“Әнием-йөрәк тибешем”
материал (младшая группа) на тему

“Әнием-йөрәк тибешем”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem-york_tibeshem.docx19.44 КБ

Предварительный просмотр:

8 март бәйрәме

“Әнием-йөрәк тибешем”

Максат:Әниләргә,әбиләргә карата шәфкатьлелек,мәрхәмәтлелек,мәхәббәт хисләре тәрбияләү;аларны ихтирам итәргә,алар белән горурланырга өйрәтү; балаларның сәнгатьле сөйләм күнекмәсен үстерү;малайларга кечкенә кызлар,үз яшьтәшләре өчен таяныч булырга,аларны сакларга,якларга кирәклеген аңлату.

Бәйрәмгә әзерлек:”Минем әнием” дигән стена газетасы чыгару;әниләргә,әбиләргә кулдан ясалган бүләкләр әзерләү.

(музыка астында балалар залга йөгереп керәләр дә,ярым түгәрәк ясыйлар)

Тәрбияче:Бар хәсрәтем,бар хәсрәтем

Бала өчен.

Хөрмәтем дә,хезмәтем дә

Бала өчен.

Үкенүләр,үтенүләр

Бала өчен.

Тынгысыз көн,йокысыз төн

Бала өчен.

Утка,суга укталуым

Бала өчен.

Чыгар юлдан тукталуым

Бала өчен.

Таңнан әүвәл кайнар аш та

Бала өчен.

Тәгәрәгән кайнар яшь тә

Бала өчен.

Иртән-кичен йөрәк хисем

Бала өчен.

Барлык эшем,барлык көчем

Бала өчен.

Янам-түзәм,көям-кунәм

Бала өчен.

Горур башны түбән иям

Бала өчен.

Төнен якты таңнар көтәм

Бала өчен.

Күңелемдә җырлар йөртәм

Бала өчен

Бала өчен...

(Безнең бүгенге бәйрәм кичәсенә дә,әнә шундый изге теләкләр белән балалар үстерүче гүзәл әниләребез кунак булып килгәннәр.)

  1. Балкып тора бүлмәбез.(Рамилә)

Әллә кояш кергәнме?

Бүген-Әниләр көне,

Шул балкыта бүлмәне.

  1. Әни сүзе-иң бөек сүз, (Аяз)

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас!

Тәрбияче:Күмәкләшеп,барыбыз бергә

Җырлап алыйк,әйдә әле

Котлы булсын!Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр:”Әниләр бәйрәме”

1.Кояш көлә,мин елмаям

8 нче март бүген

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

Кушымта:Бәйрәм бүген,бәйрәм диеп

                  Бар дөнья көлеп торсын

                 Әни бәйрәме икәнен

                 Әти дә белеп торсын,

                 Әти дә көлеп торсын.

2.Кайсын юам,кайсын җыям.

Чиста булсын,ак булсын

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

5.Кемнең әнисе иң әйбәт?(Әнис)

Минем әни,әлбәттә,

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт,матур гадәткә.

6.Син әнием минем өчен(Зилә)

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

7.Әнием,әнием,(Рәмзил)

Иң кадерлем син минем!

Мин сине яратып

Иркәләп торырмын,

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

Җыр:”Бәйрәм бүген”

1.Күтәренке күңелле

Бар да көләч шат бүген

Күктә кояш елмая

Яшералмый шатлыгын

Кушымта:Тып-тып тама тамчылар

                 Җырлап бәйрәм көенә

                Бәйрәм бүген,бәйрәм дип

                Тамчылар да сөенә.

2.Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә

Көтеп алган бәйрәмебез

Бүген һәммәбезнең дә

3.Җыр күтәрә күңелне

Бар да көләч,шат бүген

Бүген әни бәйрәме

8 нче март бүген!

11.Көнгә ничә тапкыр”әни”-дибез икән,(Айнур)

Рәхәт тә соң”әни” диюләр.

Шигырь генә түгел,

Җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

12.Җыр күтәрә күңелне(Самат)

Бар да көләч,шат бүген

Бүген әни бәйрәме,

Сигезенче март бүген.

13.Бәйрәмегез котлы булсын,(Әмин)

Елмаеп көлеп торсын!

Сәламәтлек-юлдашыгыз,

Күңел сөйгән хезмәтегез,

Һәрбарчасы мулдан булсын,

Бәйрәмегез котлы булсын!

15.Кадерле әниләр,әбиләр,апалар,сеңелләр!(Алинә)

Бүген кояш нурын сибә-сезнең өчен,

Тамчылар тама-сезнең өчен,

Без дә шат елмаябыз-сезнең өчен!

Җыр”Кояш гомере”(Ф.Әхмәдиев муз.,Г.Зәйнашева сүз.)

1.Бер кыз бала җыр чыгарган

Багышлап әнисенә

Икәү бергә җырлыйк диеп,

Өйрәткән энесенә.

Кушымта:Кояш,кояш

                 Мәңге балкый,

                Мәңге нур сибә;

                Кояш гомере телим мин,

                Әнием сиңа.

2.Җырны чишмәләр ишеткән

Кошлар отып алганнар.

Сандугачлар һәм тургайлар

Матур көйгә салганнар.

3.Кушыл син дә,җырлыйк бергә;

Яңа матур җыр тусын

Җирдә әниләр кояштай

Озын гомерле булсын.

Бәйрәм бүләксез булмый ул.(Мәрьям)

Барыгыз да белегез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез.

Чәчәкләр бүләк итик

Без газиз әниләргә,

Үзебез ясаган чәчәкләр

Булсын сезгә бүләккә.

Концерт номерлары:

Тәрбияче:Балалар,без әниләребезне,әбиләребезне,апаларыбызны бәйрәм белән котладык,берәүне дә онытмадык бугай.

Малайлар:Ә үзебезнең кызларны?

(малайлар такмаклар җырлыйлар)

                           Такмаклар

1.Бакчабызның кызларын да

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Хәзер аларга без шаян

Такмаклар багышлыйбыз.

2.Кызлар,кызлар,сезне бит без

Биләүсәдән беләбез.

Әлли-бәлли итеп кенә,

Яратып үстерәбез.

3.Кайчагында елатып та

Алабыздыр,әлбәттә.

Ни эшлисең, малайлар шул

Усал була гадәттә.

4.Уенчыкларыгызны да

Алабыз кулдан тартып.

Тартып алмасын дисәгез,

Саран булмагыз артык.

5.Шуның өчен бүген сездән

Без гафу үтенәбез.

Безгә ачу сакламагыз,

Дошман түгел сезгә без.

 Тәрбияче: Ә хәзергә шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам, саубулыгыз балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе "Көлкәйгә ничек ярдәм итәбез?"

Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.Сүзлек өс...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Сценарий. "Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән син аһәңле бишек җырлары"

Җырлагыз балалар, курчакларны йоклатканда, җырлагыз тәрбияче апалар, балаларны йоклатканда, җырлагыз әниләр, апалар. Онытылмасын бишек җырлары....

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...

Сценарий “Әнием – йөрәк тибешем!”

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...