Региональный семинар
материал на тему

Сахбутдинова Фидания Альфатовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kmo2.docx71.95 КБ

Предварительный просмотр:

Музыкага саескан очып керә.

Саескан:

Яңа көн күркәм булсын,

Дәрт тулсын күңелләргә.

Таң шикелле елмаеп,

Кул бир яңа көннәргә. ( бер круг әйләнә, музыка көчлерәк)

Урманнан  Хуҗасы китә, УрманХуҗасы китә. Балалар коткарыгыз, килегез, килегез. ( Балалар музыкага  кереп утыралар, саескан очып китә).

Тәрбияче: Балалар,  без сезнең белән бүген урманга барабыз, ә сез нинидидер  тавыш ишеттегезме, саескан нәрсә дип әйтте, ( балалар җавабы) Урман Хуҗасы үзенең биләмәләрен ташлап китә икән. Моны булдырмаска кирәк, урманны кем саклар. Балалар, ишетәсезме, кемдер килә түгелме, тавышы ишетелә. (Сөйләнә – сөйләнә  Урман Хуҗасы керә, музыка)

Урман Хуҗасы: Юк, юк, китәм дигәч китәм. Урманнан шәһәргә барам, кешеләр янына.

Тәрбияче: Исәнмесез! Ник тавышланасыз. Сез кем?

Урман Хуҗасы: Мин Урман Хуҗасы. Урманымнан качтым,яшисем килми анда, сездә калам, монда күңелле. Балалар белән уйнармын, җырлармын, көндезләрен йоклармын.

Тәрбияче: И-и-и, урман Хуҗасы, монда яши алырсыңмы, урманыңны: андагы җәнлекләрне, агачларны сагынмассыңмы?

Урман Хуҗасы: Юк, сагынмыйм. Сездә рәхәт. Бер кемне дә саклыйсы түгел, уйныйсы да, уйныйсы.

Тәрбияче: Алай димә әле. Без бүген урманга барырга булдык.  Әйдә сиңа шәһәрне күрсәтәбез дә, өеңә озатып куябыз сине.

Урман Хуҗасы: Шәһәрне карарга риза. Урманга кайтмыйм дигәч, кайтмым инде. ( балалар урыннарыннан торалар, экран янына киләләр,)

Тәрбияче: Балалар, Урман Хуҗасы безнең шәһәребезне белми, әйдәгез таныштырабыз. ( әкрен музыка, экрандагы рәсемнәргә карап шәһәребез күренешләреннән сорау бирелә)

Урман Хуҗасы: Юк, шәһәрдә яши алмыйм икән  мин, тузан, тавыш. Юк, юк үземә кайтам.

Тәрбияче: Шулааай, һәрбер нәрсәдән кәнагать булырга кирәк.

Урман Хуҗасы: Әйдәгез, әйдәгез минем белән, үземнең биләмәләремә алып барам. ( Аланга килеп чыгалар)

УРМАН хуҗасы: Бу нинд урын?

Тәрбияче: Ярар, Урман Хубасы бу урынны балалар бик әйбәт белә, җырлап күрсәтерләр)

Җыр “ БЕЗЕҢ АЛАН”

Балалар урманга килеп җитәләр, урыннарына утыралар

Саескан:  ( Музыка)Тыңлагыз, тыңлагыз! Урман Хуҗасы булмаган вакытта яңалыклар булды. ( музыка) ( Урман Хуҗасы башын куллары белән тотып)

Ерак түгел, якында,

Безнең шәһәр артында.

Бер урман бар. Белсәгез,

Гүзәллеген күрсәгез.

Кошлар, җәнлекләр анда

Яшиләр үз иркендә.

Чөнки анда керергә

Үлән таптап йөрергә

Рөхсәт тә юк. Тыелган.

Хәттә язып куелган.

“ Агачларны сындырмаска!”

“ Кош оясын туздырмаска!”

“Җәнлекләргә кагылмаска!”

“ Чәчәкләр өзеп алмаска!”

