"Тукай коне" сценарий праздника для старшей группы
материал (старшая группа) на тему

Алимова Резида Решитовна

Праздник на татаском языке посвященный ко дню рождения писателя Габдуллы Тукая

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_kone1.docx19.15 КБ

Предварительный просмотр:

                               Тукай Көне

Залда әкрен генә “Туган тел” көе яңгырый. Балалар  җитәкләшеп кереп утыралар .

Алып баручы

-Балалар , тыңлагыз әле. Нинди көй яңгырый.Нинди көй соң әле бу ? Кемнен  сүзләренә язылган  бу җыр?

Балалар

-“Туган тел” җыры . Тукай абый язган.

Алып баручы

-Әйе балалар. Кыш бабайнын чәчләре кар сулары буйлап аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта , шаулап-гөрләп яз ае – апрель килгәндә , безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай  туган. Менә  инде без дә бүген  аның туган көн кичәсенә җыелдык.Чөнки ул балаларны , сезне , бик яраткан .Я , әйтегез әле , балалар , сез аның нинди әсәрләрен беләсез?

Балалар яраткан әсәрләрнең исемнәрен атыйлар.

Стенада Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр эленгән.

Алып баручы

-Балалар .. игьтибар  белән карагыз әле , менә бу рәсем кайсы әсәр буенча  төшерелгән?

Балалар әсәрнең исемен , андагы төп геройларны атыйлар. ( “Шүрәле”.”Су анасы”.”Гали белән кәҗә”.”Бала белән күбәләк”.”Кызыклы шәкерт”. “Кәҗә белән сарык”).

Алып баручы

-Ул үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга,зурларны хөрмәт итәргә өйрәткән. Телебезне , татар телебезне яратырга өндәгән.

1 бала

И туган тел, и матуртел, әткәм- әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

2 бала

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

3 бала

 И туган тел!hәрвакытта ярдәмең белән синең

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым кайгым минем.

4 бала .

И туган тел !Синдә булган иң элек кыйлган догам,

Ярлыкагыл,дип , үзем hәм әткәм-әнкәмне , ходам!

Алып баручы

-Балалар , бөек Тукаебызның эшен дәвам итеп . безнең бик күп шагыйрьләребез татар телендә мәдхия  җырлаганнар.

5 бала.

Телсез идек, Тукай безне телле итте.

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте!

6 бала

Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!

Икесе дә безнең өчен иң кирәкле , затлы тел

7 бала

Татарчасы туган тел, безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң, әби-бабаң сине сөя торган тел!

8 бала

Алыштырмам бу телне мин бер телгә дә,

Пычраттырмам мәңге аны беркемгә дә!

Алып баручы

-Балалар ,Тукай абыегызның бала чагы  авылда үткән.Барлык балалар кебек ул да татар халык уеннарын яратып уйнаган .Әйдәгез әле , без дә аның яраткан уеннарының берсе –“Йөзек” уенын уйныйбыз.

( Татар халык уены “ Йөзек”)

Алып баручы

-Нәни Тукай халкыбызның “Әнисә”, “Әпипә” көйләрен яратып тыңлаган.

(Бию”Әнисә” көенә)

Алып баручы

-Ә хәзер без Тукй абыегызның кайбер әсәрләрен искә төшерәбез.

Мәтәлчек ата- ата маэмай килеп керә.Уйный- уйный чирәмдә ауный.Малай күренә.”Кызыклы шәкерт” шигырен сөйли.

Музыка уйный .Күбәләк белән малай керә.

(“Бала белән күбәләк” җырын башкаралар)

Алып баручы

-Габдулла Тукай бик моңлы бала булган. Татар халык җырларын яратып тыңлаган .Ә инде үсеп җиткәч үзе дә җырлар язган. Менә мин сезгә хәзер аның халкыбыз арасында яратып җырлана торган җырларыннан берсе “Әллүки” җырын җырлап күрсәтәм.

( Җыр “Әллүки”)

Алып баручы

-Инде җырлар да җырладык , шигырьләр дә тыңладык , ә нинди әкият турында сөйләмәдек әле без?Нинди әкиятне яратасыз әле сез тыңларга?

Балалар :Шүрәлене.

“Шүрәле” балетыннан музыка яңгырый.

Алып баручы

 Нәкь Казан артында бардыр

Бер авыл –кырлай диләр:

Җырлаганда көй өчен

Тавыклары җырлай диләр.

(Биленә балта кыстырган Былтыр килеп керә.)

Алып баручы

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егете

Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп

Тиз барып җиткән егет , эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук!

(Былтыр утын кискән кыяфәт ясый.)

 Шундый тын , яхшы hава да безнең утынчы кисә

Алны-артны , уңны – сулны белмичә утын кисә

Балтасы кулда , егет эштән бераз туктап тора

Тукта чу! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра!

Сискәнеп егет катып кала аягүрә

Алмастан , каршысында әллә нинди ят күрә.

Нәрсә бу качкынмы. Җенме ? Я ерәкме – нәрсә бу?

