Бөек җиңү көненә багышланган сценарий
материал

Бөек җиңү көненә багышланган сценарий 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

"64 нче санлы катнаш төрдәге балалар бакчасы" муниципаль автоном

мәктәпкәчә белем учреждениесе

 Бөек Җиңүне каршылап  

   (сценарий)

СОЛДАТ ХАТЛАРЫ

Төзеде:

тәрбияче

        Хаматханова Р.Р.

        

Түбән Кама шәһәре

2022

 

Беренче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле бакча хезмәткәрләре, кадерле кунаклар! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык – Бөек Җиңү бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз!

Бөек Ватан сугышында җиңү – җир йөзендәге иң көчле һәм җиңелмәс халкыбызның батырлыгы һәм даны ул. Җиңү көне булган 9 Май инде менә 77 ел буе иң зур бәйрәмебез булуын дәвам итә.

Бу көнне без бөек җиңүне бәйрәм итәбез һәм җиңү таңын якынайту өчен гомерләрен дә аямаган батырларны күз яшьләре аша искә алабыз. Республикабызның йөзләрчә мең кешесе сугыш кырында Ватанны саклады, тылда фидакарьләрчә эшләде. Ни кызганыч, аларның күбесе бүген инде янәшәбездә юк...

Икенче алып баручы. (шигырь укыган арада солдаткалар әкрен генә залга чыгалар...)  

Ул елларны ничек онытасың, -

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп,

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше, карты - барысы өзелеп.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.

(“Кич утыра солдаткалар” тәрбиячеләр белән театрдан өзек сәхнәләштерү)

Беренче алып баручы. Кояш астында үз урынын табып, җирдә ышанычлы, нык басып яши алу, шуңа өстәп еллар үткәч тә сагынып сөйләрлек гамәлләр, шанлы исем калдыру үзе бер зур бәхеттер ул! Мондый бәхет барчабызга да тәтемәс мөгаен. Минзәлә районы, Күзкәй авылында туып-үскән, шунда урта мәктәп тәмамлаган һәм гомере буе балалар укыткан, мәгариф һәм тыл ветераны, РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы — дистәләгән китап авторы Галимҗан Шакирҗан улы Вәлиевнең бакый дөньяга күчкәненә алты ел үтте.

Икенче алып баручы. Тирән белемле, зирәк акылга ия мөгаллим, алыштыргысыз остаз – Галимҗан аганың бөтен күңеле белән матур әдәбиятны яратуы, халык авыз иҗаты үрнәкләренә мөкиббән булуы, башкалар теленнән ишеткән легенда һәм риваятьләрне, җыр-такмазаларны, табышмак һәм әйтемнәрне җентекләп өйрәнә-җыя баруы һәм, кем әйтмешли, чит күзләрдән яшереп кенә үзе дә шигырь-хикәяләр, истәлекләр язу белән мавыгуы берәүгә дә сер түгел.  

        

Беренче алып баручы. Батырлык дими, ни диярсең мондый алымны. Бары тик олы йөрәкле, сабыр күңелле шәхесләр генә эшли аладыр мондый күркәм гамәлне. Галимҗан абыйның кайсы гына китабын алсаң да күңелгә сары май булып ята. Һәрбер китабы буенча аерым очрашулар үткәрерлек. Хикәяләү беренче зат исеменнән алып барылганлыктан, китапларындагы һәр язма зур кызыксыну белән укыла, күңелдә җылы тәэсир калдыра, матур тойгылар уята. Аларны укыганда, персонажлар язмышына битараф кала алмыйсың, һәркайсының уй-кичерешләрен үзеңнеке итеп кабул итәсең. Без бүген Галимҗан Вәлиевнең “Солдат хатлары” һәм “Сугыш еллары көндәлекләре” китапларына тукталабыз.

Икенче алып баручы.

Галимҗан Вәлиевның Җиңү көне алдыннан дөнья күргән “Солдат хатлары” дип исемләнгән китабы Бөек Җиңүнең 55 еллыгына изге бер бүләк булып басыла.

         Галимҗан Вәлиевның шәхси архивында 1939-1948 елларда сабакташлары, укытучылары, авылдашлары, туганнары, хезмәттәшләре армиядән язган 300 дән артык хат саклана. Фронттан килгән хатларның бер өлеше сугыш күренешләрен сурәтләгән рәсемнәр, дошманны тизрәк җиңүгә, тылда тырыш хезмәткә багышланган өндәмәләр, шигырьләр белән бизәлгән. Сугыш эчендә йөрүчеләрнең хатлары аз сүзле, дошманны күралмау, тизрәк җиңү, туган илгә кайту теләге белән сугарылган. Билгеле инде, Галимҗан Шакировичның бай архивындагы барлык хатлар да китапка кереп бетә алмаган, кайберләреннән аерым юллар гына алынган. Автор кайбер хатлар астына искәрмәләр биргән, аңлатмалар ясаган.

