"Чуртан кушуы буенча..." сценарий новогоднего праздника
методическая разработка (подготовительная группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Материал содержит текст театрального представления  по сказке "По щучьему велению" на татарском языке и в измененном варианте. Весь сценарий сопровождается стихами, песнями (полные тексты).А так же включены материалы (заданиями) образовательной деятельности.

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБМББУ “ТР Биектау муниципаль районыТашлы-Кавал

“Кояшкай” балалар бакчасы”

"Чуртан кушуы буенча..."

Яңа елга бәйрәм сценарие

Төзеде: “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе

                                           Гыйлаҗиева Эльза Габделхак кызы

2021

 

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле бакчада эшләүче апаларыбыз,кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар!Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2021 ел белән котлыйбыз.Сезгә ныклы сәламәтлек,шатлык,гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын. Ә хәзер бәйрәмебезнең төп хуҗаларын түргә чакырыйк.

Алып баручы: Яңа елда һәммә йөрәк, күңел сафлана,

                            Ә бездә яңа, серле әкият башлана.

(Ак яулык ябынган ана чыга):

Ана: Җәмил, Җәмил, утынга барып кайтчы. Өебездә бигрәк суык.

Җәмил: Барасым килми, төш күрәм әле.

Песи:Мур, мур, мяу! (Песи юынып утыра)

Ана: Җәмил, улым,  бәлкем су алып  кайтырсың?

Җәмил: Вакытым юк, төш күрәм әле.

Песи: Мур, мур, мяу! (Җәмилгә сырпалана)

Ана: Җәмил, Җәмил боткаң суына.

(Җәмил сикереп тора.Ботканың юклыгын күреп башын кашый)

Җәмил:Эх, әни!Шундый матур төшне күреп бетерергә бирмәдең.( Суга китә. Песи дә чыгып китә)

(Коедан чуртан балыгын тартып чыгара)

Чуртан: Җәмил, җибәр мине ,минем бит кечкенә балаларым бар. Аларга әни кирәк.

 “Бүген бит бәйрәм! Яңа ел башлана...Шуның өчен мин синең һәммә теләгеңне үтәрмен.

Син бары тик әйт: “Чуртан кушуы буенча, минем теләгем белән”,-дип.

(Җәмил чуртанны җибәрә)

Җәмил:Тьфу! Әкият! Ярар, бар инде, балаларың кызганыч!

 Чуртан кушуы буенча, минем теләгем белән, чиләкләрем үзегез өйгә кайтыгыз.

(Чиләкләр бии башлый. Җәмил күтенә утыра.)

Бию: “Чиләкләр белән бию.”

( Җәмил чиләкләр артыннан  биеп бара )

Җәмил:  Я, нинди теләк теләргә инде. Чуртан кушуы буенча, минем теләгем белән, безнең өйдә мул бәйрәм табыны булсын.

(Җәмил кайтышка өстәл өсте ризык белән тулы була)

Ана:Улым, кара әле бу табынны! Нинди хикмәт!

  Җәмил:  Менә сиңа мә! Чуртан диең! Рәхмәт сиңа!

Ярар, әни, мин ятып төшемне күреп бетерим инде...

Ана:И-и, улым, өебездә җылы булса иде...

Җәмил:  Хәзер, әни! Чуртан кушуы буенча, минем теләгем белән ...

Я, ярар инде, үзем барам.

(Җәмил балтасын күтәреп, урманга утынга, чыгып китә)

Менә нинди шәп утын! Үзе яшел, үзе озын! Шуны чабам!

Учларына төкереп куя. Балтаны ала да зур чыршыга бәрә.

Чыршы:Ааай! –дип кычкыра.

Җәмил:  Әстәгафирулла!(Күтенә утыра) Бу нәрсә?!Тагын бер тапкыр балтасы белән агачка суга.

Чыршы:Ооой! Нишлисең, син!

Җәмил:  Уут-т-тын әзерлим!

Чыршы:Үзең, син, утын! Тиле Җәмил! Мин- агач! Чыршы агачы!Яңа ел бәйрәменең бизәге. Мине өеңә алып кайтып бизәп куй.

Җәмил: Әйе шул! Чынлап та, безнең чыршыбыз юк бит әле!

Чуртан кушуы буенча, минем теләгем белән,әйдә, Чыршы, өйгә үзең кайт!

(Өйгә кайтып керәләр)

Әни, менә нинди матур чыршы алып кайттым!

Ана: Искиткеч матур, улым! Ә утын кайда?! Өебездә суык бит!

Җәмил:(Шыпырт кына). Чуртан кушуы буенча, минем теләгем белән, өебездә җылы булсын!

Ана:Нинди җылы! нинди рәхәт!

Җәмил:Алайса, әнкәй, мин йоклап алам, матур төшемне күреп бетерәм.

