Яңа ел бәйрәменә багышланган сценарий конспекты (кечкенәләр төркеме)
материал (младшая группа)

Мухаметзянова Милеуша Наримановна

Хуш киләсең Яңа ел

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Хуш киләсең,Яңа ел.29.24 КБ

Предварительный просмотр:

Бәйрәм барышы

Музыка астында кулга – кул тотынышып, балалар залга керәләр. Чыршы тирәли урындыкка утыралар.

Алып баручы.Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

 Бар Җиһан акка төренгән

Җем-җем килеп кар көлә

Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,

Җиргә Яңа ел килә.

Алып баручы: Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел  чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез.

      Исәнме, чыршы,исәнме!

     Яңа ел килеп җитте.

    Күңелле чыршы бәйрәмен

    Балалар күптән көтте.

Алып баручы:Балалар,карагыз эле ,чыршы төбендә кемдер бар.Кайсыгыз таныды ? Кемнәр ул?

Балалар:Куян . Аю.

Алып баручы: Балалар ,әйдә тыныч кына утырып аларны күзәтик әле. Нишләргә җыеналар икән алар.
Аю һәм куян чыршы төбендә аркага арка терәлеп утыралар, Кыш бабайны көтәләр. Куян чыршы төбеннән сикереп чыга  .
Куян. Көтә-көтә ардым инде,
Мин бүтән булдыра алмыйм,
Кыш бабайдан бүләк көтеп,
Чыршы саклап утыра алмыйм.
Урман читенә чыгып,
Килгәнен аның карыйк,
Я булмаса, тик тормаска,
Куышлы уйнап алыйк.

Аю эндәшми утыра.
Куян. Аюкай әйдә инде уйныйк.

Аю эндәшми. 
Куян.Ишетәсеңме аю, җавап бир.

Аю.Шаулама эле кемдер  килә.Тизрәк кач. (качалар)

  (Бу вакыт Батыр чыршылар арасында “урманда” йөри, бер чыршы янына килеп туктый.Бер чыршыны кисәм дип селтәнүе була,  куян килеп чыга).

Куян: Минем яраткан агачны

Зинһар өчен кисмә син.

Мин бит шушы урманда

Чыршы төбендә яшим.

Батыр: Ярый, ярый, Куянкай, кисмим синең  чыршыңны.

 Куян : Тыңла эле ,Батыр .Балаларның да сиңа әйтер сүзләре бар.

Бию” Ёлочке не холодно зимой”.

Батыр: Мине гафу итегез зинхар.Мин башка чыршы кисмәм.(чыгып китә)

Куян : Аю,Аю.дим син кая ? Чык инде.
Аю. Тукта әле куян, уйларга ирек бир.
Куян. Ә син нәрсә турында уйлыйсың?

Аю (салмак кына чыршы төбеннән тора тамашачыларга карап сөйли башлый)

 Кыш бабай барыбызга да
Бүләкләр алып килер.
Ә аңа кем бүләк бирер?
Аны кем сөендерер?

Куян (уйланып) Әйе шул ,Аю, син дөрес әйтәсең, нәрсә дә булса уйлап табарга кирәк.  (Уйлыйлар.)
Икесе бергә.Нәрсә бүләк итик икән?

Куян. Әйдә аңа берәр баллы әйбер бүләк итәбез.
Аю. Әйе-әйе, бик тә бик тә баллы әйбер. Тик нәрсә?
Уйлыйлар.
Икесе бергә. Таптым-таптым.

Куян.(чыршы төбеннән кишер ала) Мин кишер бүләк итәм,
Ул бик тә тәмле икән.(күрсәтә)

Аю. (чыршы төбеннән 1 банка бал ала) Ә мин хуш исле балымны,
Кызганмыйча бер банканы.(күрсәтә)


Куян. Юк, кишер әйбәтрәк.
Аю. Юк,бал.

Куян. Кишер.(Бәхәсләшәләр)

Аю. Ярар инде, ярар, кишерне дә балны да Кыш бабайга бүләк итик.

Куян. Барып карыйм әле, бәлки ул инде килеп тә җитәдер? Чыгып китә.