Балачактан ук сәламәтлеге булмау сәбәпле сугышка алынмаган Галимҗан Вәлиев дусларын, авылдашларын фронтка озатканда: “Сезнең хатларыгызны саклап, истәлегегезне мәңгеләштерермен”, — дип вәгъдә биреп калган була, һәм ул сүзендә тора. “Солдат хатлары” эшмәкәрләр ярдәме белән дөнья күргән, яу кырының сулышын киләчәк буыннарга китереп җиткергән бәяләп бетергесез хәзинә ул. Автор китапның кереш сүзендә шуңа да: “Бу җыентык гасырыбызның һәм яшьлекләрен дошманны җиңүгә багышлаган яки корбан булган фидакарьләрнең изге истәлеге буларак кабул ителсен”, — дип язган.

Хатлар зур тәрбияви көчкә ия. Фронт белән тылны тоташтырган бердәнбер элемтә чарасы булган бу хатлар, бигрәк тә. Тылдагылар да, ут эчендәгеләр дә якыннарына авырлыклар турында язмыйча, рухларын күтәрердәй сүзләр генә эзләп тапканнар хат язганда. “Шат яшәгез, төшенкелеккә бирелмәгез, озакламый җиңүне бәйрәм итәргә кайтырбыз”...

Фронт сулышын, ул чор кешеләренең эчкерсез уй-хисләрен чагылдырган “Солдат хатлары”, беренчедән, тарих сәхифәләрен тулыландыручы бер чыганак булса, икенчедән, шушы хәзинәне кадерләп саклап, килер буыннар өчен туплап калдыра алган Галимҗан ага Вәлиевне олы йөрәкле шәхес, бүгенге көн белән генә яшәмичә, киң фикерләү, буыннарны тоташтыра алу сәләтенә ия булган педагог буларак таныта.

         ...Китап зур кызыксыну белән укыла. Хатларда кеше язмышлары, уй-омтылышлары гына түгел, ә ил язмышы, совет кешеләренең үз ватанына чиксез бирелгәнлеге, ватанпәрвәрлеге бик ачык  чагыла. Галимҗан Вәлиев аларны шундый оста итеп, сәнгати дәрәҗәгә җиткереп, укучы дәһшәтле сугыш афәтен күз алдына китерерлек итеп төзегән.

         Автор гомерләрен, яшьлекләрен дошманны җиңүгә, илебезне азат итүгә багышлаган яки корбан булган замандашларына үзенчәлекле һәйкәл куйган.

   Разил Вәлиевнең “Мәңгелек ут” шигырен уку.

Беренче алып баручы. Ә “Сугыш еллары көндәлекләре” дигән китабы Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган. Кереш өлешендә, Галимҗан абый китабы турында: “Язмамны сугыш алды көндәлекләреннән һәм хатлардан өзекләр белән башлауны кирәк санадым, чөнки алар шул чордагы күп кенә мәсьәләләрне аңларга-төшенергә ярдәм итәләр,” — дип яза.

Без авылдан чыккан чакта, күтәрелә тузаннар;

Дөнья хәлен белеп булмый – сау булыгыз, туганнар.

Бергә чакта күңелле икән, белмәдем шул кадерен,

Германия җирләрендә казылмасын каберем, — дип соңгы тапкыр хушлашып-бәхилләшеп, җырлашып-елашып китүләренә җавап итеп, озата чыгучылар арасыннан авылның атаклы җыручысы бөтен кеше теләгәнне белдереп:

Агыйделгә басма салма, Агыйдел иңләп аксын.

Сәламәт киткән башларың исән-сау йөреп кайтсын, —  ди.

Көн артыннан көн үтә. Дөньяңны онытып укыйсың. Гади көндәлек түгел бу. Авыл, ил тарихы. Кешеләр язмышы. Сугыш елларындагы тыл тормышы, халык кичергән кыенлыклар. “Сугыш халыкның һушын алды. Җәй үтә, көз-кыш якынлаша, ә күпчелек хуҗалыклар аңа әзер түгел: өйләр сыланмаган, ягулыклы йортлар бик сирәк, хәтта икмәк мәсьәләсен телгә алучы да юк...” — дип яза автор 1941 елның августында. “Кайгылы көн. Күңел ачыргаланып елый, сыкрый. Фашист кабахәтләр Мәгъсүмне үтергәннәр. Әле генә әнисенә кара мөһерле хәбәр килгән. Ул, күз яшьләренә буылып, безгә керде һәм кәгазен миңа сузды. Исем-фамилиясе, туган-торган урыны, вафат булу вакыты һәм җирләгән төше төгәл күрсәтелгән. Мәгъсүмебез Гомель өлкәсе Ветковский районы Шерстин авылы янына күмелгән...” Бу кайгылы хәбәрне 1943 елның 23 декабрендә язып куйган булган.

