"БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ" 1 сентябрь бәйрәменә багышланган сценарий
материал (старшая, подготовительная группа) на тему

Миронова Гулия Ринатовна

Хорошо продуманный сценарий по проведению  праздника "День знаний" поможет малышам понять, почему необходимо получать знания, какую пользу они приносят им, что надо уметь для того чтобы пойти в школу. Предлагаю сценарий праздника на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_byrme_mironova_g.r.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бәйрәме

Алып баручы: 

Һава салкыная бара,

Аяк басабыз көзгә.

Сары төстәге яфраклар

Чалына инде күзгә.

Хушлаштык ямьле җәй белән,

Үтте инде җәйге яллар,

Бүген бәйрәм – зур бәйрәм.

Белем көне – тантана...

    Әйе, 1нче сентябрь – белем көне, белем бәйрәме. Бүген безнең балалар бакчасында да бәйрәм. Кадерле балалар, җәйге яллардан соң без сезне балалар бакчасында каршы алабыз. Күрегез, җәйге матур көннәрдә сез никадәр зур үскәнсез, кояшта кызынгансыз, гомумән, рәхәтләнеп ял иткәнсез. Моның шулай булуы сезнең нурлы йөзләрегездән күренә, үзегез дә кояш нурларыдай балкыйсыз. Никадәр һәм ничек кенә ял итсәк тә, без бүген барыбыз да үзебезнең яраткан балалар бакчасына җыелдык. Балалар, ә сез, җәйге ял вакытында бер-берегезне сагындыгызмы?

(Балалар җавабы тыңланыла).

Алып баручы: Хөрмәтле, тәрбиячеләр, бакчабыз хезмәткәрләре, кадерле, балалар, яңа уку елы башлану белән, белем бәйрәме белән барыгызны да котлыйбыз. Бергәләп очрашуыбызны зурлап, бәйрәмебезне матур җыр белән башлыйк.

Җыр

Бәйрәмгә көй астында кулына чыршы тоткан Буратино керә. Чыршыны зал уртасына куеп соклана, читкә китеп карый, яңадан янына килеп чыршы тирәли сикереп әйләнә, үзенчә җыр көйли. Чыршының урынын үзгәртеп карый. Һәм кисәк кенә кычкырып җибәрә.

Буратино: Яңа ел белән! Яңа ел белән, барыгызны да дуслар!

Алып баручы: Нишлисең син, Буратино? Нәрсә эшлисең?

Буратино: Нәрсә, нәрсә, хәзер чыршы бизим. Үзегез бит: “...Яңа ел белән, яңа ел белән дип, бер-берегезне котладыгыз...”

Алып баручы: Син нәрсә инде, Буратино? Бүген бит Яңа ел түгел – ә, яңа уку елы башланган көн – белем көне. Ямьле җәй айлары тәмамланды, алтын көз җитте. Ә көзнең беренче көне, 1нче сентябрь – димәк, мәктәпләрдә, балалар бакчасында яңа уку, белем эшчәнлеге башланып киткән вакыт.

Буратино: Аңлашылды...

Алып баручы: Минемчә, син нәрсәдер оныттың кебек.

Буратино: Нәрсә онытыйм мин?(үз-үзенә караштыргалап ала) Бер нәрсә дә онытмадым мин, киемнәрем киелгән, хәтта кепкам да бар.

Алып баручы: Исәнләшергә оныттың бит син.

Буратино: Ә-ә-ә.., исәнләшергә? Хәзер була ул... (Һәр балага якын килеп, кул биреп күрешә башлый).

Алып баручы: Юк, алай түгел лә, башкача исәнләшергә кирәк.

Буратино: Ә-ә-ә.., башкача. Хәзер, башкача булыр...(балаларга аркасы белән басып сәлам җибәрә)

Алып баручы: Тагын дөрес түгел инде. Ә барыбыз белән бергәләп, матур итеп, “исәнмесез” дип исәнләшергә кирәк.

Буратино: Исәнмесез!..

(Балалар җавап итеп исәнләшәләр)

Буратино: Их, җәй көне шундый рәхәт иде! Мин ял иткәндә диңгезнең ничек шаулаганын (хәрәкәтләр белән диңгез шаулавын күрсәтә, ян-якка, өскә-аска...) күрдем. Шул диңгездә балыклар йөзә иде.(балыклар йөзгән хәрәкәтләр ясый).

