Мероприятие "С праздником, мама!"
методическая разработка (старшая группа) на тему
Данный документ содержит план-констпект мероприятия, проводимого в целях празднования дня матери
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 31.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Әнием-кадерлем!
(балалар бакчасы, зурлар төркеме)
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Төрле җиргә шарлар әленгән, чәчәкләр куелган. Стенада “Әнием-кадерлем!” дигән язу эленгән.
“Әнием” җыры яңгырый.
Тәрбияче: Хәерле көн, хөрмәтле әниләр! Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык. Бүген сезнең балаларыгыз Сезне никадәр көчле, нык яратуларын исбат итәрләр.
Кадерле әниләр! Бүгенге бәйрәм сезнең өчен!
Көннең яктылыгы кояшта,
Күкнең матурлыгы йолдызларда,
Җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә!
Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.
Энҗе бөртекләрегезне – балаларыгызны – каршы алыгыз!
Балалар чыгышы:
1.Әнием – син минем бердәнберем,
Мин сине бик тә яратам.
Синең күзләреңә карыйм да
Барлык борчуларым таратам.
2.Булышсам, ничек шатланасың,
Бүләк итеп кабул итәсең.
Килә минем сиңа һәркөн шулай
Гел шатлыклар бүләк итәсем!
3. Язмыш сынауларында да
Алар безгә нык терәк.
Кайгыда да, шатлыкта да
Алар безгә бик кирәк.
4. Шуңа күрә әниләрне
Кирәк безгә сакларга.
Аларның ышанычларын
Һәрвакытта акларга.
5. Учларымда кояш минем,
Күңелемдә гел яз минем,
Син булганда янәшәмдә,
Бердәнберем, газиз әнием!
6. Һәркемгә дә газиз әни
Әни сүзе – изге сүз.
Күпме наз һәм нур сибелә
Бу гади сүз үлемсез.
7. Әниләрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә
Кояш кирәк җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә.
8. Дөньяда иң яхшы әни,
Беләсезме, кемнеке?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Ул әни бит – минеке.
– Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.
Күмәкләшеп, бергә , дуслар
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме.
Җыр башкарыла.
Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.
Конкурслар.
– Балаларыгыз сезнең өчен дип өйрәнгән шигырьләрен рәхим итеп тыңлагыз.
1.Әни кебек булсам иде! –
Аның назлы сүзләре.
Их, яратам әниемне-
Аның нурлы күзләре.
2. Әни кебек булсам иде!
Гел елмаеп торсам иде.
Тирә – юньгә, әни кебек
Гел нур чәчеп торсам иде!
3. Мөмкин булса, җыеп учларыма
Бирер идем кояш нурларын,
Әни кеше генә кочагында
Назлый белә кызын, улларын.
4. Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә
Йолдыз сузар идем кулыңа.
Әни кеше генә җан сулышын
Өрә синең гомер юлыңа.
5. Җылы наз ул, әнием – синдә генә,
Иркә сүзләр- синең телдә генә,
Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,
Изге синең, әнием, теләгең дә!
6. Әнием минем матур
Күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була
Ул өйгә кайтып кергәч.
7. Әни җирдә иң кирәкле кеше.
Әниләрнең белик кадерен.
Җил – давыллардан саклап үстерә ул
Кызганмыйча бөтен гомерен.
8. Гел шулай нур сибеп
Яшә син, әнием!
Исәнлек – саулык сорап,
Дога кылам,
Әниемнән аермасын
Берүк Аллам!
Җыр башкарыла.
Бәйрәм бүләксез булмый ул.
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез!
Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа, диеп кенә.
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә.
Алып баручы 1. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект праздника: "Мама, мама, мамочка солнышко мое..."
Ведущий: На свете очень много чудес: Пирамида Хеопса, Висячие сады Семирамиды, Статуя Зевса, Храм Артемиды, Александрийский маяк, Галикарнасский мавзолей, Колосс Родосский, но самое главное и вечное ч...

Сценарий праздника "Мамы разные важны, мамы очень нам нужны"
Сценарий совместного празднования дня матери....

Сценарий праздника "Мама нас ласкает, солнце согревает. Солнце, как и мама, лишь одно бывает".
[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"11084466","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"360","width":"480"}}]] Ведущий:...

Сценарий праздника "Мама и Родина очень похожи: мама красивая, Родина - тоже!", посвященный дню Матери.
Дети и педагоги трех подготовительных групп подготовили и провели замечательный праздник. Цель праздника - объединить самые дорогие и родные слова: "МАМА" и "РОДИНА".Программа праздника включала в себ...

Сценарий праздника : « Мамы разные нужны, мамы всякие важны!" »
Цели и задачи:Ведущие образовательные области: художественно-эстетическое развитие...

Сценарий праздника "Мама, одно есть слово на планете - мама" в старшей группе
Сценария праздника к Дню Матери...

