Башваткыч
план-конспект занятия на тему
Предварительный просмотр:
«Башваткыч» уены.
Хәерле көн, хөрмәтле хатын – кызларыбыз. Бүген безнең бакчабызга иң уңган, иң җитез, иң тапкыр әниләр җыелган.
Без “Башваткыч” уенына җыелдык. Уенда катнашучыларны бирегә чакырабыз. (катнашучылар чакырыла, уртага чыгалар)
Уенчыларыбыз белән танышып китик әле. (үзләре белән таныштыралар)
Уенга дөрес нәтиҗә ясар өчен жюри кирәк булыр.(жюри белән таныштыру)
Уенның кагыйдәсе белән таныштырып үтәм: мин сорауны укыйм, кем җавапны белә кыңгырау шалтырата. Һәр сүзнең бер хәрефе билгеле. “Бәйрәм белән, хатын – кызлар!” сүзен җыябыз. Сорауларның күбесе әниләр турында. Уенны башлыйбыз.
- Уенның беренче өлеше. Бәйрәм сүзен җыябыз.
- Мәкальне дәвам ит: баланы эт тә ярата, бия дә, ә хикмәте -...(тәрбия)
- “Кайсыгызның кулы җылы” шигыре әниләргә багышланган. Кем язган? (Хәсән)
- Куян кызын терелтүче доктор. (Айболит)
- Җәнлекләр төзегән кечкенә йорт. (Теремкәй)
- Әниләр турында күп шигырь язучы хатын – кыз. (Шәмсия)
- Хатын – кыз исемендәге журнал. (Сөембикә)
Беренче сүздәге сорауларга җавап таптык. Җыйган очколар белән танышып китәбез.
Сезне, кадерле әниләр, бәйрәм белән котлап, музыкаль күчтәнәч “Нәни музыкант” җыры яң
- Уенның икенче өлешенә күчәбез, белән сүзен җыябыз.
1.”Әни кирәк” шигырен язучы шагыйрь. (Роберт)
2. Әтиемнең әнисе миңа кем? (Әбекәй)
3. 8 март хатын – кызлар бәйрәмен уйлап табучы. (Клара Цеткин)
4. Бакчабызда 80 елларда тәрбияче булып эшләгән, чәчәк исеме белән. (Дәлия)
5. Әниләрнең аяк астында. (Җәннәт)
Икенче сүздәге сорауларга да җаваплар таптык. Очколар белән танышып китәбез. Сезнең өчен җыр яңгырый “Солдатта булган диләр”
- Уенның өченче өлешенә күчәбез.
- Татар хатын – кызларына хас һөнәр. (Хуҗабикә)
- “Әнкәмнең догалары” җырын кем башкара? (Салават)
- Мишутканың әнисенең исеме. (Настасия)
- Хатын – кызның нинди сыйфатын алтын белән тиңлиләр? (Сабырлык)
- “Кыр казлары артыннан” спектакленең хатын – кыз персонажы. (Ясминә)
Өченче сүзебезне дә җыеп бетердек. Кызлар рус халык биюе бүләк итәләр.
Тамашачылар белән уен.
- Таптарга ярамый торган сүз. (әни)
- Татар халык җырындагы биюче кыз. (Әпипә)
- Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигырендә ничәү яшиләр? (Җиде)
- “Әниләр һәм бәбиләр” спектакленең тәп персонажын уйнаучы. (Нәҗибә)
- Бу җырны кем башкара? (Флера Сөләйманова)
- Уеныбызның дүртенче өлешенә күчәбез.
- Бу сүзләрне кем язган?
“Мәхәбәттә һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга хәят биргән хатын кешене – ананы олылыйк. Кешедә булган бөтен гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә. Менә шулар йөрәкләребезне яшәүгә мәхәббәт белән сугара. Кояшсыз гөлләр чәчәк атмый, мәхәбәттән башка бәхет юк, х атын – кыздан башка мәхәббәт юк. Анадан башка шагыйрь дә, герой да юк.” (М.Горький)
- Татар халык ашларының берсе. (Кыстыбый)
- Гаилә шаҗәрәсен сакларга ярдәм итүче, туган – тумачаны тартып торучы. (Нигез)
- Нәрсә агачыннан ерак төшми? (Алма)
- Җәмгыятьнең кечкенә дәүләте. (Гаилә)
- Көянтә белән су ташучы кыз. (Зөһрә)
“Бәйрәм белән, хатын – кызлар!” сүзләрен җыеп бетердек. Хәзер җиңүчеләребезне билгелибез. Жюрига сүз бирәбез.
Уенда катнашучылар музыкаль күчтәнәч алып килгәннәр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект ООД по татарскому языку для подготовительной группы. Тема: "Башваткыч чишәбез"
Рус телле балаларга мәктәпкә әзерлек төркемендә гомумиләштерү эшчәнлеге.Бурычлар. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен үтәү, татар телен...

Татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф -гадәтләре башваткыч уенында.
Максат: -Татар халкының милли бәйрәмнәре,йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әти-әниләрне бакчага җәлеп итү.-Үткәрелгән бәйрәм аша б...

«КҮҢЕЛЛЕ БАШВАТКЫЧ» квест-уены
Максат: Татар халык уеннары аша балаларның хәрәкәт активлыгын, җитезлекне, игътибарлылыкны һәм командада эшли белү күнекмәләрен үстерү....