Алып баручы: Менә ничек әйбәт. Үзенчә матур бию сыман килеп чыкты. Балалар, әйдәгез, Буратинога без дә биеп күрсәтик.

Күмәк уен.

Көй астында Мальвина тавышы ишетелә.

Мальвина: Буратино, син кайда?  Язу белән шөгыльләнер вакыт җитте. Кайда син?(Буратиноны эзли-эзли, сөйләнеп керә, ялт-йолт карана).

Буратино: Ой, тагын шушы, моны эшләргә кирәк, тегене эшләргә кирәк дип торучы кыз, Мальвина инде. (төрле үртәвеч хәрәкәтләр күрсәтеп сөйләвен дәвам итә): Дөрес утырыгыз, матур утырыгыз. Карандашны дөрес итеп, уң кулга тотыгыз... Менә шул булыр инде аның... Мине тизрәк Мальвинадан качырыгыз, зинхар.

Буратино балалар арасына кереп кача.

Кулына шарлар һәм ачкыч  тоткан Мальвина көй астында бии-бии сөйләнә.

Мальвина: Мин шар белән очып йөрим, һәр якны күзәтәм, Буратиноны эзлим, ләкин, һич кенә дә күрә алмыйм. Буратино, кайда соң, син? Язу белән шөгыльләнер вакыт бит... (Балалар арасыннан Буратиноны күреп ала...) Ә, менә кайда икән син.. (Буратино балалар арасыннан чыга).

Алып баручы: Исәнме, Мальвина. (Мальвина исәнләшә). Буратино безнең балалар бакчасына күңел ачарга килде.

Мальвина: Мин шулай дип аңладым да инде. Ял итәргә, шөгыльләнмәскә ярата ул.

Алып баручы: Ә безнең балалар андый түгелләр... Алар дус, тату  һәм бакчада бик күп нәрсәгә өйрәнәләр, төрле эшчәнлекләр барышында үзләренең шөгыльләрен арттыралар. Шулай бит, балалар.

(Балалар белән бергәләп мисаллар китерелә).

Мальвина: Буратино, син нәрсәләр булдырасың? Әйдә әле, һөнәрләреңне күрсәт.

Буратино: Буратино төрле хәрәкәтләр белән күрсәтеп сөйли башлый.

Хм, минем белгәнем бик күп инде: рогаткадан чыпчыклар ата беләм, янымда утыручының компотына үзе күрмәгәндә генә тоз салып куям, этләрне, песиләрне котыртып ачуларын чыгару – шулай ук минем шөгыль, сугышу дисеңме, өлкәннәргә карата усаллану, кечеләрне ихтирам итмәү – барысын да эшләргә яратам. Әле мин кечкенәләрдән конфет талап алып ашарга һәм конфет кәгазен урамда ташлап калдырырга да бик булдырам.  Мальвинага карап сөйләвен дәвам итә. Тагын санап китимме, әллә хәзергә шуларына өйрәтимме? Мин сезне хәзер, ничек дөрес сугышырга кирәк, шуңа өйрәтәм. Әйдәгез, минем арттан кабатлагыз... (сугышу хәрәкәтләре күрсәтә башлый)

Мальвина: Син, нәрсә? Тукта әле, син бигрәк тәртипсез булып чыктың. Балалар балалар бакчасына андый әшәкелекләргә өйрәнер өчен килмиләр. Син дә бу начар гадәтләреңне бетерергә, яхшы эшләр генә башкара белергә тиеш.

Буратино: Ә башка нәрсәгә өйрәнеп буламыни?

Мальвина: Балалар, әйдәгез әле, балалар бакчасында нәрсәләргә өйрәнеп булганын Буратинога сөйләп, аңлатып күрсәтик.

    Балалар белән бергәләп аңлатыла, төрле матур уеннар өйрәнү, җырлау, рәсем ясау, хәрефләр танып язарга, укырга теләк булдыру,  бер-берең белән дус булу, матур сүзләр белән сөйләшү, кечкенәләргә ярдәм итү, өлкәннәргә игътибарлы булу һ.б. Буратино гаҗәпләнеп тыңлый.

Мальвина: Буратино, ә син балаларның иртән йокыдан торгач нишләүләре хакында беләсеңме?