Ләкин, беркөн,

Шул урманның эчендә

Иң куе бер төшендә.

Агачлар  “сөйләшкәннәр”,

Тын гына серләшкәннәр.

(Имән, Каен, Өрәнге басып тора, ерактарак, чыршы)

 БИЮ ХӘРӘКӘТЛӘРЕ

Имән: Яшел энәләре белән бер агач басып тора.

Каен: Табигатҗ аңа шундый язмыш бүләк иткән....

Өрәңге: Аның янына бер кем дә килми “ кадалырбыз” дип куркалар.

(җил, тавышы чыга, Чыршы тирәли әйләнеп йөри, кулларын җилпи)

Имән: Аның янына бары җил килә,

            Күләгәсендә ятып ял итә.

( җил агач янында уйнап йөри)

Чыршы: ( җилгә әйтә) Берәрсе миңа яфракларын бирсен иде, барлык борчуларым шундук бетәр иде. Ләкин яфрагым гади яшел генә түгел, ә алтыннан булсын иде. Барлык агачлар: имәннәр, каеннар, өрәңгеләр миннән көнләшсеннәр иде ( агачларга күрсәтеп сөйли)

Җил: Я синеңчә булсын чыршы,

         Алтын күлмәгеңне күрче. ( алтыннан күлмәк кидерә)

Барлык агачлар: АХ!!!!

Каен: Энәләре дә юк.

Өрәңге: Кояш нурларында алтын гына ялтырый.

Чыршы: Мин шундый шат, мин барыгыздан да бәхетлерәк.

Сатучы( музыкага керә, агачны бар яклап карый):

                                                                          Ай-яй, матур бу агач,

                                                                          Бу мы әллә алмагач?

                                                                          Алтын яфраклы икән,

                                                                          Мин моны алып китәм.

( Яфракларны җыеп капчыгына сала, чыршы елый)

Имән: Чыршыбызны карагыз тагын елый.

Чыршы: Алтын яфракларны җыеп алдылар, каян пыяла яфрак табыйм икән?

( җил чыга (  ҖИЛ Тавыш), күлмәген алыштыра)

 Имән: Менә сиңа могҗиза. Күлмәге шундый ялтырый.

Каен: Мондый хәлләрне ничә еллар яшәгән карт имәннәрнең дә күргәне юк иде әле!

( Көчле җил “ пыяла” яфракларны өзеп ташлый, күлмәген салдыра)

Каен: Ах, бу усал җилне кара инде, барлык яфракларын коеп бетерде.

Өрәңге: чыршыбыз тагын моңаеп калды.

Чыршы: Кирәкми миңа алтын яфраклар, кирәкми миңа пыяласы да, бәлки гади яшел яфрак белән мине җил бүләкләр.

( җил чыга, чыршыга гади яфраклы күлмәк кидерә)

Каен: Карагыз, карагыз... Чыршыбыз яфраклы күлмәк кигән.

( Күңелле музыкага кәрзин тотып кәҗә чыга)

Кәҗә: Мин килдем урманга.

            Яшь яфрак җыярга.

            Менә шушы кәрзинемне

            Тутырып кайтырга.

Ай, сусыл! Ай, тәмле! ( яфраклар җыя,чыгып китә)

Имән: Безнең дустыбыз тагын боекты!

Чыршы: Миңа үземнең күлмәк кирәк, җил киендер яңадан!

( җил чыга, киендерә)

Чыршы: Яфракта түгел хикмәт

                Нинди генә ки “ бишмәт”!

                Үзеңнеке якынрак,

                Бул син һәрчак кәнагать.

Имән: Карагыз, Чыршы дустыбыз кабат елмая.

( 8 нче группа балалары чыга)

Бала: Яшь чыршылар киң итәкле

          Күлмәкләрен кигәннәр.

          Җитәкләшеп, бергәләшеп

         Юл буена килгәннәр.

         Энәле күлмәкләренә

         Карап тордык сокланып.

         Тик Айнур берничә энә

        Өзеп алды шукланып.

        Апа әйтте: - Болай эшләү

       Начар гадәт бел менә:

       Һәр чыршы кәлмәк алыша,

       Җиде елга бер генә.

       Без энәләрен йолыксак,

       Чыршы күлмәксез калыр,

       Җиде ел буена ничек

       Күлмәксез яши алыр? ( М. Фәйзуллина)

Урман Хуҗасы: Балалар, мин урманымның башка почмакларын да карап кайтыйм әле, соңрак күрешербез!

Тәрбияче: Менә без сезнең урмандагы агачларның ничек сөйләшкәнен, серләшкәнен белдек, әле бит анда агачлар гына түгел бөҗәкләр , кошлар, җәнлекләр, үләннәрдә бар. Без сезнең белән үләннәрне карап киткән идеконытмадык микән шуларны уен аша искә төшерик әле.

Уен “Урманда”

Шифалы үлән җыярга

Урманга барам әле.

Кәрзинемә ромашкалар

Мәтрүшкә салам әле

Әй дускаем кил әле

Урманнарга кер әле

Анда нинди чәчәк үсә

Шуны өйтеп бир әле (түгәрәктә бер бала йөри, маска кигән бер баланы сайлап ала һәм сорый син нинди файда китерәсең? Үләннәр җавап бирә.

Бака яфрагы

Исемем  сәер булса да

Мине  бик хөрмәтлиләр:

Киселсә дә, канаса да,

Иң әйбәт дару диләр.

Бака яфрагы диләр.

Тузганак

Нечкә яшел сабакта мин ,

Витамин җыеп  үстем.

Йокылар килмәгәндә,

Аппетит булмаганда

Тузганак булыр дәва,

Шуны белеп тор, бала!

Зәңгәр мәтрүшкә

Сез  таныйсызмы  мине,

Кара, нинди хуш исле!

Сихәт булып җанга-тәнгә

Тагып йөрерлек түшкә…

Мин  бит – зәңгәр мәтрүшкә.

Сары мәтрүшкә

Ютәлләр бетә дә китә,

Минем  хуш исем  белән.

Тагын күп авыруларның

Мин дәваларын  беләм.

Үги ана яфрагы

Үги ана яфрагы мин.

Нәрсәләрдән дәва соң дип

Сорыйсыздыр сез мине?

Алтмыш төрле авыруга:

Эчәк, тамак, бавырларга,

Нервларга дәва – мин.

Ромашка

Сары төсем – бал кебек,

Ак чукларым – кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп.

Тәрбияче: Бик күңелле ял иттек, хәзер урман белән хушлашып, төркемебезгә кайтыйк.

Урман Хуҗасы: Туктагыз, туктагыз, минем дә сезгә күчтәнәчләрем бар, кабул итеп алыгыз!!!!

( кәрзинне бирә, хушлаша)

( Кунаклар белән хушлашып, балалар музыка астына чыгып китә)

     

         

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на региональном семинаре-практикуме "Экологическое воспитание детей дошкольного возраста в ДОУ". Тема: "Формирование экологической культуры у дошкольников"

Выступление на региональном семинаре-практикуме "Экологическое воспитание детей дошкольного возраста в ДОУ". Тема выступления: Формирование экологической культуры у дошкольников"...

Статья в сборнике материалов регионального семинара-практикума в г. Нижнекамск "ПРОЕКТНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ В ДЕТСКОМ САДУ"

В статье раскрыватся опыт работы по теме: "Проектная деятельность как средство развития познавательно-исследовательской активности детей дошкольного возраста" ...

Статья в сборнике регионального семинара-практикума в г.Нижнекамск "Проектная деятельность в детском саду"

Статья из опыта работы по теме: "Проектная деятельность как средство развития познавательно-исследовательской активности детей дошкольного возраста"...

Фрагмент опыта "Радужный сахар" на региональном семинаре

Познакомить детей со свойствами кускового сахара и воды....