(Мич башына менеп ята)

(Шул вакытта өйләренә офицер килеп керә)

Офицер:Здравствуйте, Мамаша!

Ана:Нинди тамаша?! Бернәрсә дә юк!Бернәрсә дә... (Ике кулын җәеп)

Офицер:Где Емеля?! Его Царь зовёт.

Җәмил: (Киерелеп торып утыра). Русча не знать болтать! Моя твоя не понимать!

Офицер: (Якасыннан тотып алып китмәкче була)

Живо, одевайся, дурак!

Җәмил:Хәзер киенәм!Хәәәзер!

Чуртан кушуы буенча, минем теләгем белән,таяклар,бирегез әле шуның кирәген.

Бию: “Таяклар”

(Офицер чыдый алмый чыгып китә)

Саескан: Ишеттегезме әле, күрдегезме әле..? Кыш бабай чанасы белән әйләнгән, нык имгәнгән. Яңа ел бәйрәме булмыыый!

Җәмил:Кеееш! Юләр Кош! Ничек инде булмый?!

Чуртан кушуы буенча, минем теләгем белән, Кыш бабай белән Кар кызы исән-сау булып минем янга килсеннәр.

Алар килгән арада мин төшемне карап бетерәм!Эх, сез, матур кызлар! (Башын кашып куя)

Песи:Мур, мур, мяу!

Җәмил:Бар , син дә кит! (Песине төртеп төшерә)

Бию:” Эх, сез, матур кызлар!”

Ана:Җәмил, тор тизрәк! Безгә кунаклар килә!

Җәмил:Эх, сез, матур кызлар! (Күзен уып, киерелеп тора)

Ана:Нинди матур кызлар! Кыш бабай белән Кар кызы!

Җәмил: Ой! Ә мин нинди бәйрәм күрсәтә алам соң?!

Мин бит бер шигырь дә белмим.

Әхә! Чуртан кушуы буенча, минем теләгем белән,”Кояшкай” бакчасы балалары монда килсеннәр!

Җыр:”Кыш бабай”

  1. Агачларга бәсләр элде.

         Сурәтләрен тәрәзләргә

         Ясап куйган Кыш бабай, Кыш бабай.

          Ясап куйган Кыш бабай.

  1. Рәсемнәре бигрәк матур.

         Сокланып карап туймаслык.

         Оста икән Кыш бабай, Кыш бабай.

         Оста икән Кыш бабай.

  1. Өреп китсә, сулар ката.

         Елгаларга бозлар ята.

        Тылсымлы да Кыш бабай, Кыш бабай.

        Тылсымлы да Кыш бабай.

         Куәтле дә Кыш бабай.

         Оста икән Кыш бабай.

Балалар: Исәнмесез! (Алга чыгып басалар!)

Кыш бабай:

Исәнмесез, балалар.

Исәнмесез, әниләр.

Исәнмесез, әбиләр,

Бишектәге бәбиләр.

Тирән карларны ерып,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

һай чыршыгыз бигрәк матур.

Елык - елык яна ул.

 Бәхетле һәм сәламәт булыгыз,

 Котлы булсын яңа ел!

Кар кызы:

Исәнмесез, балалар,

 Исәнмесез, кунаклар.

 Яңа ел белән сезне !

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

 Көн дә артсын көчегез.

 Ел үсәсен ай үсегез,

Илгә хезмәт итегез.

 Яңа елда уңышлар

 Телим сезгә мин, дуслар!

Яңа ел (Зәлия )

Мине каршы алыгыз

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем – Яңа ел,

Мин бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга,

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәләмәтлек

Телимен барчагызга.

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне.

Яңа елның имин булсын

Һәрбер көне!

Яңа ел (Артур):

Яңа елның ишеген ачкан кебек

Сезнең янга мин дә килеп кердем.

Нигезләрем минем ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

Беләм, миннән һәркем нидер көтә,

Шатлык, бәхет, сөю өмет итә.

Җирдә бәхет һәрчак ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

Алып баручы: Исәнмесез Кыш бабай, исәнмесез Кар кызы!  Исәнмесез, сагынып көткән Яңа ел!

Бәйрәмебезгә рәхим итегез!

Ераклардан килгәнсез.

Бераз ял итегез.

Кыш бабай:

Ардык шул, ардык!Сезнең бакчагызны бик озак эзләдек, әле ярый тавыш бирдегез, шуны ишетеп килдек.Ничек матур итеп киенгәнсез, урманымдагы иң матур чыршы да кунакка килгән үзегезгә.

Алып баручы:

Ягез әле, балалар, рәхим итегез ! Кыш бабай белән Кар кызына шигырь ләребезне сөйлик.

1 бала Инсаф

Исәнме, чыршы, исәнме.

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

2 бала:   Сәйдә

 Син килдең бүген сөенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә, нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.

