарстан җыры" яңгырый.

Алып баручы. Нәрсә соң ул Татарстан? Татарстан ул туган ил, туган тел, туган жир, туган шәһәр, туган авыл...Туган жир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле бит ул! Ә туган жирнең һәр карыш жире, сулары, урман болыннары никадәр истәлекләр саклый.

Айлинә. Дөньяда иң-иң  матур ил,

Ул - минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел,

Ул - минем туган телем.

Ислам.Татарстан-үз илебез,

Безнең газиз җиребез.

Шушы газиз җиребезнең

Балалары инде без.

Әминә.Татарстан - кояш иле,

Иң матур таңнар иле.

Татарстан туган йортым,

Яшел бишегем минем.

Инсаф.Кайларга гына китсәм дә,

Сагынып кайтам сине.

Татарстан - чал тарихлы

Болгар бабамнар иле.

Бабамнардан килгән рухым-

Мәңге югалтмам сине!

Җыр “Татарстан улы мин” Ф.Әбүбәкиров көе, Р.Миңнуллин сүзләре

Алып баручы. Әле безнең  республикабызда күпмилләтле халыклар яши. Әйтеп китегез әле нинди халыклар яши?

Балалар. Татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар, марилар, удмуртлар һәм башка милләт кешеләре.

Башкорт халык уены "Юрта"

Алып баручы. Нинди Татарстан шәһәрләре беләсез?

Балалар. Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт һәм башкалар.

Алып баручы. Ә бездәге нинди елгаларны атап үтәр идегез?

Балалар. Кабан күле, Чулман, Зөя, Нократ һәм башкалар.

Алып баручы. Әйдәгез, милли бәйрәмнәрне дә искә төшереп алыйк әле.

Балалар. Сабан туе, Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәре һәм башкалар.

Г.Гәрәева көенә "Нәүрүз" җыры башкарыла.

Татар халык уены "Кульяулык алыш" уйнала.

Талым, талым, талчыбык,

Уртасында бал чыбык,

Ал яулык, гөл яулык,

Бир миңа бер яулык.

Алып баручы. Татарстандагы  Казан, Алабуга, Яшел Үзән шәһәрләре белән беррәттән Яр Чаллы шәһәренең дә үз гимны, гербы бар. Гербыбыз Чаллыга килеп керүчеләрне Чулман суы буйлап ак җилкәнен киереп йөзгән көймә сәламли.

Регина.Туган җирем - Чаллы минем,

Аны бик тә яратам.

Авылга гына китсәм дә,

Чаллыны сагынып кайтам.

Айсылу.Туган ягым бер генә,

Туган шәһәр син генә.

Чаллым минем,Яр Чаллым,

Шаулап ага Чулманың.

Рәхим.Урамнар,чәчәкләрең,

Күңелемне күтәрә.

Сине шундый яратам,

Синең өчен җан атам.

Алып баручы. Әйе, һәрберебезнең дә туган ягы Яр чаллы шәһәре. Һәм ул - безнең өчен иң газиз,иң якын төбәк. Кешене язмыш кайда гына илтмәсен, ул узенең туган ягын сагына һәм ашкынып туган ягына кайта. Балалар, ә сез  Яр Чаллыны яратасызмы? Ә, ни өчен?

Балалар жаваплары.

Алып баручы. Әйе, шәһәребез бик матур. Бездэ зур-зур кибетләр, ял итү парклары, шау чәчәккә күмелеп утырган урамнар, күңелле аттракционнар, төрле фонтаннар, тарихи һәйкәлләр, иҗат һәм сәнгать үзәкләре, мәдәният учаклары, кинозаллар, музейлар әллә каян сине үзенә тартып, игътибарны җәлеп итеп торалар. Матурлыклары белэн күңелне әсир итәләр.

Балалар башкаруында “Парлы бию”.

Алып баручы. Әле бездә бик талантлы язучылар да бар. Сез нинди язучыларны атап китәр идегез? Нәҗип Мәдияров, Факил Сафин, Хәлил Шәриф, Галиәхмәт Шаһи һәм башкалар.

Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлашты балалар. Татарстан республикасына алдагы көннәрдә дә уңышлар телик. Тату, дус булып яшәргә язсын.

Ә.Рәшит сүзләренә "Кояшлы ил җыры"

Кулланылган әдәбият:

1.Г.М.Минһажетдинова "Киңәшле эш яктылыкка илтә"

2.М.Ф.Кашапова "Уйныйк әле, балалар"

3.З.М.Зарипова "Белем бирү һәм тәрбия процессында милли-төбәк компоненты"

4.Ф.С.Баязитова "Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары"

5.И.С.Шәрипова "Минем гүзәл ак калам"

6.К.В.Закирова "Балачак аланы"

7.Г.Г.Гәрәева "Үз җырыбыз булсын әле"

8. З.Т.Шәрәфетдинов "Балалар бакчасында музыка"

Этот конспект про республику Татарстан- наш родной край, в частности про город Набережные Челны. Здесь описываются природа края, живущие в нем национальности,  соседствующие города, красота рек, лесов, полей и т.д. У нашего города есть свой гимн и герб. В городе Набережные Челны проживают много известных писателей и поэтов. Этот конспект призывает детей любить свой город и жить в мире.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татарстан - туган җирем, Татарстан - Ватаным"

Безнең 53 нче “Светофорик” катнаш балалар бакчасы әхлакый – патриотик тәрбия буенча максатчан эш алып бара. Без балаларга кечкенәдән үк туган җир, туган як, туган ил төшенчәләрен биреп, ан...

ПРОЕКТ НА ТЕМУ: «МОЙ ЛЮБИМЫЙ КРАЙ - ТАТАРСТАН»

ПРОЕКТ НА ТЕМУ: «МОЙ ЛЮБИМЫЙ КРАЙ - ТАТАРСТАН»...

Открытое занятие по теме: "Мой край - любимый Татарстан" В рамках педагогического совета.

Цель: воспитание патриотических чувств - любви к Родине, родному языку, уважение к флагу и гербу Татарстана.Задачи:Воспитать любовь к родному языку, родному краю, к природе, бережное отношение к ...

Проект на тему "Мой любимый край - Татарстан"

Данный прект рассчитан для детей подготовительный группе. Он способствует фрмированию нравственно - патриотических чувств, взаимоотношений со сверстниками и взрослыми, бережному отношению к природе, т...

Мой край любимый Татарстан

Цель:1. Дать детям представление, что такое Родина, родной край.2. Познакомить детей с географической картой и государственной символикой Республики Татарстан (государственный флаг, герб, гимн).3. Рас...

Проект "Мой любимый край- Татарстан

Целенаправленное ознакомление детей с родным краем- это составная часть формирования  у него патриотизма. Чувство Родины малыша связывается с местом, где он родился и живет....