"Чуртан кушуы буенча" әкияти яңа ел
методическая разработка (старшая, подготовительная группа) на тему

Муртазина Рания Абузаровна

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә яңа ел кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл churtan_kushuy_buencha_3.docx131.44 КБ

Предварительный просмотр:

«Чуртан кушуы буенча”

Яңа ел бәйрәме сценариесе

G:\щука4.jpg

Матур бәйрәмчә көйгә балалар керәләр.

А.б. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле бакчада эшләүче апаларыбыз,кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар!Сезне барыгызны да Яңа 2013 ел белән котлыйбыз.Сезгә ныклы сәламәтлек,шатлык,гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын.

1 нче бала.

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

2 нче бала.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Җыр:Чыршы янында (Г.Гәрәева муз. Һәм сүз)

А.б. Яңа елда һәммә йөрәк, күңел сафлана,

        Ә бездә яңа, серле әкият башлана.

Ак яулык ябынган ана чыга:

Ана: Емеля, Емеля, утынга барып кайтчы?

Емеля: Барасым килми, төш күрәм әле.

Ана: Емеля, Емеля,  бәлкем су алып  кайтырсың?

Емеля: Вакытым юк, төш күрәм әле.

Ана: Емеля, Емеля, боткаң суына

Емеля сикереп тора.Ботканың юклыгын күреп башын кашый.

Емеля:

Эх, әни, шундый матур төшне күреп бетерергә бирмәдең.( Суга китә)

Коедан чуртан балыгын тартып чыгара.

Чуртан: Емеля, җибәр мине , мин синең һәммә теләгеңне үтәрмен.

Син бары тик әйт: “Чуртан кушуы буенча, минем теләгем буенча”,-дип.

(Емеля чуртанны җибәрә)

Емеля: Чуртан кушуы буенча, минем теләгем белщн, чиләкләрем үзегез өйгә кайтыгыз

(Бию көе яңгырый .Ике бала килеп чиләкләрне күтәреп кайтып китә, Емеля кулын кесәсенә тыгып, артларыннан биеп бара .)

Емеля: Я, нинди теләк теләргә инде. Чуртан кушуы буенча, минем теләгем буенча, минем тирәмдә матур-матур кызларның биеп йөрүен телим.

“Көнчыгыш әкиятләре” биюе

Емеля: Чуртан кушуы буенча, минем теләгем буенча,  хәзер минем диңгез буйларында кызынып аласым, диңгез ташбакалары белән биисем килә.

“Морская черепаха” җырына бию-клип

Емеля: Ну рәхмәт , чуртан. Чуртан кушуы буенча, минем теләгем буенча

 инде минем балалар бакчасының чыршы бәйрәмен дә күрәсем килә.

А.б Исәнме, Емеля, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит.

Бала: Ап-ак мамык карлар ява

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады.

2 .Бар табигать ап-ак кардан

Калын юрган ябына.

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

3. Без җыйналдык бүген монда

Яңа ел бәйрәменә.

Яшел чыршы тирәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

4.Шатланабыз, сөенәбез,

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны.

5.Чыршы килгән бүлмәбезгә

Тәмле исләр аңкытып,

Тора залыбыз уртасында

Нурлы йөзен балкытып.

6. Бизәкләрең тагын да

Матуррак балкысын,

Сәйләннәрең нур сипсен,

Җем-җем утлар кабынсын.

7. Яңа бәхет, яңа шатлык

Алып килсен яңа ел.

Телибез тыныч тормышлар,

Котлы булсын яңа ел!

Җыр: “Нишләргә инде безгә?”  (Н.Гадел һәм К.Рәфил)

А.б.Балалар, сез ничек уйлыйсыз безнең бәйрәмебезгә кемнәрдер җитми түгелме соң?

Балалар: Әйе шул, Кыш бабай белән Кар кызы юк бит.

А.б.Кайда йөриләр икән соң алар?

Үзләрен күргән-белгән кеше юкмы?

 (Куян йөгереп керә, тыны беткән)

Куян:Уф! Көчкә килеп җиттем.