3 бала: Сәмирә
Ян яктырак, чыршыкай 
Балкысын утларың 
Бүген синең тирәңә 
Җыелган дусларың. 

4 бала: Альмир
Күрегез безнең чыршыны 
Ничек матур киенгән 
Безгә бәйрәм ясар өчен 

Урманнан килгән. 

5 бала:Сөмбел
Нинди генә уенчыклар, 
Муенсалар юк анда, 
Серле шар һәм алмалар, 
Барысы да  бар анда. 

6 бала:Ралинә
Гаҗәп күркәм безнең чыршы, 
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен. 
Котлы булсын Яңа ел! 
Бергә: 

Котлы булсын Яңа ел! 

Кыш бабай: Рәхмәт,дусларым, рәхмәт!

 

 Кар кызы:   Монда уен, мәзәкләр,

                      Шаян кызык шигырьләр,

                      Барысы да бар икән.

                      Яле, син дә Кыш бабай,

                      Табышмакларыңны әйт.

                      Безнең зирәк балалар

                      Жавапларын  табарлар.

Кыш бабай: Хәзер, хәзер, карыйм әле

                       Тылсымлы сандыгымны.

Кроссворд тартып чыгара.

Алып баручы: Яле, Кыш бабай, карыйм әле, бигрәк зур күренә. Нәрсә икән бу конвертта? Балалар кроссворд чишәләр.

Ч

  1

2

Ы

3

Р

4

Ш

5

Ы

                                    6

   

1.БУ НӘРСӘ? (АГАЧ)    

 НИНДИ АГАЧ? (КАЕН)

 

2. БУ НИНДИ ЕЛ ФАСЫЛЫ? (КЫШ)  КАЙДАН БЕЛДЕГЕЗ? (КАР КҮП ЯУГАН, БАЛАЛАР ЧАНГЫДА, ЧАНАДА ШУАЛАР, ХОККЕЙ УЙНЫЙЛАР)

 

3.БУ НӘРСӘ? (КАР)

КАР НИНДИ БУЛА? (СУЫК, АК)

НИ ӨЧЕН КАР КАР БУЛЫП ЯВА? (СУЫК БУЛГАНГА)

4.БУ НИНДИ САН? (БИШ)

БИШ АЛДЫННАН НИНДИ САН ТОРА? (4)

БИШ АРТЫННАН НИНДИ САН ТОРА? (6)

5. БУ КЕМ? (КЫЗ)

КЫЗ НИНДИ (МАТУР, ЗУР, АКЫЛЛЫ)

6. НИНДИ СҮЗ КИЛЕП ЧЫКТЫ? (ЧЫРШЫ)

ЧЫРШЫ НИНДИ? (ЯШЕЛ)

Ә БЕЗНЕҢ ЧЫРШЫБЫЗ НИНДИ?

(МАТУР, БИЗӘЛГӘН)

Алып баручы:Ай! Рәхмәт, Кыш бабай, Кар кызы! Шундый күңелле булды.

Сезгә дә рәхмәт, балалар, булдырдыгыз!

Кар кызы:

Чыршыбызга бик тә ошый

Күңелле бәйрәмебез.

Утлары да балкып яна,

Бергәләп әйләник без.

Җыр: “В лесу родилась ёлочка”

В лесу родилась елочка,

В лесу она росла,

Зимой и летом стройная,

Зеленая была.

Метель ей пела песенку:

"Спи, елочка, бай-бай!"

Мороз снежком укутывал:

"Смотри, не замерзай!"

Трусишка зайка беленький

Под елочкой скакал.

Порою волк, сердитый волк

Рысцою пробегал.

Чу! Снег по лесу частому

Под полозом скрипит;

Лошадка мохноногая

Торопиться, бежит.

Везет лошадка дровенки,

А в дровнях старичок, [мужичок]

Срубил он нашу елочку

Под самый корешок.

Теперь она, нарядная,

На праздник к нам пришла

И много, много радости

Детишкам принесла.

Алып баручы:Кыш бабай, тагын берәр уен юкмы капчыгыңда?

Кыш бабай:Нишләп булмасын, бар.Менә сезгә , балалар, күп итеп кар яудырам, җыегыз!

Балалар: Кар бөртекләрен җыялар. Аннары саныйлар татарча һәм русча.

Алып баручы:Рәхмәт, балалар, бик якшы!

Капчыгың бик зур күренә, Кыш бабай, безгә уеннар бик ошый. Тагын уйныйсы килә.

Кыш бабай:Бик якшы, әйдәгез, әйдә! Менә хәзер күз бәйләп әйбер кисәбез.

Балалар: Чираттан әйбер кисәләр.

Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар, афәрин!

Кыш бабай, бездә тагын шигырь сөйләүче балалар бар. Аларны тыңлыйбызмы?

Кыш бабай:Яле, яле тыңлап карыйк.

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар!

7 бала:Эвелина 

 Здравствуй, праздник Новогодний,

 Праздник ёлки и зимы!

 Всех друзей своих сегодня

 На ёлочку  позвали мы.

8 бала:Кәрим   

Всем нам очень хорошо,

Весело сегодня.

Оттого, что к нам пришел

Праздник новогодний.

9 бала:  Илмир

 Тышта буран бөтен җиргә

  Карлар тутыра.

  Безнең булмәдә ямь – яшел

 Чыршы утыра.

10 бала: Зәринә

 Эту ёлочку красавицу

 Дед мороз нам подарил

 И на праздник новогодний

 Всех нас вместе пригласил.

11 бала: В.Әмир

 Төрле-төрле утлар яңа,

 Без йөрибез әйләнеп,

 Бигрәк матур, бигрәк ямьле,

 Безнең чыршы бәйрәме.

12 бала: Илья

 Как пушиста наша ёлка!

 Зелен, свеж её наряд.

 А колючие иголки

 Всем ребятам говорят:

 С новым годом поздравляем

 Всем здоровья вам желаем!

  Не болеть и не чихать

  А у ёлки танцевать.

13 бала:  М.Әмир

Уянып бүген иртән

 Карасам тәрәзәгә

 Ак сакалы Кыш бабай

 Кар алып килгән безгә.

14 бала:  Гүзәл

Яшел чыршы, басып торчы

Өйнең түрендә

Килдек бергә  биергә

Синең тирәндә.

Алып баручы: Шушындый матур чыршыбызга җырламыйча булмый инде.Балалар, Кыш бабай, Кар кызы, әйдәгез, бергә җырлыйбыз!

“Чыршыкай-купшыкай”

1.Урман кызы Чыршыкайны

   Көтеп ала барсы да,

  Яңа елны дәшә бит ул,

  Өй түренә баса да.

Кушымта:

Яңа елда кунак булып

Кил син безгә, Чыршыкай!

Яңа елда кунак булып

Кил син безгә, Купшыкай!

2.Ашыгабыз Яңа елга

  Урман кызын бизәргә.

  Әткәй-әнкәй ярдәм итә

  Уенчыклар эләргә.

Кушымта:

Яңа елда кунак булып

Кил син безгә, Чыршыкай!

Яңа елда кунак булып

Кил син безгә, Купшыкай!

3.Урман кызы Чыршыкайның

    Күлмәкләре яшелдән

    Кыш бабай да бүләкләрен

    Чыршыкайга яшергән.

Кар кызы: Чыршы әйләнәсендә

                     Жырлап биедек бергә.

                     Яңа елны каршылау

                     Күнелле булды безгә. 

Кыш бабай:   Рәхмәт, балалар.

                          Безгә вакыт китәргә.

                          Кирәк барып житәргә.

                          Башка балалар көтә.

                          Бәхетләр телим сезгә!

Алып баручы:  Кыш бабай!  Син бүләкләрне

                             Оныттыңмы бирергә?

                              Әллә инде балаларны

                             Яратмыйсыңмы бер дә?

Кыш бабай:

 Бирәм! Бирәм!Яңа ел белән сезне, дуслар! Яңа бәхетләр белән.Менә сезгә, дусларым, яңа ел күчтәнәчләре. (Бүләкләр өләшә)

Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм! Сау булыгыз!

Кар кызы: Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр! 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий новогоднего праздника в первой младшей группе: "Зайка на новогоднем празднике".

Дети  помогают зайчику выгнать лису из  своего домика и веселят его песнями, плчсками, играми....

"Чуртан кушуы буенча" әкияти яңа ел

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә яңа ел кичәсе...

Сценарий Новогоднего праздника "ПРОДЕЛКИ КОТА БАЗИЛИО И ЛИСЫ АЛИСЫ НА НОВОГОДНЕМ ПРАЗДНИКЕ"

Сценарий праздника для двух групп (старшего и подготовительного возраста) Роли для взрослых - Дед Мороз, Лиса Алиса, Кот Базилио. ...

"Чуртан кушуы буенча" яңа елга сценарий

quot;Чуртан кушуы буенча" яңа елга сценарий...

Памятка родителям «Безопасность детей в новогодние праздники и каникулы» Памятка родителям «Безопасность детей в новогодние праздники и каникулы» УВАЖАЕМЫЕ РОДИТЕЛИ! Новый год и Рождество – долгожданные праздники, любимые всеми. Игры, забавы вокруг зелено

laquo;Безопасность детей в новогодние праздники и каникулы»Памятка родителям«Безопасность детей в новогодние праздники и каникулы»УВАЖАЕМЫЕ РОДИТЕЛИ!Новый год и Рождество &nda...