Кот очарлык бик килешсез , әллә нинди нәрсә бу!

Борыны кәп-кәкере –бөгелгәндер тәмам кармак кеби:

Төз түгел куллар , аяклар да – ботак-тармак кеби.

Бик озак торгач карашып , күзне күзгә нык терәп

Эндәшә батыр утынчы :

Батыр
_Сиңа минән ни кирәк?

Шүрәле

-Бер дә шикләнмә егет. Син : мин карак – угры түгел,

Юл да кисмимен , шулай да мин бик үк тугры түгел

Гадәтем ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,

Мин әле , күргәч сине шатлыгымнан үкерәм

Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым

Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым

Кил әле ,син дә бераз  бармакларыңны селкет . и

Яшь җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

Былтыр

 -Яхшы,яхшы, сүз дә юктыр . мин карышмый уйныймын

Тик сине шартыма күнмәссең дип мин уйлыймын!

Шүрәле

-Нәрсә шартың , сөйлә , и бичара адәмчек кенәм

Тик тизүк уйныйкчы, зинhар , нәрсә кушсаң да күнәм.

Былтыр

-Сөйлим шартымны  сиңа. Яхшы тыңлап тор : әнә

Шунда бар ич бик озын hәм бик юан бүрәнә.

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот. И урман сарыгы!

Алып баручы

-Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире

Китте кушкан җиргә атлап адымны эре-эре!

Егет суга балта белән кыстырган чөйгә гел

Шүрәле тыккан кулын – селкенмидер , кузгалмыйдыр ;

Суккалый торгач , ахырда чөй чыгып , бушап китеп.

Шүрәленең бармагы калды. Кысылды шәп итеп

Хәзер инде Шүрәле безнең егеткә ялына:

Шүрәле

-Син бераз кызган мине , коткарчы, и адәм генәм:

Моннан ары үзеңә , углыңа . нәселеңә тимәм!

  И егет ,hич юк икәндер мәрхәмәт хисең синең:

   Әйтче , зинhар . кем син? Исемең ничек?

Былтыр

-Әйтсәм әйтим,син белеп тор,

Чын атым Былтыр минем .

Бу егет абзаң булыр бу,

Бик белеп тор син , энем!

(Былтыр чыгып китә)

Шүрәле кычкыра да тынып кала .

Гөмбә җыярга кызалр килә

Бию

Бию ахырында кызлар Шүрәлене күреп , куркып бер почмакка  сыеналар.

Шүрәле

 -кысты . кысты . бармагымны кысты.Нәни кызчыклар коткарыгыз мине , бик авырта бит бармакларым.

Алып баручы

-Балалар , бигрәк кызганыч  бит , әйдәгез коткарабыз Шүрәлене .

Балалар Шүрәлене  коткаралар.

Шүрәле

-И , рәхмәт , балалар .Сез бигрәк миhербанлы икәнсез. Болай булгач , сезнең белән  берәр уен да уйнап алмыйча  булмас .Сезгә дә күңелле булыр , минем дә авыртуларым басылыр .

( Уен” Без-без-без идек”)

Шүрәле кытыклап йөри. Кем көлә. Шуңа җәза бирелә.

Уенның соңында “Әссәләмәгаләйкүм” җыры башкарыла .

Шүрәле чыгып киәр алдыннан балаларга чикләвекләр тарата.

Шүрәле китә.Шигырь”Тукай абзый”

Бергәләшеп “Туган тел” җыры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздник «Снеговик почтовик» для младшей и средней группы. Новогодний праздник для старших групп.

Взрослые: Ведущий, Баба Яга, Избушка,  Дед Мороз.Игрушка: снеговикДети под весёлую музыку входят в зал и встают в 2 круга возле ёлки....

Спортивный праздник в старшей группе "Праздник - безобразник"

Праздник посвящен дню смеха и юмора - 1 апредя....

Сценарий праздника новогоднего праздника в старшей группе доу "Кто же ты такой?"

Кто же ты такой? Сценарий новогоднего праздника в старшей группе доу...

Сценарий праздника в старшей группе «Светлый праздник – День Победы отмечает вся страна»

Программное содержание: познакомить детей с великим праздником – День Победы;воспитывать чувство гордости за защитников Родины, освободивших страну от фашизма;помочь детям понять, что война несёт в се...

Сценарий праздника для старшей группы посвященный Дню Матери «Мамин праздник»

В данной методической разработки подобранны красивые стихи посвященные мамам, бабушкам, интересные конкурсы для мам....

Сценарий летнего праздника в старшей группе "Праздник леса"

·         Данное мероприятие проводится в летний период  на территории детского сада.          Цели:          раскрыть эстети...

Сценарий экологического праздника для детей старшего дошкольного возраста Праздник в старшей группе «Как дети землю спасали»

Цель: обратить внимание дошкольников на проблемы, связанные с загрязнением окружающей средыЗадачи: пробудить в каждом ребёнке желание помогать в охране окружающей среды; способствовать пониманию того,...