Сценарий “Әнием – йөрәк тибешем!”
материал (старшая группа)

Мударисова Гульназ Фасимовна

Коннэр якты булсын очен,

Йокы татлы булсын очен

Бергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!

Жил янгырдан саклар очен,

Усаллардан яклар очен

Бергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!

Ашлар тэмле булсын очен,

Донья ямьле булсын очен

Бергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!

Голлэр чэчэк атсын очен,

Бэхет – шатлык артсын очен

Бергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!

            Ин кадерле Кеше

            ЭНИ димэк! 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniem_-_yorek_tibeshem.docx24.27 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий: “Әнием – йөрәк тибешем!” 

5-6 яшьлек балалар өчен әдәби-музыкаль кичә

 

Максат: Әниләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт белән карарга, ярдәм итәргә әзер булырга күнектерү. Әниләр турында күбрәк белү, истә калдыру сәләтен үстерү.

 

Алып баручы: Хәерле кич, балалар! (Балаларга шкатулка күрсәтелә). Балалар, бу нәрсә икән?- Әйе,  дөрес әйтәсез бу  кечкенә генә шкатулка. Әмма ул серле, аның эчендә нәрсә бар икән, белергә телисезме? – Әйе! (Эченнән хат ала һәм укый).

“Кадерле балалар! Без сезнең барыгызны да яратабыз. Бу сорауларга җавап бирсәгез, уеннарда катнашсагыз, без бик шат булыр идек. Сезнең шат күңел белән өйгә кайтуыгызны көтеп, әниләрегез.”

(Алып баручы сораулар язылган кәгазьне укый һәр балага сораулар бирә). 

-Элиза, өстеңдәге матур күлмәкне сиңа кем алып кайтты?

-Айгиз, сезнең өйдә тәмле ашларны кем пешерә?

-Лилия, синең чәчләреңне кем тарый?

-Ринат, сезнең өйдә бәлеш, өчпочмакларны кем пешерә?

-Ильяна, сиңа матур курткалар кем алып кайта?

-Тансылу, синең бакчадан кайтуыңны көтеп тәмле чәйләр әзерләп кем тора? 

Алып баручы:  Балалар, сез бик матур җаваплар бирдегез. Күңел ачу кичәсе кемнәргә багышлан димәк ? – Дөрес, балалар, бүген сезнең белән безнең өчен кадерләрнең кадерләре булган әниләребезнең бәйрәмен бәйрәм итәбез икән. 

Кая барсаң, күз алдында,

Һәрчак күңелдә яши.

Ул-безнен иң якын кеше.

Ул, белегез, кем?

-Балалар: Әни!

Алып баручы:

Ана назы – жирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек жыр – бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет, аяз күк йөзе һәм эшегедә, чиксез шатлык – куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын! Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын.

Тал бишекләрдә тирбәтеп

Кем ул көйләр көйләгән.

Әниләр бит, әниләр бит

Кызык әкият сөйләгән.

Безгә бөтен көчен биреп

Назлап сөеп үстергән.

Давылларда адашмаслык

Һич бетмәслек көч биргән.

Менә шуңа иң изге сүз

Әни сүзе була ул!

Иң кадерле кеше җирдә

Әни узе була ул! (Бергә)

Жыр «Эни бэйрэме»

 Әни- өйнең кояшы

Бик кадерли ул безне.

Аның җылы карашы

Җылыта күңелебезне.

Бүген әниләр бәйрәме.

Зур бәйрәм бүген бездә.

Әниемнең бәйрәменә

Җыелдык барыбыз да.

 Әни бүген бик сөенгән

Елмаеп, дәшеп тора.

Бит алмалары кызарып

Нурлары чәчеп тора.

Әниемнең шат булуын,

Елмаюын көтәм мин.

Бәхет теләп, шатлык теләп

Аны тәбрик итәм мин.

 Бик күңелле, бик рәхәт!

Әниләр көне булгач.

Әниләргә булышырбыз

Үсеп зур кеше булгач.

Җырла, дисәләр, җырларбыз

Бер дә каршы килмәбез.

Әй, әниләр, ишетегез!

Сезнең өчен җырлыйбыз да биибез!

Мама спит, она устала…

Ну и я играть не стала!

Я волчка не завожу,

Я уселась и сижу.

Я бы многое хотела –

Вслух читать и мяч катать,

Я бы песенку пропела,

Я б могла похохотать.

Да мало ль чего хочу!

Но мама спит, и я молчу!

Много мам на белом свете,

Всей душой их любят дети.

Только мама есть одна,

Всех дороже есть одна,

Кто она? Отвечу я:

Это мамочка моя!

 Әнидән дә кадерлерәк

Дөньяда кем бар икән?

Аларның чын кадерләрен

Һәркем дә белә микән?

Язмыш сынауларындада

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

А.б. Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Әни, әнием, әнкәй! Төрле телдә әйтелгән иң изге сүзләр, иң кадерле сүзләр, иң матур сүзләр, иң газиз сүзләр. Сабый баланың теле дә “әннә” дип ачыла бит. “Әнием” – күңелгә иң якын сүз. Күпме мәгънә, күпме мәрхәмәтлелек һәм җылылык салынган бу сүзгә. Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә, сүзен тыңларга, ышанычлырын акларга үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

Җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләр – ул безнең әниләребез.

 Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни, әлбәттә,

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

Минем әни бик унган,

Иртә белэн тора ул.

Мин торганчы ботен эшне

Ялт иттереп куя ул.

 Әни ул-якты кояш.

Әни ул –исле чәчәк.