Аю. Ни өчен кишер тәмлерәк? Бал шундый татлы. Кыш бабайга бик тә ошаячак. (Әз-әзләп ашый-ашый  чыршы янына  китә.) 
Куян. Юк, Кыш бабай күренми.

Аю  “Бал бик тәмле, бал бик баллы..." Шулай да кишердән дә файдалысы юк. Шундый тәмле, шундый тәмле...( ашап бетерә) Аю буш банка тотып керә.

Куян. Аю, миңа да бал бир әле, ашап карыйсым килә.

Аю. Ә миңа-кишер.

Куян. Аю балың кая соң?

Аю(банкасына карап). Аны минем авызым ашап бетерде, ә синең кишерең кая?

Куян. Аны минем тешләрем кимереп бетерде.Ә Кыш бабайга?  Инде нишлибез аю ,дускай?(елый)

Аю.(як-ягына каранып)  Тукта әле .Әнә кара безне күпме бала күзәтеп утыра икән .Әйдә ,алардан сорап карыйк. Алар безгә ярдәм итми калмаслар.
Куян.Әй, балалар, нишлик икән?
Аю Бер киңәш бирегезче!


Алып баручы. (балаларга) Балалар, аю белән куянга ярдәм итәбезме? Кыш бабайга нәрсә бүләк итәрбез икән?

Балалар. Җырлар, биюләр, шигырьләр.

Аю  Рәхмәт сезгә балалар . Кыш бабайга матур итеп җыр- бию, шигырьләрегезне бүләк итегез.Ә-мин (авыз ачып исни),Ә- мин хәзер тыныч лап йоклый алам.Әйдәле,куян дус мине өнемә озатып куй әле ,зинһар .Минем йокым килә.Сау булыгыз балалар . Шатлыклы еллар килсен.

Куян Әйдә ,аю дус ,әйдә .(чыгып китәләр )

Алып баручы. Балалар, ишетәсезме, Кыш бабай безне таба алмыйча йөри. Әйдәгез бергәләп бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызын чакырыйк. Алар безне тагын үтеп китә күрмәсеннәр.

Балалар. Кыш бабай, Кар кызы.

Кыш бабай белән Кар кызы   килеп керәләр.

 Алып баручы  : Исәнмесез Кыш бабай һәм Кар кызы! Бәйрәмебездә сезне күрүебезгә бик шатбыз.

Йолдызлар төшеп кушылган,

Чыршыдагы утларга

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

Кар кызы. Исәнмесез, дусларым,

Бәйрәмнәр гөрләп торсын.

Күкләр гел аяз булсын,

Җир йөзендә бар балалар

Бәхетле, таза булсын.

Яңа ел белән сезне.

Кыш бабай. Исәнмесез, балакайлар,

Юксынмагыз килдем мин.

Миннән башка бәйрәм булмас,

Көтәсездер, дидем мин.

Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,

Сез дә үсеп җиткәнсез.

Рәхмәт сезгә, балалар,

Мине сагынып көткәнсез.

Әйдә, килегез тизрәк.

Ясыйк матур түгәрәк!

Сезгә кунаклар килгән,

Уйныйк, җырлыйк бергәләп!

                             Җыр: “ Кыш бабай белән күмәк җыр”.

Кыш бабай кыш бабай

Кунакка килгән.

Килмәс иде безнең белән

Биисе килгән.

Кыш бабай белән бергә

Кызы да килгән.

Ялтыравыклы ап-ак төсле

Күлмәген кигән.

 Алып баручы Без сиңа бабакай, балалар белән бүләккә җырлар, шигырьләр әзерләдек. Син бабакай бераз утырып ял ит.Балалар сиңа үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр.

Илзирә.Исәнме, чыршы,исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Илзидә. Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән!

Ильяс. Яшел чыршы,тезелешеп,

Әйләнәбез тирәңдә.

Куанабыз Яңа елда

Син кунакка килгәнгә.

Азат.Без яңа елга килдек

Чыршыга шарлар элдек.

Айлар ,йолдызлар тактык,

Көмеш тасмалар тактык.