Буратино: Беләм..  Каты итеп кычкыралар, сугышалар, конфет ашыйлар, сикерәләр. Шулай бит.. Балаларга карап сорый.

Мальвина: Менә, алай түгел шул. Юыналар, төшләрен чистарталар, иртәнге зарядка ясыйлар. Шулай бит, балалар. Берничә бала иртән нишләве турында сөйли.Буратино игътибар белән тыңлый, өйрәнә. Әлеге эшләрне эшләргә сүз бирә.

   Балалар бакчасында исә, балалар күңел ачарга бик яраталар. Әйдә, син дә безнең белән уйныйсыңмы?

Буратино: Уйныйм, уйныйм. Мин уйнарга бик яратам.

Мальвина: Балар, кем иң игътибарлы, кулыгызны  күтәрегез. (Балалар кулларын күтәрәләр) Кем иң акыллы? (Балалар кулларын күтәрәләр) Ә кем барысына да өйрәнергә тели? (Балалар кулларын күтәрәләр) Менә хәзер мин кайсыгыз иң-иң игътибарлы икәнен тикшерәм.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез Мальвина белән Буратиноны игътибар белән тыңлыйк. Аларның сорауларына дөрес итеп җавап бирергә тырышыйк.

Мальвина белән Буратино чиратлашып сорулар бирәләр:

Кем елмаерга ярата? (балалар җавабы)

Кем шөгыльләнергә ярата? (балалар җавабы)

Кем хак сүзле һәм тыңлаучан? (балалар җавабы)

Кем ашарга яратмый һәм ни өчен?

Кем усал һәм тупас, ямьсез сөйләшә?

Кем иртән төшләрен чистарта?

Кем колакларын чиста итеп юа?

Кем әкиятләр ярата?

Кем җырларга, биергә ярата?

Кем мусор, чүп җыештырырга булыша?

Кем конфет кәгазьләрен теләсә кая ташлый?

 Кем чиста һәм матур?

Ә кем ялкау?

Һәр соруга балалар җавабы тыңланыла. Мальвина белән Буратино җавапларны  раслап бара.

Мальвина: Сез тылсымлы ачкычка лаек булдыгыз, бик игътибарлылар, акыллылар. Белемегезне тагын да баетыр, арттыру өчен сезгә Белем ачкычын тапшырабыз. Мальвина теләкләрен әйтә.

Авыр вакытларыгызда

Ачкыч ярдәмгә килер,

Гаҗәеп Белем иленә

Ул сезне алып керер.

Ачкыч тапшырыла, рәхмәт әйтелә.Мальвина белән Буратино чыгып китәләр.

Алып баручы: 

Бакчада күрергә өйрәндек

Матурлыгын дөньяның

Төүге кат синдә башкардык

Балачакның җырларын

Мәңге исебездә тотыйк

Монда үткән чакларны

Аннан белемебез белән

Бизик туган якларны.

Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп уйнап-көлеп бәйрәмне төгәллик.

Бию


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әби белән бабайда кунакта"/Өлкәннәр көненә багышланган сценарий/

/Катнаш төркем балалары белән өлкәннәр көненә багышланган   күңел ачу программасы/Малайлар ак күлмәк, кара чалбар, түбәтәй кигәннәр. Кызлар күлмәк, алъяпкыч, калфаклар кигәннәр.Җиһазлау: тат...

Туган тел коненэ багышланган сценарий

Балаларда туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; белемнәрен тирәнәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү...

Өлкәннәр көненә багышланган сценарий. Романс «Ностальгия»

Өлкәннәр  көненә багышланган сценарий...

Яңа ел бәйрәменә багышланган сценарий конспекты (уртанчылар төркеме)

Яңа ел  бәйрәменә багышланган сценарий  конспекты (уртанчылар төркеме)...

Картая мы ни сон йөрәк" Өлкәннәр көненә багышланган сценарий

Илебез буенча октябрь ае башында Олкэннэр коне  уздырыла.Олкэн кешелэр – безнен эти-энилэребез, эби-бабайларыбыз. Алар бик куп авырлыклар кургэн, доньянын ачысын-точесен  татыган...

Бөек җиңү көненә багышланган сценарий

Бөек җиңү көненә багышланган сценарий...