Аңа күрсәткән яхшылык

Үзеңә үк киләчәк.

Әнием, әнием,

Иң кадерлем син минем!

Мин сине яратып

Иркәләп торырмын,

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

Әниләрне тыңлагыз,

Рәнҗетмәгез, сөегез!

Җир йөзендә иң кирәкле

Алар – шуны белегез.

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

Бергә: Һәммәбезгә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.

Жыр «Эниемэ»

Кумэк татар биюе

 

Алып баручы:   Булдырдыгыз, балалар! Чыннан да әни өйдә булганда безгә бик рәхәт. Ә әнигә кайчан рәхәт соң, беләсезме? Дөрес, әгәр син әниеңнең сүзен тыңласаң, уйнаганнан соң уенчыкларны җыеп куйсаң, аның кәефе дә яхшы булыр, ул сине тагын да ныграк иркәләр, яратыр, үскәнем, акыллым , дияр. Ә сез, балалар, өйдә әниләрегезгә булышасызмы соң? Әйдәгез әле, ничек булышканыгызны сөйләп күрсәтегез әле.

Әни пәрәмәч пешерә,

Вак итеп , тәмле итеп.

Без табында чәй әчәбез

Бергәләп тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Кирәр эшләп ашарга.

Мин әнигә булышам

Табак-савыт юышам.

Чистарган савыт-сабаны

Шүрлекләргә куешам.

Мин әнигә булышам,

Урын-җирләр җыешам.

Иртән гөлләргә су сибәм,

Керләрне дә төрешәм.

Жыр «Эни белэн гол утырттык»

Зонтиклар белэн бию

 

 

Алып баручы: Ягез, балалар, хәзер карыйбыз кем әнисенә өйдә булыша икән? Кем дә кем уенчыкларны беренче җыеп бетерә, шул уңган-булган, әнисенең ярдәмчесе була.

Уен ”Уенчык җыю”.

Алып баручы: Алъяпкыч, яулык күрсәтелә, ә бу әйберләр нәрсә өчен кирәк соң? Дөрес, тәмле ашлар әзерләгәндә кия торган киемнәр. Нәрсәне ничек кигәнне беләсезме? Әйдәгез тикшереп карыйк әле.

 

Уен “Алъяпкыч кию”.

Тырыш булырмын, әни,

Эйбэт булырмын эни!

Сине мин бик яратам,

Соендерермен, эни.

Син бит чибэр, акыллы

Тоябыз кайгыртуны.

Син яныбызда булганда

Тоймыйбыз авыртуны.

Яратам мин эниемне

Эйбэт булганы очен,

Ягымлылыгы очен,

Бик куп назлары очен,

Эшне сойгэне очен,

Акыллылыгы очен.

Юк, анын очен генэ тугел,

Мине яраткан очен!

Энилэр берэу генэ,

Белик без кадерлэрен.

hэр эштэ ярдэмлэшеп,

Курик без кунеллэрен.

Рэнжетмик без энилэрне,

Хормэт итэ белэек.

Мен рэхмэтлэр укыйк та

Озын гомер телэек.

Алып баручы: Балалар, сез шундый уңган-булган икән, тиз арада бу биремне дә башкарып чыктыгыз. Тагын ниләр эшли беләсез соң сез?

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Без идән дә юабыз

Һәм керләр дә уабыз.

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз,

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез,

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

 

Алып баручы: -Булдыгыз, балалар! Ял да итеп алыйк. Бер хикәя тыңлагыз.

Кечкенә генә кыз урамда әнисеннән артта калган. Үз янында әнисен күрмәгәч елый башлаган. Аңардан кешеләр: – Син нигә елыйсың?-дип сораганнар. Кыз:- Мин әнине югалттым, – дигән. Кешеләр: – Елама, хәзер әниеңне табарбыз. Синең әниең нинди? – дип сораганнар. Кыз аларга: -Сез белмисезмени? Бик матур минем әнием! – дип җавап биргән.

-Балалар, сез менә хәзер үзегезнең әниләрегезгә нинди матур сүзләр белән эндәшәсез икән, сезнең әниләрегез нинди икәнен уенда сынап карыйк.

 

Уен “Әниемә иң матур суз”.

(Балалар түгәрәккә басалар һәм көй уйнаганда туп йөртелә, көй туктауга туп кемдә кала, шул бала әнисенә багышлап ягымлы, матур сүз әйтә).

Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын,
Утырмагыз аптырап.
Рәхәтләнеп ял итегез,
Бер безнең белән уйнап.

 

Уен “Күз бәйләп әниеңне таны”.

Алып баручы: -Булдырдыгыз, балалар! Сез әниләрегезне бик нык яратасыз икән. Ә хәзер, әйдәгез, әниләргә “Нечкэбил” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтик.

 

Әкиятне сәхнәләштерү.

Алып баручы: -Кадерле балалар, менә мин сезнең әниләрегезнең беркайчан да авырмауларын, һәрвакыт шат, көләч булуларын, гел елмаеп торуларын телим. Бервакытта да әниләрегезгә авыр сүз әйтмәгез, начар эшләр белән күңелләрен төшермәгез.

Коннэр якты булсын очен,

Йокы татлы булсын очен

Бергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!

Жил янгырдан саклар очен,

Усаллардан яклар очен

Бергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!

Ашлар тэмле булсын очен,

Донья ямьле булсын очен

Бергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!

Голлэр чэчэк атсын очен,

Бэхет – шатлык артсын очен

Бергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!

            Ин кадерле Кеше

            ЭНИ димэк!