А.б: Ни булды, куянкай? Нидән болай әлсерәдең? Артыңнан төлке кудымы әллә?

Куян: Ку-ку-кумады. Бик нык йөгердем.

А.б. Нигә йөгердең? Кемнән качтың?

Куян: Тизрәк килеп җитим дип ашыктым. Мине Кыш бабай белән Кар кызы җибәрде. Менә шушы хатны сезгә тапшырырга куштылар.

А.б.:Яле, яле нинди хат икән ул?(хатта табышмаклар була, аларга җавап табабыз)

Биш табышмакка да җавап таптык. Йә, Куянкай, йөгер, тапшыр җавапларны Убырлы белән Шүрәлегә.

А.б.әйдәгез алар килгәнче чыршы турында бер җыр җырлый торабыз. (чыршы тирәсендә җырлар җырлау)

жыр “В лесу родилась елочка”

У-У! Куянкай килеп тә җитте! Я, куянкай, тапшырдыңмы безнең җавапларны?

Куян:Тапшырдым. Дөрес җавап биргәнсез. Убырлы белән Шүрәле Кыш бабай белән Кар кызын җибәрергә мәҗбүр булдылар. Мин тизрәк сезгә йөгердем. Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга кирәк.

А.б.: Бик әйбәт. Әйдәгез, балалар, чакырыйк Кыш бабай белән Кар кызын.

Ягез әле, бергәләп бер, ике, өч. Кыш бабай, Кар кызы! Күренмиләр. Ягез әле тагын бер тапкыр. Менә килделәр! Исәнмесез, Кыш бабай! Исәнмесез, Кар кызы!

Кыш бабай:

Яңа ел белән, дуслар, тәбриклибез без сезне,

Күп шатлыклар алып килсен бүгенге бәйрәм көне.

Сагынып килдек без сезне ,

Үтеп океан ,диңгезне,

Нинди матур үскәнсез,

Алма кебек пешкәнсез.

Карчәчәк:

Исәнмесез,нәни дусларым,

Бәйрәмнәр котлы булсын,

Сез бит мине беләсез,

Мин бит Карчәчәк!

Яңа елда һәрберегез

Таза булып үсегез.

Елакларны беркем сөйми

Менә шуны белегез!

Карчәчәк: Ягез әле, минем сылу кар бөртекләрем, бер биеп алыйк.

Кар бөртекләре биюе

Алып баручы:

Әй кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син,

Ямьле үтсен кичәбез,

Безне көлдер,уйнат син.

Әй кыш бабай, юмарт бабай,

Ягымлы сөйләшәсең.

Алып килгән бүләкләрне

Кемнәргә өләшәсең?

Кыш бабай: Бүләкләремне иң һәнәрле балаларга-җырчыларга, биючеләргә, матур итепшигырь сөйләүчеләргә бирәм Ягез , кайсыгыз башлый.

(балалар үзләренең ятлаган шигырьләрен сөйлиләр) 

                    Кыш  бабай,  Кыш  бабай,

                     Безгә  бик   таныш  бабай.

                     Сакал-мыек  ап-актан,

                     Килгән  безгә  ерактан.

                     Бүләкләр  алып  килгән,

                     Бүреген  кыңгыр  кигән.

                     Әйлән-бәйлән  уйната,

                     Биетә  дә  җырлата.

:         Таңсылу     Әй,  кыш  бабай,  кыш  бабай,

                             Бик  ерактан  килдең,

                             Ракетага  утырып

                             Айдан  килдеңме?

                             Айда  кар  яумый  икән,

                             Җилләр  дә  исми  икән.

                             Безнең  яшел  дустыбыз

                             Чыршы  да  үсми  икән.

Кар кызы: Кыш бабай, балалар синең иң зур тылсымчы икәнеңне беләләр микән?

Кыш бабай: Әйе, мин тылсымчы.

Кар кызы: Яле, бабакай, берәр тылсымыңны күрсәт.

Кыш бабай:  Мин гади генә суны төрле төслегә әйләндерә алам.

(Подноста 3 кечкенә банкага су салынган һәм барысы да капкач белән капланган)

Кыш бабай тылсымлы сүзләрен әйтеп, таягы белән орынып ала. Кар кызы банканы болгата, су алсуга, зәңгәргә, сарыга  әйләнә)

Кыш бабай: ягез, балалар, минем тылсымым ошадымы.

Балалар: бик ошады.

Алып баручы:Әйдәгез, балалар , барыбыз бергә чыршы тирәсендә җыр җырлап әйләник.

Җыр: “Кыш бабай”

”Чыршы ”

                     Әй Кыш бабай, Кыш бабай

                 Безгә якын дус бабай!

                 Көтеп алдык без сине,

                 Күңелләргә хуш бабай.

                 Ак туныңны кигәнсең,

                 Безне котлап килгәнсең.

                 Сине көтеп торганны,

                 Әллә каян белгәнсең.

Кыш бабай:

Бәйрәм  үтте, сәгать сукты-

Яңа ел килә безгә.

 Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

Килермен киләсе елга,

 Ә сез белем туплагыз.

Белем кирәк һәр кешегә,

 Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен.
Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

Карчәчәк:

Хушыгыз, хуш, дусларым, күңелле ял итегез,

Без тагын килербез әле, Яңа елда көтегез!

Балалар:

Сау бул Кыш бабай, сау бул Карчәчәк.(Кыш бабай белән Карчәчәк чыгып китәләр, балалар бәйрәмне дәвам итәләр.)

 Илгина:  Снегом  радостно  встречая

                          Зимний  праздник  к  нам   идет.

                          Дружно,  весело  встречаем,

                          Здравствуй,  Новый  год!

                                           И  снежинки  кружат  всюду,

                                           Огоньки  кругом  горят.

                                           Самый  лучший –  новогодний

                                           Праздник  для  ребят.

Малайлар башкаруында  “Матрешка” биюе                     

   Кар  бөртеге,  кун  кулга,

                          Азрак  ял  ит  син  шунда.

                          Бер  карасам,  гел  боз  син,

                          Бер  карасам,  йолдыз  син.

                          Искитәрлек  матур  син,

                          Ничек  җирдә  ятарсың.

Гадел               Абый  былтыр  киткән  иде,

                             Быел  кайтты  ёлкадан.

                             Ә  мин  былтыр  яткан  идем,

                             Быел  тордым  йокыдан.

                             Иске  елны  ертып  ташлап-

                             Яңа  елны  башладык.

                             Былтыр  пешкән  бәлешләрне

                             Быел  тагын  ашадык.

                             Былтыр  мин  5тә  идем,

                             Хәзер  инде  алтыда.

                             Буем  үсте,  акыл  нишләр?

                             Артыр  әле  анысы  да!

Кызлар башкаруында башкорт биюе

Алып баручы:

Янә бер ел артта калды,

Калды артта моңаеп...

Ниләр безгә вәгъдә?-

Алдыбызда: Яңа ел!

Булыр микән йөзе һәрчак

Кояш кебек гел көләч?

Куандырыр микән безне

Һәрбер көнне- ул килгәч?!

И, Яңа ел, балкып кил син,

Шатлык белән генә кил:

Әтиләр дә, әниләр дә,

Бабайлар да, әбиләр дә,

Апалар да, абыйлар да,

Һәм, әлбәттә, сабыйлар да-

Сөенсеннәр гелән-гел!

Хуш киләсең, Яңа ел!

Хөрмәтле, әти-әниләр, килгән кунаклар, сезне барыгызны да тагын бер мәртәбә якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә уңышлар телибез. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Чуртан кушуы буенча..." сценарий новогоднего праздника

Материал содержит текст театрального представления  по сказке "По щучьему велению" на татарском языке и в измененном варианте. Весь сценарий сопровождается стихами, песнями (полные текс...

"Чуртан кушуы буенча" яңа елга сценарий

quot;Чуртан кушуы буенча" яңа елга сценарий...