                Җыр: Чыршы янында (Г.Гәрәева музыкасы һәм сүзләре)

Ямь-яшел ылыслары,

Балкып тора утлары

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Сиңа килгән кунаклар –

Аюлар һәм куяннар.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

Биибез дә җырлыйбыз.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай

Элдар. Яңа елга бүләк алып

Кыш бабай килде.                        

Бакчадагы һәр балага

Бүләкләр бирде.

                                 Амелина.Кар кызы да яңа елга

Кунакка килгән.

            Кыш бабай бездә икәнен

Ул каян белгән .

Ралина .Кыш бабай,Кыш бабай,

Хуш киләсең,уз бире,

Шатлык белән,җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

                                  Динә.Ак таягың кулыңда

                                             Ап-ак туның кигәнсең,

Бөтен төшең бәсләнгән,

Күп җир гизгән икәнсең.

Рүзәл. Әй,Кыш бабай,Кыш бабай,

Хуш киләсең уз бире,

Кунак булып килер дип,

Күптән көттек без сине .

Данир.Безгә конфетлар бирә,

Үзе елмая,көлә.

Кыш бабай безгә тагын

Яңа ел алып килә.

Азалия .Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да,

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Элдар.Уйнап — биеп яңа елны

Каршы алабыз.

Яңа елда матур теләк

Теләп калабыз.

Кыш бабай. Ай, рәхмәт балалар. Бик матур җырлыйсыз, сөйли дә беләсез икән...

Алып баручы .Безнең балалар шундый оста инде. Кыш бабай синең оныгынны  Кар кызын  бер биетеп алыйк.

                                Кар бөртекләре биюе

Кар кызы :  Кыш бабай,  балалар сиңа шигырьләрен сөйләде,җырлар җырлады,биеде.Ә син бернәрсәне дә онытмадыңмы?

Кыш бабай. Ә нәрсәне?

Кар кызы : Бүләкләрне.

Кыш бабай.(аптырап кесәләрен актара) Ә менә бар бит.Онытмадым (кесәсеннән бер конфет  ала)

Кар кызы .Син нәрсә инде ,бабакай .Бу бер конфетны син ничек балаларга бүлеп бирергә телисен?

Кыш бабай .Аптырама ,кызым.(тылсымлы таягы белән идәнгә бәрә –бәрә чыршы янына килә .” Сяляби, маляби”.дип кабатлый .чыршы астыннан зур конфет ала .

Менә балалар сезгә яңа ел бүләкләре .

Алып баручы .Рәхмәт Сезгә  Кыш бабай,Кар кызы.

           Кар кызы:   Бик күңелле үтте бәйрәм ,

                                 Безгә китәргә кирәк.

                                 Телим сезгә яңа елда

                                Тагын да зур үсәргә.

             Кыш бабай :  Сезнең кебек дус балалар артканнан  арта барсын,

Бер елдан соң очрашырга тагын да язсын.

Сау булыгыз, балалар! Киләсе очрашканга кадәр!

             Алып баручы : Менә  бәйрәмебез дә ахрына якынлашты, сезне  якынлашып килүче  “Яңа ел” бәйрәмнәре белән котлыйм. Яңа елда  сезгә исәнлек- саулык,сәламәтлек, гаилә  бәхете телим. Саубулыгыз!

Каратун “Гөлчәчәк балалар бакчасы”

 

                                                                         

Хуш килэсең,Яңа ел

                            Кечкенәләр төркеме өчен сценарий

                                                                     

                                                                                                                       

                                                                                                                  Әзерләде:  тәрбияче

                                                                                  Мөхәмәтҗанова Миләүшә          

                                                                                Нариман кызы.                                                                                        

                                                     

                                     Каратун,2017 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”.

      Балаларда йорт кошларының тышкы кыяфәтләре, тән төзелеше турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, туган телендә дөрес, матур итеп сөйли белү теләге уяту. Сорауларга тулы җ...

Яңа ел бәйрәменә багышланган сценарий конспекты (уртанчылар төркеме)

Яңа ел  бәйрәменә багышланган сценарий  конспекты (уртанчылар төркеме)...

1 кечкенәләр төркеме өчен сценарий "Иң кадерлем син минем"

Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше -әни. Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәр...