Сценарий праздника" Беренче апрель-көлке бәйрәме"
методическая разработка (старшая группа) на тему

Валиева Айгуль Надировна

Яшик әле көлешеп,дуслашып,сөенешеп!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_prazdnika_berenche_aprel-kolke_byrme.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

Беренче апрель –көлке бәйрәме!

Рольләлдә:

Клоун

Убырлы.

Зал бәйрәмчә бизәлгән ,шарлар эленгән.Балалар күңелле музыка астында залга керәләр.

Алып баручы: Исәнмесез балалар ! Бүген нинди бәйрәм икәнен беләсезме?Бүген көлке,шаяру көне.сезне әти- әниләрегез,тәрбияче апаларыгыз ялганларга ярамый дип өйрәтә.Ә бүген туйганчы ялганлап,уйнап,көлеп калырга кирәк. Безне бер кемдә ачуланмас дип, уйлыйм.

Әйдәгез әле балалар, бер-беребез белән исәнләшик,ләкин көндәгечә түгел, ә шаян итеп.(аяклар белән,башлар белән, колаклар белән,.иң башлары белән....)

Әфарин,карагыз ничек күңелле.

Клоун керә(зал буенча йөгереп йөри ,аягында киез итекләр,кулында киемнәре асылынып торган чемодан)Уф, ардым.Мәскәүгә очуым иде,аэрапортка соңа калам дип, ашыгып кая килеп эләктем мин?

Алып баручы:Абау, Клоун ,син бит балалар бакчасына эләктең.Урамда юеш бит, ник киез итекләр кидең?.

Клоун:Әй ,бер сыңар сандалиемны таба алмадым. Кая балалар, аякларыгызны күрсәтегез әле?( аяк киемнәрен салдырып, үзенең аягына киеп карый.)(Салынган аяк киемнәрен җыеп чемоданына тутырмакчы була)Юк икән,әй алайса боларны үзем белән алыйм,юлда чуп савытына  ташлап калдырырмын .

Алып баручы: Син нәрсә сөйлисең,ул бит балаларның аяк киемнәре.

Клоун:Ха-ха-ха ,беренче апрель бер кешегә дә ошанма.(чемоданнан балалар аяк киемен бушатканда,үзенең  сандалие дә килеп чыга.Менә сиңа мә, минем сандалины сезнең аяк киемнәрегез эзләп тапты бит.Болай булгач, әйдәгез бер уен уйнап алабыз.

Уен”Кем тизрәк үз аяк киемен табып аягына кия.(җиңүче балага шар бирә)

Булдырдыгыз,әйдәгез минем киез итекләрем белән дә бер уен уйнап алыйк инде.

Уен”Җитез киез итекләр”(балалар түгәрәккә басалар,ике бала сайлана. Малай киез итекләр киеп кызны куып җитәргә тиеш)

Уен бетүгә музыка астында Убырлы керә:Бу нинди бәйрәм тагын миннән башка.Бер дә яраган эш түгел.Минем борыным бәйрәм исен сизмәс дип, белдегез мәллә?Минем борыным-борын гына түгел,самый әйбәт суырткыч та эле ул,ә-ә-әпчи.

Ну, балалар курыкмагыз миннән,мин бүген бииик акыллы.Минем бүген кәефем күтәренке,җырлыйсы гына килеп тора.(клоунга карап) Әй ,бу нинди тәти егет.Әйдә, минем белән бәйрәм такмаклары җырларга.

Бар иде яшь чаклар,
Кесә тулы борчаклар;
Чабатага бака җигеп,
Салам тарттырып йөргән чаклар.


Кәҗә, кәҗә, мәкәрҗә,
Кермә минем бакчага,
Алып барырмын Арчага,
Кыйнатырмын марҗага.


Ике үрдәк суга бара,
Җем-җем кара кашлары.
Подручком тотынганнар,
Кәкерәйгән башлары.


Берсе озын, берсе кыска,
Чалбарларның балагы.
Монда андый булмый бит ул
Карурман ябалагы.


Дуңгызымны арканладым
Мич башына чирәмгә.
Теге безнең яшел сарык
Йөри читкә китәргә.


Миндә гайрәт, миндә көч,
Миннән курка үрмәкүч.
Мич башына менгән идем,
Тараканга җитми көч.


Иртән торып тышка чыксам,
Сыер пудра бизәнә.
Миңа да бир, дигән идем,
Сәнәк белән кизәнә.

Уф, бер туктамыйча җырлар идем, хәл бетте.

Клоун: Ярый Убырлы ,әйдә ярышлы уены уйнап алыйк.(балалар ике командага бүленәләр.Клоун командасы;Убырлы командасына.залны икегә бүленеп җеп сузыла.кайсы команда шарларны күбрәк  каршы командага кертә)

Уен” Кем күбрәк шар кертә”

Убырлы:Ә хәзер мин сезгә үземнең әкият илендәге табышмакларны әйтәм, белә алырсыз микән.

1.Кем мунчаланы майламыйча да, кабып йота(крокодил)

2.Кем Былтыр белән кети-кети уйнамакчы булган(шүрәле)

3.Әби белән бабайдан кем качкан?(аккалач)

4.Шалканны кем утырткан? (бабай)

5.Кем  бер дә сер саклый белмәгән?(сер тотмас үрдәк)

6.Кайсы кыз әнисе авыртакач, әнисенең хәлен белергә ашыккан.(кече кыз)

Беләсез икән балалар, әфарин.

Клоун: Убырлы,балалар мин сезгә хәзер понтамимо күрсәтәм,сүзләрсез, хәрәкәтләр белән,ә сез нәрсә күрсәткәнемне аңлый алырсыз микән?

Уен” Понтамимо”

Убырлы: Чепуха. Менә мин сезгә хәзер фокус-мокус күрсәтәм.(өч банкада чиста су,капкачлар капланган,капкач эчен краскаларга буяп катырылган)

Хәзер мин, шушы банкадагы суларны үземнең  сихри көчем белән төсләрен үзгәртәм.

Әпсен-төпсен(балалар янына ук алып килеп банкаларны болгата.)

Алып баручы:Клоун белән убырлы сезгә бер бирем. Минем ике кулымда ике капчык. Кайсыгыз кайсын сайлап ала.Һәрберегез үзегезгә өчәр бала сайлап ала. Капчык эчендә төрле ил киемнәре. Сез үзегезнең команда белән шушы киемнәрне киеп, музыкага туры китереп, бию башкарырга тиеш буласыз. Кайсы команда тырышыбрак бии.

Бию конкурсы.Уф, йөрәгем сикереп чыга бугай.Менә ике команда, кайсы командадагы балалар серьюзней икән, тикшереп карыйм әле.(командалар буенча йөреп, кызыклы сүзләр әйтеп, балаларны көлдереп йөри.)

 Клоун:Ух, нинди күңелле бәйрәм булды. Ярый, Мәскәүгә очмаганмын әле. Балалар, хәзер мин сезгә шарлар өләшәм , сез шул шарларга елмайган йөз ясарга тиеш. Кайсыгызның шары иң күңеллесе.шаяны булыр икән?

 Алып баручы: Бәйрәм бик күңелле үтте. Рәхмәт сезгә ,Клоун белән Убырлы. Әйдәгез инде, хәзер бәйрәм дискотекасын ясыйк. (Балалар клоун күрсәткән күнегүләрне башкаралар,шарларны күккә очыралар).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий. 1 апреля.

сценарий праздника посвященного дню смеха...

Сценарий 1 апреля

Для детей старшего дошкольного возраста...

Сценарий 1 апреля для подготовительной группы ДОУ

Цель: развитие позитивного самоощущения, связанного с состоянием раскрепощенности, уверенности в себе. Вызвать интерес к персонажу праздника. Доставить детям радость и удовольствие от праздника....

Сценарий 1 апреля «От улыбки станет мир добрей!» (старшая группа)

Развлечение проводится в форме игровой программы, возраст детей: старшая группа (5-6 лет). Особой подготовки не требуется....

Сценарий 1 Апреля

Авторская разработка сценария праздничного развлечения «День смеха, улыбок и розыгрышей» для детей средних – подготовительных групп, настраивающая дошкольников на позитивный лад, развивающая в д...

Сценарий "1 Апреля-День смеха и веселья"

Сценарий "1 Апреля-День смеха и веселья"...

Сценарий "12 апреля-день космонавтики"

Действующие лица: Карлсон, Звездочёт, КомандирАтрибуты: плакат, глобус, месяц, гитара, подзорная труба...