Китапның “9 Май — Җиңү көне” дигән битендә хәлләр болай тасвирлана: “Бүген иртәнге 4тә немец кораллы көчләренең һичсүзсез һәм тулысынча капитуляция ясаганын белдек. Димәк, сугыш бетте! Ура! Кул яза, ә күңел ышанмый. Халык шатлыгының чиге-чамасы юк. Бүген кошларның сайравы да ачыграк, моңлырак ишетелә. Алар да шатланалар бугай...

Менә шундый гади тел белән язылган көндәлек, төймәдәй тезелеп, билгеле бер чор эчендәге вакыйгаларны эченә алган тулы бер әсәр хасил иткән, истәлекле рәсемнәр белән бизәлгән.

 Бакчабызда тәрбияләнүче балаларыбыз башкаруында “Яшь матрослар” биюе

Икенче алып баручы. Галимҗан Вәлиев — төгәл, максатчан һәм тирә-юньдәгеләргә үтә игътибарлы кеше иде. Шулай булмаса үзенә килгән һәр открытка, хат, уч төбе кадәре язманы дистәләгән еллар буе күз карасыдай кадерләп саклар идеме ул?! Алар башлыча сугыш кырыннан язылган хатлар. Шул хатлар аша фронт белән тыгыз элемтә тоткан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы тырыш хезмәте өчен” медале — шул дәһшәтле еллар истәлеге. Бары тик Сезнең өчен җыр яңгырый.

Тәрбиячеләр башкаруында “Җиңү җыры” яңгырый

Рамазан Байтимеров шигыре, Рөстәм Яхин көе

 

Беренче алып баручы. Галимҗан абый Вәлиев тормышның хозуранә тәмен, илаһи матурлыгын тулаем тоеп яши иде. Гомере буе башкаларга шатлык, нигезле белем, иманлы тәрбия алу шатлыгы бүләк итү өчен йөрәк егәрлеген, белемен, вакытын кызганмаган бу авыл мөгаллиме турында һич икеләнмичә: ул кешеләр өчен яшәде   дияргә була.  

Сабыйларыбыз башкаруында шигырьләр тәкъдим итәбез.

Икенче алып баручы. Галимҗан абый чыннан да һәрьяклап үрнәк кеше. Ул беркайчан да зарланмас – һәрчак дәртләнеп йөри иде. Аның калебе шундый: нинди генә кыенлыклар булмасын, бирешмәскә, күңелне төшермәскә. Безнең бурыч – аңа лаеклы алмаш булу, үз гамәлләребез һәм эшебез белән тиңләшергә омтылу, тормыш юлы үрнәгендә яшь ватанпәрвәрләрне тәрбияләү.

Беренче алып баручы. Бүгенге чарабыз Шакирҗан улы Галимҗан абый рухына дога булып ирешсен иде. Аллаһ Тәгалә үзенең рәхмәте белән гөнаһларын гафу итеп, каберен нурландырып, ахыргы урыннарын җәннәттә калырга насыйп итсен иде. Амин!

Икенче алып баручы. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет телибез! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Бөек Җиңү бәйрәме белән!

 

 

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ" 1 сентябрь бәйрәменә багышланган сценарий

Хорошо продуманный сценарий по проведению  праздника "День знаний" поможет малышам понять, почему необходимо получать знания, какую пользу они приносят им, что надо уметь для того чтобы пойти в ш...

"Әби белән бабайда кунакта"/Өлкәннәр көненә багышланган сценарий/

/Катнаш төркем балалары белән өлкәннәр көненә багышланган   күңел ачу программасы/Малайлар ак күлмәк, кара чалбар, түбәтәй кигәннәр. Кызлар күлмәк, алъяпкыч, калфаклар кигәннәр.Җиһазлау: тат...

Туган тел коненэ багышланган сценарий

Балаларда туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; белемнәрен тирәнәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү...

Өлкәннәр көненә багышланган сценарий. Романс «Ностальгия»

Өлкәннәр  көненә багышланган сценарий...

Яңа ел бәйрәменә багышланган сценарий конспекты (уртанчылар төркеме)

Яңа ел  бәйрәменә багышланган сценарий  конспекты (уртанчылар төркеме)...

Картая мы ни сон йөрәк" Өлкәннәр көненә багышланган сценарий

Илебез буенча октябрь ае башында Олкэннэр коне  уздырыла.Олкэн кешелэр – безнен эти-энилэребез, эби-бабайларыбыз. Алар бик куп авырлыклар кургэн, доньянын ачысын-точесен  татыган...