Алтын көз.
материал (младшая группа) на тему

Яруллина Эльмира Нургаязовна

Залда урман күренеше. Почмакта өй тора. Аның эчендә Урман бабай(гном) утыра. Агач төбендә керпе йоклап ята. Коридордан машина (автобус) килгән тавыш ишетелә. Музыка яңгырый. Тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп балалар керә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл altyn_koz.docx14.63 КБ

Предварительный просмотр:

Залда урман күренеше. Почмакта өй тора. Аның эчендә Урман бабай(гном) утыра. Агач төбендә керпе йоклап ята. Коридордан машина (автобус) килгән тавыш ишетелә. Музыка яңгырый. Тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп балалар керә.

Җыр “Едим на автобусе” (сл.и муз. М.Картушиной).

Алып баручы: Менә килеп тә җиттек урман буена. Балалар, күрегез әле, нинди матур көзге урман. Көзге урманның матурлыгына сокланып керпекәйне күрми дә торабыз! Эйдәгез, үзе белән исәнләшик.

-Исәнме, керпе дус!

Керпе йоклавын дәвам итә.

-Дусларым! Керпе дус бик тирән йокыга киткән, ничек уятырга икән үзен. (Уйлана)

-Булмаса, керпекәй турында җыр җырлап алыйкмы әле?

Җыр “Маленький ёжик”.

Керпе уяна торып баса.

-Сезне, балалар, бик озак көттем. Гафу итегез, йоклап ук киткәнмен.

Урман аланы көтә дусларын,

Урман бабае сезне чакырды

Бер үзе генә яши-

Бик күңелсез, күрәсең,

Әйдәгез бергә барабыз

Аның күңелен табабыз.

Тыныч көйгә керпе, балалар, алып баручы бергәләп зур түгәрәк буенча баралар.

Керпе: Менә Урман бабайның өенә дэ килеп җиттек. Әйдәгез шакып карыйк.

Урман бабай: (тәрәзәдән башын тыгып): Күпме дусларым килгән хәзер чыгам өемнән.(чыга)

-Өем минем караурман

Бик күп җанварлар торган

Хуҗа мин барысына

Үләнгә, агачына...

Авырмасыннар димен

Гел тикшереп йөрим мин

Тамырлары нык үссен

Кортлар теше тимәсен.

Алып баручы: Ай-һай, бабакай, эшләрең бик күп икән шул. Шулай да безгә ярдәмең тияр дип ышанабыз. Без балалар белән Көз кызын эзләп йөрибез. Аңа үзебезнең көннән-көн зур үсүебезне, һөнәрләребезне, җыр-биюләребезне күрсәтәсебез килә.

Урман бабае: Яхшы, мин сезне, Көз кызы белән очраштырырмын, әмма минем дә сезгә шартым бар, мин сезнең җәй буе  ял итеп көч җыюыгызны үзем дә беләсем килә. Сезнең өргерлегегезне сынап карыйсым килә. Уйнап алабызмы.

Уен: “Күркәләр җыю”

Урман бабай: Ай-һай, җитез балалар икәнсез. Булдырдыгыз, мин бу күркәләрне тиеннәргә бирермен. Ә хәзер мин сезгә Көз кызын чакырыйм инде.

-У-һу-һу! Ау-уу! Көз кызы!!!

Алтын аның арбасы

Ярсу атлар җәелгән.

Урманнар-кырлар буйлап,

Алтын көз килә икән

Ярсу атлар, әйдәгез!

Көзне алып килегез!!!

(Атлар килгән тавыш, музыка яңгырый)

Көз кызы керә.

Алып баручы: Кунакка кил алтын көз,

Алтын көз!

Без сине яратабыз!

Китмә тиз!

Килдең син уңыш белән

Бодай һәм арыш белән,

Яфрак - яңгыры белән

Торналар җыры белән.

Көз кызы: Мин – Алтын көз!

Сезгә бәйрәмгә килдем,

Көзге яфраклар китердем

Яфракларны алыгыз

Я, биегез, барыгыз!

Алып баручы: Алабыз, алабыз

Без яфраклар булабыз

Көзге җилләр исә икән

Бөтерелеп очабыз.

Көз кызы кәрзиненнән яфраклар алып балаларга тарата.

Бию “Яфраклар белю”.

Урман бабае: Урманда көз көне дә эшлиләр. Эшем күп минем, булмаса мин китим. Әйдә, керпе дус, сиңа да китәргә кирәк, кышка әзерләнәсең, гөмбәләр киптерәсең бар. Сау булыгыз, балалар, урманны саклагыз! (китәләр).

Алып баручы: Озак очты яфраклар.

Оча торгач ардылар

Менә җил дә туктады.

Балалар утыралар.

Көз кызы: Мин дә бераз утырыйм

Сезне дә тыңлап карыйм!

Алып баручы: Көз кызы, балалар сиңа җыр, шигырьләр әзерләде.

Җыр: “Осень,Осень”, шигырьләр.

Алып баручы: Синең белән бергә җырларга дип җыр да өйрәндек.

Җыр: “Көз белән балалар җыры”.

Көз кызы: рәхмәт, дусларым! Ә бит эле минем кәрзинемдә тагы бер әйбер бар. Менә тыңлап карагыз әле. (алма турында табышмак).

-Мин сезгә буш килмәдем, минем арбамда зур кәрзин бар, анда сезнең өчен алмалар әзерләдем.

Кәрзин белән алмалар бирә.

-Ярар, дусларым, миңа китәргә вакыт. Әле эшлисе эшләрем күп.  Сау булыгыз!

Алып баручы: безгә дә өйгә кайтырга вакыт. Автобуска төялик. (Җырлап чыгып китәләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

Конспект занятие на тему:"Алтын коз".

Занятие на татарском языке....

Алтын көз, матур көз.

Балалар иртәсе...

“АЛТЫН КӨЗ” КАФЕСЫНДА УҢЫШ БӘЙРӘМЕ

праздник урожая на татарском языке...

Сценарий сказки "Золотая бита" по мотивам казахской народной сказки "Алтын сака".

Разработка дяна для постанивки сказки детьми старшего возраста. Можно использовать на празднике "Наурыз"....